Гаилә бәйрәме
материал (1 класс) по теме

Давлетшина Роза Радиковна

Башлангыч сыйныфлар белән  әти-әниләр өчен  гаилә бәйрәме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gail_byrme.doc51.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                Гаилә бәйрәме

Максат:   Гаиләләрне бергә туплау.Әти-әниләрнең, сыйныф җитәкчесенең һәм укучылар арасындагы мөнәсәбәтне ныгыту.Бердәмлек,дуслык,тырышлык кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау:  Залны бизәү өчен шарлар,укучылар язган иншалар, рәсемнәр,квн өчен кирәкле материаллар.

Бәйрәм барышы.

Алып баручы.  

            - Хәерле кич, хөрмәтле телевизор караучы әти-әниләр, балалар, кунаклар. Сезне ЧУМ телевидениесе сәламли.(Чупай  урта мәктәбе) Кичке тапшырулар программасы белән танышып китегез.

1. 18.00.   Рабит Батулла әсәре буенча сәхнәләштергән “ Әдәбият дәресендә” исемле  спектакль.

2. 18.30.” Бездә гаилә бәйрәме”-музыкаль тапшыру.

3.  19.00.  Кичке яңалыклар.

4.  19.30. Реклама.

5.   19.45. КВН-  “ О, әниләр!”   һәм  “Во , әтиләр!” командасының супер чыгышы.

6.    20.45. “Тыныч йокы, гаилә”

  1. Р. Батулла “Әдәбият дәресендә”.(укучылар уйнап күрсәтәләр).
  2. “Бездә гаилә бәйрәме”- музыкаль тапшыру.

Укытучы.

-Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр,балалар.Бүген бездә зур бәйрәм-Гаилә бәйрәме.

Ил терәге, гаилә терәге -әтиләр,

Илнең яме,гаилә яме булган- әниләр,

Булачак әтиләр һәм әниләр   сез-

Малайлар, кызлар булганда гына

Гаилә ямьле, гаилә матур,гаилә бөтен.

Бала.

-Бәйрәмегез белән котлап,

Әти-әни сезгә дәшәбез,

Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,

Пар канатлар булып яшәгез!

Якты көннең һәрбер иртәләре

Килсен сезгә кояш, нур булып.

Сәламәтлек,бәхет юлдаш булсын,

Куанычлар килсен ургылып.

(концерт номерлары)

Р.Вәлиева “ Әти шулай өйрәтә” шигыре.

Р.Вәлиева”Ул бит минем әтием” шигыре.

Җыр “Әтәч” И.Якупов көе,Ф.Сафин сүзләре

Җ.Дәрзаман “ Солдат булдым” шигыре.

Р.Вәлиева “И, кызгандым әтимне” шигыре.

Җыр “ Про папу”

Р.Вәлиева “Әниемнең куллары” шигыре.

Ф.Зыятдинова “Кемгә кызым диярсең?” шигыре.

Р.Вәлиева “Әниемне көткәндә” шигыре.

Җыр “Минем гөлем”Ф. Хатыйпов көе,Ә.Габиди сүзләре.

Р.Вәлиева “Әниемә бүләгем” шигыре.

Җыр “Бүләк”А.Гарифуллина көе, Д.Хәбибуллин сүзләре.

(укучылар үзләре ясаган бүләкләрне тапшыралар)

Р.Вәлиева “Әнием җыры” шигыре.

Җыр.”Әни гөлләре”Н. Зарипова көе,Н. Гайсин сүзләре.

Биюләр.” Шүрәле”

                 “Матрослар биюе”

                “Шаян бию”

3)Кичке яңалыклар.

      -Хәерле кич, хөрмәтле авылдашлар.Эфирда ЧУМның кичке яңалыклары.

Көн тыныч кына башланып китте.Укучылар мәктәпкә 7сәг 40 мин та килеп җиттеләр.Соңга калучылардан әле дә беренчелекне бирәсе килми торган Шәмсиев Айдарны,Романова Резиданы билгеләп үтмичә булмый .Молодцы! Гел шундый булыгыз!

Дәресләр аллага шөкер, тыныч үтте. Рамил 4 тапкыр кычкырды,Римма 3 тапкыр төчкерде,Дилә 20 минут такта алдында бер сүз дәшми басып торды,ә укытучы 10 тапкыр уфылдап, башын тотып урындыкка барып утырды.

   -Ә хәзер спорт яңалыклары.

Хөснуллин Илфаз коридорның башыннан спортзалга кадәр араны ә-дигәнче,математиклар теленә әйләндерсәң,30 секунд ярымда, йөгереп үтте.Юлында очраган берничә кешене бәреп очырды.

-Һава торышы.Синоптикларның хәбәр итүенчә,актовый залда температура

+, - 40 градус тирәсе.Ике атмосфера фронты Садриева Айгөл белән Гилязов Даниф очраша калса, дөбер-шатыр яңгыр яварга тора.Шул ук вакытта Айдар беләнИлфазның бәрелешүләрен күреп,Эмиль чинап җибәрсә, көчле давыл чыгачак.Урыны-урыны белән көлүләр булу, һава торышының күпкә үзгәрүе көтелә. Хәерле төн сезгә!

4)Реклама чыгарылышын карап китегез.

-Бәйрәм кичендә кияр өчен матур киемнәр.Үзе очсыз, бер пакетның бәясе

5 сум,2 пакет кофтага, 3 пакет юбкага.(Берничә бала пакетлардан тегелгән киемнәр киеп сәхнәгә чыгалар)

-Ялгыш берәрсе өстеңә кока-кола эчемлеген түгә калса,гади су белән юып төшерәсең.Әниеңнең кер юу порошогы янга кала.Это супер.!

5)КВН. “ О-әниләр!” һәм “ Во, әтиләр!” командасының супер чыгышы.

Залда утыручы әти-әниләрдән команда төзү. Моның өчен әтиләргә һәм әниләргә аерым сораулар бирелә.Иң күп очко җыючы әти һәм әни команда составына керә.

Сораулар.

1.Иң кыска ай?(май)

2.Татарстандагы нинди шәһәрне табада кыздырып була?(Алабуга)

3.Тәвә кошы үзен кош дип әйтә аламы?(Юк,ул сөйләшә белми)

4.Кайсы айда 28 көн бар?(Барысында да)

5.Үзе кечкенә, үзе елак, ә шулайда аны яраталар.(Бәби)

6.Гаиләнең алтын баганасы.( Әти)

7.Ул һәркемгә бер генә иң кадерле кешебез.(Әни)

8.Аттан биек, эттән тәбәнәк.(Ияр)

9.Аягы бар, кулы юк.

   Аркасы бар,түше юк.(Урындык)

10.Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?( Нинди?, кайсы?)

11.Мәйданны ничек табалар?(Фигураның иңен буена тапкырлап)

12.Америка президентының исеме.( Барака Абам.)

13.Әниемнең әтисе әтигә кем була?(Бабай)

14.Нәрсәне әзерлибез, ләкин ашамыйбыз?(Дәресне)

15.Килмәсәм чакыралар,килгәч качалар.(Яңгыр)

16.Кайсы сорауга “әйе” дип җавап биреп булмый?(Йоклыйсыңмы?)

Әтиләр һәм әниләр команда булып басалар.Команда исемен хор белән әйтәләр.

Ярыш уеннары.

  1. Ребус чишү.  
  2. Бу өзекләр нинди әкияттән.(Кәҗә белән Сарык, Шүрәле, Су анасы,Камыр Батыр,Саламторхан,Таңбатыр әкиятләреннән өзекләр уку)
  3. Катыргыдан киселгән читекне бизәү.(Татар орнаментларын кисеп ябыштыру)
  4. Табышмаклар чишү.(Нәрсәне күрү  иң җиңел?(кеше гаебен)Аяксыз

кулсыз, үзе үрмәли(әчегән камыр)Тимәгәнгә тимим, тигәнне җавапсыз калдырмыйм(бал корты)Гәүдәсе нәзек булса да,бик зур чалма чорнаган

(көнбагыш)

  1. Конфет ташу(бер савыттан икенчесенә)
  2. Кар атышу(йомарланган кәгазьләрне бер-берсенә аталар һәм шуны җыялар, кайсы команда күбрәк җыя)
  3. Күз бәйләп рәсем ясау.(әтиләр-кораб, әниләр-чәчәк, берәм-берәм баралар)
  4. Мисаллар чишү.Баскычтан кайсы команда тизрәк менеп җитә.(Мисаллар баскыч рәвешендә:40х8,15х6,100:4,35х2,17х5,-60х7,18х4,100:25,45х2,19х4
  5. Музыкаль бирем.Әниләр-“Солдатта булган диләр” җырын,әтиләр-“Җырлыйм әнием турында” җырын хор белән башкаралар.

(Дөрес җавапларга бер очко, соңыннан очколар санала, җиңүче команда билгеләнә,катнашучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнелә)

6)Эфирда һәрберебезнең яраткан тапшыруы“Тыныч йокы , гаилә!”.

Дәү әни.

-Исәнмесез, әниләр!

Дәү әти.

-Исәнмесез,әтиләр!

Малай.

-Хәерле кич,малайлар һәм кызлар! Дәү әни, дәү әти! Карагыз әле, монда шундый күп рәсемнәр.(Укучыларның гаиләләрен сурәтләгән рәсемнәре)

Дәү әни.

-Кая әле, карыйк. Менә монысы Зиннурова Диләрәләр гаиләсе, монысы Закив Айдарның әнисе һ.б

Дәү әти.

-Искиткеч матур ясаганнар.Бигрәк оста икәннәр.

Малай.

-Дәү әни, дәү әти без бүген мультфильм карыйбызмы?

Дәү әни.Дәү әти.

-Әлбәттә.Без хәзер Тиремкәй әкиятен карап китәрбез.

(Әкият әти-әниләр тарафыннан куела.Аларга әз генә алдан әкият сүзләре язылган кәгазьләр таратыла.)

Әкият.(Булдыралган хәтле тиешле хәрәкәтләр ясыйлар)

Бака.

-Тирем-тирем тиремкәй,

Тиремкәйдә кем яши?(Җавап бирүче юк)

 -Бер кем дә юк.Үзем яшим әле.

Тычкан.

Тирем-тирем тиремкәй,

Тиремкәйдә кем яши?

Бака.

Мин- БА-ка-ка.

Кер монда, бергә яшәрбез.

Куян.

Тирем-тирем тиремкәй,

Тиремкәйдә кем яши?

Бака.

Мин- БА-ка-ка.

Тычкан.

Мин- Чи-чи Тычкан

Кер монда, бергә яшәрбез.

Төлке.

Тирем-тирем тиремкәй,

Тиремкәйдә кем яши?

Бака.

Мин- БА-ка-ка.

Тычкан.

Мин- Чи-чи Тычкан

Куян.

Мин-Ку-ку Куркак Куян.

Кер монда, бергә яшәрбез.

Аю.

Тирем-тирем тиремкәй,

Тиремкәйдә кем яши?

Бака.

Мин- БА-ка-ка.

Тычкан.

Мин- Чи-чи Тычкан

Мин-Ку-ку Куркак Куян.

Төлке.

Ә мин хәйләкәр Төлке.

Кермә монда, үземә дә урын әз.

Аю.

Тышта буран,кая барыйм ди мин?(Аю өй эченә керә, җәнлекләр таралышалар.)

Дәү әти.

-Менә мультфильмыбыз  шушы урында туктап торсын,икенче сериясен иртәгә карарбыз.

Дәү әни.

-Хәзер бик соң инде.Тыныч йокы Сезгә.Аюлар төшегезгә кермәсен.

Кичә укучылар хоры белән тәмамлана.

Җыр.”Сиздермичә”А. Гарифуллина көе, З. Гомәрова сүзләре.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләм-минем терәгем!

Гаилә көненә багышланган класс сәгате....

"Гаиләм җылысын тоеп, мәктәпкә килдем"

Бу эшкәртмә 1класс өчен. Әти -әниләр һәм балалар катнашында беренче дәрес....

“Сүрелмәсен гаилә учагыбыз” темасына гаилә бәйрәме

Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне чын күнелебездән гаилә бәйрәме белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберебезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез. Балаларыгызның бүгенге чыгышы ...

"Гаилә-татулыгы белән көчле" - гаилә бәйрәме

Бәйрәм башлангыч класс укучылары һәм аларның ата-аналары белән уздырыла. Кичә балаларның музыкаль чыгышы белән башлана.Аннары гаиләләр арасында бәйгеләр белән дәвам итә....

"Тату гаилә-бәхетле гаилә"(гаилә бәйрәме сценариясе)

Сценарий гаилә бәйрәменә багышланган. Максат: 1.Гаиләләр белән элемтәне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече...