Прощай начальная школа.
методическая разработка (4 класс) по теме

Гиниятуллина Таслима Моратовна

Внеклассное мероприятие на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sau_bul.docx27.21 КБ

Предварительный просмотр:

                                           Сау бул , Башлангыч!

 

  Бәйрәм үткәреләчәк зал плакатлар , шарлар ,  чәчәкләр белән бизәлә.  Укучыларның  кул эшләреннән , үрнәк дәфтәрләрдән күргәзмә оештырыла. Талгын музыка уйный .” Укытучыма “ җыры  .

Укучылар музыка астында залга узалар.

 Ямьле язлар килгән бу көннәрдә

Җылы яктан кошлар кайтканда

   Җыйналдык без якты матур залга

                                       Алсу гөлләр чәчәк атканда.

              Бүген бездз бәйрәм, бәйрәм генә түгел,

                                       Истә кала торган тантана.

                                        Башлангычта укыган балалар.

                                        Югарыга таба юл ала.

Укытучы. Кадерле балалар, хөрмәтле ата-аналар, килгән кунаклар! Без барыбыз да бераз дулкынланабыз, чөнки бүген минем укучыларым, сезнең балаларыгыз башлангыч мәктәп белән хушлашалар.

4 ел буе без бергәләп авыр да, кызыклы да, бик кирәкле дә булган белем баскычларыннан күтәрелдек. Бергәләп укырга, язарга, санарга, исәпләргә һәм укучылар тормышы белән яшәргә өйрәндек.

Күп тә түгел, 3 ай вакыт үтәр, ә сез инде зур кызлар, зур малайлар булып белем баскычларыннан үргә менүегезне дәвам итәрсез. Анда сезне башка укытучылар укытыр, без әлегә кадәр куымаган яңа фәннәр керер.

Бу фәннәрне сез тырышып үзләштерерсез дип ышанам.

Ә хәзер, «Вакыт машинасы»на утырып сәяхәткә китик. Мәктәпкә беренче аяк баскан көнебезне искә алыйк.

   1 укучы :  Әле кайчан гына без мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идек .  Күлмәк һәм алъяпкычларыбызны , костюмнарыбызны әллә

ничә тапкыр киеп карадык. “ 1нче сентябрь кайчан җитә дип ? “- дип әти - әниләребезне аптыратып бетердек . Мәктәптә безне укытучы апабыз каршы алды , җитәкләп “Белем иле”нә алып керде.

   2 укучы:  Әйе,  хәтердә ул көн . 2009 нчы елның 1 нче сентябре әти - әниләребезнең  , якыннарыбызның күңелендә мәңге онытылмаслык көн булып кереп калды . Шул көннән башлап бу ике катлы таш бина безнең икенче туган йортыбызга әйләнде, менә 4 ел инде без анда теләп , яратып белем серләренә төшенәбез .

  Рәхмәт сиңа , яраткан мәктәбебез , зур рәхмәт !

  “ Мәктәп “ җыры  ф. Мортазин  музыкасы , А. Хәмзин  сүзләре.

1 укучы.

Алты яшем тулды инде,

Мәктәпкә килдем менә.

Кулларымда матур букет,

Ә сумкам- әниемдә.

2 укучы.

Үзе укырга бара мени,

Әни сөенеп бара.

Укырга бару- җитди эш,

Син үзең уйлап кара!

3 укучы.

Хәрефләрне сорасалар

Беләм, бутармын инде!

Язган чакта ручкамны

Ничек тотармын инде?

4 укучы.

Укучылар партага

Утыра белмәм инде,

Дәрес буе кыймылдамый

Чыдамам, түзмәм инде!

5 укучы.

Укып күрсәт дип әйтсәләр

Ниләр кылырмын инде?

Бишкә берне куш, дисәләр,

Белми торырмын инде!

6 укучы.

Безнең ниләр уйлаганны

Әллә ишеткән инде-

Укытучым баштан сыйпап,

Елмаеп болай диде:

Укытучы.

Рәхим итегез, үтегез.

Улларым һәм кызларым!

Укырга да, язарга да

         Өйрәтермен, дусларым!

         7 нче укучы.

        Хәтеремдә , курка – курка гына

        Әниемне тотып кулыннан,

         Мәктәп бусагасын менгән идем,

        Бүген инде биш ел укылган.

        8 нче укучы.

        Хәрефләрдән сүзләр тезә – тезә

        Әлифбаны укып чыктык без

        “Туган тел”не яттан өйрәнгәндә

        Тукай язганлыгын белдек без.

         9 нчы укучы.

         Бармакларны кат – кат бөгә – бөгә

         Санау серләренә төшендек.

         Нәни куллар белән сүзләр яздык,

         Яза алмасак, кабат күчердек.

        10 нчы укучы.

        Инде бүген сезнең каршыгызда

        Теләсәгез сынау бирәбез.

        Күпме?Ничә? Кайчан? Нәрсә булган?

        Сорасагыз җавап бирәбез.

Җыр. “ Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

Укытучы. Әйе, сезне бу көнне кыңгырауның көмеш чыңы беренче дәресләргә дәште. Беренче кыңгырау чыңлау белән сез парта артларына утырдыгыз. Шуннан башлап күпме дәресләр үтте! Ә сез нинди фәннәрне яратып укыдыгыз?

Балалар яраткан дәресләре турында сөйли

Укытучы. Әйдәгез шул дәресләргә бер әйләнеп кайтыйк әле!

Кыңгырау шылтырый.

 Укытучы. Математика дәресе!

Скетч.

Әнисе янына укучы елап кайтып керә.

Әни. Уф, Алла! Ни булды инде тагын! Ник елыйсың?

Укучы. Әни, миңа укытучы бәйләнә дә бәйләнә.

Әни. Нинди бертуктаусыз бәйләнүче укытучы булды бу? Әйдә әле, барып сөйләшеп кайтыйк!(чыгып китәләр)

***

Әни. Сез ник минем кызыма бәйләнәсез?!

Укытучы. Мин?! Бәйләнәм?! Сез нәрсә! Соң үзегез карагыз әле, ул бит әлегә кадәр тапкырлау таблицасын да ятламады. Я, әйт әле, икене өчкә тапкырлагач ничә була?

Укучы. (тагын елап җибәрә) -Әнә тагын бәйләнә-ә!

(кыңгырау шалтырый)

 Укытучы. Татар теле дәресе!

Скетч.

Укытучы. Балалар, әйтегез әле, исем ничек төрләнә?

Укучы. Исем зат, сан, заман белән төрләнә!

Укытучы. Исем зат, сан, заман белән төрләнә дисең инде? Алай булса бер исем ал да, шуны заман белән төрләндереп күрсәт әле.

Укучы. Мәсәлән «чебеш». Хәзерге заман- «чебеш», үткән заман- «йомырка», киләчәк заман- «тавык» инде!

( кыңгырау шалтырый)

Укучы. Бүген беренче класста

             Язу дәресе бара.

             Кем язып күрсәтә – ди

             Укытучы апа Сара.

             Алгы партада утырган

             Раушан никтер оялды

              Бөтен класста бер үзе

             Кул күтәрмичә калды.

             Юк, юк язарга бик теләп

              Ул эчтән яна иде

             Сара апа сизеп алды

             Кил акыллым, яз, - диде.

             Яңа тактага зур итеп

             Язды ул акбур белән

             Шулчак балалар тордылар

             Туган тел!- дип укыдылар

              Бертавыштан хор белән.

( Кыңгырау шалтырый).

Укучы. Тәслимә апабыз өйрәтте

               Бу фәннәрнең серенә

               Шуңа бүген бик зур рәхмәт

               Әйтәбез без үзенә

 11 нче укучы.

Рәхмәт сиңа укытучым,

Төпле белем биргән өчен.

Нинди генә булмасак та,

Үз балаңдай күргән өчен.

12 нче укучы.

Рәхмәт сиңа, укытучым,

Төшендердең күпме серләрне.

Сагынырбыз әле,сагынырбыз

Башлангычта үткән көннәрне.

13 нче укучы.

Озын гомер,яхшы тормыш

Насыйп булсын, сезгә дип

Бер җыр бүләк итәбез

Бик ошар ул сезгә дип.

«Укытучыма» (М.Кәрим сүз., А.Кобагышов муз.) җыры җырлана.

Укытучы  : Чыннан да үзенең мәшәкатьләре , шатлык куанычлары белән 4 ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Шушы еллар эчендә бу укучылар минем өчен иң матурлары , иң уңганнары , иң кадерлеләре булды . Алар белән мин  үземне бик бәхетле итеп тойдым.  

       Миңа сорау бирсәләр:

- Сөенечең ни ? – дисәләр ,

Сөенечем – таңнан торып ,

 Эшкә килгән иртәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

Шатлыгың ни ? – дисәләр ,

      Шушы мәктәп сукмаклары

       Шатлыгыма илтәләр .

       Миңа сорау бирсәләр :

-Бәхет ни ул ?-дисәләр ,

Бәхет – шушы укучылар

Кеше булып үссәләр.

 Әйе укучылар , беренче кыңгырау , беренче дәрес , аннан икенчесе , өченчесе һәм бик күп дәресләр . Дәресләр белән беррәттән тәрбия сәгатьләре , очрашулар , бәйрәм кичәләргә әзерләнү мәшәкатьләре дисеңме , ачык дәресләр үткәрү , төрле бәйгеләр , атналыклар , һич кенә санап бетерерлек түгел . Кыскасы , 4 ел гомеребез  заяга узмаган . Кадерле укучыларым !  Башлангыч классларда алган белемнәрегез,без башкарган эшләр алдагы елларда сезгә  ныклы нигез ,  гүзәл башлангычлар   булса иде дигән теләктә калам .  (Укучыларны бүләкләү.)

Укытучы. Һәрбер уңыш өчен шатланып, күңелсезлекләре өчен борчылып йөрүче кешеләр билгеле инде ул – сез әти – әниләр. Сезнең сабырлылыгыз, тырышлыгыгыз балаларга булган мәхәббәтебез бөтен авырлыкларны җиңәргә булышты. Хәзер башкарылачак җыр сезгә балаларыгызның рәхмәте булып ирешсен.

Укытучы:    Алдагы уку елларында да мин сезне мәктәбебезнең горурлыгы булырдай укучылар булырсыз дип ышанып калам . Ә уңышларга ирешкәндә иң беренче чиратта  иптәшләрең арасында дуслык , татулык булырга кирәклеген сез үзегез дә беләсез .

 “Дуслык турында җыр” җыры.

 Тәмам . Соңыннан алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчү оештырыла .

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Праздник в начальной школе "Прощай, начальная школа"

Разработка праздника "Прощай, начальная школа!"...

Выпускной в начальной школе "Прощай начальная школа"

Выпускной в начальной школе "Прощай начальная школа"...

Прощание с начальной школой. «Прощай, начальная школа!»

Сценарий  "Прощание с начальной школой" поможет создать интересный, весёлый и незабываемый праздник. В данной разработке представлены стихи, песни, частушки, сценки, посвящённые начальной школе....

Выпуск начальной школы «Прощай, начальная школа!»

Праздник. Ведущий: Уважаемые учителя! Дорогие родители, гости! В год кинематографа выпускная параллель начальной школы представляет оптимистический киносериал «Шаг вперёд: История на миллион»....

Праздник в начальной школе "Прощай, начальная школа!"

Праздник "Прощай, начальная школа!"Солнце радостно нам светит,Кружат в танце мотыльки.Нас теперь в начальной школеназовут "выпускники!"...

Прощай начальная школа, прощай первый класс

праздник в малокомплектной школе...

Сценарий выпускного вечера в начальной школе «Прощай, начальная школа!»

Сценарий разработан для прзднования выпускного вечера из начальной школы....