Гаилә бәйрәме
методическая разработка (3 класс) на тему
Сценарий праздника "День семьи" предназначен для детей младшего школьного возраста и их родителей. Данный сценарий содержит инсценировки, стихи, песни о семье и членах семьи.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 26.37 КБ |
Предварительный просмотр:
Гаилә бәйрәме.
Бәйрәм Язилә Садирова башкаруында “Пар канатым” җыры белән башланып китә.
А.Б “Пар канатым” җырын тыңлагач, күз алдыбызга матур, тигез тормышта яшәүче әти-әниләребез килеп баса. Әйе, пар канатлы әти-әниләребез, матур гаиләбез булганда гына без бик бәхетле.
Исәнмесез, хөрмәтле тамашачылар.
Без сезнең бүген “Пар канатым” дип исемләнгән гаилә бәйрәменә җыелдык.
Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк. Гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.Көнозын дөнья куып арган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.
Ни куаныч, безнең Каенсазда да пар канатлы , сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратышып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче гаиләләр күп. Аларның берничәсе безнең бәйрәмдә дә катнаша. Әйдәгез, хәзер гаиләләрне бәйрәмебез түренә чакырыйк. (Кунаклар чыгып утыралар).
А.Б. Хөрмәтле тамашачылар! Кичәбезнең беренче өлешендә гаиләләр белән якыннан танышырбыз, аларның бәхетле яшәү серләрен ачыкларбыз. Икенче өлешендә гаиләләр арасында уен- ярышлар оештырылыр.
Я, әйдәгез, кунакка чакырылган гаиләләр белән якыннанрак танышуны Мардановлар гаиләсеннән башлыйк әле. Бу гаиләнең пар канатлар булып яши башлавына 25 ел тулды. Илшат белән Фирүзә икесе дә шушы авылда туып үскән, бер чишмә суларын эчкән бик матур парлар. Икесе дә бер көн калмыйча колхоз эшендә йөриләр. Алар эштә генә түгел, өйләрендә дә үрнәк. 2 нче сыйныфта укучы кызлары Алсу да әти-әниләре кебек тырыш кыз булып үсә.
Илшат- Фирүзә! Сезне көмеш туегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Тормышыгыз тату, күркәм, тигез. Бу бәхетегез гомер буена сузылсын.
Гомерләрнең әле башы гына,
Туегызның бары көмеше.
Алтын, алмаз туйга чаклы шулай
Дус яшәгез сөеп, килешеп.
Ә хәзер сезне юбилеегыз белән котлап Илнур “Әниемә” җырын башкара.
А.Б. Икече гаиләбез – Әгъләмовлар гаиләсе. Моннан 15 ел элек Булат белән Ләйсән гаилә кордылар. Гаиләләрен тулыландырып уллары Ринат,кызлары миләүшә туды. Алар икесе дә бик тырыш, уңганнар. Ләйсән үзе мәктәптә балаларга белем бирә, ә Булат колхозда эшли. Уллары белән кызлары да әти-әниләре кебек тырыш, эш сөючән.
Булат- Ләйсән!. Сезне чын күңелебездән Бәллүр туегыз белән котлыйбыз. Сезнең бәхет диңгезе иксез-чиксез булсын, пар күгәрченнәр кебек бер-берегезне яратыгыз,шунда гына тормыш юлларын җиңел үтәрсез. Балаларыгыз белән тазалык-саулыкта яшәргә насыйп булсын сезгә.
Кушылып үскән куш каеннар кебек,
Бергә үтсен тормыш юлыгыз.
Зәңгәр күктә йөзгән пар аккоштай,
Бәхет күлләрендә йөзегез!
Сезнең өчен Илдар белән Азилә татар халык биюләре башкаралар.
А.Б. Тагын бер гаиләбез – Назировлар гаиләсе. Фәнил белән Зөлфирәнең дә матур гаилә булып яши башлауларына 15 ел була. Аларны авылыбызның иң тырыш гаиләләре дисәк тә ялгыш булмас. Уллары Илнур белән Илдар да әти-әниләреннән калышмый. Өй эшләрен башкаруда алар әти-әниләренең төп таянычлары.
Фәнил-Зөлфирә! Бәллүр туегыз белән сезне чын күңелебездән котлыйбыз. Киләчәктә дә балаларыгыз белән бергәләп тазалыкта, тынычлыкта, тырышлыгыгыз белән тудырган тормышыгызның кадерен белеп яшәгез.
Парлы типсен мәңге йөрәгегез,
Мәхәббәтнең ике кояшы.
Кояш кебек түп-түгәрәк булсын
Бәхетегез – гомер юлдашы.
Сезнең өчен Зәринә “Минем әти гармунчы” дигән җыр башкара.
А.Б. Хөрмәтле әти-әниләр , балалар. Ә хәзер гаиләләрнең тату булып яшәүләренең серен белеп китик әле.
Беренче соравыбыз Илшат абый белән Фирүзәгә .
Сезнең гаиләдә бу ир-ат эше, бу хатын-кыз эше дип бүлешү бармы?
И.абый.- Юк. Мин эштән алданрак кайтсам, хатын кайтканчы бөтен эшне бетереп куям. Хатынның күңеле була инде.
А.Б.Рәхмәт, Илшат абый. Җавабыңа һәм хатыныңны хөрмәт итеп яшәвеңә.
Икенче соравыбыз сезгә Булат – Ләйсән.
Бүгенге көндә гаилә кирәк дип саныйсызмы?
Сорауга гаилә башлыгы җавап бирде: - Бик кирәк. Бу заманда ялгыз башыңа бик авыр дип саныйм. Киңәшергә, эшне бергәләп эшләргә парлы булып яшәү кирәк.
Рәхмәт Булат. Җавабың белән килешәбез, пар канатсыз кошлар да оча алмый.
Өченче соравыбыз Фәнил белән Зөлфирәгә.
Гаилә тату булсын өчен бер-береңне ярату гына җитәме?
Әти кеше җавап бирде. Беренче чиратта ярату кирәк. Аннан соң бер-береңне хөрмәт итү, юл куя белү. Дөнья булгач төрле хәлләр була, шундый вакытта сабыр булырга , бер-береңә авыр сүзләр әйтмәскә кирәк. Аннан бар да җайлана. Гаиләнең тату булып яшәү сере шундадыр дип уйлыйм.
Шундый төпле, тулы җавабың өчен рәхмәт Фәнил. Барлык гаиләләр дә тату булып, бер-берсен яратып яшәсеннәр.
Ә хәзер сезнең өчен Илүзә җыр башкара.
А.Б.Гаилә татулыгы белән көчле, ди халкыбыз. Гаиләләр нык, тату, сәламәт була икән, безнең киләчәгебез дә матур дигән сүз.
Хәзерге бәйгебез әтиләр өчен. Ул.”Сорау бездән-җавап сездән” дип атала.
Сораулар бәйге саен төрле гаиләдән башлап бирелә
1. Аны әниләр ясый. Ул зур да, уртача да, кечкенә дә була. Ашап туйганнан соң , әтиләр аңа еш таяна. Авылда ул һәрвакыт түрдә була, ә шәһәрдә аңа игътибар аз. Ялгыз кешеләр аны кочаклап ятарга ярата.
Җор телле Илшат абый бу сорауга: кочаклап яткач, хатындыр инде, дип җавап бирде. Хатыны Фирүзә җавапны дөресләде. Мендәр.
А.Б. Бик дөрес, Рәхмәт сезгә.
2. Ул элек чит илләрдә генә бар иде. Хәзер безнең газета-журналларда да чыга.Кайчак озын, кайчак кыска була. Гади халыкка аның әлләни файдасы юк, әмма эшмәкәрләргә бик кирәк.
Җавапны Булат белән Ләйсән бертавыштан реклама, диделәр.
А.Б. Җавап дөрес. Газета- журналларда гына түгел, телевизорда да, урамда да шул реклама. Шунсыз дөнья бармый ,диярсең.
3. Кайвакыт корыч кебек каты, кайчакта баллы, татлы, ә кайчакта әремнән дә әче, кайчакта кылыч кебек үткен, елан кебек чага да белә ул. Ул нәрсә?
Тәгаен, хатын-кыздыр, дип җавап бирде Фәнил. Хатыны Зөлфирә тел, дип җавап бирде А.Б.Әле ярый авыр чакта ярдәм итүче хатын-кызлар бар. Әйе, тел. Сезнең телләрегеә һәрчак баллы, татлы булсын, бер-берегезгә гел матур сүзләр генә әйтегез.
А.Б. Сезгә аз гына тәнәфес ясап, Миләүшә башкорт биюе башкарып китә
А.Б. Ә хәзер сораулар әниләргә.
1.Аны бөтен кеше ярата. Ул бер дә искерми. Аннан башка тора алмаучылар да бар. Ул – елата, күңелләрне күтәрә. Әниләр аның белән балаларын йоклата.
Ләйсән бердә аптырап тормыйча, җыр дип җавап бирде.
А.Б. Бик дөрес, рәхмәт Ләйсән. Әлбәттә җырсыз яшәп булмый. Гомеребез бишек җырыннан башлана, гомеребезнең ахырына кадәр җыр безне озата бара.
2. Аның ике колагы, бер борыны бар. Аны бигрәк тә әби-бабайлар ярата. Аңа күмер салалар. Ул өстәл янында җырлап утырганда чәй эчәргә дә күңелле.
Самавар. Хәзерге заманда өстәл түрендә утырмаса да, элегрәк әбием кайнаткан самавардан чәй эчүе бик күңелле иде, дип җавап бирде Фирүзә.
А.Б. Рәхмәт дөрес җавабыгызга.Киләчәктә, лаеклы ялга чыккач, самаварлар кайнатып чөкердәшеп чәйләр эчәргә язсын сезгә.
3. Ул һәр өйдә икешәр-өчәр. Кешеләр аннан башка торып булмый , дип уйлый. Хатын-кызлар аны аны тутыру өчен тырыша, ә ирләр өйдә вакытта көнгә берничә тапкыр аның ишеген ачып карыйлар.
Холодильник , дип җавап бирде Ләйсән. Әлбәттә, җавап дөрес.
А.Б. Ә хәзер балаларны сынап карыйк.
1. Ул елга бер генә тапкыр килә. Аны һәркем көтеп ала.
Туган көн.
2. Җирдә яшәүче барлык кешеләр өчен дә иң кадерле, иң ягымлы кеше.
Әниләр.
3. Тәмле ашлар пешерә, җылы оекбашлар бәйли.
Әби.
А.б. Балалар. Барыгыз да бик дөрес җавап бирдегез, молодцы. Ә хәзер яраткан әбиләребезне сәхнәгә чакырый әле. Нәрсә хакында сөйләшәләр икән алар.
Скетч. “Картлык шатлык түгел” Башкара Салават, Айнур.
А.Б. Сезне тапкырлыкта сынадык, ә хәзер Сезгә сүзләр бирәбез, шул сүзләрдән матур теләкләр әйтергә тиеш буласыз. Ул вакытта балалар гаилә турында безгә матур шигырьләрен сөйләп күрсәтерләр.
Миләүшә,Илдар, Азилә шигырь сөйлиләр.
- Балалар, бервакытта да әти-әниләрегезгә авыр сүз әйтмәгез, начар эшләр белән күңелләрен төшермәгез, сүзләрен тыңлагыз, ярдәм итегез.Кая да булса чыгып киткәндә әти-әниләрегездән рөхсәт сорап китегез.Зур үскәч тә, безгә әти-әниләр кирәк.Ислам дине дә ата-ананы һәм беренче чиратта ананы хөрмәт итәргә өнди. “Җәннәт аналарның аяк астында “диелә хәдистә. Коръәндә “Ата-анага уф та димә” диелгән. Бу сүзләрне истән чыгармыйк. Әти-әниләргә саулык-сәламәтлек, озын гомер телик. Бергә-бергә бәхеттә, шатлыкта , озак-озын гомер сау-сәламәт булып яшәргә язсын.
Миләүшә бию башкара.
А.Б. Ә хәзер гаиләләргә сүз бирик.
Һәр гаилә бирелгән сүзләрдән теләкләрен әйтә. (сүзләр өләшенә).
Фирүзә белән Илшатка сүз бирәбез.
Фирүзә Ир-хатын тугрылыгы турында теләк әйтә.
Ир белән хатын бер-берсен яратып , хөрмәт итеп яшәсеннәр. Бер-берсенә ышанычларын югалтмасыннар. Шул вакытта тормыш матур, тау булыр. Барлык гаиләләр дә бәхетле булсыннар.
А.Б. Рәхмәт Фирүзә.
Илшат абый матурлык турында теләкләрен җиткерде.
Матурлык туйда гына кирәк дисәләр дә, матурны күргәч, күзгә рәхәт булып китә. Хатын- кызларыбыз гел матур булсыннар, үзләренең матурлыкларын сакласыннар. Без аларны бик яратабыз.
А.Б. Рәхмәт Илшат абый. Матурлык күзне иркәләсә, матур сүзләр ишеткәч колакка рәхәт булып китте. Без, хатын-кызларга ирләребез яратса, хөрмәт итсә, тагын ни кирәк инде?
А.Б. Тормыш булгач төрле хәлләр була, диләр. Сезнең тормыш тәҗрибәгез аз түгел. Безгә гаиләгездә булган бер кызыклы вакыйганы сөйләп китмәссезме? ( яки “Хатын өйдә юк чакта”)
Сез әзерләнгән арада Альбина җыр башкарып китәр.
А.б. Җаваплар әзер, хәзер гаиләләргә сүз бирәбез.
Сүз Булатка.
А.Б. Рәхмәт Булат. Дөрестән дә, бик кызык та, кызганыч та хәл булган бу.
Фәнил абыйга сүз бирәбез.
Бервакыт бөтен кеше чөгендер алырга китте, мине ашарга пешерергә калдырдылар. Иркенләп йөрдем-йөрдем дә, тиз генә сөтле бәрәңге пешерергә уйладым. Сөт белән бәрәңгене газга утырттым да, йөрим тагын иркенләп. Берзаман карасам, кастрюльда сөт ташып беткән, газ тулган. Мин газларны юып бетергәче, эшчеләр кайтып төшеп, көлделәр үземнән.
А.Б. Димәк, ашарга пешерү буенча да азмы-күпме тәҗрибәң бар. Рәхмәт Фәнил абый.
Мардановлар гаиләсенә сүз бирәбез.
Гаилә башлыгы сөйли.
Мин дә, энекәш тә бер вакытта өйләндек тә , бер өйдә торган вакыт. Икебезнең дә малайлар туды. Төнлә йоклап кына киәбез, малайлар уяна . Барып, бишекне тирбәтеп киләм. Елаган тавыш ишетелү белән, бишеккә чабам. Хатын төртә: Илшат, монысы безнеке түгел бит инде, аларныкы елый, ят”,- ди бу.
А.Б.Рәхмәт , Илшат абый. Хәзер балаларыгыз бишектән төшкән, зурлар. Барыбер сез аларга бик кирәк.
А.Б. Халык гаиләдә атаның урынын югары бәяли. Әти кешенең сабырлыгы, һәр сүзен уйлап сөйләшүе, җаваплы, кешеләргә итагаьле булуы игътибарга лаек. Ул гаиләне яклаучы, яшәү шартларын булдыручы да. Ата кешенең күп вакыты эштә үтә. Ул булмаса, тормышның рәте китә. Әлбәттә, алар бала тәрбияләргә дә вакыт табалар. Хәзер әтиләр өчен бәйге игълан итәбез.
Кызларыгызның чәченә тасма куярга, шул ук вакытта яхшы киңәшләрегезне дә бирергә.
А.Б. Әтиләр балаларының чәчләренә бик матур итеп тасма куйдылар, хәзер киңәшләрен тыңлап китик әле.
--Кызым акыллы бул, укытучыларыңны тыңла. Өйрәткәннәрен тыңла, алар сине начарлыкка өйрәтмәс. Тырышып укысаң, тормышта үзеңә яшәве ансат булыр.
--. Кызым, малайлар белән сугышып йөрмә. Кызлар белән генә уйна. Кызлар кебек тәртипле бул.
- Кызым, Акыллы бул. Әти-әниеңнең сүзен тыңла. Бәхетле, тәүфыйклы булып үс. Кешеләр сиңа карап соклансыннар.
А.Б. Рәхмәт сезгә, әтиләр. Бигрәк тәмле телле булып чыкты безнең әтиләребе. Ә, сез кызлар , әтиләрегезгә нәрсә әйтерсез икән?.
Кызлар: Рәхмәт яхшы киңәшләрегезгә. Без сезне яратабыз. Сезне сүзләрегезне истә тотарбыз.
А.Б. Рәхмәт балалар. Ә хәзер урыннарыгызга рәхим итегез.
Сезнең өчен җырлый Азилә .
А.Б. Бала үстерүче ата белән ана педагогика белән таныш булырга тиеш. Чөнки тәрбия иң элек гаиләдән башлана. Гаиләләргә ситуацияләр тәкъдим итәбез.
1. Сезнең балагыз бергә уйнаган иптәшеннән гел гаеп таба. Бу очракта сез нинди киңәш бирер идегез?
- “Бергә уйнаган иптәшең белән дус бул. Гаепне кешедән эзләмә. Башта үзең әйбәт бул, аннан гына кешедән гаеп эзлә. Дуслар һәрвакытта да кирәк “,- дип әйтер идем.
А.Б. Җавабың белән без дә килешәбез, рәхмәт .
2. Балагыз өйгә чит кеше әйберен алып кайткан. Сез бу хәлгә ничек карыйсыз?
- Чит әйберне күрү белән, бу әйбер каян килде, дип кызыксынам. Иптәшеннән сорап алганмы, әллә ул күрмәгәндәме? Сорап алган булса вакытында тапшырырга кушам, әгәр дә сорамыйча алган булса, бу гамәлнең караклык икәнен аңлатам. Кеше әйберенә беркайчан да тияргә ярамаганын аңлатам.
А.Б. Рәхмәт сезгә әниләр. Безнең әниләребез бернинди ситуацияләр алдында да югалып калмыйлар, чөнки заманы да шундый. Югалып калмаска, алга барырга! Без дә киттек.
3. Балагыз һәркөн иртән мәктәпкә барырга теләмәвен әйтә. Моның сәбәбен сез ничек ачыкларсыз?
- Ни өчен? Иптәшләре кыерсытамы, әллә укытучыны яратмыймы? Баладан җайлап кына сорыйм. Иптәшләре белән мөнәсәбәте ничек? Ә укытучы белән аерым сөйләшәм. Балам дәрестә җавап бирәме, үзен ничек тота. Балама иптәшләре алдында да, укытучы алдында да әдәпле тотарга кирәклеген аңлатам.
А.Б. Рәхмәт. Тормыш булгач, әти-әниләргә педагог булырга да туры килә шул.
Сиринә бии.
1. Әти-әниләр турында мәкальләр.
Балалар өйдә әзерләп килгән мәкальләрен әйтәләр һәм мәгънәләрен аңлаталар.
- Өйнең яме ана белән.
- Әткәй-шикәр, әнкәй-бал.
- Ана- шәфкать диңгезе.
- Әни суккан авыртмый.
- Ата-беләк, ана-йөрәк.
- Балага иң куатле кеше-ата.
- Ата-ананы тыңламаган, олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.
- Ата-ана теләге утка-суга батырмас.
А.Б. “Табышмаклар иленә сәяхәт” итәрбез. Ягъни, гаилә темасына багышланган табышмакларның җавапларын әйтергә кирәк.
1. Бер кешенең алты улы, улларының берәр сеңлесе бар. Гаиләдә ничә бала?(7)
2 Әниегезнең бердәнбер сеңлесенең җизнәсе сезгә кем була?(әти)
3. Бер бабай, ике атайга ике малай. Барысы ничә кеше?(өч)
А.Б.Табышмакларның җавапларын эзләүгә гаиләләр генә түгел, тамашачылар да кушылып китте.Дөрес җаваплар табылды. Рәхмәт барыгызга да.
А.Б. Чираттагы ярыш – Сорау бирә әниләр- нәрсә әйтер әтиләр?”( Бәйрәм башланганчы җаваплар язып алына , һәм ахырыдан чагыштырып әйтелә)
1. Хатыныгыз нинди төс ярата?
2. Хатыныгыз ничәнче үлчәмле аяк киеме кия?
3. Хатыныгыз ничәнче үлчәмле балдак кия?
А.Б. Ә хәзер әниләр җавап бирер.
1. Ирегезнең яраткан ашы.
2. Ирегез этләрне, песиләрне яратамы?
3. Ирегез нинди йолдызлык астында туган?
А.Б. Ә хәзер чираттагы бәйгебез “Туйларның да була төрлесе”.( бу өй эше иде) Туйлар – халкыбызның иң күркәм йолаларыннан берсе. Гаилә туйдан башлана. Туйлар уза. Тормыш мәшәкатьләре белән гомер уза тора. Әмма кешеләр туйларны искә төшерү юлларын уйлап тапканнар . Шулай итеп, бергә гомер итүнең аерым чорларын билгели торган туй юбилейлары барлыкка килгән. Сез шул юбилейларны беләсез микән? Хәзер шуны тикшереп карыйк. Шушы кәгазьгә туй юбилейларының исемнәре язылган. Мәсәлән: Ситсы туй, Гөлле туй, Бәллүр туй, Бронза туй, Көмеш туй, Зөбәрҗәт туй, Алтын туй, Бриллиант туй. Тик аларның кайсы ничә елдан соң уздырылганлыгы күрсәтелмәгән. Сезгә шуларны билгеләргә кирәк булачак.
Әдилә бию башкарып китә.
А.Б. Ә хәзер гаиләләрнең җавапларын карыйк. ( Җавап язылган битләр җыеп алынды)
Барлык гаиләләр дә җавапларны дөрес язганнар. Өй эше булгач, ятлап килгәннәр ахры. Рәхмәт барыгызга да. Гайлә туйларыгызның Бриллиантына кадәр барып җитәргә язсын сезгә.
А.Б.Хөрмәтле әти-әниләр, балалар, кадерле тамашачылар! Бүгенге бәйрәм-уен барышында гаиләдә тату булып яшәү серләрен ачарга тырыштык. Ә хәзер һәр гаиләгә “Тату булып яшәүнең төп шартын нәрсәдә күрәсез?” дигән сорау белән мөрәҗәгать итик әле.
Һәр гаилә җавап бирә.
-Тату булып яшәү өчен иң беренче сабырлык кирәк. Сабыр булып авырлыкларны үткәреп җибәрсәң, гаилә тату була.
- Сабырлык гаиләнең ярты бәхете, сабыр итеп , бер-береңне хөрмәт итеп яшәүгә ни җитә.
- Тату булып яшәү өчен хатын-кыз да, ир кеше дә тормышта үз вазыйфаларын белергә, бер-берсенә юл куярга тиеш дип саныйм. Барлык гаиләләрнең дә тату яшңүләрен телим.
А.Б. Рәхмәт сезгә. Димәк, Әти-әниләрнең шушы сүзләренә кушылып, һәр гаилә тату яшәүгә үзенчә ирешә икән, дигән нәтиҗә ясыйбыз. Әйе, бердәм, тату гаиләдә генә бәхетле тормыш кичерергә, намуслы, мәрхәмәтле, эш сөючән балалар үстерергә мөмкин.
Ә.хәзер Каюмов Рамил башкаруында «Юкка түгел, юкка түгелдер» дигән җыр яңгырар.
Гаиләләр сәхнә алдына тезелеп баса, бүләкләр тапшырыла.
А.Б.Без – кешеләр – җиргә иҗат итәр, сөяр-сөелер, гаилә корып, тәрбияле балалар үстерер өчен туганбыз. Көнкүрешебездә нинди кыенлыклар булса да, бу дөньяга ник килгәнебезне онытмыйк!
Бүгенге кичәбездә үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашкан, матур киңәшләрен биргән әти-әниләргә зур рәхмәт. Гаиләләрегез тату, күркәм, тигез булсын. Балалрыгыздан авыр сүз ишетмәгез, аларның мәрхәмәтлелеге, шәфкатьлелеге тормышыгызны тагын да нурландырып, бизәп торсын! Олы мәхәббәт һәм бәхет сезгә.
Хөрмәтле тамашачылар! Гаилә бәйрәмебез шуның белән тәмам. Бүгенге бәйрәмебезгә килгән өчен рәхмәт сезгә. Барыгызга да тазалык-саулык, икенче очрашуларга кадәр сау булыгыз. (Бәйрәм чәй өстәле янында дәвам итә.)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Минем гаиләм, минем терәгем"
классный час...
Гаиләм-минем терәгем!
Гаилә көненә багышланган класс сәгате....
"Гаиләм җылысын тоеп, мәктәпкә килдем"
Бу эшкәртмә 1класс өчен. Әти -әниләр һәм балалар катнашында беренче дәрес....

“Сүрелмәсен гаилә учагыбыз” темасына гаилә бәйрәме
Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне чын күнелебездән гаилә бәйрәме белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберебезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез. Балаларыгызның бүгенге чыгышы ...
"Гаилә-татулыгы белән көчле" - гаилә бәйрәме
Бәйрәм башлангыч класс укучылары һәм аларның ата-аналары белән уздырыла. Кичә балаларның музыкаль чыгышы белән башлана.Аннары гаиләләр арасында бәйгеләр белән дәвам итә....

"Тату гаилә-бәхетле гаилә"(гаилә бәйрәме сценариясе)
Сценарий гаилә бәйрәменә багышланган. Максат: 1.Гаиләләр белән элемтәне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече...
