Классный час "Здоровье"
классный час (3 класс) по теме
Этот классный час для начальных классов. Здесь дается информация о здоровье, о гигиене и о режиме дня. Благодаря мультфильмам "Смешариков" классный час становится на много интереснее и приятнее.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 38.44 КБ | |
| 1.16 МБ |
Предварительный просмотр:
- Хәерле көн кадерле укучылар! Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн тууга яшәүгә омтылышыбыз, теләгебез артты. Әйдәгез, бер- беребезгә карап елмаеп алыйк. Барыгызга да уңышлар теләп, тәрбия сәгатен башлыйбыз.
-Укучылар, бу гөлләргә карагыз әле. Мин аларның икесен дә бер үк көнне утырттым. Ләкин аның берсе зәгыйфь, ә икенчесе матур, зур булып үскән. Ни өчен болай килеп чыкты икән? Югыйсә гөлләр бер үк бүлмәдә тордылар, суны да вакытында сиптем. (((Гөлнең берсе караңгы урында, ә икенчесе тәрәзә төбендә торды))).
- Әйе, гөлләрдә яшиләр, үсәләр, өебезгә ямь биреп торалар. Гөлләр кебек кеше дә дөньяга яшәр өчен туа. Яшәү өчен сәламәтлек кирәк. "Сәламәтлек – иң зур байлык” диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала. Исәнлек булганда гына ул хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән канәгатьлек ала. Димәк, кеше сау-сәламәт, таза булганда гына яши.
- Сау булу нәрсәне аңлата?
((( Сау булу – чирле түгел, сәламәт, исән, тере булу.)))
- Очрашканда, саубуллашканда ничек дип әйтәбез?
(((Саумысез, исәнмесез, сау булыгыз. )))
- Әйе. Кеше җир йөзендә бер тапкыр гына яши. Безгә үзебезнең гомеребезнең кадерен белеп, сау-сәламәт булып яшәргә кирәк. Сәламәт кеше тормышны ярата. Әгәр кеше табигать биргән табиблардан – кояш яктысын, саф һаваны, чиста суны, физик күнегүләрне, ялны дөрес файдаланса, ул бер дә авырмас. Әйтегез әле, ә сезнеңчә нәрсә соң ул сәламәтлек? ((( чиста-пөхтә йөрү, дөрес туклану, саф һава сулау, спорт белән шөгыльләнү, гигиена кагыйдәләрен үтәү))).
- Сәламәтлек- кешегә табигать биргән иң зур байлык. Сәламәт тормыш рәвеше – кешенең һәрьяклап үсешен, хезмәткә сәләтлеген, рухи байлыгын, сәламәтлеген тәэмин итә торган билгеле бер кагыйдәләрне үтәү ул. Ә хәзер без сезнең белән, “Сәламәтлек” дигән һава шарына ( яки икенче төрле аны дирижабль дип атыйлар )утырып, илләр гизәргә китәрбез. Ләкин ил гизәргә буш кул белән генә чыгып китәргә ярамый, ә үзебез өчен әһәмиятле булган әйберләребезне алырга кирәк. Сәламәтлекне саклау өчен нишләргә кирәк?
«Зирәк карт турын да гыйбрәтле хикәя» уку.
Элек заманда бик зирәк бер карт яшәган. Аның һәр сорауга җавабы әзер булган. Укучысы әлеге акыл иясенә ул җавап таба алмаслык бер бик авыр сорау бирергә уйлаган. Болыннан күбәләк тотып кайткан да, аны учына салып, галим янына килган. «Минем кулымдагы күбәләк тереме, үлеме?» — дип сораган укучысы карттан. Узе уйлый икән: «Әгәр күбаләкне «тере» дисә, учымны кысармын да, ул үләр; әгәр «үле» дисә, учымны ачып, күбәләкне очыртып жибәрермен». Акыл иясе укучысыньң күзләренә карал: «Бар да үз кулыңда, шәкертем», — дигән.
Шулай кешелек дөньясында бар да кеше кулында. Табигатьнең, экологиянең чисталыгы да һәм үзебезнең сәламәтлегебез дә. Шуңа күрә табигатьне дә, илебезне дз, тынычлыкны да һәм сәламәтлекне дә саклыйк!
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Шәхси гигиена кагыйдәләре Һәркөн иртә-кич үз щ еткаң белән тешләреңне чистарт. Ашау алдыннан һәрвакыт кулыңны сабынлап ю. Чәчләреңне үз тарагың белән тара. Үзең белән чиста кулъяулык йөрт. Йоклар алдыннан көн саен аякларыңны ю.
Дөрес туклану кагыйдәләре Күп ашамаска Ризыкны көнгә 3-4 тапкыр әз-әзләп кабул итәргә Йоклар алдыннан ашамаска,эчмәскә Тозлы, баллы, майлы ашамлыкларны чамалап кулланырга Азыкны яхшылап чәйнәргә Яшелчә, җиләк-җимешләрне яхшылап юып ашарга Куллану вакыты чыкмаган ризыкларны гына ашарга
Аппетит белән аша, Булырсың таза. Ә чамадан тыш ашау Үзе бер каза!!!
Хәрәкәттә - бәрәкәт
Көндәлек ре жим 6 .30 6.45 6.50 7.00-16.00 16.30 18.00 19.00 21.00
Чыныгу 1. Битне салкын су белән юу 2.Тәнне билгә кадәр юеш сөлге белән ышку 3.Алмаш-тилмәш салкын һәм җылы душ алу 4.Гәүдәгә салкын су кою 5.Күлдә, елгада коену
Начар гадәтләр Тәмәке тарту Спиртлы эчемлекләр куллану Наркотик матдәләр куллану Хәтер начараю Йөрәк,баш авырулары Сулыш органнарының зарарлануы Йөткерү Фикерләү сәләтен югалту
Димәк, сәламәтлек ул... чыныгу дөрес туклану көндәлек ре ж им яхшы кәеф хезмәт начар гадәтләрне булдырмау чисталык рухи байлык Х Ә Р Ә К Ә Т!!!
Элек заманда бик зирәк бер карт яшәгән. Аның һәр сорауга җавабы әзер булган. Укучысы әлеге акыл иясенә ул җ авап таба алмаслык бер бик авыр сорау бирергә уйлаган. Болыннан к ү бәләк тотып кайткан да, аны учына салып, галим янына килгән. «Минем кулымдагы к ү бәләк тереме, ү леме?» — дип сораган укучысы карттан. Узе уйлый ик ә н: «Әг ә р к ү б ә ләкне «тере» дисә, учымны кысармын да, ул ү л ә р; ә г ә р « ү ле» дис ә , учымны ачып, к ү бәл ә кне очыртып жиб ә рермен». Акыл иясе укучысын ың к ү зл ә рен ә кара п : «Бар да ү з кулы ң да, ш ә кертем», — дигән. «Зирәк карт турында гыйбрәтле хикәя»
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт! Сәламәт булыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конкурс "Самый классный классный руководитель"
В феврале 2011года в нашем городе проходил районный конкурс учителей "Самый классный классный руководитель". Интересно, местами сложно, но нужно. От СОШ №1 принимали участие два педагога начальной шко...

Сценарий классного часа "Семья без детей, как день без солнца " + анализ. На конкурс "Самый классный классный"
Классный час на конкурс "Самый классный классный".Тема "Семья без детей, как день без солнца"Э п и г р а ф: Семья без детей, как день без солнца (античный афоризм) (на правой половине доски)Ход ...

Районный конкурс «Самый «классный» классный руководитель» Классный час на тему: «Все профессии нужны, все профессии важны».
Классный час на районный конкурс...

Портфолио классного руководителя. Конкурсные материалы на районный конкурс "Самый классный классный"
Результаты педагогической деятельности, формы работы классного руководителя, достижения класса и учащихся....

Выступление на заседании городского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта» по теме «Роль классного руководителя в адаптации и социализации
Выступление на заседаниигородского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта»п...
Выступление на заседании городского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта» по теме «Роль классного руководителя в адаптации и социализации де
Если учесть, что в настоящее время, по данным статистики, дети мигрантов, недавно прибывших из стран СНГ и российских регионов, составляют 20–30 процентов общего числа учеников, т...
