Акбай белән Әтәч турында әкият
план-конспект урока (4 класс) по теме

Сафина Резеда Рашатовна

Дуслык турында башлангыч сыйныфларда  тәрбия сәгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл akbay_beln_tch_turynda_kiyat.docx18.69 КБ

Предварительный просмотр:

  Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы  муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе  “Күәм  урта  гомуми  белем  бирү  мәктәбе”  

                         

                        “Акбай белән Әтәч турында әкият”

                   (башлангыч сыйныфларда дуслык турында

                             тәрбия сәгате)

                                                                    Сыйныф җитәкчесе:

                                                        Сафина Резеда Рашат кызы

                                                   

                                                             2012

Исәнмесез, укучылар. Мин сезнең мәктәпкә режиссер булып килдем. Ул сүзне ишеткәнегез бармы?

Мин театрда спектакльләр сәхнәләштерүче. Менә сезнең директор чакырды, бер көн эчендә спектакль әзерләп алырга кирәк ди. Миңа 6 актер кирәк. Теләүчеләр бармы?

Бик җиңел генә бер әкият куеп алабыз хәзер. 3 кыз, 3 егет минем янга чыксын.

Ролләрне бүлешәбез. Катнашалар:

Бүре                 Әтәч         Песи

Эт                  Әрлән           Тычкан.

Менә костюмнарны киик, сүзләрегезне алыгыз.

Мин әкиятне укып барам,  сез мин әйткән хәрәкәтләрне булдыра алганча тырышып башкарасыз, тиешле урында сүзләрегезне укыйсыз. Менә монда безнең декорация бара, шул тирәдә йөрегез. Ә сез кем буласыз инде. Тамашачылар, игътибар белән карагыз, яме.

Киттекме.

Бер ишек алдында Акбай белән Әтәч яшәгәннәр, ди. Алар бергә су китергәннәр, утын ярганнар, бакча казыганнар. Кич белән бергә ятып йоклаганнар.

Бер көнне, Акбай каядыр киткәч, Әтәч болай  уйлаган:

  1. Бөтенесенең  дуслары бар, минем генә бер дустым да юк. Үземә дус табарга кирәк, дигән ул һәм дус эзләргә чыгып киткән.

Бара торгач, бодай басуына килеп чыккан. Анда бер Әрлән  зур капчыгына бодай җыя икән.

Әтәч Әрлән янына барган.

  1. “Нишләп йөрисең монда?”- дип сораган әрлән гаҗәпләнеп.
  2. Мин үземә дус эзлим - дигән Әтәч.
  3. Әрлән: минем белән дус буласың киләме?
  4. Әтәч : Бик килә.
  5. Әрлән: Әйдә, миңа бодай җыешсаң, мин синең белән дус булам.

Әтәч риза булып, бодай җыя башлаган. Шулай, икесе бик тиз генә капчыкны тутырганнар.

  1.  Әрлән: Әйдә, күтәр капчыкны, киттек.

Алар әрләннең оясына кайтып җиттеләр.

  1. Әрлән : Китер капчыкны.

 Диде дә оясына кереп китте.Әтәч аны бик озак көтте. Йөреп тә килде, утырып та торды.

Берзаман  оясыннан тычкан чыкты.

  1. Тычкан: Чи,чи, нишләп утырасың монда?

10.Әтәч: Кикрикүк, Мин әрлән дустымны көтеп утырам.

11. Тычкан: Ул күптән йокыга китте бит инде, көтмә, бар, юлыңда бул! – диде дә үз юлы белән китте.

 Әтәч әрләнгә бик үпкәләп алга таба китте.

Бер елга буена килеп чыкты. Анда мәче балык тотып утыра. Әтәч аның янына килде.

12. Мәче: Нишләп йөрисең монда?

13. Әтәч: Мин үземә дус эзләп йөрим, минем белән дус буласыңмы?

14. Мәче: Миңа балык тотышсаң, дус булырбыз.

Әтәч  риза булып, мәчегә балык тотышты. Тоткан балыкларын чиләккә салып бардылар. Чиләк тулгач, Әтәч әйтте:

15. Я, мәче, дус булабызмы инде?

16. Юк, Әтәч, син бит балык ашый белмисең. Шуңа мин синең белән дус булмыйм,

диде дә чиләген көчкә күтәреп кайтып китте.

Әтәч бер агач төбенә утырып, елый башлады:

17. Минем белән берәүнең дә дус буласы килми.

Инде караңгы да төшә башлады, Әтәч кайтыр юлны да белми аптырап торганда, аның каршысына ач бүре килеп чыкты.

18. Бүре: Ай, Әтәч, ничек яхшы булды синең очравың. Минем карыным бик ачкан иде.

19. Әтәч: кикрикүк, ярдәм итегез.

 Шулчак Акбайның тавышы ишетелде:

19.Акбай: Һау, һау. Кит явыз бүре аның яныннан. Кагыласы булма әтәчкә.

20. Әтәч: Рәхмәт сиңа, дустым. Син мине бәладән коткардың. Ничек эзләп таптың мине.

21. Акбай: Син булмагач, эшем эш, ашым аш булмады. Караңгы төшә башлагач, сине эзләп чыгып киттем. Ярый әле вакытында өлгердем. Ә син ник өйдән чыгып киттең?

22. Әтәч: Миңа бик оят инде, Акбай. Мин үземә дус эзләп чыгып киткән идем. Хәзер генә иң якын һәм бердәнбер дустым син икәнен аңладым.

Диде дә икесе җитәкләшеп кайтып киттеләр. Шуның белән әкият тә бетте, кем тыңлады, молодец.

Тамашачылар нишләргә тиеш әле. Әйдәгез, геройларыбызны алкышлап алыйк.

Укучылар, сезгә әкият ошадымы?

Ул нәрсә турында?

Ә чын дуслык нәрсәдә чагыла?

Ә хәзер, тамашачылар белән уен уйнап алыйк.  Дустыңның бер яхшы сыйфатын әйт, тупны алга җибәр.

Дусларның нинди булырга тиешлеген белдегезме?

Ә хәзер дустыңның сиңа ошамаган ягын ягын әйт.

Шулай булгач, укучылар кеше идеаль буламы?

Дустыңны ничек кабул итәргә кирәк?

Ничек бар шулай кабул итәргә, әмма бик начар сыйфаты булса, аны бетерер өчен бергәләп тырышырга кирәк. Дустыгызны ташлап качмагыз.

Ә хәзер без сезнең белән депутатлар булабыз. Аларның кемнәр икәнен беләсезме, нишли алар?

  1. Закон чыгаралар.
  2. Ә без нинди законнар чыгарырбыз?
  3. Дуслык турында.
  4. 1 пар киңәшәсез һәм бер кагыйдә әйтәсез. Калган депутатлар бу кагыйдә белән килешсәгез, кул күтәрәсез.
  5. Беренче законны мин тәкъдим итәм:
  6. 1. Дустыңа бәла килсә, ярдәм ит. Сез ризамы?
  7. 2. Кайгысын да, шатлыгын да уртаклаш.
  8. 3. Кимчелегеннән көлмә.
  9. 4. Киңәшен тыңла, үпкәләмә.
  10. 5.Алдама.
  11.  6.Ышан.  
  12.  7.Сатма.
  13. 8.Үзеңә нин ди мөнәсәбәт теләсәң, дустыңа да шундый мөнәсәбәттә бул. Һ.б.
  14. Менә укучылар, без законнар кабул иттек. Хәзер безгә алар белән нишләргә инде?
  15. Әйе, безгә аларны көндәлек тормышта үтәргә тырышырга кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

классный час "...Әкият кешене батырлыкка, матурлыкка илтә"

классный час "...Әкият кешене батырлыкка, матурлыкка илтә"...

Әкият-пьеса. Сәламәтлек аланы

Әкият-пьеса. Сәламәтлек аланы. Укучылар сәламәтлекне саклау, организмны чыныктыру, үзеңне чиста-пөхтә йөртү турында шигырьләр, җырлар өйрәнәләр....

"Тукай әкиятләренә ияреп" әкият кичәсе

Безнең шәһәребездә күп еллар “Мирас” ветераннар клубы эшләп килә. Без, 2 нче лицей укытучылары һәм укучылары, алар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Сезгә “Мирас”лылар белән берлектә үткәрелгән бер ...

Конспект по окружающему миру. История. Возникновение городов Новгород и Киев.

Конспект предназначен для учащихся 4 класса. Полная подборка урока....

Әкият илендә күңелле стартлар.

Балаларда физкультура һәм спорка  кызыксыну уяту; актив ял итүне оештырырга өйрәтү; сәламәт яшәү рәвешенә өндәү; әкиятләргә карата мхәббәт тәрбияләү....

Урок окружающего мира "Русь-страна городов. Киев-столица Древней Руси. Господин-Великий Новгород".

Урок  окружающего мира проведён в 4 (общеобразовательном) классе . Цель урока: познакомить   с историей образования городов в Древней Руси; создать условия для развития  коммуникативных...

Ялкау малай турында әкият

Сценарий праздника с героями сказок Г.Тукая....