БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘПТӘ ӘХЛАК ТӘРБИЯСЕНЕҢ РОЛЕ
статья по теме

Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан

бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.”

Ризаэддин Фәхретдин

Скачать:


Предварительный просмотр:

Насыйбуллина Р.Ә., Түбән Кама ш.

БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘПТӘ ӘХЛАК ТӘРБИЯСЕНЕҢ РОЛЕ

“Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан

бөтен дөнья  халкы да үзгәртә алмас.”

Ризаэддин Фәхретдин

Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек-электән исбатлап, раслап килгән. Әхлак ул – кешенең эш-хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыйммәтләрдән торган сыйфат. Мәктәпнең уку-укыту системасына нинди генә үзгәрешләр кертелсә дә, яшь буынга әхлак, патриотик  һәм рухи тәрбия бирү   иң актуаль мәсьәлә булып кала.

Бүгенге җәмгыятьтә укытучы алдында гаять зур бурычлар тора. Көндәшлеккә сәләтле, заман  шартларына яраклашкан, рухи һәм физик яктан камил булган иҗади шәхес тәрбияләү – иң төп максатыбыз. Ә  ул   туган илен, телен яратучы, үз милләтенең тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын хөрмәт итүче булырга тиеш. Шуңа да бүгенге көндә Россия белем бирү системасының төп максаты булып тирән белемле укучыләр тәрбияләп үстерү генә түгел, ә бар яктан да камил шәхес тәрбияләү тора. Укучы шәхесе педагогиканың игътибар үзәгенә куела. Бу максатны тормышка ашыру өчен баланы һәрьяклап үстерүгә юнәлдерелгән, “Дәрестән тыш эшчәнлек” бүлеген үз эченә алган, яңа буын Федераль дәүләт стандарты булдырылды.

Балага рухи-әхлакый үсеш һәм тәрбия бирүнең төп документаль нигезен  Россия Федерациясенең “Белем бирү” турындагы Законы, Стандарт, Россия гражданинына рухи-әхлакый үсеш һәм тәрбия бирү  Концепциясе тәшкил итә. Стандартта мондый юллар бар: “Гомуми белем бирүнең башлангыч баскычында рухи-әхлакый яктан үстерү һәм тәрбия бирүнең төп максаты булып Ватан язмышын үз язмышы итеп кабул итүче, үз иленең бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылыгын аңлаучы, күпмилләтле Россия Федерациясе халыкларының рухи һәм мәдәни гореф-гадәтләре үрнәгендә тәрбияләнгән югары әхлаклы, иҗади, белемле Россия гражданины тәрбияләү тора.” [3, 10нчы бит.]

Мәктәптә әхлак тәрбиясенең нигезе укучыда әхлак сыйфатлары булдыруның киң планлы юнәлешенә нигезләнә. Әлеге юнәлеш укучы балада җәмгыятькә, кешеләргә, хезмәткә һәм укучының үз-үзенә әхлакый мөнәсәбәт тәрбияләүне үз эченә ала. Укучы балада әхлак сыйфатлары тәрбияләүнең эчтәлегенә кергән төшенчәләрне бәяләгәндә иң элек шуны истә тотарга кирәк: шәхесне һәрьяклап камилләштерү барышында әлеге эчтәлекнең һәрбер төшенчәсе үзара бәйләнештә тәэсир итә һәм бер-берсенә үзгәреш-төзәтмәләр кертә.

Әхлаклылык принциплары һәм тәртип кагыйдәләре шәхескә карата булган тышкы таләпләр системасы булып тора. Әлеге принциплар һәм кагыйдәләр билгеле бер шәхеснең яшәү рәвеше, әхлаклылык нормасы булып әверелсен өчен, иң беренче чиратта аларны шәхес үзе инанып кабул итәргә, үзенең эш-хәрәкәтләрендә, максатларында шул принциплар һәм шул кагыйдәләргә йөз тотарга тиеш.

Әхлак тәрбиясенең нигезе һәм бурычлары – тәрбия процессы – кешенең тулысынча шәхес буларак формалашуы. Ләкин шушы тулы бер процесста төп һәм иң әһәмиятле урынны әхлак тәрбиясе били. Әхлак тәрбиясе – тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше. Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында дөньяга, кешеләргә мөнәсәбәттә әхлак нигезләрен туплый.

Әхлак тәрбиясе процессы укучы баланың һәртөрле эшчәнлегенә үтеп керә, аның дөньяга карашында, кешеләр белән үзара мөнәсәбәтендә чагыла, аның шәхесендәге төп чалымнарны били.

Мәктәптә әхлак тәрбиясенең төп бурычлары укучы балада әхлак тәҗрибәсе тудырудан тора. Яхшыны – яманнан, яманны яхшыдан аера белү  кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аны көндәлек тормышы, эше, эшчәнлеге, башкаларга мөнәсәбәте белән ныгыта гына бара. Бу тәҗрибәне туплауда дәреслекләрнең дә роле зур. Яңа стандартка нигезләнеп төзелгән “Перспектива” программасында тәрбия мәсьәләсе иң алгы планга куелган. Белем һәм тәрбия бирү бер-берсеннән аерылгысыз бара. Беренче сыйныфта ук бала әхлак тәрбиясенең асылы белән таныша: “Аз сөйлә күбрәк тыңларга өйрән; тыңлаучан, тыныч һәм тыйнак бул. Уеңа килгәннең барысын да сөйләмә; ләкин нәрсә сөйлисең турында алдан уйла. Дөресен белмисең икән, раслама һәм дәгъвалама. Бурычка алгансың икән, кире кайтар; вәгъдә биргәнсең икән, үтә;  бушка кабул итеп алгансың икән, рәхмәтеңне әйт.” [1, 75нче бит]  “Гаиләдә без – ул мин һәм минем туганнарым. Безнең һәрберебез өчен иң мөһиме – гаиләдә мәхәббәт һәм бер береңә хөрмәт, үзара аңлашып һәм ярдәмләшеп яшәү.” [2, 53нче бит] Ә Каюм Насыйриның икенче сыйныф укучылары өчен “Әдәби уку” программасына кертелгән “Тәрбия китабы” башлангыч сыйныф укучыларының гына түгел, югары сыйныф укучыларының да өстәл китабына әверелсен иде.  “Эшчәнлек дөньясы”  (“Мир деятельности”, Петерсон Л.Г.)  курсы аркылы укучылар парлап һәм төркемдә эшләү кагыйдәләре белән танышалар, башкаларны тыңлый белергә, аларның фикерләрен хөрмәт итәргә, дус һәм тату эшләргә өйрәнәләр.

Бала чакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене җитлеккән, олыгайган чорына кадәр озата бара. Бары тик  рухи-әхлакый яктан камил шәхес кенә җәмгыятьтә үз урынын табып,  гаиләсе, дуслары, башка кешеләр белән дөрес мөгамәлә урнаштырып, тормышта уңышка ирешә алачак.

      Файдаланган әдәбият исемлеге:

  1. Климанова Л.Ф. Азбука. 2-ая часть. Москва, «Просвещение», 2011.
  2. Плешаков А.А., Новицкая М.Ф. Окружающий мир. 2 кл., 1-ая часть. Москва, «Просвещение», 2011.
  3. Савинов Е.С. Стандарт второго поколения. Примерная основная образовательная программа образовательного учреждения. Начальная школа. Москва, «Просвещение», 2011.
  4. Казыйханов В.С. Әхлак дәресләре. Яр Чаллы, 1998.
  5. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Мәгърифәт – мәңгелек юлдаш (гыйлем-тәрбия дәресләре). Казан, ТаРих, 2002.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Толерант-латин теленнән кергән. Ул- түземлелек,сабырлык,кеше нинди генә милләттән булуына карамастан,аның фикеренә,гореф-гадәтенә уңай карау  дигәнне аңлата. -Кешене  барлык физик һәм дини ...

Татар халык педагогикасы нигезендә гаилә тәрбиясен оештыру.

Балаларга күркәм сыйфатлар үзеннән- үзе генә килми. Матур гадәтләр яштән үк ныгысын өчен ата-анага зур көч,тырышлык куярга кирәк. Шуңа күрә бала үстерүче һәр кеше тәрбияче булырга бурычлы. Тормыш үзе ...

"Гаиләдә рухи-әхлакый тәрбия"

Выступление доклад на родительском собрании( на татарском языке)...

Әйләнә- тирәбездәге дөнья фәненнән дәрес эшкәтмәсе.4 сыйныф. ( УМК «Перспектив башлангыч мәктәп») Тема: «Кеше тормышында һәм табигатьтә урманның роле» .

Тема: «Кеше тормышында һәм табигатьтә урманның роле» Максат: - укучыларда урманның кеше тормышында һәм табигатьтәге әһәмияте турында күзаллау формалаштыру; - урманның кеше гаебеннән барлыкка килгән эк...

РУХИ- ӘХЛАКЫЙ ТӘРБИЯНЕҢ КҮПМИЛЛӘТЛЕ ДӘҮЛӘТТӘ ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫН САКЛАУДА РОЛЕ.

Статья с рекомендациями духовного  воспитания сохранением межнациональной культуры...

Башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча педагогик технологияләр һәм укучыларның рухи-әхлакый проблемалары

В статье прослеживаются, что можно использовать в своей работе личные презентации. Очень эффективными могут быть тесты, кроссворды, разработанные в программе Microsoft Office Word.Спектр использования...

Башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча педагогик технологияләр һәм укучыларның рухи-әхлакый проблемалары

В статье прослеживаются, что можно использовать в своей работе личные презентации. Очень эффективными могут быть тесты, кроссворды, разработанные в программе Microsoft Office Word.Спектр использования...