Классный час "Күрше хакы"
классный час на тему

Файзрахманова Гульназ Ильсуровна

Классный час "Күрше хакы" воспитывает у детей уважение к соседям, доброту и отзывчивость к окружающим.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kurshe_haky_trbiya_sg.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Күрше хакы (тәрбия сәгате)

Максат: - Күршеләргә карата ихтирамлылык, игътибарлылык, изгелек

               күрсәтү сыйфатлары тәрбияләү;

                - Укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен, үз фикереңне әйтә

                белү сәләтләрен үстерү;

               - Балаларга әдәп – әхлак күнекмәләре бирүне дәвам итү.

Материал:  В. Казыйханов  «Әхлак дәресләре»,  Яр Чаллы:  «Иҗат»,

                 М. Җәлил «Кечкенә дусларга», К.:Тат. китап нәшр., «Татар

                 халык мәкальләре» Яр Чаллы: «Идел-йорт» нәшр.

Җиһазлау: Компьютер, слайдлар, магнитофон, кассета: «Күршеләр» җыры,

                 Татарстан картасы.

Дәрес барышы.

     Укытучы: - Хәерле иртә, укучылар!  - Бүген без сезнең белән җир йөзендәге һәммә кешегә дә  - олымы ул, кечеме – кирәкле булган тема турында сөйләшербез. Мин хәзер сезгә бер хикәя укыйм. Аны тыңлагач, дәрес темасын үзегез дә әйтә алырсыз дип ышанам.

        Алсуның шәһәргә, өлкән апасы янына, әле беренче мәртәбә генә баруы. Автобустан төшкәч, кыз конверт тышындагы адрес буенча үзенә кирәкле йортны эзләп китте. Әмма аңа кирәкле 27нче фатир бикле булып чыкты. Алсу звонок төймәсенә кат-кат басты, ишекне ачучы булмады. Өй эчендә бертөрле дә тавыш ишетелмәгәч, кыз, тышка чыгып, ишегалдында йөреп керергә уйлады. Кинәт аның күзе ачкыч тишегеннән астарак ишек ярыгына кыстырып куелган кәгазь кисәгенә төште. Аны апасы язып калдырган иде. Язуда: «Сеңлем, гафу ит, сине каршы ала алмадым, сәбәбен күрешкәч аңлатырмын. Ачкыч 28нче фатирда, Мәрзия әбидә», - дип язылган иде.

       Күршедә яшәүче Мәрзия әби Алсуны күптәнге танышы кебек каршы алды.

     - Безгә кергән кеше бер чынаяк чәй эчми чыкмый ул. Син ерактан килгәнсең, әйдә түрдән уз, телевизор карый тор, мин «ә» дигәнче чәйне яңартам, - дип сөйләнә – сөйләнә әби, кызның кулыннан җитәкләп, залга алып чыкты һәм диванга утыртты, телевизорны кабызды.

       Биш – ун минут та үтмәгәндер, чәй өстәле әзерләнде. Анда ниләр генә юк иде. Кызның кыяр-кыймас кына чәшкегә үрелүен күреп, Мәрзия әби кыстау тизлеген арттыра төште:

      - Җитеш, балам, җитеш. Өстәлдәге бар ризык синеке, - диде ул, һәм сүзен икенчегә борды:

     - Төс-башың, кыланышларың белән коеп куйган апаң икәнсең. Бигрәк тә уңган, кешелекле бала инде ул Зөһрә. Үткән атнада авырып торган идем, йөгереп даруын да алып кайтты, ашын да пешереп кертте, урын – җиремне дә җыештырды, идәннәремне дә юып алды. Карт көнемдә күршедән уңдым, Аллага шөкер…

     Укытучы: - Балалар, бу хикәядә сүз кемнәр турында бара? ( Алсу һәм аның апасының күршесе Мәрзия әби турында)

      Укытучы: - Әби ни өчен бик тә куана? ( Күршесе Зөһрәнең уңган һәм яхшы күңелле булуына)

      Укытучы: - Димәк, без бүген ңәрсә турында сөйләшербез? ( Күршеләр турында)

      Укытучы: - Әйе, укучылар, безнең бүгенге тәрбия сәгатенең темасы – «Яхшы күрше – якын дус» дип атала. (1нче слайд: «Яхшы күрше – якын дус»)    

      Укытучы: - Балалар, ә күрше дип кемне атыйлар? ( 2нче слайд: «Күрше дип кемне атыйлар?)

      Укучылар: - 1)Кем белән дә булса янәшәдә яшәүче кешене. 2) Якында гына торучыны. 3) Класста янәшә утыручы укучыны. 4) Күрше классны. 5) Якын-тирәдәге авылларны, районнарны, илләрне күрше диләр.

      Укытучы: - Безнең күрше класс кайсы класс? (3нче а классы)

      - Күрше авылларны санап китегез. Күрше районнарны беләсезме?  (Татарстан картасыннан күрсәтү)

       Укытучы: - Балалар, безнен халыкта иң якын күршене «ут күрше» дип атап йөртү бар. Бу кайдан килеп чыккан икән соң? ( 3нче слайд: «Ут күрше» кем ул?»)

      - Борын заманда, әле кешеләрдә шырпы булмаган вакытта, кешеләр бер кабызган утны озак вакытлар сүндерми торганнар. Ут иң кадерле әйбер булган. Ниндидер сәбәп белән ут сүнсә, ут алырга иң якын күршегә кергәннәр. Андый күршене «ут күрше» дип атаганнар. Элек – электән  күршеләр, аз гына булган әйберләрен дә бүлешеп, бер-берсенә кадер-хөрмәт күрсәтеп, дус яшәгәннәр.

         – Сезнең шундый иң кадерле әйберләрен дә бирергә кызганмаган, үзегез дә алар өчен бар нәрсәгә әзер торган иң якын күршеләрегез бармы? (Укучылар күршеләре турында сөйлиләр.)

          Укытучы: – Укучылар, халыкта күршелек турында гасырлардан күчеп килгән әйтем-мәкальләр яши. Сез күршелек турында нинди мәкальләр беләсез икән? (Укучылар үзләре өйрәнеп килгән мәкальләрен әйтәләр.)

        - Башка милләт халыкларының да күршеләр турындагы мәкальләрен укып китик әле. (4нче слайд: «Төрле халыклар мәкальләре»:

    - Иске чүлмәкне ватсаң – күршеңә яңасын бир.(Корея)

    - Күршесе яхшы кеше бәла-казадан курыкмый.(Португалия)

    - Яхшы күрше – ярты дуслык.(Швеция)

    - Күршең кем – туганың да шул. (Каракалпак)

        Укытучы: - Күрәсезме, күршеләр турында нинди акыллы сүзләр әйтелгән бу мәкальләрдә. Балалар, халкыбызның шагыйрьләре дә күршеләр турында әсәрләр иҗат иткәннәр. Татар халкының сөекле улы, Бөек Ватан сугышы батыры Муса Җәлилнең «Күршеләр» шигырен  тыңлап китик. ( 5нче слайд: «Муса Җәлил портреты», бер укучы шигырьне яттан сөйли.)

      - Ә хәзер күрше авыл кызы – Чулпан Габделганиева шигырен тыңлыйбыз. ( 6нчы слайд: «Чулпан Габделганиева портреты», бер укучы аның шигырен яттан сөйли.)

      - Укучылар, «Күрше кызлары» дип аталган шигырьне мин үзем иҗат иттем. Ул безнең күршедә яшәүче ике бик акыллы, тәртипле кызга багышлап язылган, сез аларны бәлки беләсездер дә әле. ( Укытучы үзенең шигырен сөйли.)

Укытучы: - Балалар, сез үзегезнең күршеләр турында сөйләгәндә алар белән бик тату торуыгыз, йомышыгыз булганда күршегә йөгереп керүегез турында әйтеп киттегез. Ә күршегез үзе сезгә йомыш белән керсә, сез нишлисез сон? Шуларның кайберләрен карап китик әле. ( 5нче слайд: «Ситуацияләр:

        А) Син мәктәптән кайтып ашарга утырдың. Күрше апа килеп керде. Нишләр идең?

         Б) Син мәктәпкә түгәрәккә барырга җыенасың. Куршегез баласын карап торуны сорап кергән. Син нишләр идең?

         В) Син телевизордан кызыклы тапшыру карап утырганда күршегез бик нык авырган баласына дару алып кайтып бирүеңне сорый. Син нишлисең?»)

Укытучы: - Рәхмәт, балалар, мин сезнең фикерләрегез белән килешәм. Шушылардан чыгып, нәтиҗә ясыйк инде: - Күршең белән тату яшәү өчен үзеңдә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәк?

Укучылар: - Күршеләргә карата ярдәмчел, кешелекле һәм кечелекле булырга;

                  - Күршеңнең үтенечен мөмкин кадәр тизрәк үтәргә тырышырга;

                  - Күршеңнең кайгысын да, шатлыгын да уртаклашырга;

                  - Күршең турында беркайчан да, беркемгә дә сөйләп йөрмәскә.

Укытучы: - Әйе, укучылар, күршеләр белән матур, дус яшәү безнең үзебездән дә тора. Ә хәзер әйдәгез, дәресебезне «Болгар кызлары» ансамбле башкаруындагы «Күршеләр» җырын тыңлап тәмамлыйк.  Күршеләрегез белән һәрвакыт аралашып, дус, тату яшәгез.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий классного часа "Семья без детей, как день без солнца " + анализ. На конкурс "Самый классный классный"

Классный час на конкурс "Самый классный классный".Тема "Семья без детей, как день без солнца"Э п и г р а ф: Семья без детей, как день без солнца (античный афоризм)  (на правой половине доски)Ход ...

Внеклассное мероприятие" Безнең гомерләрдә кайтмый калганнарның хакы бар..."

Класстан тыш чара Җиңүгә-70 ел уңаеннан үткәрелде.Тыл ветераннары белән очрашу. Тыл ветераннары да сугыш чорында күп көч куйганнар. Безгә матур тормыш биргәннәре өчен без аларга бик рәхмәтле....

Портфолио классного руководителя. Конкурсные материалы на районный конкурс "Самый классный классный"

Результаты педагогической деятельности, формы работы классного руководителя, достижения класса и учащихся....

Внеклассное чтение "Алдай улустун тоолу «Часкы»"

Темазы: Алдай улустун тоолу «Часкы».Кичээлдин  хевири: Тоолче аян-чорук кичээли.Сорулгазы болгаш чедип аар туннелдери:1.     Кожаларывыс алтайлар болгаш оларнын аас-чогаалы-би...

Выступление на заседании городского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта» по теме «Роль классного руководителя в адаптации и социализации

Выступление на заседаниигородского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта»п...

Выступление на заседании городского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта» по теме «Роль классного руководителя в адаптации и социализации де

Если учесть, что в настоящее время, по данным статистики, дети мигрантов, недавно прибывших из стран СНГ и российских регионов, составляют 20–30 процентов общего числа учеников, т...