"Җәнлекләр җитезлектә ярыша" Юл йөрү кагыйдәләре турында әкият
материал (1 класс)

Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен, юл йөрү кагыйдәләрен бозган Төлке малае турында әкият.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zhnleklr_zhitezlekt_yarysha.doc27.5 КБ

Предварительный просмотр:

Җәнлекләр җитезлектә ярыша

Борын - борын заманда түгел, хәзерге заманда да түгел,ә шулай да бер заманда җәнлекләр бик матур бер шәһәрчектә яшәгәннәр, ди. Шәһәрчек урман уртасындагы зур аланга урнашкан, ә тирә - ягын искиткеч гүзәл агачлар, төрледән-төрле җимеш куаклары, хуш исле чәчәкләр әйләндереп алган икән. Андагы кебек хәтфә үләннәр һәм татлы җиләкләр, чикләвекләр һәм гөмбәләр башка бер җирдә дә юк, ди. Җәнлекләр үзләренең яшәгән урыннарын бик яратканнар, шәһәрнең чисталыгын саклаганнар, тәртиптә тотканнар. Шәһәрнең хуҗасы булган зур гәүдәле, яхшы күңелле Аю абзый бик гадел һәм таләпчән, кирәк чакта, усал да, икән. Җәнлекләр аны бик хөрмәт иткәннәр, аның сүзен үтәргә тырышканнар. Шәһәр эчендә зур автобусларны аюлар, ә кечкенәләрен бүреләр, троллейбусларны төлкеләр, трамвайларны куяннар йөрткән, ди. Йөртүчеләр дә, утырып йөрүчеләр дә урам, юл кагыйдәләрен яхшы белгәннәр. Тәртип сакчылары, полиция хезмәткәрләре булып, иң җитез һәм көчле, белемле һәм намуслы аю, бүре егетләре хезмәт иткәннәр, ди. Бу шәһәрдә яшәүче җәнлекләрнең балалары кечкенәдән үк әти - әниләрен тыңлап, тәртипле һәм акыллы, эшчән булып үскәннәр. Керпеләрнең балалары этеп йөртә торган тәгәрмәчле җайланмаларда, бүреләр,төлкеләр һәм куяннарның балалары велосипедларда җилдерәләр, ди.

Шәһәрнен, урман байлыклары белән шыплап тулган кибетләрендә, гүзәл куян кызлары сату иткәннәр, э чәйханәләр һәм ашханәләрдә сылу төлке кызлары, күңелле көйләр, җырлар астында, җәнлек халкын тәмле ризыклар белән сыйлаганнар. Җәнлекләр шәһәрендә төрле бәйрәмнәр, бәйгеләр еш үткәрелгән, барчасы да бик теләп катнашканнар, ди. Менә шулай, беркөнне, шәһәр хуҗасы Аю абзый, бүре һәм төлке егетләренең җитезлеген сынап карарга уйлаган да, билгеләнгән урынга алдан килүчегә, зур бүләк вәгъдә иткән. Ә куян, тиен, керпеләрне һәм урмандагы барча кошларны, бөҗәкләрне җанатарлар булырга чакырган. Ярыш мәйданчыгында чикерткәләр скрипкаларда, төрле кошлар курайларда матур көйләр сузганнар. Тукраннарнын барабан кагулары ярышта катнашучы бүре һәм төлке егетләренә старт биргән. Шәһәрнен икенче башында билгеләнгән урынга (финишка) таба күпсанда йөгерешчеләр кузгалган, аларны дәртләндереп, мәйдандагы җанатарлар шау килгәннәр, шәһәр гөрләп торган. Берсен-берсе уза - уза, бүреләр, төлкеләр алга чапканнар, аларны күзәтеп, югарыдан кошлар очканнар. Ниһаять, бер төлке егете барыннан да алдан килеп, хөкемдар Аю абзый каршысына килеп баса. Аның артыннан әз генә калышып, бүре егете килеп җитә. Калганнар да берәм-берәм, мышлап бетеп, урынга килеп басалар. Аю абзый сүз башлый: “Ярыш тәмам, булдырдыгыз, ләкин җиңүче берәү була, ул да булса - икенче булып килгән, бүре егете!”-ди. Мәйдан халкы шау-гөр килә: ”Бит, беренче булып, төлке килде, ул җиңәргә тиеш!”-дип, төрле яктан кычкыралар, хөкемдар кул күтәрүгә, тып-тын булып калалар. “Төлке егет, машина юклыктан файдаланып, кызыл утта юл аркылы чыкты, ә бу - бик зур хата, юлга куелган камерадан мина сигнал бик тиз килде, бүләккә ул лаек түгел, киресенчә, аңа кисәтү ясала, бәйгеләрдән бу елга читләштерелә. Калганнар юлны намус белән үттеләр, рәхмәт белдерәм. Э, ярышта җиңүчегә бүләк, мо-то-цикл!”- дип, Аю абзый күңелле ярышны йомгаклаган, ди. Җәнлекләр дә, үзләренең хуҗаларына бик рәхмәтле булып, шатланышып, өйләренә таралышканнар, ди.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урман җәнлекләре кышын

Перспективалы башлангыч мәктәп программасы буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе....

Акбай белән Әтәч турында әкият

Дуслык турында башлангыч сыйныфларда  тәрбия сәгате...

Урман җәнлекләренең кышкы тормышы

1 сыйныфта әйләнә - тирә дөнья дәресе конспекты...

Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары

презентация по окружающему миру...

Җәнлекләр кышын. Проект

Максат. Бездә кышлаучы җәнлекләр белән танышу. Күзаллауны арттыру, нәрсә белән туеналар, ничек сакланалар, анализ, нәтиҗә ясау. Сөйләм күнекмәләрен арттыру, укучыларны белем алуга тарту. 1....

Ялкау малай турында әкият

Сценарий праздника с героями сказок Г.Тукая....

«Урман җәнлекләре” ачык дәрес

Дәрес барышында укучылар урман җәнлекләренең холкын,  эш-хәрәкәтләрен тасвирлый  белү күнекмәләрен алалар.Өйрәнелгән лексик, грамматик материалны сөйләмдә куллана белүне камилләштерелә, тыңл...