Сыйныф сәгате. Тема: Иң-иң яратканнарыбыз..
классный час (1,2,3,4 класс) по теме

Хайруллина Гульсиня Асадулловна

Максат.1.Гаилә һәм мәктәп арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту.

            2.Әниләргә мәхәббәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
PDF icon in-in_yaratkannarybyz..pdf237.67 КБ

Предварительный просмотр:


 

Комментарии

Хайруллина Гульсиня Асадулловна

Тема: Иң-иң кадерлеләребез. Максаты: Гаилә һәм мәктәп арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту. Әниләргә мәхәббәт тәрбияләү.
Хайруллина Гульсиня Асадулловна

Хәерле көн, кадерле әниләр, әбиләр! Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Сезне бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Һәрвакыт көләч йөзле, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз! Балаларыгызның чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын! -Кем дөньяга кеше бүләк итә, Ә кешегә - якты дөньяны? Тойгылары кояш кебек кайнар, Эретерлек гранит кыяны?
Хайруллина Гульсиня Асадулловна

-Бүгенге бәйрәмебезне без “Иң–иң яратканнарыбыз” дип атадык. Чөнки бүген иң–иң ямьле, затлы бәйрәмнәрнең берсе. Бүген бездә кунакта иң-иң кадерле кешеләребез: Әниләр һәм әбиләр. Ә без, аларның иң–иң яраткан балалары, иң–иң матур чыгышларыбызны аларга бүләк итәбез.
Хайруллина Гульсиня Асадулловна

. Инде сез аңлагансыздыр, безнең бәйрәмдә иң-иң тәмле пешерүче әниләр. Менә бу өстәлдә алар әзерләгән ризыклар. Хәзер алар безне үзләре әзерләгән ризыкларның рецептлары белән таныштырырлар. (Әниләргә сүз бирелә)