Су- табигать күрке
классный час на тему

Галипова Гадила Талгатовна

. Табигатьтә сулыкларның әһәмияте белән таныштыру.

Су, елга, чишмәләрне карау, саклауның яхшы, күркәм 

эш икәнлегенә төшендерү. Укучыларның күзаллау, фикерләү

сәләтләрен үстерү. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.


Скачать:

ВложениеРазмер
Файл su-_tab._kurke._trbiya_sgate.docx42.34 КБ

Предварительный просмотр:




Су- табигать күрке

Балтач муниципаль районы

Сосна төп гомуми белем бирү мәктәбе

Галипова Гадилә Тәлгать кызы

Максат. Табигатьтә сулыкларның әһәмияте белән таныштыру.

Су, елга, чишмәләрне карау, саклауның яхшы, күркәм 

эш икәнлегенә төшендерү. Укучыларның күзаллау, фикерләү

сәләтләрен үстерү. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Материал. “Көч һәм рух тамырлары” 75-83 бит;

“Мәгариф” журналы, №12,2004 ел, №3, 2008 ел;

“Ачык дәрес” газетасы, август 2006 ел;

“Әтнә таңы” газетасы, июнь 2007 ел

“Легендалар һәм риваятьләр” 23 бит;

“Елгалар дөньясына сәяхәт” Ф.Г.Гарипова, 3-13 бит.

Җиһазлау: мәкальләр, әйтемнәр, глобус, 

Татарстан картасы; рәсемнәр; 

Чара төре: әңгәмә

Оештыру.

-Хәерле көн, укучылар!

Бүгенге тәрбия сәгатенең темасы “Су – табигать күрке” дип атала. Бүген без табигать һәм аны саклау турында сөйләшербез.

-Әйдәгез, башлап җибәрик. 

Тема буенча эш

1. Халыкара һәм дөньякүләм табигать көннәре.

Табышмаклар әйтү.


  • Таудан туа, диңгезгә куа.


Тау куенында анасы,

Чыгып кача баласы.

Күзеннән өзлексез тама яшь,

Аккан яше илгә аш. (Чишмә)


  • Башы – тауда,


Аягы – диңгездә. (Елга)


  • Кыш буена тик тора,


Яз җиттеме – котыра. (Елга)


  • Аты юк, тәртәсе юк,


Көне- төне бара, юлы кала. (Елга, чишмә)


  • Бертуктаусыз көн – төн ага,


Бөтен кеше рәхмәт әйтә аңа.

Нәрсә соң бу? (Чишмә).

-Елга, чишмә, диңгез, океан. Бу сүзләрнең барысы өчен дә уртак бер исем бар. Нинди атама бирербез икән бу сүзләргә? -Сулыклар.

-Сулыклар ике төрле була: табигый сулыклар һәм ясалма сулыклар.

-Чишмә,елга, диңгез, океан – нинди сулыклар булыр инде?

-Табигый сулыклар.

-Барыбыз да игътибар белән картага карыйк әле. Анда нинди төсләр күбрәк? Зәңгәр төс нәрсәне аңлата соң?

Бүгенге сөйләшүебез су турында булыр. Кешене туендырган, киендергән, суларга һава, сусаганда су биргән Табигать бүген ярдәм көтә. Шушы нисбәттән Халыкара һәм дөньякүләм табигать көннәре билгеләнгән. Әйдәгез, шул көннәр белән танышып үтик.

Халыкара һәм дөньякүләм табигать көннәре: 

22 Март – Су көне

1апрель – Кошлар көне

22 апрель – Җир көне

5 июнь - Әйләнә-тирәне саклау көне

26 сентябрь –Диңгез көне

4 октябрь – Хайваннарны саклау көне

-Су көне кайчан инде? Ни өчен су көнен билгеләп үтәргә булганнар соң? Сез ничек уйлыйсыз?

-Су көнен билгеләп үтүнең максаты:

  • Эчә торган суның аз булуы һәм көннән – көн кими баруы;
  • Су чыганакларын дөрес һәм сакчыл рәвештә куллана белүнең зарурлыгы, кирәклеге.


^ 2. Су – яшәү чыганагы

-Яңадан бер кат картага күз салыйк әле.Сулыклар күбрәкме, әллә коры җирме?

-Ә нигә соң шулкадәр сулыклар булгач борчылырга?

Бу сулар барысы да эчәргә яраклымы? Елга, инеш суларын ни өчен эчәргә ярамый?

Диңгез һәм океан сулары ни өчен эчәргә яраксыз?

-Диңгез һәм океан сулары тозлы сулыклар. Ә елгалардагы сулар пычрак. Без эчә торган су төче һәм чиста булырга тиеш. Җир шарындагы суның 

97 % ы – тозлы диңгез сулары, бары тик 3 % ы гына төче сулыклар. Ягъни 100 л суның 3 литры гына эчәргә яраклы. Без эчә торган су запаслары артмый, ә аны куллану көннән көн үсә, арта бара.


2.Су нәрсәгә кирәк соң?

Су – яшәү чыганагы. Кеше өчен дә, үсемлек, хайваннар,балыклар, кош – кортлар өчен дә, гомумән, бөтен тереклек өчен яшәү чыганагы.


3. Халык авыз иҗатында – су.

-Балалар, менә сез санап үттегез: су юынырга, мунча керергә кирәк дидегез. Сезне әниләрегез, әбиләрегез мунча коендырганда әйтенүләр ишеткәнегез юкмы?

Коендырганда әйтенүләр:

  • Суы сарыксын, Таза, көр булсын,

Үзе калыксын, Мал таба торган булсын.

  • Дәү бул, бай бул,


Тәүфикълы, талигалы бул,

Чыршыдай озын бул,

Нараттай кызыл бул,

Суы сарыксын, үзе калыксын.

-Балалар, сез су коенырга да яратасыздыр. Йөзә белмәсәгез дә җәйге эссе көннәрдә су керә торгансыздыр. Суга чумганда, су коенып чыкканда әйтелә торган әйтенүләр дә бар икән. 

 Суга чумганда: 

  • Исәнлеккә - саулыкка,

Тазалыкка – байлыкка.

Бакаларга ярлыкка,

Үзебезгә байлыкка.

  • Арулыгым, барулыгым,

Исәнлегем, саулыгым,

Пәригә - яулыгым,

Үземә - саулыгым.

Су коенып чыкканда:

Авырлыгым ташка,

Җиңеллегем үземә,

Су анасы, сукыранма,

Миңа – саулык.

Сиңа- җаулык.


  • Су анасы, су бакасы


Миңа ияреп чыкмасын!

2.- Мин сезгә су анасы турында искә төшердем. Су иясе, Су бабасы, су анасы турында мифологик хикәятләр дә бар. “Миф” атамасы – грек теленнән алынган. Аны “дөньяны, чынбарлыкны хыялый – фантастик рәвештә гәүдәләндергән” хикәятләр дип аңлатырга мөмкин.

Бик – бик ерак заманнарда гомер иткән кешеләр күк йөзендә, җир өстендә, җир астында, тауларда, урман–кырларда, елга–күлләрдә яши торган яхшы һәм явыз ияләр бар дип ышанганнар. 

Су бабасы, Су иясе, Су анасы – суда ия булып, су астындагыларга башлык булып торучылар икән.Су бабасы суларның барына да баш булып, боерык кына таратып тора икән. Ул инде картайган, бүтән су ияләре аны зурлыйлар, ни кушса шуны эшлиләр икән.


  • Бер судан яңа башлап су ала башлаганда, я булмаса бер судан беренче тапкыр су эчсәң дә, Су иясенең күңелен табарга кирәк. Моның өчен ир кеше булса – сакалыннан бер төк йолкып, хатын– кыз булса – толымыннан бер чәч йолкып, шул суга ташларга тиеш. 


-Укучылар, су турында сез нинди мәкальләр беләсез? (Уку, анализлау) 

1.Тамчыдан күл җыела.

2.Коега төкермә суын эчәрсең.

3.Су – яшәү чыганагы.

4.Агар суның кадере юк.

5.Кечкенә чишмәләрдән зур елгала була.

6.Кул пычранса, су белән юарсың,

су пычранса, ни белән юарсың?

7.Су күрмичә интеккәнеңне онытма.

8.Агым судан чиста булмассың.

9.Эчмәм дигән коедан өч әйләнеп су эчәрсең.

Су турында табышмаклар

1.Болыт мин һавада,

Яңгыр мин яуганда,

Җылынсам, пар булам,

Туңганда, кар булам.

2.Исе юк, төсе юк,

Аннан башка тормыш юк.

3.Нәрсә йөгерә аяксыз?

Нәрсә оча канатсыз?

Нәрсә үсә тамырсыз?

4.Җәен җәелә,

Кышын ката;

Көмеш сандыкка

Керә дә ята.

5.Булмаган җире сирәк,

Үзе һәрвакыт кирәк.

6.Башы – тауда,

Аягы – диңгездә.

7.Аты юк,тәртәсе юк,

Көне –төне бара, юлы кала.

8.Кыш буена тик тора,

Яз җиттеме – котыра.

9.Бертуктаусыз көн –төн ага,

Бөтен кеше рәхмәт әйтә аңа. Нәрсә соң бу?

5. “Сусыз җиргә йорт корма,

Утсыз җиргә ил корма.”

-“Сусыз җиргә йорт корма,

Утсыз җиргә ил корма”, - диелә халык мәкалендә.

-Балалар, әйтегез әле, безнең авыл кайда, нинди урында урнашкан?

-Ни өчен икән? Тирә-яктагы кайсы авылны алсак та,алар да шулай ук елга буенча урнашкан. Димәк, безнең элекке бабаларыбыз елга, су буйларына урнашырга тырышканнар. Ни өчен? (Кешегә тормыш итү өчен иң мөһиме – су кирәк.)

-Безнең авыл читеннән нинди елга ага?

-Тагын нинди инешләр, кечкенә елгалар бар?

-Алар бүгенге көндә нинди хәлдә?

(Басу – кырларга төрле химик ашламалар, агулар сибелә. Алар барысы да суны нык пычрата. Балыклар күпләп юкка чыга, суүсемнәр һәлак була.)

-Елганың суы тирәнме?

                           Үзебезнең тирәлектәге сулыкларга анализ.
Елганың суы елдан-ел саега бара, бу чиста суның кимүенә китерә.Ә нигә су саега икән?

(Аңа килеп кушылучы инешләр, чишмәләр юкка чыга, кибә, күмелә)

-Безнең авылда нинди су чыганаклары бар?

Без эчәргә суны кайдан алабыз? 

-Инешнең суын эчәргә ярыймы?

Суын эчәргә яраклы чишмәләр бармы безнең авылда? (Авылдагы чишмәләр турында сөйләү)

Чишмәләр - чисталык, сафлык, пакьлек билгесе дә. Киң күңелле, гадел кешене, чишмә суының сафлыгына тиңлиләр. Читтә яшәгән һәр кеше үз ягының салкын чишмәләреннән су алып эчәргә хыяллана. Авырткан йөрәкләргә шифа, сагынган күңелләргә дәва булган чишмә суларын ничек изге дип әйтмисең.

“Суның кадере чишмә корыгач” дигән вакытларны безгә дә көтеп утырмаска иде. Табигать байлыгы чиксез түгел. Аңа һич кичекмәстән ярдәм итү юлларын уйларга кирәк.

 6. Сез беләсезме?

-Кайбер төбәкләрдә чиста су булмау сәбәпле, чиста суны цистерналарда ташып кулланырга мәҗбүр булалар. Мондый урыннарда яшәүчеләр суның кадерен беләләр, билгеле.


  • 1941 нче елда Харьков шәһәрендә Су музее ачылган. Музейдагы экспонатлар олысын–кечесен суны сакларга өйрәтә;

  • Организмдагы су тәннең температура режимын җайга сала; су ярдәмендә организмдагы шлаклар (утырымнар) бүленеп чыга. Су кан басымын контрольдә тотарга ярдәм итүче бөерләр өчен дә бик кирәк;

  • безнең организмыбызның 80% диярлек судан тора;

  • суны ашаганнан соң түгел, ә ашаганчы эчәргә кирәк;

  • укучы тәүлеккә 1,5–2 л суын югалта һәм ул аны кайтарып алырга тиеш;

  • су эчмичә иң озак тора ала торган хайван – күсе; (аннан соң – дөя)


-Менә, укучылар, без әле су турында бик күп нәрсәләрне белеп тә бетермибез икән.
7.Су – табигать күрке
Ләкин шуны онытмаска кирәк: Су, аның чыганаклары булган чишмә, елга, инеш, күлләр – табигать бизәге, матурлык, гүзәллек билгесе дә. Димәк, табигатьне, аның сулыкларын сакларга кирәк. Без дә үзебезнең өлешебезне кертергә тиеш.
     8. Йомгаклау


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигый материаллар белән эш

Табигый материаллар белән эш .Мамыктан аппликация...

Табигать язмышы - безнең язмыш

Укучыларның табигатьтәге бәйләнешләр турындагы белемнәрен   тирәнәйтү,табигатьне аңларга, сакларга өндәү ...

Табигый материаллар белән эш

Укучыларны табигый материаллар, аппликация ясау , иҗат итү, күз алдына китерү, уйлап табу күнекмәләре үстерү         ...

Без- табигать баласы.

Урок чистоты. Разработка классного часа....

Без- табигать баласы

Презентация к уроку чистоты....

Классный час "Без табигать баласы"

Классный час "Без табигать баласы" 1 класс...