Тукай яши безнең куңелләрдә
материал

Шайдуллина Гузалия Накифовна

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_yashi_beznen_kunellrd.docx47.58 КБ

Предварительный просмотр:

Тукай яши безнең күңелләрдә.

Максат: Г.Тукай иҗаты һәм тормышына карата кызыксыну уяту.
Җиһазлау: сәхнәнең бер ягы - авыл өекүренеше, икенче ягы урман күрнеше
итеп бизәлә.

1 а.б. 1886 ел. 26 апрель! Матур бер көн,

Тукай туган менә шул көндә.

26 апрель! Беренче кат
Тавыш биргән Тукай бу төндә.

2а.б. Иң беренче тапкыр шушында ул
Әтисенең тавышын ишеткән.
Әнисенең җырын тыңлаган ул,
Үрелә-үрелә карап бишектән.  

Бишек янында ана булып киенгән укучы "Бишек җыры "н (Г. Тукай сүзләре) башкара


2 а.б. Бишек җыры... Никадәр йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләр,  иксез-чиксез матур хыяллар,  берни белән дә чагыштырып булмаслык ана мәхәббәте күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек моң булып агыла да агыла...
1 а.6. Әйдә, агылсын ул, күңелләрне сафландырсын, хыял диңгезләрендә йөздерсен.
Әлеге җыр аша бишектә яткан сабыйга үз халкының рухи, аһәңле теле, милли моңнары сеңсен. Чөнки бу бишектә киләчәктә татарның гаҗәеп зур байлыгы булачак кеше ята.
Кечкенә Апуш булып киенгән малай:
Менә шулай, туганыма биш ай заман үткәч, минем әтием Мөхәммәтгариф аз гына вакыт авырып үлгән. Әтиемнең үлеме минем фаҗигале язмышыма ишарә булгандыр инде. Юкка гына:
Атадан бала яшь кала,
Бик күп эшләр башкара,- дип җырламыйлар шул.

Әнием Бибимәмдүдә Сасна авылының мулласына кияүгә чыкты. Ә мине авылыбыздагы Шәрифә исемле бер фәкыйрь карчыкка калдырып китте. Мин бу карчык өендә кадерсез, артык бер бала инде.  Ул мине тәрбияләү түгел, ачык йөзен дә күрсәткәне юк. Әнә үзе дә килә.
Шәрифә: Син мондамыни әле, килмешәк! Бар, югал күземнән. Кайлардан гына таптылар шушы баланы, авыртмас башка тимер тарак булды инде, билләһи. Кадалып та китми, ичмасам (ишекне шартлатып ябып кереп китә).
Апуш ишек кага: Әбекәй, ач инде ишегеңне. Аякларым бик туңды бит, бозга ябышты.

Шәрифә (эчтән): Кадалмассың әле, килмешәк
Апуш халыкка карап: Шәрифә карчыкта күпме яшәгәнмендер, белмим, әнием мине үз янына Саснага алып китте.  Биредәге рәхәт тормышым төш шикелле генә булып истә калды. Ләкин бу рәхәт озакка бармады. Ниндидер авырудан әнием вафат булды.  Минем өчен тагын кайгы-хәсрәтле көннәр башланды.

Әнкәй мине тугач та,
Ак биләүгә биләгән.
Ак биләүләргә биләгән,
Бәхете булсын димәгән. (Апуш сәкегә, барып утыра)

  1. а.б. Әнисе дә үлгәч, кечкенә Габдулланы Өчиле авылына - әнисенең атасына
    кайтарып биргәннәр. Үги әбисенең алты күгәрчене арасында ул бер чәүкә булганга, аны еласа юатучы, иркәләним дисә сөюче, ашыйсы-эчәсе килсә кызганучы булмаган, аны эткәннәр дә төрткәннәр.
    Үги кыз (үтеп китә): Ичмасам, чәнчелеп тә китми, бер тамак кимер иде.
    Саҗидә: Кайгырма, энем, дөнья гелән - гелән усал бәндәләрдән генә тормый ул.
    Шатлыклары да булыр әле бу тормышыңның. Сабыр итәргә кирәк.  Сабыр төбе - сары алтын ди әнә әткәй дә  (Шулвакыт үги әби килеп керә).

Үги әби: Саҗидә, син кая югалдың инде? Әле бу монда нишли? Җыен әйдә, ни карап торасың, Казанга китәсең бар (Апушны төрткәләп кертеп җибәрә).

  1. а.б. Ни күрсә дә күргән, ни булса да булган, ләкин Габдулла бу гаиләгә сыймаган. Беркөнне аны бабасы, үги әбисенең киңәше илә булса кирәк, Казанга бара торган ямщикка утыртып, Казанга озаткан.(Сәхнә артыңда ат тавышы, һәм гөжләгән тавышлар, шулар арасында
    "Асрамага бала бирәм, кем ала",- дигән тавышлар ишетелә)

Җыр Бәдри Казанга итә

Ишектән Газизә белән Мөхәммәтвәли Апушны җитәкләп килеп керәләр.
Мөхәммәтвәли: Әйдә, улым, түрдән уз.  Бер дә читенсенмә, әлләни байлыгыбыз юк югын, шулай да урының тар булса да, күңелең киң булсын ди бит. Үз өеңдә шикелле хис ит үзеңне. Мин - Мөхәммәтвәли атлы булам, ә монысы  Газизә әниең булыр.

1 а.б.. Шулай итеп нәни Габдулла Казанның Яңа бистәсенә – Мөхәммәтвәли белән Газизә гаиләсенә килеп эләгә. Бу кешеләр бик булдыклы булганга, Габтуллага, муллыкта яшәмәсә дә, ач торырга туры килми.  Ләкин мондагы рәхәт көннәр дә озакка бармый.

Газизә: Әй, улым, әйдә бераз сөйләшеп алыйк әле. Син инде берүк безгә рәнҗи күрмә. Бик каты яраткан идек тә үзеңне, авырып торабыз бит әле, без үлсәк, кем кулына калырсың, ичмасам, авылыңа кайтарыйк, җан тартмаса да, кан тарта бит, бабаң кешедән ким-хур итмәс әле.

Әйдә улым, берүк рәнҗи күрмә (ишектән сөйләнә-сөйләнә чыгып китәләр).

2 а.б..Инде моннан мәңгелеккә котылдык дип уйлаган Зиннәтулла гаиләсенең Габулланы ничек каршы алганлыкларын әйтеп торасы да юк. Ул кайтып бераз торгач та, әбисе белән бабасы, инде шәһәргә җибәрүдән өмет өзеп, кая да булса бер чит вытга асрарга бирергә уйлашканнар. Болар Өчилегә килгән һәрбер чит авыл кешесенә үзләрендә асрарга бирергә бер ятим бала барлыгын сөйләгәннәр.

 Сәгьди: Әйдә, улым, рәхим ит. Алла боерса, бездә катык, сөт, ипи күп, теләгәнчә ашарсың. Хатын, бар балага катык белән ипи китереп бир әле. Әниең ашаррга китергәнче таныша тор. Менә болар - апайларың: берсе Саҗидә апаең, берсе Сабира апаең, күреш.

1а.6. Менә шулай кулдан кулга, өйдән өйгә йөри торгач, кечкенә Апуш Кырлай авылына - Сәгъди агай гаиләсенә килеп эләгә.

2 а.б.. Асрамага бала бирәм! - диеп

Кычкыруга йөрәк түзәрме?

Язмыш үзе килеп ишеттерде

Сәгъди йөрәгенә бу зарны,

Очраклы язмыш күңел җебен

Сузганмы әллә Казан артына?

Улым!"- диеп аны Сәгъди абзый

Алып кайтты арык атында.

«Улым"- диеп саф чишмәләр дәште.

У'лым"- диеп картлар сөйделәр.

Кырлаеннан киткәч, ул аларны

Сихри әкият итеп бер сөйләр.

Апуш: Мин Кырлайга килеп, күпмедер торгач,  урак вакыты җитте. Әти, әни вә ике апай уракка киттеләр. Ә мин исә уракка бармыйм. Итәш малайлар белән авып буенча йөгерәм вә болынлыкларда көн буе ауныйм.

1 нче малай: Әй, Апуш, чык уйнарга, шушынындый матур көнне өйдә яталармени, эш качмас.

“Эш беткәч уйнарга ярый”

 

Җәйнең матур көннәрендә уйнап калырга кирәк, әйдәгез, бер урам әйләник.

2 нче малай: Нәкъ Казан артында безнең авыл - Кырлай диләр;

Җырлаганда көй өчен "тавыклары җырлай" диләр.

1 м: Малайлар, әйдәгез урманга.

Безнең урманда кып-кызыл кура җиләктә җир җиләк,

 Күз ачып йомганчы җыярсың бер чиләк.

 Анда үсә аллы-гөлле чәчкәләр

һәр тарафка тәмле исләр чәчкәлиләр бу чәчкәләр.

3 м: Урманы да бик куе, анда җен-пәриләр бар диләр,

Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар диләр.

Малайлар, киттек урманга (сәхнәнең бер кыры урман итеп бизәлгән, малайлар

шунда килә).

1 м (куркынып ): Малайлар, кемдер бар(малайлар агачлар артына яшеренәләр).

Егет: Шундый тын, әйбәт һава бит,

Бик авыр булыр дисәм...

Алны-артны, уңны-сулны

Белмичә утын кисәм.

Җәйге төн гадәттәгечә

Аз гына салкын иде.

Ат та мин, кош-корт йоклаган -

Урман гаҗәп тын иде.     ( Иләмсез итеп Шүрәле кычкыра)

Югыйсә бит, бар табигать шундый матур, тын тора.

Шул матурлыкны ямьсезләп әллә нәрсә кычкыра. (Шүрәле чыга)

Күренде. Әй, син кем? Качкынмы,җенме?

Я өрәкме, нәрсә бу? Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу?

Сиңа миннән ни кирәк?

Шүрәле: Бер дә шикләнмә, егет, син, мин карак-угры түгел;

Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым;

Яшь егет! Килче икәү уйныйк бераз кети-кети.

Былтыр: Яхшы, яхшы, мин карышмыйм, уйныймын,

Тик шартыма күнмәссең диеп кенә уйлыймын.

Ш: Нинди шарт?

Б: Шунда бар ич бик озын һәм  бик бер юан бер бүрәнә,

Шул агачны бергә-бергә ушбу арбага салыйк.

 

Шүрәле: Бу эшне эшләү миңа чүп тә түгел, мескен кеше.  

 Мин – абзаң Шүрәлеләрнең арасында иң көчлесе.

Егет: Сине урмандагыларның гаять көчлесе, диләр.

Синең хакта әллә нинди гаҗәп эшләр сөйлиләр.

(Шулай сөйләшә-сөйләшә егет чөйне кагып чыгара.

Шүрәле акырып җибәрә:

Бик авырта кулларым, дустым, җибәр,зинһар җибәр;

Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар сиңа, ни бар?

Кеше хәйләкәр икәнен белә идем, аһ,җүләр!  

Тизрәк ярдәмгә килегез, сез кайда, шүрәлеләр?

Е.: Я, сау бул, киттем, Шүрәле, юкка безгә ялынма.

Тәүбә итеп эшләреңнән изгелеккә салынма!

Ш.: И егет, һич юк икәндер мәрхәмәт хиссең синең?

Әйтче, зинһар,мәрхәмәтсез! кем син? Исемең кем синең?

Иртәгә килгәнче дуслар, тәндә җаным торса гәр,

Шул фәлән атлы кеше кысты диермен, сорасалар.

Ай-яй-яй, уй, юй, юй.

Е.: Әйтсәм әйтим, син белеп кал; чын атым Былтыр минем;

Бу егет абзаң булыр бу, бик белеп тор син, энем.

1а.б. Шүрәле бәргәләнәдер, аудан ычкынмак була,

             һәм ычкынгач егеткә бер-бер эш кылмак була.

Ш. Кысты, харап итте явыз Былтыр мине,

Аһ, үләм бит, бу баләдән кем килеп йолкыр мине?.

(Шулвакыт малайлар килеп чыга)

1м. Җитте ахмак, кычкырма син, тиз яхшылык белән тыел!

И, юләр,  кысканга былытыр, кычкыралармы быел!

Ш. Малайлар, коткарыгыз мине.

2м. Әйдәгез, Шүрәлене коткарыйк, бәлки акылга утыргандыр инде.

Шүрәле биюе

3 м. Әй, малайлар, бик хозур бит, рәт-рәт тора гаскәр кеби, чыршы, нарат;

Төпләренә ятыйк әле бер, хәл җыеп, күккә карап (агач төпләренә барып яталар, йоклап китәләр).

“Бала белән күбәләк “ мультфильмы

1 м. Төшләр күрә-күрә йоклаганмын, эсселәп киткәнмен.

2м. Каты эссе. Һава бөркү. Кыза дөнья, сабыр җитми,

Җил исми аз гына да, бер генә яфракны селкетми.        

3м. Әйдәгез, малайлар, су коенырга киттек.

2а.б.. Мин Кырлайда, әтәч тавышы килә,

Урман тулы җиләк  - мин җыям.

Шүрәле дә монда көлеп йөри,

Үзем куркам, үзем шатланам.

Яшь чирәмгә ялантәпи басып,

Кырлай малайлары йөриләр.

Алар әле кечкенә Апушның

 Бөек шагыйрь булырын белмиләр.

I а.б. Без таныйбыз аны:

Кәләпүштән

Килә әнә Кырлай юлыннан...

Сизмәгәндер үзе дә

Зур Апушка

Әверелгәнен авыл улыннан.

27 ел яшәде ул җирдә,

Гомерен шигырь белән бизәде.

Үтте гомере, калды шигырьләре,

Гомере үтүен үзе сизмәде.

Яши күңелләрдә бөек шагыйрь,

Шигырьләрен һаман укыйбыз.

Әллә ничә тапкыр ишетсәк тә,

Укып, тыңлап һич тә туймыйбыз.

 

«Бишек җыры» кассетада. Кырыйда эскәмиядә Гали песи белән уйнап утыра. Бала йоклап киткәч, Ана баланы өйгә кертә.)
Ана: Т-с-с-с, улым! Энең йоклап китте! Шаулама!

Гали: Әткәй, әнкәй, мин, апай,әби, бабай һәм бер песи -

Безнең өйдә без җидәү: безнең песи -җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнең белән бергә йоклый ул.

Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

- И-и-и, минем пескәем, йомшаккаем! (Сыпыра, эскәмиягә яткырып куя.)

(Ояда Акбай өреп куя, ул көнләшә. Гали Акбай янына бара, башыннан сыйпый,
сөяк белән алдап чыгара, уйната.)


Гали: Әйдәле, Акбай! Өйрән син, артаягың берлә тор;

Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!


Акбай: Ник газаплыйсың болай син,мин әле бик кечкенә;

Мин туганга ике айлап булыр йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
Гали: Ах, юләр, маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:

Картаеп каткач буыннар – эш белү уүгайсыз ул.

Ана: Улым, Кажә белән Сарыкка печән сал әле!
Гали: И-и-и, әни, без малайлар белән урманга бармакчы идек! Кайткач салырмын!
Ана:И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә - эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.
(Ана кереп китә. Гали печән бирә. Ата тәрәзәдән карый.)

Ата: Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән.

(Гали чыгып китә. Ата Кәҗә янына килә.)
Ата: Яле, Кәҗә-мәкәрҗә,
Сөт бир әле миңа, җә!
(Кәҗә ярты стакан сөт бирә. Атаның ачуы килә.)

Ата: Кәҗә, кәҗә, кәҗәкәй!

Бер стакан сөт бирмисең,
Каһәр төшкән нәстәкәй! (Ата Ананы чакыра.)

Ата: Әнисе, чык әле!
Кара монда, Хатын !-

Үзең яхшы беләсең бит печән хакын, -
Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык,
Ашап ята бушка гына алар азык.
Ана:(күзен алъяпкыч белән сөртә-сөртә)
Ирем,  ярар,  ярар,

Бу икене кумаклыкка булсын карар;

Кәҗә белән Сарык китсен бездән,

Аларны соң асрап торып ни файда бар?

(Кәҗә белән Сарыкны куып чыгаралар. Кулларында капчык. Ата белән Ана кул болгап кала.

Кәҗә: Ми- ки- ки- ки! Без кая килеп кердек соң, Сарык?

Сарык: Мә-ә-ә! Белмим шул. Бу урман да, алан да түгел. Ә бу нинди балалар?

Кәҗә: Ми- ки- ки- ки!Ах, уңмаган, надан Сарык! Язып куелган иде бит:  “Югары Чаллы мәктәбе “,- диеп.

Сарык: Мә-ә-ә! Болар бит сөекле Тукаебызның туган көненә җыелганнар! Нинди шатлык! Бәйрәм бүген!

Кәҗә: Ми- ки- ки- ки! Надан сарык, нәрсә басып торасың, кеше көлдереп. Бәйрәм булгач, ач капчыгыңны! Туган көнгә буш кул белән килмиләр бит!

(капчыкта актарына башлыйлар)

Сарык: Бүре башын гына чыгара күрмә! Балалар куркышып таралырлар. Бүген бит бәйрәм!

Кәҗә: Кайгырмагыз, бездә китап күп. Ул китап белән һәркайсыбыз булырбыз тук!

Сарык: Менә бит Тукайның “Бала белән күбәләк” китабы.

(Капчыктан китапханхдә булган китапларны чыгар

(Моңсу көй. Бичара куян чыга, ул елый.)
Кәҗә: И Куян, куркак Куян, йомшак Куян,

Моңланасың нинди хәсрәт, кайгыдан?
Куян: И җаным, син яшь бала шул, белмисең;

Төште зур хәсрәт, ничек моңланмыйсың.

Без икәү: Әткә куян, Әнкә куян,

Яшь куянчыклар бездән туган.

Барчабыз бер гаилә булган идек,

Күп заман шатлык белән торган идек.

Яшь балаларны ашап китте Бүре,

Бик усал ерткычтыр ул, муркыргыры!

Күп тә үтми куйды дөнья Әнкәсе;

Тулды күңлем, ничек итеп әйтәсе:

Килде дә бер явыз Аучы Эт белән,

Атты үлтерде аны мылтык белән.

Шул вакыттан бирле аш булмый ашым,

Моңланам ялгыз башым, агызам яшем.
 Сарык: И бичара куян, кайгырма!
Син хәзер ялгыз түгел. Без синең дусларың.
Без сине ташламабыз. Әйдә киттек, дуслар!
(Серле көй. “Шүрәле” операсыннан фрагмент . Шүрәле, Су анасы чыга).

Ш: Бу тагын кем? Әй, син кем? Нишләп минем урманымда рөхсәтсез йөрисең?
Су
ан: Ой-ой-ой! Зинһар кычкырма шулай! Күрмисеңмени ничек калтыранам.
Җитмәсә балыкларымны, бакаларымны сагындым. Су анасы мин, Су анасы!

Ш: Су анасы булгач, бар үзеңнең суыңа элдерт, болай да ачу килгән чак, бармагым авырта. Минем урманымда рөхсәтсез йөрмә монда! Бу сиңа пляж түгел!

Су ан: Әллә синең урманыңда йөрү бик рәхәт дип белдеңме? Хәлемнән килсә, суымнан чыкмас та идем. Ләкин җәй көне, ялгышып, алтын тарагымны басмада калдырган идем, бер авыл малае тарагымны урлап качты. Алтын тарактан башка нинди Су анасы инде мин?! Менә мин шул малайны, шул авылны эзлим. Ярдәм ит әле миңа, урман хуҗасы!

Ш: Һай, туган, аңлыйм мин синең хәлеңне. Беләм мин ул гаиләне (йодрык селки). Ул
малайның абыйсы - Былтыр минем бармакарымны шундый иттереп кыстырды-ы-ы-ы!Әле дә менә авыртып тора. Өф-өф-өф!
Су
ан: Тизрәк әйт, кайда ул авыл?
Ш: Авылмы? Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл - Кырлай диләр,
Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай диләр.

Су  ан: Соң әйдә, киттек тизрәк шул Кырлайга!

 Ш: Ә-ә-ә! Ашыкма әле! Алар авылда түгел шул. Пар атка утырып Казанга киттеләр. Үзем күрдем.
“Пар ат” җыры

Җ. Хөрмәтуллин “Синең пар атың”.

Безнең буын инде, бөек Тукай,

Күптән калган ерак бу атта.

Ә, син, шагыйрь, һаман безнең белән

Җилдерәсең җитез пар атта.

Дөньяларны шау-шуларга күмеп,

Үтте күпме шигъри парадлар;

Тезгеннәре өзелеп, хәлсезләнеп,

Егылып калды  күпме “пар атлар”.

Замананың корыч атын  җигеп,

Кем айкамый бүген Җиһанны!

Синең пар ат һаман алда бара ,

Уза алучылар юк аны.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тукай һәрвакыт безнең белән"

Открытый урок по окружающему миру. Цель урока: 1. обобщить знания детей о живой и неживой природе. 2. развивать внимание, логическое мышление, творческие способности, умение рассухдать, системати...

Г.Тукай- син безнең йөрәкләрдә

Класснй час на тему:  "Г.Тукай -син безнең йөрәкләрдә"...

Тукай безне телле итте

Габдулла Тукайга багышланган кичэ сценариясе....

Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә!

Класстан тыш чара үткәрү  өчен материал...

Дәреснең технологик картасы. Г. Тукай. "Безнең гаилә" (3 нче сыйныфта рус балаларына әдәби уку дәресе)

Дәреснең  технологик картасы. Әдәби уку дәресе. УУК “Күңелле татар теле”. 3 нче сыйныф....