Җавап бирә әниләр (бәйрәм кичәсе)
занимательные факты на тему

Султанова Люзия Рахимзяновна

8 март бәйрәмендә әниләр белән үткәрү өчен бөйрәм кичәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhavap_bir_nilr.docx18.43 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ АКТАНЫШ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

1 САНЛЫ АКТАНЫШ ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ СТРУКТУР БҮЛЕГЕ-ЧӨГӘНӘ БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘБЕ

ӘНИЛӘР ҖАВАП БИРӘ

Актаныш районы Чөгәнә башлангыч

 мәктәбе укытучысы Солтанова Люзиянең

“Әниләр җавап бирә” бәйрәм кичәсе

Җавап бирә әниләр.

Максат: Балалар һәм әниләр белән “Җавап бирә әниләр” дигән кичә үткәрү. Эстетик һәм экологик тәрбияне көчәйтү. Күп белергә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: стена газеталары, бүләкләр, төрле картиналар.

       8 Март иң гүзәл бәйрәм! Шуңа күрә дә ул язның беренче ае-март башында үткәрелә. Яз көне хатын-кызларның - җир йөзендәге иң гүзәл, иң күркәм, иң сөекле җан ияләренең күңелләре якты өметләр белән тула. Аларның матурлыгы март кояшы булып балкый.

       Хатын-кыз бөеклеге. Аның гүзәл эшләре, нәфислеге турында шагыйрьләребез бик күп шигырьләр иҗат иткән. Әйдәгез,  шуларның берсен тыңлап үтик.

И хатын-кыз!(Х.Туфан)

Сүнәр иде тормыш,

Син булмасаң әгәр дөньяда.

Искерсә дә җирдә дәвер-гасыр,

Нәфислегең синең өр-яңа.

Адәм генә түгел, галәм бүген

Уйлый кебек синең турында:

Кеше заты династиясенең

Киләчәге синең кулыңда.

Йөзләреңне керсез хисләр белән

Изгелегең белән балкытып,

“И җаным!” дип әйтеп куюыңда

Нәкъ бер кочак кояш бар кебек.

Сине хөрмәтләүдә

Без, ир-атлар,

Бераз талымсыз.

Бүген исә, рыцарь егетләрчә,

Кулларыңны үбеп сәлам бирә

Ирләр заты сиңа, хатын-кыз!

   

Беренче тур:   Әни бала өчен иң күп белүче кеше ул. Чыннан да шулай микән?    Әйдәгез шуны тикшерик. Сезнең алда 2 команда. Ярышыбызның беренче туры- “Таныштыр” дип атала. Хәзер алар үзләре белән таныштырырлар.

        Икенче тур: “Табышмак әйтәм-җавабын тап”.

1. Мылтык түгел,  үзе ата,

    Аны бал корты ярата. (чәчкә)

2. Алсу битле кыз үсте

   Туп итеп куактан сикереп төште. (алма)

3. Безнең киленнең кырык итәге,

   Урамга чыкса җил кайтара. (тавык)

4.Өй артында тәнкә сикерә. (тамчы таму)

5.Үзе шушында, үзе беленми,

   Тынга беленә, күзгә күренми. (һава)

6.Хайван таптар, адәм кисәр,

   Күгәрченнәр аны чүпләр. (бодай)

7. Чөйдә кызыл читлек. (миләш)

8. Кызыл кызы җир эчендә,

    Чәчләре – җир өстендә. (кишер)

9. Төн тудыра, түнтәрә,

    Көн килә дә күтәрә. (кырау)

10. Мич төбендә бер калач. (кояш)

Өченче тур : - “Кошкайлар” дип атала.

1. Торна ничә йомырка сала? (2)

2.Күгәрчен ничә йомырка сала? (2)

3.Зур песнәк ничә йомырка сала? (15)

4.Күке йомыркасының авырлыгы? ( 3 г )

5.Аккош нинди биеклектә оча ала? ( 2,4 км )

6.Страус йомыркасының авырлыгы? ( 1,5 кг )

 

Дүртенче тур: “Белгәнеңне әйт” дип атала.

1. Урманда нинди үсемлекләр үсә?

2. Кеше агачларның кайсы өлешен куллана?

3. Салават күпере ничә төстә?

4.Ни өчен көз көне яфраклар саргаеп коелалар?

5. Үсемлекләргә нигә яфрак кирәк?

6. Суның үзенчәлекләрен санагыз.

7.Кошларга озын томшык нинди  ярдәм күрсәтә?

8.Яфрагы калтырый торган агач? (усак)

9.Кайсы агач иң соңгы булып чәчәк ата?(юкә)

10. Мамыклы агач? (тал)

11. Чукыр кайчан бала чыгара? (кыш көне)

12. 40 авыруга дәва бирә торган агач? (гөлҗимеш)

13. Ни өчен елан телен чыгара? (ризык эзли)

14. Иң чиста хайван? (бурсык)

15. Чикләвек агачы (эрбет)

16. Йөзьяшәр агач (имән)

Бишенче тур: -“Дөньядагы кызыклар” дип атала.

1. Җир шарындагы иң салкын җир?( Антарктида , -88 С)

2. Космоста ничә градус салкын? (-200С)

3.Иң тиз үсә торган агач? (бамбук  2 атнага 7 м  үсә)

4.Иң калын агач ( баобаб  20-30 м)

5. Иң биек үсемлек.(секвойя  -120 м)

6.Кыш көне бүре 1 көндә ничә км йөри? ( 30 км )

Алтынчы тур: -“Алтын куллар”

Һәр командага өй эше табигый материаллардан сувенир ясарга бирелгән иде, аларга нәтиҗәләр ясау, урыннар билгеләү.

Йомгаклау: -Кадерле әниләр! Кызыклы уеныбызда катнашкан өчен зур рәхмәт! Сезне тагы бер кат бәйрәмегез белән котларга рөхсәт итегез. Сезгә бәхет, шатлык, сәламәтлек телибез. Яңа очрашуларга кадәр сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока по татарскому языку на тему "Кая соравына җавап формасы. Юнәлеш килеше кушымчаларының ялгану үзенчәлеге."

Конспект урока по татарскому языку для 2 класса русскоязычная группа на тему "Кая  соравына җавап формасы. Юнәлеш килеше кушымчаларының ялгану үзенчәлеге." с приемами формирующего оцени...

Конспект урока по татарскому языку во 2 классе на тему "Нинди?соравын өйрәнү һәм аңа җавап формасын ныгыту."

Конспект урока по татарскому языку во 2 классе для русскоязычных групп на тему "Нинди?соравын өйрәнү һәм аңа җавап формасын ныгыту."На уроке использованы приемы, способствующие формированию ...

Заман таләпләренә җавап бирергә сәләтле укучы тәрбияләү

Минем төп максатымның берсе - укучының иҗади сәләтен үстерү, иҗат итәргә омтылыш тудыру, мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү, балаларның танып-белү активлыгын үстерү. Иң мөһиме - дәресләрдә уңай психолог...