"Көзге уңыш" бәйрәменең сценарие
план-конспект занятия на тему

Зарипова Лидия Азгатовна

Алтын көз айларында укучылар белән "Көзге уңыш бәйрәме" үткәрәбез. Шуның сценариен тәкъдим итәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kozge_unysh_byrme.doc73 КБ

Предварительный просмотр:

                               Көзге уңыш бәйрәме.

Максат: балаларны туган як мәдәнияте һәм традициясе белән таныштыру.

Бурычлар:

- тәрбияви: балаларны уңышның кадерен белергә,  хөрмәт итәргә өйрәтү,

- үстерелешле: балаларның башкару осталыкларын үстерү,

- белем бирү: балаларның яшелчәләр турында белемнәрен арттыру.

 Җиһазлар һәм материаллар: чиләкләр, бәрәңгеләр, кашыклар.

 Техник чаралар: ноутбук, дисклар.

Зал бизәлеше: яфраклар, шарлар.

Балалар белән алдан эшләнелгән эш: яшелчәләр турында җырлар, шигырьләр, табышмаклар, биюне өйрәнү, яшелчәләрдән ясалган әйберләр күргәзмәсе оештыру.

 Балалар залда ярымтүгәрәк ясап басалар.

Алып баручы. Хәерле кич  дуслар! Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең ачы  бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.

Борын заманнарда бер авыл агаеннан

- Синеңчә яз яхшыракмы, әллә көзме?- дип сораганнар.

Ул, һич тә аптырамыйча:

- Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы,- дип җавап биргән.

Менә шундый авыз өчен яхшы булган  табигатьнең иң асыл фасылында без “Көзге бал” бәйрәменә җыйналдык.

- Ни арада җәй үтте,

Матур көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

 

- Бүген бездә матур бәйрәм

Бүген бездә көзге бал.

Бүген көзге байлык белән

Бизәлгәндер  безнең зал.

 

- Җиргә яфрак коелган,

Сап-сары келәм булган.

Яфракларны без җыярбыз,

Букет ясап куярбыз.

 

- Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

 

- Җылы якларга кошлар да китә.

Көз агачларны сап-сары итә.

Алар коела җил искән саен.

Җилферди җилдә сап-сары каен.

-  Җирдә сары яфрак –

Көз килүнең билгесе.

Сары яфрак – көз чибәрнең

Төшеп калган көзгесе.

 

Саргая таллар, усаклар,

Алмагачлар һәм каен.

Көннән-көнгә арта бара

Җир өстендәге алтын.

 

- Көннәр инде салкынайды,

Кышлар бераз якынайды.

Тирә-юнь гел сары төстә

Әллә соң бу алтын аймы?

 Җыр: «Яфраклар бәйрәме»

 Көз керә.

 Көз:

- Исәнмесез, балалар!  Мин алтын Көз булам. Сезгә көзге байлык, көзге муллык китердем. Кырларда – игеннәр, бакчаларда яшелчәләр өлгерттем. Бар табигатьне  алтын төскә төрдем.

 

Алып баручы.

Көз килде, көз килде,

Уңышы да куп булды.

Көзге муллык базларны,

Амбарларны тутырды. 

- Балалар, көзге муллыкның нәрсә икәнен сез беләсездер инде. Көз – басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, җиләк-җимеш ул. Ә аларның безнең өчен файдасы бик зур.

 Коз:

Бүген безнең бәйрәмебез яшелчәләргә багышланган. Мин сезгэ яшелчэлэр турында табышмаклар эйтермен, э сез жавапларын табарсыз. Сез ризамы, укучылар?!

  1. Кат-кат тунлы, карыш буйлы. (Кәбестә)
  2. Җир астында җиз бүкән. (Бәрәңге)
  3. Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (Кыяр)
  4. Җир астында алтын казык. (Кишер)
  5. Кечкенә сары карт, кигән туны тугыз кат. (Суган)
  6. Җир астында кызыл әтәч. (Чөгендер)
  7. Таяк, таяк башында табак, табак эчендә кибет, кибет эчендә ике мең егет. (Көнбагыш)
  8. Алтын баш, камыш аяк, нечкә бил, – Ни икәнен мин әйтермен, үзең бел! (Бодай)

 Алып баручы:

- Безнең бәйрәмгә яшелчәләр үзләре дә килгән. Әйдәгез, хәзер аларны тыңлыйк.

 

Кишер.

Көчле, җитез булыйм дисәң,

Кишер ашап кара син.

Кишер – саулык чыганагы,

Кишердә күп каротин.

 

Суган.

Ә мин – суган. Әрчегәндә

Килсә дә яшь күзегезгә,

Мине ашасагыз әгәр

Суык тимәс үзегезгә.

 

Чөгендер.

Мин – чөгендер.

Мин дә кирәк

кешеләргә ашар өчен.

Борщ пешерер өчен һәм

Винегрет ясар өчен.

 

Помидор.

Ә мин булам помидор.

Төп яшелчә салатта.

Тәмле генә түгел әле,

Витамин күп томатта.

Кабак:

Карагыз әле бер генә
Менә миңа – кабакка.
Турап куйсагыз, мин сыймыйм,
Хәтта 9 табакка.

Коз: Укучылар, унышыгыз бигрэк мул булган икэн. Нинди генэ яшелчэлэр устереп бетермэгэнсез. Э монда тагын бер яшелчэгез качып калган. Нинди зур шалкан.  Бу шалканны кем устергэн икэн?!

Алып баручы. Бу шалканны кем үстерүе турында  әкиятне карагач белерсез. Укучылар  бу шалкан турында әкият  беләләр. Аны сезгә  уйнап та курсәтерләр. Рәхим итеп карагыз!

Тычкан.    Мин – тычкан,чи-чи-чи!(Йөгереп кереп кача.)

Песи.      Ә мин песи булам. Исемем-Мияубикә.Мияууу! (Йомшак келәмгә барып ята.) 

        Эт.           Мин эт булам.Исемем-Акбай,һау-һау-һау! (Оясына кереп кача.)

Кыз .      Ә мин-кыз ,исемем-Гөлзирә (өйгә кереп китә.)

Әби.       Мин әби булам инде (өйгә кереп китә.)

Бабай.    Ә мин бабай булам (өй янына бара.)

Шалкан. Ә мин –шалкан  (әйләнеп ала да уртага барып утыра.)

Алып баручы.  Бабай шалкан утырткан.

.  Шалкан зу-у-ур булып үскән

Бабай . (чыга,кулын каш өстенә куеп, шалкан тирәсендә йөри.)

 Ай Аллам ,вай Аллам!

 Каян үскән бу шалкан ?!

 Кайсы ягыннан тартыйм

 Ничек кенә чыгарыйм? (Башын кашып тора.)

Тукта, әбине чакырыйм әле! Әбисе, әбисе, дип , чык әле монда!

Әби  (яулыгын төзәткәләп.)

                                     Ятып кына торыйм,дисәм,

                                     Тагын нигә чакыра?

                                     Нәрсә булган бу бабайга,

                                     Шалканга карап тора?

Бабай  (шалканга күрсәтеп.)

                                    Күр, әбисе,нинди шалкан

                                    Үскән безнең бакчада!

                                    Бергәләп тартып чыгарыйк,    Тотын минем аркага!

Алып баручы. Әби бабайга,бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

Әби  (маңгаендагы тирен сөртеп ала.)

Булмый, бабай, туктале,

Кызны чыгарыйк әле.

Кызым! Кызым! Гөлзирә!

Кил әле син бергә!

Кыз  (көзгесенә карый-карый чыга.)

Ай, битләрем алланды,

Иреннэрем кызарды.

Әбием, тагын нәрсәгә

Мине өйдән чыгардың?

Әби  (кулы белән шалканга күрсәтеп.)

Кара, кызым, Күрәмсең:

Шалкан ничек үскәнен!

Бергәләп тартып карыйк,

Бу шалканны чыгарыйк!

(Кыз,бии-бии шалкан тирәли әйләнеп чыга, әбигә килеп тотына.)

Алып баручы.  Кыз әбигә, әби бабайга,бабай шалканга тотынган. Тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

Кыз  ( кулларын карый.)

Ай, кулым арды!

Тартуы авыр ла!

 Акбайны чакырыйк,

Булышсын тартырга!

Акбай! Акбай!.Кайда син?

 Ник бирегә килмисең?

Акбай, булыш, бик авыр

Бу шалканны тартуы!

Акбай  (чыга.)

Һау-һау! Ни булды монда?

 Көн буе саклыйм йортны.

Бер каракны китермим,

 Энәгә дә тидермим

Һау-һау! Ни булды, Гөлзирә?

Кыз  ( күрсәтеп.)

Тотын минем артыма,

Әйдә, шалкан тартырга

( Акбай һау-һаулап урап чыга, кызның артына килеп тотына.)

Алып баручы. Акбай кызга, кыз әбигә, әби бабайга,бабай шалканга тотынган. Тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

 Акбай  ( туктап, тирен сөртә.)

 Һау-һау-һау! Булмый болай!

Шалкан бигрәк зур булган.

Кая син, Мияубикә?

Ярдәмгә килеп җит лә.

Мияубикә  ( келәмнән торып чыга.)

Мияу-мияу-мияу мин,

 Һәрвакытта уяу мин.

Сөт эчәм, тычкан тотам,

Йокларга бик яратам! (Киерелеп ала.)

Акбай, Акбай! Ник уяттың мине?

Акбай  (күрсәтеп.)

Бабай шалкан үстергән.

Шалкан гаҗәп зур булган.

Тартып-тартып карыйбыз-

Һич чыгара алмыйбыз

                     -Булыш әле, Мияубикә!

Алып баручы. Песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга,бабай шалканга тотынган. Тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

                            Барысы да, уфылдап, тирләрен сөртәләр.

           Мияубикә. Мияу-мияу, арыдым!

Ә шалкан чыкмый һаман!

Бергә-бергә җиңел булыр,

Ярдәм сорыйк тычканнан.

Тычкан-тычкан,чи-чи-чи!

Син кайларда йөрисең?

Һич тимәскә сүз бирәм,

Килсәң иде бирегә!

       Тычкан (чи-чи килеп чыга.)

Качып ипи кимердем,

Әллә шуны сиздәңме?

Мияубикә, ни кирәк?

Чабып килдем тизрәк.

Мияубикә (күрсәтеп.)

Бабай үстергән шалкан.

Шалканы бик зур булган!

Тычкан, ярдәмең кирәк,

Татып чыгырыйк тизрәк!

 Алып баручы. Тычкан песигә, песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга,бабай шалканга тотынган. Тарталар-тарталар икән- шалкан килеп тә чыккан!

Шалкан (торып баса.)

Бабай чәчте орлыгым,

 Сулар сибеп үстерде.

Витаминлы, бик файдалы,

Тәмле булып өлгердем.

                 Балалар, түгәрәк ясап, шалканны уртага алалар.

Балалар  (җырлыйлар.)

Әй, бабабыз бик уңган!

Үстергән шундый шалкан!

Шалкан үскән, зур булган,

 Бөтен бакчабыз тулган!

Без әбигә булышырбыз,

Бергәләп тәмләп ашарбыз.

(Кунакларга карап, кулларын җәеп.)

Шалканнан авыз итәргә

Без сезне дә чакырабыз.

Ялкау килеп керә. Шалканга барып тотына.

Ялкау. – Минем шалкан, кая алдыгыз? (тарткалаша).

Алып баручы. –Ялкау, бу нишләп синең шалкан булсын? Аны син үстермәдең бит. Син каян мәктәпкә килеп чыктың соң әле?!

Ялкау.- Мәктәп?!  Мәктәпмени бу? О-о-о мәктәп турында ишеткәнем бар минем.

Мәктәптә барсы бар,

Бар бик күп китаплар.

Дәфтәрләр, ручкалар

Һәм тагын парталар.

Укытучы апалар

Дәресне аңлаталар.

Укырга өйрәтәләр,

Рәсемнәр ясаталар.

Менә шул мәктәп була инде. Дөресме, балалар.

Укучылар.  – Әйе!

Алып баручы. Әйдәгез әле, укучылар Ялкауга мәктәп турында җырлап күрсәтик әле.

Җыр “Мин үсәм”.

Ялкау. Хәзер мәктәп турында күбрәк тә белдем.Мәктәптә укучылар бик дус яшиләр икән. Күп нәрсәләргә өйрәнәләр икән.

Алып баручы.  Ялкау, ә синең дә мәктәпкә йөрисең килмиме соң?

Ялкау. Нәрсәгә?

Алып баручы. Ничек инде нәрсәгә? Укырга, язарга, рәсем ясарга, шигырьләр сөйләргә өйрәнерсең.

Ялкау. Ә мин аларның барысын да эшли беләм. Кирәксә үзегезгә бер шигырь сөйләп күрсәтәм.

Алып баручы. Ярый алайса, әйдә безгә бер шигырь сөйләп күрсәт.

Ялкау. Әминә көлә кычкырып,

              Чиләге  төшкән суга.

              Әминә көлмә инде син.

              Хәзер чиләгең суга бата.

Алып баручы. Ялкау, хәзер безнең укучыларның ничек шигырь сөйләгәннәрен тыңлап кара.

(Динара белән Лилия шигырьләрен сөйләп күрсәтәләр).

Алып баручы. Ялкау, ә син хәзер нинди ел фасылы  икәнен беләсеңме?

Ялкау.  Беләм, ник белмәскә. Хәзер яз. Әй, ялгыштым, җәй!

Алып баручы. Укучылар, дөрес әйтәме ялкау. Хәзер урамда җәйме?

Укучылар. Хәзер урамда көз.

Көз турында җыр.

Ялкау. Ми кирәксә бии дә беләм әле.  (Такмак әйтеп, бии.)

Иртән торып тышка чыксам,

Сыер чабата кигән.

Очып бара, очып кайта

Безнең сыер көтүдән.

Әбиемнең кәҗәсе

Бакчада кәбестәдә

Биемәгәч, җырламагач

Бу дөнья нәмәрсәгә?

Әтәчтә дә кикерик

Тавыкта да кикерик.

Биючегә сүз әйтмәгез

Үзе төште сикереп.

Алып баручы.

Җитәр-җитәр, уздырдың.

Бигрәк тузан туздырдың.

Аягыңны шапылдатып,

Колагымны тондырдың.

Ә хәзер, ялкау, Безнең биегәнне кара.

Бию

Алып баручы. Ә хәзер табышмак әйтешле уйнарбыз. Ялкау, син  башыңны эшләтеп җавап бир.

Катлы-катлы булып үсә җир өстендә ул нәрсә? (кәбестә)..

Йодрык-йодрык булып үсә, алма кебек кызарып пешә.

Үзе бик матур, я кем әйтер? (помидор).

Ул җир астына төшкән,

Кып-кызыл булып пешкән.

Ашка тәм һәм төс бирер,

Аны кем белер? (кызыл чөгендер).

Алып баручы. Ялкау, ә син бакчада эшләдеңме соң? Уңышны җыеп алырга булыштыңмы? Нинди эшләр эшләдең?

Ялкау. Мин алмагач төбендә:”Алма пеш, авызыма төш” дип утырдым.

Алып баручы. Шулай уңыш җыялармы инде? Менә безнең укучылар белән эшләргә өйрән син. Хәзер уңыш җыю уены уйнарбыз.

Уеннар “Бәрәңге җыю”.

Алып баручы. Инде, Ялкау, күрдеңме мәктәптә нәрсәләргә өйрәнгәннәрен? Укучылардан эшкә өйрәндеңме?

Ялкау. Әйе, өйрәндем. Мин дә бүтән ялкауланып ятмам. Зурларга булышырмын. Ә хәзер өйгә әниемә булышырга кайтыйм инде. Сау булыгыз.

Алып баручы. Ә хәзер сүзебезне Сөмбеләгә бирик.  

 Күңелле уеннар.

 “Көзге волейбол” уены уйныйбыз. Ике урындыкка бау бәйләнгән, сез ике ягына басасыз. Һәр икегезнең ягында 15-20 яфрак. 1 минут буена бер-берегезнең ягына яфрак ыргытасыз. Кайсы якта яфрак саны аз, шул җиңүче була.

1. «Кашык белән бәрәңге ташу»

2. «Кайнар бәрәңге»

3. «Яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне аер»

4. «Бәйләгән күз белән бәрәңге җый»

 

Алып баручы.

Башы булмаса да – эшләпәле,

Сыңар аяк – төксез, Ул да булса – итексез.    (Гөмбә)

 

«Гөмбәләр биюе»

Бала.

Исәнме, Көз, алтын Көз!

Көттек без килүеңне.

Алтын көз, синнән сорыйбыз

Бүләкләр бирүеңне.

 

Көз.

Кәрзинемдә алтын сары,

Кызыл матур төсләр бар.

Күчтәнәчкә диеп җыйган,

Бик тә тәмле алмалар.              

(Кәрзин белән алмалар тапшыра.)

 

Ата-аналар белэн уен.

Көз көне туган кешеләрне бирегә чакырабыз... Менә бу ящикка зур приз салынган, без сез биргән сорауларга “әйе” яки “юк” дип җавап  бирергә әзер. Ящик эчендә нәрсә булганлыгын белсәгез, приз сезгә булачак.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника "История вокруг меня"

Сценарий проведения праздника "История вокруг меня". Человек изначально, являясь существом любопытным, интересовался историей. И не важно, чья это история. История предмета, человека, государства, а м...

Сценарий праздника "Мамочка, как здорово, что есть ты у меня"!

Методическая разработка праздника для мам во 2 классе...

Сценарий концерта «Мамочка у меня одна», посвященного Дню Матери

Ход праздника:Поздравительная презентация.Плач ребёнка ,смех. В центре зала кроватка, в  ней девочка с куклой. Муз. Руководитель поёт колыбельную, встаёт, уходит . Девочка садится на кроватку, ка...

Сценарий конкурсно-игровой программы "Я бы в армию пошел, пусть меня научат"

Данное мероприятие носит познавательно-игровой характер, разработанно для обучающихся начальной ступени обучения (3-4кл.) и посвященно празднику Дню защитника Оечества....

Сценарий праздника «Мамочка у меня одна», посвященного Дню матери

Конспект мероприятия, посвященной Дню матери, проводимый при участии учащихся первых классов и их мам «Мамочка у меня одна»...

Сценарий родительского собрания "Пойми меня"

Собрание проводится ввиде ток-шоу и конкурсной программыЦели собрания:Способствовать сплочению родительского коллектива классаРазвитие семейного творчества и сотрудничества семьи и  школы.В...