Әлифба бәйрәме
классный час (1 класс) на тему

Хайруллина Гульсиня Асадулловна

Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл lifba_byrme_s.docx24.14 КБ

Предварительный просмотр:

Зал бәйрәмчә бизәлә, стенага “Рәхмәт сиңа, Әлифбам” дигән язма эленә, балаларның матур язу, математика, рус теле дәфтәрләреннән, технология дәресендә укучылар иҗат иткән эшләрдән күргәзмә оештырыла. Төрле дәрес, бәйрәм, экскурсияләр барышын сурәтләгән призентация әзерләнә һәм алар бәйрәм барышында экранда чагылдырыла.

Укытучы.

Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.

 

1 нче укучы

 Күчкәнме бу залга

 Дөньяның бар яме?

 Күңелләр түрендә -

 Әлифба бәйрәме!

Бу матур бәйрәмгә

Кушыл дус әйдәле!

Мәктәпне гөрләтсен

Әлифба бәйрәме!

2 нче укучы

Хәрефләрне тиз өйрәндек,

Сүзләр төзеп уйнадык.

Көн дә иртән сагынып килдек,

Мәктәптән без туймадык.

3 нче укучы

Язарга да өйрәндек

Ручка тотып кулларга.

Хәрефләрне тездек без

Тигез матур юлларга..

4 нче укучы

Бүген сезнең алда без

Зур сынаулар үтәрбез.

Үзебезнең осталыкны

Сезгә дә күрсәтербез

5 нче укучы

Зур ярдәм итәр безгә,

Дәрестә алган белем,

Таяныч булыр юлда

Әлифба биргән белем.

1 нче укучы

Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген.

Бөек Әлифба патшабикәбез,

Котла син безне бүген.

Зал түрендә тәхеттә Әлифба патшабикә утыра. Аның янында ярдәмчеләре – Матур язу дәфтәре, Математика, Азбука. Ярдәмчеләренең кулларында озын ручка һәм мөһер сугылган язулар.

Әлифба

Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти - әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни дусларым бүген белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итә. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр , сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез.

     Менә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны һәм зирәклегегезне тикшереп карыйм әле. Мин сораулар бирермен, ә сез шуларга җавап бирерсез.

•        Нинди аваздан сүз башланмый? (ъ, ь, ң)

•        Куян ашатучы малайларның исемнәрен әйтегез. (Аяз, Зыя)

•        Бакчада чәчәк үстерүче балаларның исемнәрен әйтегез. (Ләбибә, Бари, Алсу)

Әлифба

Хәзер мин сүзне үземнең ярдәмчеләремә бирәм.

Матур язу дәфтәре. Нәни дусларым, сез минем белән сентябрьнең беренче көннәреннән үк таныша башладыгыз. Ручка тоткан нәни кулларыгыз белән бик тырышып, матур итеп язарга өйрәндегез. Хәзер сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйк әле.

•        Хәреф аваздан нәрсә белән аерыла? (Хәрефне язабыз, ә авазны әйтәбез.)

•        Татар телендә авазлар ничә төркемгә бүленә? ( Ике төркемгә: тартыклар һәм сузыклар.)

Матур язу дәфтәре. Әйе, дөрес. Сузыклар да, тартыклар да – минем аерылмас дусларым. Хәзер мин сүземне аларга бирәм.

 Матур язу дәфтәре. Укучылар, тартык авазларны сузыклардан ничек аерып була соң?

1 нче укучы.

                                              Әйе, сузык булгач,

                                              Ул сузыла, җырлый ул.

 Күпме генә җырласа да,

                                              Туймый ул!

2 нче укчы.

Тартык авазлар, билгеле,

                                             Әйтеләләр башкача

                                             Я кысыла, я тешләнә,

                                             Я ул яңгырап куя.

           Матур язу дәфтәре. Әйтегез әле, татар телендә нинди тавышсыз хәрефләр бар? (ъ, ь)

           Матур язу дәфтәре. Дөрес. Ә хәзер менә бу хәрефләргә карагыз әле: ъ,ь,ң.Болар турында ни әйтә аласыз? (Аларның баш хәрефләре юк. Алардан сүз башланмый.)

 Матур язу дәфтәре. Тагын бер хәреф бар әле. Менә ул – Й (күрсәтә).

 

          3 нче укучы.

                        Й -  диләр мине

                       Сүз уртасында һәм ахырында.

                       О һәм Ө нең алдында

                       Әйтеләм мин башкача.

     Матур язу дәфтәре. Й хәрефеннән башлаган нинди сүзләр беләсез, яле әйтеп карагыз әле. ( йө - рәк, йо – зак,...)

      Матур язу дәфтәре. Балалар, кайсы авазларны сөйләмдә иң-иң кирәклеләре дип уйлыйсыз? (Җаваплар төрле булырга мөмкин: сузыклар, тартыклар)

      Матур язу дәфтәре. Хәзер мин сезгә бер әкият сөйлим. Игътибар белән тыңлагыз, яме.

      “Бер заман тартык авазлар белән сузык авазлар бәхәсләшеп китәләр:

-        Әлбәттә, без кирәгрәк! Бездән башка кеше авызын да ача алмас иде! – дип кычкырганнар сузыклар.

-        Анысын карарбыз әле! – дип дәррәү каршы чыкканнар тартыклар. – Бер дә авызыңны ачмыйча әйтеп кара әле безне. Барып чыкмаячак!

-        “М” дип авыз ачмыйча да әйтеп була!

-        Шул бер “м” дан башка бер авазны да авыз ачмыйча әйтә алмаячаксыз.

-        Барыбер без кирәгрәк, - дигәннәр сузык авазлар. – Бер иҗек тә, бер сүз дә бездән башка була алмый. Без үзебез генә дә сүз була алабыз: Ә? И! У! И!..

-        Сездән башка иҗек тә, сүз дә булмый – анысы дөрес. Сез менә бездән башка гына берәр сүз әйтеп карагыз әле. Мәсәлән, Татарстанның башкаласын!

-        А...а... – дигәннәр сузыклар һәм тынып калганнар.

-        Күрдегезме инде, бернәрсә дә аңлар хәл юк бит! Ә менә без үзебез генә “К З Н” дип әйтәбез икән, һәркем Казан икәнен чамалый алачак.

-        Ярар, яхшы. Алайса, сез дә бездән башка гына Башкортстанның башкаласын әйтеп карагыз әле! – дип көлешкәннәр сузыклар.

Тартыклар, шәм утын өреп сүндерергә тырышкан кебек, “ф! ф!” дип азапланганнар да, бернәрсә дә барып чыкмагач, башларын аска иеп тынып калганнар.”

     Матур язу дәфтәре. Менә шулай, дусларым, сөйләмдә һәркайсының үз урыны бар.

 

Балалар (барысы бергә).

Һәммәбезнең үз урыны –

Барыбыз да кирәкле

Безне “ Әлифба” китабы

Дус булырга өйрәтте.

Бер укучы алфавитны яттан сөйли.

Ә хәзер уен уйнап алыйк.

 “Адашкан хәрефләр”. (бу уенда балалар катнаша.)

1.        Карлыгач пешеп утыра

      Су буенда куакта.

      Ә карлыган очып йөри

      Зәңгәр күктә еракта.

 2. Чиста күлмәген киеп

        Бака мәктәпкә килгән

        Балалы суга төшкән

        Озын ботлы бер челән.

“Укучылар маршы” җыры башкарыла.

    Әлифба. Матур язу дәфтәре нәниләрне күп нәрсәгә өйрәткән. Хәзер сүзне Азбукага бирик. Балалар, ул бары русча гына сөйләшә, шунлыктан без дә аның белән рус телендә генә аралашырбыз.

   Азбука. Здравствуйте, мои милые друзья! Я – Азбука. Вы со мной научились читать слова на русском языке, разобрать схему слов, выучить стихотворения, отгадывать загадки. Сегодня у вас большой праздник, праздник показ своих умений.

    Я вам приготовила несколько заданий. Теперь будем соревноваться. Кто у нас самый сообразительный, грамотный? ( На экране появляются ребусы.)

Внимательно посмотрите и составьте слова. Хорошо, молодцы! А теперь, я читаю отрывки из стихов. А вы должны узнать, о ком идет речь. (Рисунки этих героев появляются на экране.)

У отца есть мальчик странный,

Необычный, деревянный,

На земле и под водой

Ищет ключик золотой,

Всюду нос сует свой длинный.....

Кто же это?....

Ответ: Буратино.

А вот и Буратино. Посещал ли он ваши уроки? Что делал, чем он занимался?

Буратино потянулся

Раз нагнулся,

Два нагнулся

Вправо, влево повернулся,

Руки вытянул, согнул

И на улицу шагнул.

Всех на свете он добрей

Лечит он больных зверей,

И однажды бегемота

Вытащил из болота.

Он известен, знаменит

Это доктор….

 И я моторчик свой включу,

К вам в гости с крышей прилечу.

С собой большую ложку

Я непременно захвачу.

Узнали вы меня друзья?

К вам в гости я спешил не зря.

Я лечу из окон,

Меня зовут….

Азбука.

 А теперь все вместе поиграем в игру «Луна».

В небе плавает луна,

В облака зашла она.

Раз, два, три, четыре, пять,

Можем мы луну достать,

Шесть, семь, восемь, девять,

И пониже перевесить.

Десять, девять, восемь, семь,

Чтоб луна светила всем.

( Исполняется песня « Учат в школе» (Автор текста Пляцковский М, композитор Шаинский В.).

Әлифба. Рәхмәт, Азбука. Хәзер сүзне математикага бирик.

Математика. Исәнмесез, нәни дусларым. Мин дә сезнең тапкырлыгыгызны, зирәклегегезне сынап карыйм әле.

Балалар, әйтегез әле, сез ничә ай укыйсыз?

( 9 ай: Сентябрь, октябрь, ноябрь, декабрь, гыйнвар, февраль, март, апрель, май)

Математика. Балалар сезнең җитезлегегезне дә тикшереп карыйк әле! Менә сезнең алдагы конверт эчендә геометрик фигуралар бар. Шулардан сезгә квадрат төзергә кирәк.( Балалар квадрат төзи.)

Математика. Хәзер мин сезгә кызыклы мәсьәләләр әйтермен.

1.        Кәрзиндә песи балалары утыра. Аларның 3 пар колагы бар. Кәрзиндә ничә песи баласы бар?

2.        Кош сүзендә 3 хәреф бар. Хәрефләр саны артыграк булган сүз уйлап табыгыз.

3.        Каенның бер ботагында 4 алма, икечесендә 8 алма үсә. Барысы ничә алма?

Керпе гөмбәгә барды,

9 ак гөмбә тапты,

3не куйды энесенә,

Калганын кәрзиненә.

Керпе ничә гөмбәне

Кәрзиненә куйды?

7 малай урамга,

Чыкты футбол уйнарга.

3әү килде тагын да,

Исәплә син барын да!

Ак каенда 3 чыпчык

Түбәдә 5 сыерчык.

Әйтмәс микән берегез –

Барысы ничә кошчык.

Айдар китте урманга,

Тәмле җиләк җыярга.

Менә ул 10 җиләк тапты,

5не авызына капты

Ничә калыр чиләктә?

Уйла, тизрәк исәплә!

Укытучы.

Кадерле балалар, күрәм,сез мәктәптә бик күп фән белән дус икәнсез. Әлифба – сезнең белем юлыгызның иң башы, якты йолдызы.

1 нче укучы.

Сине укып бетерсәк тә,

Күңелләрдә калырсың,

Синсез белем дөньясына

Юлны ничек табарсың?

2 нче укучы.

Мин үсә- үсә буйга җитәрмен,

Бәлки юлларым китәр еракка.

Таулар үтәрмен, сулар кичәрмен,

Сине онытмам, дустым Әлифба!

3 нче укучы.

Табиб, игенче, шагыйрь булырбыз,

Бик озын – озак юллар узарбыз.

Кайда йөрсәк тә, кемнәр булсак та,

Күңелдә һәрчак җан дус - Әлифба!

             

Әлифба. Укучылар, без сезне читтән генә карап тордык. Сез күп нәрсәләр беләсез. Булдырдыгыз, рәхмәт сезгә. Минем тырышуларым юкка булмаган икән.

Укучылар.

  Мин иртә белән мәктәпкә барам,

  Беренче китап минем кулымда.

  Буран булса да мин юлны табам,

  Мине өйрәтте дустым - Әлифба.

-        Шат күңел белән мәктәпкә барам,

Сабак укырга, белем алырга.

 Мин хәрефләрне инде күп беләм,

 Мине өйрәтте дустым - Әлифба.

-        Хәрефләр белгәч, сүзләр язармын,

Каләмем кулда, дәфтәрем алда.

Яшә, диярмен, туган Ватаным,

Мине өйрәтте дустым - Әлифба.

“Без инде хәзер зурлар” ( Арыслан Батыршин көе. Зәки Нури сүзләре.) җыры башкарыла.

       

   Укучылар.

 Ә хәрефе.

    “Әни” дип телем ачылган

     Әни сөйгән, назлаган.

      Кайсыбыз соң дәфтәренә

      Ә  хәрефен язмаган.

     Л хәрефе

    Күзләремнән яшьләр чыкты

    Капкан идем лимонны.

    Сары булгач бик тәмле дип

    Белгән идем мин аны.

И хәрефе

       Иген үскән, биек үскән,

       Башаклары тулып пешкән!

       Комбайннар туктап тормый.

      Ашлык суга җырлый – җырлый.

   Ф хәрефе

   Фил  бүрәнә ташып йөри

   Кара урман эчендә.

   Һаман тора күз алдымда

   Күрсәм дә тик төшемдә.

  -БА иҗеге

   Ба иҗеге баланда,

 - Ба иҗеге балыкта.

  А хәрефен яратабыз.

  Өйрәнәбез иң башта.

Укытучы. Нинди сүз килеп чыкты, укучылар?

 Укучылар. Әлифба                  

Укучылар. - Әлифба – тормышта

                     Беренче баскычым.

                    Син белем дөньсын

                    Ачучы ачкычым.

                    Рәхмәт сиңа, әлифбам!

                    Мин хәзер укый беләм.

Укучылар. - Нәни чагымдагы кебек

                     Инде әйтмим әнигә,

                     Берне генә укып бир, дип,

                     Ялвармыйм әбиемә.

Укытучы. Ә хәзер,укучылар, табышмакларның җавапларын табарбыз. Җавапларны белдергән сүзләрне хәрефләрдән тезеп күрсәтербез.

 Җәен соры, кышын ак.

 Аңа шулай яхшырак. (Куян.)

Асрамый ул умарта,

 Балны бик-бик ярата.

 Кышын сөя йокыны,

 Язгача тормый ята. (Аю.)

 Сорыдыр төсе,

 Үткендер теше.

 Урманда йөри,

 Сарыклар эзли. (Бүре.)

 Җәй дә, кыш та өстенә

    Энәле күлмәк кия.

    Шулай да аны әнисе

    Йомшагым, диеп сөя. (Керпе.)

   Җәлләсәм дә аны кайчак,

    И-и, муены озын, дип,

    Рәхәттер ул озын булгач.

    Андый озын муен җирдә

    Фәкать анда гына бит! (жираф)

Укытучы. Кадерле Әлифба, укучыларның сиңа тагын әйтер сүзләре бар.

Укучылар. (барысы бергә).

                      Өйрәттең син безне

                   Ватанны сөяргә.

                   Рөхсәт ит, зур рәхмәт,

                   Мең рәхмәт дияргә.

“Туган ил” ( Зәкия Туфайлова сүзләре.) җыры башкарыла.

Әлифба, әлифба!

 Беренче битеңне

 Ачкан көн хәтердә

Зур бәйрәм шикелле.

                    - Иң якын дустыбыз

                    Булдың син гел безнең.

                    Һәр хәреф елмаеп

                    Әйтте үз исемен.

     Һәм алар бик матур

     Сүзләргә әйләнде.

     Сүз тезеп укуы

     Кызыклы, күңелле.

                     -Әлифба, әлифба

                    Китәсең бит инде.

                    Җыр итеп җырлыйбыз

                    Иң соңгы битеңне.

“Әлифба” (Рәшит Абдуллин көе. Рәзил Вәлиев сүзләре.)  җыры башкарыла.

               

Әлифба. Укучылар, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Мин үз урыныма Туган телне калдырам. Әйдәгез, аны бирегә чакырыйк. (Туган тел керә.)

Туган тел.

Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,

Матур итеп сөйлисез.

Туган телне яратсагыз,

Тагы да күп белерсез.

Туган тел – иң татлы тел.

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип телең йотма,

Туган телне онытма!

Туган тел ул бездән соң

Яшәр өчен туган тел.

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.

 “Туган тел” җыры башкарыла.

Дөньяда иң-иң матур ил

Ул минем туган илем.

Дөньядя иң-иң матур тел_

Ул минем туган телем.

Укытучы.

Балалар, Туган тел сезгә бик күп хикәя, шигырь, табышмак һәм әкият өйрәтер. Аның белән якыннан дуслашырсыз дип ышанам. Тырыш, акыллы,гыйлемле булып үсегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....


 

Комментарии

Хайруллина Гульсиня Асадулловна

Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти - әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни дусларым бүген белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итә. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр , сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез.