Габдулла Тукай туган көн кичәсен үткәрү өчен "Урман аланында" исемле сценарий
материал по теме

Ахметшина Каусария Кавиевна

Тукай әсәрләреннән геройлар катнашында спектакль. Барлык геройлар, чакыру буенча, бәйрәмгә җыелалар.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Урмн аланы. Кәҗә белән Сарык керә.  Шүрәле качып карап  тора.

Кәҗә:

-Tукта инде, тукта  дим.! Тоякларым авырта, тамагым ачты.

Сарык:

-Кунакка ашап бармыйлар инде, кунакка барабыз бит.

Шүрәле:

-Сез нишләп минем урманымда тавыш чыгарып йөрисез?

Сарык:

-Кунакка килдек, менә чакыру кәгазе.

Шүрәле укый:

-Хөрмәтле Кәҗәбай белән Сарыкбикә! Сезне бүген сәгать12 дә урман аланына кунакка көтеп калабыз.

 Кем икәне язылмаган.  Миңа да саескан  шундый ук чакыру кәгазе китерде.

Кәҗә:

-Кем чакырды икән безне?!

Су анасы белән бака керә.

Су анасы:

-Соңга калдык дип торам..Әле мәҗелес башланмаган икән. (Шүрәлегә) Әйдә  мәҗелесне  башла без килдек. Кайда соң синең сыйларың?

Шүрәле аптырап:

-Мин чакырмадым сезне. Менә миндә дә шундый ук чакыру кәгазе.

Барсы да аптырашта.

Күбәләк очып керә.

_ Ә мин кунакка килдем.

Кәҗә:

_ Тагын бер мәхлук. Кем шаярткан соң болай?

Сарык:

-Беренче апрель түгел бит инде шаяртырга.

Шүрәле  (исенә төшереп)

  • Тукта эле, тукта. Апрель, апрель(уйланып йөри) Эх дусларым нинди хурлык бүген бит 26 нчы апрель.

Сарык:

-Апрель апрель инде. Ни булган шуннан?

Кәҗә:

-Тик кенә тор инде, Сарык булма. (сарык үпкәләп борылып куя)

Шүрәле:

-Бүген бит юбилей.

Су анасы:

-Берни аңламыйм..  Суларымны пычратып бетерделәр шуңа  башым да эшләми.

Шүрәле:

- Ай бу дөнья мәшәкате. Урманнарны кисеп бетерделәр. Урманны явызлардан саклый-саклый бар нәрсәне онытканмын.

Бүген бөек шагыйребез Тукайга 125 яшь тул ган көн бит.

Кәҗә:

- Тамак кайгысы, акча кайгысы шул бездә.Тормыш куабыз бит. Алны- артны күрмибез. Вәт сарыклар, шундый зур бәйрәмне оныт инде.

Сарык:

-Я инде көлмә миннән. Мин булмасам, кунакка барасыңны да онытып , кояшта йоклап ята идең бит.

Шүрәле:

-Туктагыз әле. Сатулашып  торыр чак түгел. Безгә бит бәйрәм оештырырга кирәк.

Бака:

  • Мин җырлыйм.(алгарак чыгып, җырлый башлый)
  •  Бака-ка-ка-ка, бака-как-как,ба-а-а-а-а-к.

Барыс ы да колакларын томалыйлар.

Су анасы:

  • Тукта, зинһар, тукта!

Бака туктый.

  • Ярар (үпкәләп) Нинди матур җырымны бүлдердегез.

Кәҗә:

-Мин аңламыйм, безгә чакыру кәгазен кем җибәргән соң? (Барысы да аптырашта)

Алып баручы  керә.

  • Җыелып беттегезме ,дусларым? Бәйрәмгә рәхим итегез! Кунакка сезне без чакырдык.

Шүрәле:

-Кунакка  килдек, ә безнең бүләгебез дә юк.

Алып баручы:

  • Сез бит үзегез  бүләк. Тукай абыебыз калдырган олы ,затлы бүләк сез.  Сезнең турда язган әкиятләрен, шигырьләрен укып  без  сезнең белән бергә яшибез.  Без балалар белән үзебез  сезгә бүләк әзерләдек. Рәхим итеп, кабул итегез.

БАЛАЛАР  ЧЫГЫШЫ.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Урман-безнең дустыбыз".

"Урман-безнең дустыбыз"-дәрес конспект. Укучыларда урманнар зонасы турында күзаллау булдыру. Табигый зоналарны чагыштыра, анализлый белү күнекмәләрен, иҗади фикерли белү сәләтләрен үстерү. Укучыларда ...

Урман җәнлекләре кышын

Перспективалы башлангыч мәктәп программасы буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе....

Сценарий праздника "Туган авылым - горурлыгым"

Авылыбызныың тарихи үткәне, аның табигате, чишмә-таулары, аларның атамаларының килеп чыгышы, тарихы турынды тулырак мәгълүмәт бирү....

Разработка сценария внеклассного мероприятия "Халыкара Туган тел көне"

Методическая разработка внеклассного мероприятия "Халыкара Туган тел көне". Мероприятие для учащихся начальных классов....

И минем туган авылым, и минем туган җирем!

Туган авыл темасына багышланган сыйныф сәгатенең план-конспекты....

"Сау бул, Әлифба! Исәнме, Туган тел!", сценарий

1нче класста Әлифба китабын тәмамлагач, бәйрәм үткәрү өчен эшкәртмә....