Ялкау малай турында әкият
план-конспект занятия (3 класс) на тему

Галиева Фарида Фаимовна

Сценарий праздника с героями сказок Г.Тукая.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yalkau_malay_turynda_kiyat.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

             Башлангыч сыйныф укучылары өчен сценарий

             Ялкау малай турында әкият

Әкият сөйләүче:  Борын-борын заманда түгел, хәзерге көннәрдә, Казан шәһәре  мәктәпләренең берсендә  яшәгән, ди, бер бик ялкау малай.

   Ул малай үзе ялкау, тәртипсез, киребеткән булган. Дәфтәрләре пычрак, китаплары ертылып беткән, көндәлегендә май таплары икән.

    Ә үзенең артыннан гел “2” леләр ияреп йөргән.

    Беркөнне бу малайның дәфтәрләре, китаплары утырып киңәшкәннәр дә бер карарга килгәннәр. Карыйк әле, нәрсә сөйләшәләр икән алар.

Математика дәфтәре: Карагыз инде миңа.Мин бу шапшак малайдан туйдым.Ул дәрес хәзерләгәндә өстемә коймак куйды.

 Уку китабы: Ә минем битләремне ертып бетерде.Ручка белән язды.

 Көндәлек: Мин бөтенләй ямьсез. Эчем тулы “2”ле. Ул бик ялкау малай.

 Математика дәфтәре : Әйдәгез, ташлап китик әле аны. Әзрәк акылга утырмас микән.

             (Чыгып китәләр.            Ялкау малай керә.)

 Ялкау малай : Ух, тагын йоклап калганмын.Сумкам кайда икән минем? Дәфтәр китапларым кая качкан соң?

             (Тирә-якны эзләп чыга.)

  -Кичә дәрес тә хәзерләмәгән идем. Әй лә, мәктәпкә барып та тормыйм.

Менә нинди рәхәт көн-

Мәктәпкә бармыйм бүген!

             (Иптәшләре керә.)

Кыз: 

-Син нишләп мәктәпкә бармадын?

Ялкау: 

-Сумкам да, китап, дәфтәрләрем дә юк минем. Белмим, кая киткәннәрдер.

Малай: -Әйдә, эзләшәбез.

             (Елга буена төшәләр. Анда Су анасы чәчен тарап утыра.)

Ялкау: 

-Кем бу? Бигрәк озын чәчләре!

Су анасы: 

-Син нәрсә, мине танымыйсыңмы? Димәк, син мәктәптә укымыйсың. Ә сез дә мине белмисезме?

Балалар: 

-Беләбез,беләбез.

Су анасы: 

-Я, кем соң мин?

Малай: 

-Г.Тукай әкиятендәге Су анасы.

Су анасы: 

-Ә бу иптәшегез бер дә укырга яратмый икән.

Ялкау:

-Мин ул дәрестә укытучы апаны тыңламаган идем.

Су анасы:

-Күрдеңме, игътибар белән тыңламасаң, бернәрсә дә белмисең?

                   Ә сез нишләп йөрисез?

Кыз: 

-Без ялкау малайның китап-дәфтәрләрен эзлибез. Күрмәдеңме син, Су             анасы?

Су анасы:

 -Күрдем. Кая киткәннәрен дә беләм. Әгәр дә Тукайның берәр шигырен сөйләсәгез, юлны өйрәтәм.

Ялкау:

 -Мин бер шигырь дә белмим.

Малай: 

-Ярар, үзем булышам.

(Г.Тукайның “Эшкә өндәү” шигырен сөйли.)

Су анасы: 

 -Молодец! Булдырдыгыз! Ә син, ялкау малай, болай йөрсәң, китапларың гына түгел, иптәшләрең дә ташлар үзеңне.

Ә сез менә бу юл буенча китсәгез, дөрес барырсыз.

                     (Балалар китәләр.

                     Урман буенда Шүрәле утыра.)

Ялкау малай: 

-Әбәү, кем бу? Бигрәк ямьсез.

Шүрәле: 

-Исәнмесез, балалар. Сез мине таныйсызмы?

Балалар: 

-Әйе.Без синең турында әкият укыдык.

Кыз: 

-Син Тукай абыйның Шүрәлесе.

Шүрәле:

 -Әйе.Бик күп беләсез икән.Кая юл тотасыз соң?

Малай: 

-Ялкау малайның китап-дәфтәрләрен эзлибез.

Шүрәле:

 -Бигрәк ялкау икәнсең.Күрдем мин синең китап-дәфтәрләреңне.Тик башта миңа курайда уйнап күрсәт.

Ялкау малай:

 -Мин уйный белмим. (елый башлый).

Кыз: 

-Мин булышам сиңа.(курайда уйный).

Шүрәле: 

-Бигрәк матур уйныйсың.Ялкау малай сиңа да тырышырга кирәк.Ялкауларны бер кеше дә яратмый. Ә сез, дусларым, менә шушы юл белән китсәгез, дөрес барырсыз.

Балалар:

 -Рәхмәт, Шүрәле. Сау бул.

Шүрәле: -Сау булыгыз, тырышып укыгыз.

                      (Кәҗә белән сарык чыга.)

Кәҗә:

 -Мики-кики, -мики-кики.Сез кккемнәр?

Малай: 

-Исәнмесез, сез бу тирәдә китап-дәфтәрләр күрмәдегезме?

Сарык: 

-Мә-ә-ә.Күрдек-е-ек.Тик башта безгә җырлап күрсәтегез.

Ялкау малай: 

-Мин бер җыр да белмим.

Балалар:

 -Ә без өйрәндек.Тукайның “Бала белән күбәләк” җырын җырлыйбыз.

Кәҗә: 

-Мики-ки-ки.Һай, рәхмәт төшкерләре.Тәмле печән ашаган кебек булдым.Шундый акыллы булыгыз. Менә шушы юлдан барыгыз.

Балалар: 

-Сау булыгыз.

                     (Болар каршына Апуш чыга.)

Ялкау малай: 

-Ә бу нинди кечкенә малай?

Апуш: 

-Бу малай бер дә мәдрәсәдә укымаган ахры.

Малай: 

-Бу бит -Тукай абыйның кечкенә чагы. Апуш дип йөрткәннәр аны.

Апуш:

 -Әйе. Исәнмесез, балалар. Мин-Апуш.Кая юл тотканыгызны да беләм. Дәфтәр-китапларыгыз минем янда.Тик башта Ялкау малай сүз бирергә тиеш.Һәм бер һөнәрен күрсәтергә тиеш.

Ялкау малай: 

-Гафу итегез мине, китапларым, дәфтәрләрем, көндәлегем.Моннан соң мин гел сезне кадерләп кенә тотармын.Мин үземнең гадәтләрем өчен бик оялам.

                     (Китап, дәфтәр,көндәлек керә.)

-Ярый инде, гафу итәбез бу юлы.

Ялкау малай: 

-Мәктәптә тәртипле булырга, тырышып укырга сүз бирәм.

Апуш: 

-Ә нинди һөнәрең бар соң синең?

Ялкау малай: 

-Кечкенә чакта әти бер көй өйрәткән иде.Шуны уйнап карыйм.

(Гармунда уйный)

   Әкият сөйләүче: 

-Менә шуның белән әкият тә бетте. Ялкау малай тиздән, бик тиздән Тырыш малайга әйләнер дип калабыз.Сау булыгыз.

     Туган тел җыры


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

классный час "...Әкият кешене батырлыкка, матурлыкка илтә"

классный час "...Әкият кешене батырлыкка, матурлыкка илтә"...

Әкият-пьеса. Сәламәтлек аланы

Әкият-пьеса. Сәламәтлек аланы. Укучылар сәламәтлекне саклау, организмны чыныктыру, үзеңне чиста-пөхтә йөртү турында шигырьләр, җырлар өйрәнәләр....

"Тукай әкиятләренә ияреп" әкият кичәсе

Безнең шәһәребездә күп еллар “Мирас” ветераннар клубы эшләп килә. Без, 2 нче лицей укытучылары һәм укучылары, алар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Сезгә “Мирас”лылар белән берлектә үткәрелгән бер ...

Акбай белән Әтәч турында әкият

Дуслык турында башлангыч сыйныфларда  тәрбия сәгате...

Конспект по окружающему миру. История. Возникновение городов Новгород и Киев.

Конспект предназначен для учащихся 4 класса. Полная подборка урока....

Әкият илендә күңелле стартлар.

Балаларда физкультура һәм спорка  кызыксыну уяту; актив ял итүне оештырырга өйрәтү; сәламәт яшәү рәвешенә өндәү; әкиятләргә карата мхәббәт тәрбияләү....

Урок окружающего мира "Русь-страна городов. Киев-столица Древней Руси. Господин-Великий Новгород".

Урок  окружающего мира проведён в 4 (общеобразовательном) классе . Цель урока: познакомить   с историей образования городов в Древней Руси; создать условия для развития  коммуникативных...