"Табышмаклар иленә сәяхәт"
презентация к уроку (1 класс) по теме

Гапсалямова Гульсияр Фатиховна

Максат: халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар турындагы белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү: укучыларның сөйләм телен, логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү; балаларда тапкырлык, җитезлек, зирәклек кебек сыйфатлар тәрбияләү; татар телен өйрәнүгә өндәү.

     Табышмакка җавап табу өчен, ут кебек зиһен йөгереклелеге кирәк. Ул үзе кечкенә булса да, эче төш кенә. Аның шул төшен табу кызыклы. Тик моның өчен хыялың бай һәм җитез булсын да зиһенең йөгерек булсын.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tabyshmaklar.pptx2.85 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

"Табышмаклар иленә” с әяхәт.

Слайд 2

Кечкенә генә йорт, Эче тулы корт. Утыра бер ак чүлмәк, Өстенә кигән йөз күлмәк. Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм .

Слайд 3

Түгәрәк-ай түгел, Сары-май түгел, Койрыгы бар-тычкан түгел. Җир астында җиз бүкән, Ул ни икән?

Слайд 4

Кызыл кызы җир эчендә, Чәчләре җир өстендә. Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай.

Слайд 5

Ашка салсаң, тәм кертә, Борынга салсаң төчкертә. Гәүдәсе бар-җаны юк, Үзе эшләпә кигән-башы юк .

Слайд 6

Җәен соры, кышын ак, Аңа шулай яхшырак. Нечкә билле, Көлтә койрыклы. Җәен урманга патша, Кышын кардан да аста.

Слайд 7

Кош түгел, оча, Ябалактан курка, Чикләвекне ярата, Сызгырса, урманны яңрата. Сорыдыр төсе, Үткендер теше, Урманда йөри, Бозаулар эзли.

Слайд 8

Дүрттер аның аягы, Түбәсендә колагы; Илдән-илгә җиткерер, Таштан каты тоягы. Кешенең дусты, йортның сакчысы. Үзе мич башында, Үзе тун ябынып йоклый.

Слайд 9

Башы тарак, Койрыгы урак, Кычкыртып быргысын, Уята барысын. Йомры, йомшак сары йомгак Йөгереп йөри чирәмдә. Суда юынып алды, Өсте коры калды.

Слайд 10

Гөлдер-гөлдер гөлдер бу, Кызыл тәпи-кемдер бу? Чуар киемле урам малае борчак җыя, кырда куна. Агач башы тукылдык, Тукый-тукый тук булдык.

Слайд 11

Молодцы!!!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр иленә сәяхәт.

“Һөнәрләр аланына сәяхәт” исемле класстан тыш чара. Шулай ук презентация да тәкъдим ителә....

Математика иленә сәяхәт

план конспек по математике для 1 класса...

“Кызыклы грамматика” иленә сәяхәт.3нче сыйныф.

Исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен кабатлау.Максат: дәрестә сүз төркеме турында алган белемнәрне кабатлау һәм ныгыту өстендә эшләү;Укучыларның сөйләмен төзекләндерү һәм фикер йөртү сәләтен үстерү;Та...

"Хәрефстан иленә сәяхәт"

Әлифба бәйрәме...

Табышмаклар

3 нче сыйныфта Әйләнә - тирәдән "Кеше организмы" темасын йомгаклаганда файдаланырга була...

Табышмаклар иленә сәяхәт

4 сыйныфлар өчен уен-дәрес. Балаларның белем, күнекмәләрен үстерү...

Татар халык табышмаклары

Табышмак — күмәк эчендә берең әйткәннең мәгънәсен икенче кешедән чишелешен таптыру өчен генә башкарыла торган фольклор. ...