Көндәлек режим һәм сәламәтлек
план-конспект урока (4 класс) по теме

Хайруллина Фирая Зиннатулловна

4 класста сәламәтлеккә багышланган тәрбия сәгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kondlek_rezhim.doc51.5 КБ

Предварительный просмотр:

             Татарстан республикасы Балтач муниципаль районы

                        Яңгул гомуми урта белем бирү мәктәбе

КӨНДӘЛЕК РЕЖИМ ҺӘМ СӘЛАМӘТЛЕК

               

                                                I категорияле башлангыч

                                                сыйныф укытучысы Хайруллина

                                                Фирая Зиннатулла кызы

     Тактада: “ Редакция” Сәламәтлек – зур байлык  дигән язу эленгән.

     Өстәл артында редактор һәм редактор урынбасары утыра.

     

     Укытучы: Сәламәтлек – зур байлык .Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше

иң әүвәл үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.

     Бүген без сезнең белән “ Сәламәтлек – зур байлык “ дигән телдән журнал ре-

дакциясендә кунакта . Бу журнал чын журнал шикелле. Тик анны укымыйлар,

ә бәлки карыйлар һәм тыңлыйлар.

                (Ишек шакыйлар. Айболит керә.)

     Айболит: Әйтегезче , “Сәламәтлек – зур байлык “  редакөиясе монда урнашканмы?

     Редактор: Әйе, монда кадерле Айболит. Рәхим итегез!

     Айболит : Исәнмесез . Мин бик шатмын . Әле мәктәп буйлап йөрдем. Укучы-

лар белән таныштым . Класс бүлмәләрен карадым . Бөтен җирдә тәртип, үзләрен тәртипле тоталар . Мәктәптә дежурлар үз вазыйфаларын  намус белән үтиләр.

Алар яныннан пычрак аяк киеме белән үтәрмен димә. Класс бүлмәләрендә дә

чисталык , пөхтәлек. Афәрин , балалар . Мине шатландырдыгыз .

     Редактор : Айболит , безнең журналның бүгенге темасы “ Көндәлек реңим һәм

сәламәтлек” дип атала. Көндәлек режимны  үтәү – сәламәт тормыш рәвешенең төп шарты бит.

    Ә хәзер журналыбызның беренче битен ачабыз.

    1 . Укучы .      Көндәлек режим

                             Көндәлек режим

                            Чиста  йөр ,

                             Шапшак булма , - ди ул .

                            Тәртипкә өйрәтәм

                            2 ле алмаска

                            Шапшак булмаска

                            Ялкауланмаска

                            Артта калмаска .

      Редактор  ярдәмчесе : Ә бит кайберләребез көндәлек режы үтәми , мнутларны гына түгел , сәгатъләрне дә юкка әрәм итә . Хәзер без караячак күренешләрдә кат-

нашучы балаларга охшаш укучылар да була.

       

                                “ Хәзер күренеше күрсәтелә.

 

     Әни: Гөлия , уян , тор .

     Гөлия: Хәзер торам . Хәзер .

     Әни: Кояш көлә

              Көн җылына

              Ә син һаман тормыйсың

              Тор инде , тор инде ,

               Кеше көлдермә инде .

    Гөлия : Сабыр итегез инде .,

                 Аз гына ятыйм инде .

(Гөлия киерелеп , авызын зур итеп ачып иснәп , урыныннан тора )

   Әни : Гөлия тешеңне чистарткач , юынгач , ашарга утырырсың .

   Гөлия : Хәзер . Тиз генә юынам . (  Озак итеп юына .)

   Әни : Гөлия , сине күпме көтәргә була . Чәеңне ничәнче  тапкыр алыштырам инде .

   Гөлия : Әни ,әни түз инде . Хәзер киләм бит инде .

       (Кич җитә . Гөлия дәресләрен әзерли , әнисе оекбаш бәйли .)

   Әни : Гөлия йокларга вакыт җитте .

   Гөлия: Хәзер , хәзер әнием .

   Әни : Ничә генә әйтсәм дә ,

             Син һаман тыңламыйсың .

             Иртән тагын йокың килеп

             Күзеңне ача алмыйсың .

    Гөлия : Хәзер әнием , хәзер .

    Редактор : Сез Гөлиянең таркау икәнлегенә , көндәлек режимны үтәмәвенә

төшенгәнсездер инде . Әлбәттә аның кебек булырга ярамый . Сезнең арада да

Гөлия кебекләр юкмы соң ? Булса , тиз арада үзегезнең тәртибегез , көндәлек

режимны ничек үтәвегез турында уйланыгыз .

    Редактор  ярдәмчесе : Журналыбызның икенче битен ачабыз .

    Редактор : Кайбер укучылар вакытның кадерен белми . Аны файдалы үткәрү

өчен көндәлек режимны үтәргә кирәк .

            Ә хәзер түбәндәге күренешне карыйк .

    Марат : Шакир , син режимның нәрсә икәнен бесәсеңме ?

    Шакир : Билгеле , беләм . Реим ул – нәрсә телим шуны эшлим .

    Марат : Режим – көндәлек тәртип кагыйдәсе ул . Син менә шул кагыйдәләрне

үтисеңме ?

    Шакир : Арттырып та үтим әле .

    Марат : Ничек итеп арттырып үтисең .

    Шакир : Кагыйдә буенча көнгә ике тапкыр урамга уенга чыгарга тиеш . Ә мин

4 тапкыр чыгам .

    Марат : Юк , син көндәлек режимны арттырып үтәмисең , ә бәлки тәртип кагыйдәләрен бозасың гына . Ә көндәлек режим турында беләсеңме ?

    Шакир : Беләм . Иртән торасың . Аннары зарядка ясыйсың . Юынасың, урын – җирне җыясың . Иртәнге ашны ашыйсвң да мәктәпкә барасың .Аннары көндезге аш . Саф һавада буласың. Дәресләргә әзерләнәсең. Өйдәге эшләрне эшләргә булы-

шасың, китап укыйсың.

    Марат : Яхшы ! Молодец , беләсең икән .

    Рөстәм : Көндәлек режимны тагын да яхшырак итеп үтәргә була .

    Марат : Ничек итеп ?

    Рөстәм : Менә болай . Йокыдан торасың . Иртәнге ашны ашыйсың . Саф һавада

йөрисең . Икенче ашны ашыйсың . Саф һавада йөрисең . Көндезге аш ашыйсың. Саф һавада йөрисең . Чәө эчәсең . Саф һавада йөрисең . Кичке аш ашыйсың .Саф

һавада йөрисең . Һәм йөкларга ятасың !

     Марат : Юк , болай булмый . Мондый режимдаяшисең икән , чын ялкау булып

үсәрсең , белемең дә булмас .

     Рөстәм : Юк , син дөрес әйтмисең .

     Марат : Ни өчен ?

     Рөстәм : Чөнки көндәлек режимны без  әби белән бергә үтибез.

     Марат : Ничек инде әби белән бергә?

     Рөстәм : Менә шулай  . Режимның яртысын әби үти , яртысын мин . Шулай итеп көндәлек режимысы белән үтәлә .

     Марат : Аңламыйм , бу ничек була инде.

     Рөстәм : Бик гади. Йокыдан мин торам. Әби зарядка ясый. Әби юына, урын җирне җыя. Иртәнге ашны мин ашыйм. Саф һавада мин йөрим. Көндезге ашны мин ашыйм...

      Марат : Сиңа оят түгелме? Менә ни өчен син шундый тәртипсез, ялкау икәнсең, аңладым инде.

      Редактор. Балалар, сез нәрсә әйтерсез, Рөстәм реңимны дөрес үтәгәнме?

      Балалар фикере.( . . .)

      Редактор ярдәмчесе : (Жу) Әйе, ул гел ял итеп кенә йөргән. Бөтен эшне әбисе эшләгән. Хезмәт ял белән аралашып барылырга тиеш. Шулай эшләсәң генә эшкә, сәләтле буласың.

     Редактор: Көндәлек режим үтәлмәгәндә, кеше бер эшкәдә өлгерми, берсен башлый, икенчесен ташлый, аның кәефе бозыла, ул тиз арый.

     Ә көндәлек режим нәрсә инде ул, кем әйтә ала?

     Балалар.  .  .  .

     Редактор: Көндәлек режим-һәр көн эшләнә торган эшкә вакыт бүленеше. Ә сезнең көндәлек  режим бармы?

    Балалар: Җаваплар тыңлана. Көндәлек режимнарын күрсәтәләр. Бер бала укып китә.

    Редактор ярдәмчесе: Журналыбызның 3 битен ачабыз. Фото рәсем күрсәтелә. Кайсыгыз әйтә ала, кем булыр бу кеше.

    Редактор: Әйе, беренче космонавт Юрий Гагарин. Ә космонавт булу өчен бик белемле, сәламәтлегең нык, үзең өлгер булырга кирәк. Юрий Гагарин балаларга хат яза. Анда болай диелә: «Кадерле дусларым! Үз-үзен кулда тота белүче һәм кечкенә генә җитешсезлекләрен дә бетерүгә омтылучы кеше генә зур җиңүләргә ирешә ала. Зарядка ясагыз, түгәрәкләргә йөрегез, кечкенәләргә ярдәм итегез. Бер сүз белән әйткәндә көндәлек эшләрегезне, режимыгызны төгәл үтәгез”.

    Редактор ярдәмчесе: Журналыбызның 4 битен карап китик. Бу бит сәламәтлек турындагы мәкальләргә багышлана.

    Редактор: “Мәкальне дәвам ит” уенын уйнап алыйк әле. Мин мәкальнең башын әйтәм, ә сез дәвамын.

  1. Саулык-......(зур байлык)
  2. Сәламәт тәндә- ......(сәламәт акыл)
  3. Сакланган- .........(саулыкка туйган)
  4. Саф һава-..........(тәнгә дәва)
  5. Сәламәтлек- ........(күркәмлек)
  6. Сәламәтлектән дә матур-...........(кием юк)

     Редактор ярдәмчесе : Сәламәт булу өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

     Балалар: Иртәнге зарядка ясарга, саф һавада йөрергә, йөгерергә, чаңгыда шуарга.

     Редактор: Спорт белән шөгыльләнү сәламәтлеккә зур ярдәм итә.

     Редактор ярдәмчесе: Журналыбызның 5 нче битен ачабыз.

    1 нче укучы:  Кем яши белә сәгатен белеп

                            Уятмый аны берәү дә килеп

                            Ятмас иренеп , ул үзе торыр

                            Зарядка ясар , урынын җыяр.

     2 нче укучы:  Бит – кулын юар, вакытында ашар,

                            Сумкасын барлап киенә башлар,

                            Звонок булганчы мәктәпкә килер, -

                            Мондый балалар дәресен дә белер.

      3 нче укучы: Яшәсен йомшак , ап-ак

                            Сөлге һәм исле сабын

                            Яшәсен теш порошогы

                            Вак тешле тарак тагын

                            Кирәк чиста булырга

                            Иртә-кич юынырга.

      4 нче укучы: Йомшак су, йөгерек су!

                            Син мине чиста ю!

                            Бер тап та калмасын

                            Битләрем аллансын

                            Авызым елмайсын

                            Колагым тыңласын.

    5 нче укучы:  Күзләрем күрсеннәр

                           Аяклар йөрсеннәр

                           Тешләрем тазарсын

                           Кулларым агарсын

                           Йомшак су, йөгерек су,

                           Барсын да чиста ю.

    6 нчы укучы: Дәфтәрең чиста булсын

                           Китабың көлеп торсын

                           Ачып җибәргәндә син

                           Үзлегеңнән укылсын.

      Айболит: Балалар, мин авыруларны дәвалыйм. Дарулар , витаминнар белән дә,гимнастик күнегүләр белән дә. Көндәлек режимны төгәл үтәү- сәламәтлекне саклауның төп шарты булып тора. Ә сезнең барыгызның көндәлек режимы бар.

Аны төгәл үтәсәң , сезгә минем ярдәм дә кирәк булмаячак. Мин бик шат сезнең өчен.

      Редактор: Әйе, һәр кеше яшьтән үк үзенең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту турында кайгыртырга тиеш. Сәламәтлек безгә табигать тарафыннан бирелгән зур байлык.

     Шулай итеп , телдән  журналның соңгы битен яптык. Бүгенге әйтелгән киңәшләрне истә тотып , үз сәламәтлегегезне саклауга һәм ныгытуга игътибар итегез. Ә хәзергә сәламәт һәм бәхетле булыгыз!

 

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек программасы.

Башлангыч сыйныфлар өчен төзелгән сәламәтлек программасы....

Сәламәтлек булсын өчен...

Башлангыч сыйныфларда сәламәтлеккә карата уздырылган тәрбия сәгате...

Сәламәтлек аланы.

Сәламәтлек аланы....

Сәламәтлек дәресе. Витаминнар – сәламәтлек дуслары

Витаминнар кеше организмына сәламәтлекне ныгытуда һәм төрле йогышлы авыруларга каршы тора алу сәләтен күтәрүдә ярдәм итәләр. Шуңа күрә витаминнарны без сәламәтлекнең дуслары дип атыйбыз....

Телдән журнал "Сәламәтлек һәм көндәлек режим"

Сәламәт тормыш  рәвешенең төп шарты – режим, аны дөрес үтәү кирәклеген төшендерү, начар гадәтләрне булдырмау, алардан арыну юлларын тәкъдим итү,укучыларда милли үзаң тәрбияләү буенча класстан тыш...

Көндәлек режим һәм сәламәтлек.

Укучыларны, көндәлек режимны үтәү сәламәт тормыш рәвешенең төп шарты икәненә төшендерү, аларда милли үзаң булдыру....