«МӘКТӘП КАГЫЙДӘЛӘРЕ» ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ
классный час на тему

Галипова Гадила Талгатовна

   Балалар иртәсе буласы залга яки бүлмәгә I — IV класс укучыла­ры өчен үрнәк кагыйдәләр, «станция» исемнәре язылган плакат­лар, РФнең физик картасы, «Гөлчәчәк», «Кәҗә белән бүре» әкият­ләре ясалган иллюстрацияләр эленә; укучыларның хезмәт дәрес­ләрендә ясаган әйберләреннән, Туган ил, тынычлык турындагы рәсемнәреннән, иң чиста дәреслек, дәфтәрләрдән күргәзмә оеш­тырыла; поезд макеты, балалар җырлары язылган магнитофон тасмалары, тимер юл начальнигының эш киеме формасы әзерләп куела.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mktp_kagyydlre.docx22.12 КБ

Предварительный просмотр:

«МӘКТӘП КАГЫЙДӘЛӘРЕ» ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ

   Балалар иртәсе буласы залга яки бүлмәгә I — IV класс укучылары өчен үрнәк кагыйдәләр, «станция» исемнәре язылган плакатлар, РФнең физик картасы, «Гөлчәчәк», «Кәҗә белән бүре» әкиятләре ясалган иллюстрацияләр эленә; укучыларның хезмәт дәресләрендә ясаган әйберләреннән, Туган ил, тынычлык турындагы рәсемнәреннән, иң чиста дәреслек, дәфтәрләрдән күргәзмә оештырыла; поезд макеты, балалар җырлары язылган магнитофон тасмалары, тимер юл начальнигының эш киеме формасы әзерләп куела.

Укучылар линейкага тезелә.

Алып баручы. Бүген без «Мәктәп кагыйдәләре» иленә сәяхәткә чыгабыз. Ә нәрсәгә утырып сәяхәт итәрбез икән?

Балалар. Электровозга.

Алып баручы. Бик әйбәт. Безнең «поезд» 4 «станция»дә тукталыш ясар. Сәяхәттә жюри членнары да катнаша. Алар без эшләгән эшләргә йомгак ясарлар, конкурсларда җиңүчеләрне билгеләрләр.

Хәзер барыбыз да «вагон»нарга утырабыз. (Укучылар поезд макеты янына киләләр, залда «Яшь машинист» җыры (Ә.Хәйрет- динов музыкасы, Х.Халиков сүзләре) яңгырый. Балалар поезд хәрәкәт иткәндәге кебек хәрәкәтләр ясыйлар. «Поезд» 1 нче тукталышка — «Мәктәп» тукталышына якынлаша. «Станция» начальнигы «поезд»га туктарга команда бирә. Укучылар «вагон»нан төшәләр һәм тукталышның исемен укыйлар.)

Алып баручы. Безне «станция» начальнигы бу тукталыштагы кагыйдәләр (укучылар өчен үрнәк кагыйдәләрнең 1 нче, 2 нче пунктлары) белән таныштырыр.

1 нче «станция» начальнигы. Тырышып укырга. Укытучының аңлатуын дикъкать белән тыңларга, аның барлык биремнәрен үтәргә. Мәктәптә, җәмәгать урыннарында, урамда үзеңне үрнәк тотарга. Игътибарлы, әдәпле булырга, өлкәннәргә юл һәм җәмәгать транспортында урын бирергә. Укытучыларның, дежур укучыларның таләпләрен үтәргә. Безнең «станция»нең кагыйдәләре менә шундый.

Алып баручы. Ә уку ни өчен кирәк?

Барысы бергә. Яхшы уку киләчәктә тырышып хезмәт итү өчен кирәк.

1 нче «станция» начальнигы. Картада Россия Федерациясе дип язылган сүзгә игътибар итегез әле. Ул сүзләр нәрсәне белдерә?

Укучы. Безнең илебезнең исеме ул. Илебез зур һәм матур. (Россия территориясен картадан күрсәтә.)

Укучы. Безнең илдә елга, басу, сулар күп. Елгалар аша күперләр салынган.

1 нче «станция» начальнигы. Аларны кем төзегән?

Укучы. Аларны тырыш эшчеләр төзегән.

Укучы. Илебез басуларында куәтле машиналар эшли.

1 нче «станция» начальнигы. Ул машиналар белән кемнәр идарә итә?

Укучы. Аларны көчле һәм акыллы кешеләр идарә итә.

Укучы. Илебез күгендә куәтле самолетлар оча.

1 нче «станция» начальнигы. Алар белән кем идарә итә?

Укучы. Безнең очучылар.

Алып баручы. Халкыбыз илебез куәтен арттыру өчен тырышып эшли.

Укучы. Зур үскәч, теләсә нинди катлаулы эшне башкару өчен, безгә тырышып укырга кирәк.

Укучы. Без «4»ле, «5»ле билгеләренә укучыларны хөрмәт итәбез, «2»ле алучыларга булышабыз, аларның яхшы укулары өчен тырышабыз.

Укучы.

Ничек укыганымны                               Әни эштән кайтуга,

Сөйләп бирер «биш»леләр.                 Көлеп тора табыным...

Өйгә кайтсам, кулларым:                     Ә шулай да нигәдер

«Кайда безгә эш?» — диләр.               Белмим ару-талуны.

(Х.Халиков)

1 нче «станция» начальнигы. «Китап —белем чишмәсе», дигән М.Горький. Ә сез китапларны укырга яратасызмы?

Барысы бергә. Без китаплар укыйбыз, тырышып эшлибез. Урамда да, өйдә дә беркайчан тик тормыйбыз.

Алып баручы. Мин сезгә бу «станция»дә уздырыла торган әкиятләр конкурсында катнашырга тәкъдим итәм.

(Конкурста һәр йолдызчыктан берәр укучы катнаша. Алып баручы аларның һәрберсенә өчәр сорау бирә.)

1.        Бу иллюстрация кайсы әкияткә ясалган? («Гәлчәчәк» әкиятенә.)

2.        Г әлчәчәк әниләренә китәргә җыенганда нинди җыр җырлаган?

3.        Соры бүре Гөлчәчәкне ни өчен тотарга тели?

4.        Гөлчәчәк нәрсәләрдән ярдәм сорый?

5.        Карама, күл, сыерчык кызга ничек ярдәм итәләр?

6.        Гөлчәчәкне бәладән кем коткара?

7.        Бүре үзенең телен ни өчен юкартырга уйлаган?

8.        Кәҗә үзенең бәтиләрен бәладән ничек коткарган?

9.        Кәҗә бүредән ничек итеп үч алган?

(Соңыннан жюри конкурска йомгак ясый, жюри члены тапкырлык, җитезлек, сизгерлек, белемгә ия булу явыз көчләрне җиңәргә булышуы турында сөйли.)

Алып баручы. Балалар, сез китапларны күп укыйсыз икән. Китап уку төпле белем алырга, яхшы эшләргә булыша. Станокта яхшы эшләү өчен — техниканы, игеннәрдән югары уңыш алу өчен — агрономияне белергә, кешеләрне яхшы дәвалау өчен медицина турындагы китапларны укырга кирәк. Ә безгә, белемле кешеләр булып үсү өчен, фәннәрне тырышып үзләштерергә кирәк.

1 нче «станция» начальнигы. «Мәктәп» «станция»сендә нинди кагыйдәләрне үзләштердегез?

Укучы. Иптәш начальник! Без «станция» кагыйдәләрен үтәргә сүз бирәбез. Тырышып укырбыз. Укытучы биремнәрен үтәрбез. Өлкәннәргә һәм кечкенәләргә игътибарлы булырбыз.

Укучы. Дәрестә укытучы аңлатуын игътибар белән тыңларбыз, өлкәннәр белән исәнләшеп йөрербез. Кечкенәләргә ярдәм итәрбез.

1 нче «станция» начальнигы. Сез, балалар, «станция» кагыйдәләрен әйбәт үзләштергәнсез.

Укучы. Иптәш начальник! Безгә сәяхәтебезне дәвам иттерергә рөхсәт итегез.

1         нче «станция» начальнигы. Хәерле юл сезгә, дуслар! «Мәктәп» тукталышы кагыйдәләрен үтәргә онытмагыз.

Алып баручы, һәркем үз урынына утырсын. Сәяхәт дәвам итә. Алда «Хезмәт» тукталышы.

(Балалар поезд баргандагы кебек хәрәкәтләр ясыйлар.)

2  нче «станция» начальнигы. Сез «Хезмәт» тукталышына килеп җиттегез. Безнең девиз: «Белем һәм хезмәт — бердәм һәм дус», «Станция»нең үз кагыйдәләре бар. Апар белән сез дә танышыгыз. Тырышып эшләргә, үз-үзеңә хезмәт күрсәтүдә катнашырга, хезмәт кешеләре, аларның профессияләре турында күбрәк белергә омтылырга.

Укучылар, «станция» белән танышканчы, сез үзегез ясаган әйберләрне күрсәтегез әле. (Укучылар үзләре ясаган әйберләрдән төзелгән күргәзмәне күрсәтәләр.)

Алып баручы. Укучылар, тормышны хезмәттән башка гына күз алдына китерик әле. Әйтик, өйдә дә, мәктәптә дә, фермаларда, завод, фабрикаларда беркем бернәрсә эшләми, ди. Мондый чакта нәрсә булыр иде икән?

2 нче «станция» начальнигы. Электрик ял итә.

Укучылар. Йортларда лампочкалар янмый. Телевизорлар, станоклар эшләми.

2 нче «станция» начальнигы. Ипи пешерүче эшкә чыкмаган.

Укучылар. Димәк, табынга ипи куелмый. Ә ипи — кеше өчен иң кирәкле ризык.

2 нче «станция» начальнигы. Әгәр дә сыер савучылар, иген игүчеләр эшләмәсәләр...

Укучылар. ... Кешеләргә ашау өчен ит, сөт, ипи булмаячак. Кешеләр ачтан үләчәк, тормыш тукталачак.

2 нче «станция» начальнигы. Дуслар, сез дөрес әйтәсез. Тормыш — хезмәт дигән сүз ул.

Укучы.

 Габделхәйнең бабасы бар —

Гомергә тик тормаган,

Ниләр генә ясамаган,

 Ниләр генә кормаган.

Ничек шулай иренмичә

 Көн дә балта чабадыр?

Һаман бер эш, һаман бер эш,

Нинди кызык табадыр.

Тукта әле, кызык булсын,

Шушы агачны Габделхәй

Бабасы бер шаккатсын —         

Тиз генә юнып атсын.

Укучы.

Бу минутта тирә-юньне               Боларның бит барысын да

Малай бүтәнчә аңлый —            Ясаганнар кешеләр.

Ак челтәрле кәрнизләрдән,        Идел күперен, Казанны

Капкадан күзен алмый.               Салган бабай ишеләр!

(Ш.Галиев)

Укучы. Җирдәге һәр нәрсә кешеләрнең тырыш хезмәте белән булдырыла. Зур үскәч, без өлкәннәрнең лаеклы алмашчысы булырбыз, тырышып хезмәт итәрбез.

Алып баручы. Укучылар, бүген безгә кунакка шефларыбыз килде. Сүз аларга бирелә. Өлкәннәр үзләренең эшләре, хезмәттә ирешкән уңышлары, тырышып белем алган кешенең эштә дә сынатмавы, мәктәп милкенә сакчыл караш булдырырга кирәклеге турында сөйлиләр.

2 нче «станция» начальнигы. Кадерле балалар, сез мәктәптә җәмгыятькә файдалы хезмәттә ничек катнашасыз? Сезнең класста үз-үзеңә хезмәт күрсәтү ничек оештырылган? Сез бер-берегезгә укуда ничек ярдәм итәсез? Менә шушы сорауларга җавап бирсәгез иде.

Укучы. Без класс бүлмәсен үзебез җыештырабыз. Макулатура җыябыз. Яз көне мәктәп тирәсендә чәчәкләр утыртабыз, агач төпләрен йомшартабыз.

Укучы. Хезмәт дәресләрендә катыргыдан, салам, балчыктан, нарат күркәсеннән әйберләр ясыйбыз. Ул әйберләрдән күргәзмә төзедек (күргәзмәне күрсәтә).

Укучы. Без теләктәшлек ярминкәсе оештырдык. Анда сатылган әйберләрдән җыелган акчаны Тынычлык фонды исәбенә күчердек.

Укучы. Класста «Ашыгыч ярдәм пункты» эшли. Анда дежур торучылар укуда артта калучыларга ярдәм итә.

2 нче «станция» начальнигы. Сез бик тырыш балалар икәнсез. Хәзер хезмәт турындагы мәкальләрне искә төшерегез әле. Аларны кайсы йолдызчык күбрәк белә икән.

(Укучылар мәкальләр әйтәләр. Жюри конкурска йомгак ясый.)

2 нче «станция» начальнигы. Ә хәзер мин сезгә бу «стан- ция»дән кузгалып китәргә рөхсәт итәм. Безнең «станция»нең девизы: «Хезмәт булган җирдә бәхет бар». Шуны истә нык тотыгыз.

(Балалар тагын «вагон»га утыралар. Күңелле музыка яңгырый.)

Алып баручы. Алда урман күренә. Менә тагын бер «тукта- лыш»ка килеп җиттек. Укучылар, «вагон»нан төшкәнче, плакатка язылган сүзләрне укыйк әле. («Табигатьне саклау — Ватанны саклау ул» дигән сүзләр укыла.)

Алып баручы. Кешеләр тормышы табигать белән тыгыз бәйләнгән. Табигать кешене күп нәрсәләр: утын, нефть, казылма байлыклар, су һ.б. белән тәэмин итә. Ә сез табигать кочагында үз- үзеңне ничек тотарга кирәклеген беләсезме?

Укучы. Агач, куакларны сындырырга, чәчәк, үләннәрне өзәргә, урманны чүпләргә, анда учак ягарга, кош һәм кырмыска ояларын туздырырга ярамый.

Укучы. Урман — безнең байлыгыбыз. Урман — кош һәм хайваннар йорты ул. Урман — планетаның яшел бизәге. Урманда җиләк- җимеш, гөмбә һ.б. әйберләр үсә. Урман — безнең дустыбыз.

Укучы. Табигать — безнең байлыгыбыз. Аның байлыкларына сакчыл карыйк.

Ата-аналар комитеты председателе. Балалар, Татарстан Конституциясенең 55 нче, Россия Федерациясе Конституциясенең 58 нче статьясында гражданнарның табигатьне, аның байлыкларын сакларга бурычлы булуы турында әйтелә. Без моны һәрчак истә тотыйк һәм табигать байлыкларын арттыруда үзебездән өлеш кертик. Чөнки «Балыкка — су, кошка — һава, хайваннарга урман, дала, тау кирәк. Кешегә исә — Ватан. Табигатьне саклау— туган илеңне саклау ул». (М,Пришвин)

Алып баручы. Кошлар кешеләргә зур файда китерүен беләсезме? Бер соры ябалак бер елда 100 тычкан һәм күсене юк итә. Шулай итеп, ул елына 1 тонна икмәкне саклап кала.

Укучы. Күке 1 сәгатьтә— 100зарарлы бөҗәкне, әярканаттөнлә белән 1 сәгатьтә 160— 170 малярия черкиен ашый.

Укучы.

Күп китаплар укыдык,                   Шул китаплар әйттеләр:

Күңелгә нур тутырдык,                 Туган илнең зурлыгын,

Шул китаплар аркылы                  Колач җитмәс киңлеген,

Кошларга чын дус булдык.           Соклангыч матурлыгын.

(Ш.Маннур)

Укучы. Без әле күптән түгел генә туган шәһәр буйлап экскурсиягә бардык. Экскурсиядән алган тәэсирләребез турында сочинение яздык. (Бер сочинение укыла.)

Укучы. Безнең класста «Сакчыллар посты» эшли. «Пост» членнары иң чиста дәреслеккә һәм дәфтәргә конкурс үткәрәләр. Без дәреслекләрнең купкан битләрен ябыштырабыз. Китапларны төплибез. Хәзер укучылар китапларны ничек «дәвалауларын» күрсәтерләр.

(Китапларны «дәвалау» конкурсы үткәрелә. Жюри әлеге чарага йомгак ясый.)

3 нче «станция» начальнигы. Укучылар, сез «Табигать тукта- лышы»нда нинди кагыйдәне үзләштердегез.

Укучы. «Туган як табигатен сакларга. Мәктәп һәм башка җәмәгать милкенә, үз әйберләреңә һәм кеше әйберләренә сакчыл булырга» дигән кагыйдәне үзләштердек.

 нче «станция» начальнигы. Бик әйбәт. Болай булгач, мин сезгә сәяхәтегезне дәвам иттерергә рөхсәт бирәм.

(Балалар поезд макеты янына җыелалар һәм поезд хәрәкәт иткән кебек хәрәкәтләр ясыйлар. Күңелле музыка яңгырый.)

Алып баручы. Менә без «Спорт» тукталышына килеп җиттек.

4 нче «станция» начальнигы. Дуслар, рәхим итегез. Минем бер соравыма җавап бирсәгезче. Көчле, җитез, кыю, хезмәткә, Туган илне сакларга әзер булып үсү өчен, нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?

Укучы. Көндәлек режимны, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә. Көн саен иртән гимнастика ясарга, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк.

Укучы. Без иртән зарядка ясыйбыз, бит, кулларыбызны юабыз, өс һәм аяк киемнәребезне чиста йөртәбез, спорт ярышлары үткәрәбез.

Укучы. Без мәктәптә дә зарядка ясыйбыз. (Укучылар сафка басаларда физкультура күнегүләре ясыйлар. Жюри членнары күнегүләрне кайсы укучының әйбәт ясавына бәя бирәләр.)

4 нче «станция» начальнигы. Ә хәзер һәр рәттән берәр укучы киемнәр чистартуда ярышсын әле. (Алдан ук өс киеме, щетка әзерләп куела. Балалар өс киемнәрен чистартуда ярышалар. Жюри аларның эшенә бәя бирә.)

(Аркан тарту, каршылыклар аша чыгу ярышлары да үткәрергә мөмкин.)

4 нче «станция» начальнигы. Рәхмәт сезгә, дуслар. Мин яшь спортчылар белән танышуыма бик шатмын.

Алып баручы. Кадерле балалар, без бүген «Мәктәп кагыйдәләре» иленә сәяхәт иттек. Сез сәяхәт вакытында күп нәрсәгә өйрәндегез, мәктәп кагыйдәләрен ничек үтәвегез, аларны үтәмәү- челәргә ничек ярдәм итүегез турында сөйләдегез.

Мәктәп кагыйдәләре — сезнең тормыш законы. Аларны һәр укучы үтәсен иде. Шулай иткәндә, сез чын кешеләр, Ватаныбызның лаеклы уллары һәм кызлары булыр үсәрсез.

«Өйрәтәләр мәктәпләрдә» дигән җыр (М.Пляцковский сүзләре, Р.Шаинский музыкасы; татарчага Р.Миңнуллин тәрҗемә иткән) яңгырый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр иленә сәяхәт.

“Һөнәрләр аланына сәяхәт” исемле класстан тыш чара. Шулай ук презентация да тәкъдим ителә....

Математика иленә сәяхәт

план конспек по математике для 1 класса...

“Кызыклы грамматика” иленә сәяхәт.3нче сыйныф.

Исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен кабатлау.Максат: дәрестә сүз төркеме турында алган белемнәрне кабатлау һәм ныгыту өстендә эшләү;Укучыларның сөйләмен төзекләндерү һәм фикер йөртү сәләтен үстерү;Та...

"Хәрефстан иленә сәяхәт"

Әлифба бәйрәме...

Презентация "Дару үләннәре иленә сәяхәт".

"Дару үләннәре" темасына презентация....

Сыйныф сәгате. Тема: Әдәплелек иленә сәяхәт.

Тема: Әдәплелек иленә сәяхәт.МАКСАТ:Укучыларны үз-үзләрен мәктәптә, җәмәгать урыннарында дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштыру, аларны үтәү күнекмәләре белән таныштыру.Сөйләмдә тылсымлы сүзләр куллан...