Сыйныф сәгатенә үзанализ
классный час (4 класс) на тему

Мусина Рамзия Рафиковна

Сыйныф сәгатенә  үзанализ

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syynyf_sgaten_uzanaliz.doc33 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныф сәгатенә  үзанализ

            Сыйныф  сәгатенең темасы : “Батырлык дәресе”

Тема  очраклы рәвештә генә сайланмады, чөнки быел Бөек Җиңүгә 70 еллыгы,дөньяда барган кискен сәяси низаглар,туган илеңә булган патриотик хисләрнең актуальлеге, моңа этәргеч ясады.

Беренчедән, Быел Бөек Җиңүгә 70 ел тула.Сугышта катнашкан авылыбыз батырларын барлау,тыл ветераннарына хөрмәт итү иде. Бу тема бүгенге көндә мөхим  һәм тормыш белән бәйле. Шуңа да,  укучыларда патриотик горурлану хисе, сугыш ветераннарына хөрмәт тәрбияләү зарур.

Икенчедән,патриотик тәрбия эшчәнлеге  “ Шушы җирдән,шушы туфрактан”исемле  проект эше  буенча, укучыларым төрле бәйгеләрдә лаеклы чыгыш ясадылар.

“Батырлык” төшенчәсенең ни дәрәҗәдә ,хәзерге вакытта актуальлеген билгеләп,тагын да тирәнрәк өйрәнү максатыннан, башлангыч сыйныф укучылары өчен аңлаешлы да, кызыклы  да булган сыйныф  сәгате  үткәрү ИДЕЯсе туды.

Сыйныф  сәгатенең максатлары:

1.Батырлык төшенчәсен аңлату, батырлыкны  дәлилли белүләренә ирешү. Сугышның кырыс чынбарлыгын, халкыбызның сугыш кырларындагы батырлыгын, патриотизмын һәм милли горурлыгын күрсәтү.

       Куелган максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

2. Укучыларны мөстәкыйль фикер йөртүгә өйрәтү аша, сугыш ветераннарына хөрмәт – ихтирам хисләре, кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык хисе тәрбияләү.

3. Сөйләм әдәбен камилләштерү буенча эшләү.Сәламәт, тыныч  яшәүнең әһәмиятенә игътибарны арттыру.

  • 1. Тәкъдим ителгән мәгълүматның укучыларда эмоциональ чагылышын тудыру.  

      Бурычны чишүдә түбәндәге эшләр эшләнде:

  • укучылар чыгышы ;
  • Укытучы чыгышы.
  • Төркемнәрдә эш
  • Диалог
  • Уен формасы
  • Сайлап алу ситуциясен
  • Компьютерда эш
  • Шигырьләр, сөйләү;
  • Авылыбыз батырлары” презентация буенча чыгыш ясау
  • Музейга сәяхәт

 

  • Мәкаль һәм әйтемнәр куллану, аларның мәгънәләрен ачу;
  • Тынычлык һәм сугыш ,аларның капма –каршы якларын ачып бирү
  • “Без тынычлык яклы”дигән  плакат төзү

Тәрбия сәгатенең эчтәлеге, укучыларның материалны үзләштерүләре өчен  танып белү, эстетик, шәхси эшчәнлеккә шартлар тудыруга юнәлдерелгән иде.  Нәтиҗәдә укучылар яңа белем тупладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. Тәрбия сәгате барышында укучылар өчен уңайлы психологик халәт тудырырга, һәр укучы үзен ирекле тотсын, үзен ача алсын өчен мөмкинлекләр булдырырга тырыштым.  ( м-н, сораулар бирүдә, мәкальләр әйтүдә, дәрес өчен материал табуда), һәрберсенең фикерен ишетергә теләдем. Шәхескә юнәлтелгән технологиянең  төп принцибы - ул иҗат итү. Иҗат эшчәнлегендә бала үзенең нәрсәгә сәләтле икәнлеген сизә, анарда үзенә карата уңай караш тәрбияләнә.Шуңа күрә,һәр укучымның,бу дәрестә иҗат мөмкинлеге күренде

 Сыйныфтагы укучылар төрле белем дәрәҗәсенә ия булуына карамастан, тәрбия сәгатендә актив катнаштылар, тема буенча мәгълүмат туплаганнар һәм шул информация белән теләп уртаклаштылар.

Тәрбия сәгате ахырына якынлашканда, балаларда бик күп сораулар туды. Алар үзләренең киләчәген тыныч илебездә,тыныч хезмәттә дә батырлык эшләп булуын,шулай ук авылыбыз тарихы,аның каһарманнары язмышын тагын да кубрәк белү теләге туды.Киләчәктә укучыларым,Туган илебезнең ,рухи кыйммәтләрен саклаучы ,лаеклы ул-кызлары булып усеп,тормышта уз урыннарын табуларына иманым камил.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

Татар теленнән з сыйныф өчен дәрес конспекты.

Тема:                   Алмашлыклар. Максатлар:информацион-коммуникатив технологияләр куллану шартларында...

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау. Презентация (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Сыйныф сәгате. Тема: Сыйныф йолдызы

Тема: Сыйныф йолдызы- Укучылар, әйтегез әле, нәрсә ул йолдыз?- Кемнәргә “йолдыз” диләр? ( Кызларга, күренекле эстрада җырчыларына, атаклы сәнгать эшлекләренә) Ни өчен? Сез нинди йолдызларны беләсез?...