Региональный семинар-практикум "Реализация национального регионального компонента в коррекционно-воспитательном процессе"
материал на тему

Файзрахманова Лейсан Борисовна

Словесные игры "Уйный-уйный үсәбез"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uynyy-uynyy_usbez.docx17.03 КБ

Предварительный просмотр:

Уйный-уйный үсәбез.

Уен- сөйләм телен, туган телне өйрәтү,камилләштерүнең иң нәтиҗәле чарасы. Бигрәк тә сүзле уеннар туган телендә иркен сөйләшә алмаган татар балаларын ана теленә өйрәтүдә  яхшы нәтиҗә бирә.

Бала сүзле уеннар белән никадәр иртә танышса,аның сүз байлыгы тизрәк арта,бәйләнешле сөйләм күнекмәләре үсә,ана телендә сөйләшү,аралашу даирәсе киңәя.

Уеннарның шигырь кылыбына салынган булыуы балаларда эстетик зәвык тәрбияләп кенә калмый,ә ишетеп аңлау,авазларның һәм сузләрнең дөрес әйтелешен   үзләштерү,бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерергә дә ярдәм итә.

Уен вакытында мәкаль-әйтемнәр,тизәйткечләр,санамышлар,табышмаклар да кулланыла.

Бу исә сөйләм телен үстерә,аларның фикерләү сәләтен активлаштыра.

Сузле уенда катнашучылар күпмедер дәрәҗәдә тырыш,җитез,сабыр да булырга тиеш,кай-

бер уеннар исә нәниләрдән җыр-биюгә осталык та сорый.

Сүзле уеннар тәрбия чарасы буларак та отышлы,чөнки алар барышында күмәклек,дуслык,ихтибарлылык,ярдәмләшү,шәфкатьлелек кебек матур сыфатлар да,шулай ук бала күңелендә туган телне,халкыбызның үткәнен,гореф-гадәт,йолаларын ихтирам итү,үз милләте белән горурлану хисләре тәрбияләнә.

Түбәндә үземнең эшемдә кулланыла торган сүзле уеннар тәкъдим итәм.

1. ”Ягымлы сүз әйт”

Уенның максаты:тыңлап аңларга өйрәнү.балаларның фикерләү сәләтен үстерү,суз байлыгын арттыру.

Тәмле сүзләр әйтә-әйтә,

Атлап бер адым алга,

Монда кадәр кем килә ала

Иң ягымлы шул була.

2. ”Нинди төстә”

Уенның максаты:төсләрне аера белергә өйрәтү,бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру.

Уен барышы:уенга катнашучыларга предметлар сүрәтләнгән карточкалар таратыла.Һәрбер бала төсен әйтә.

Рәсемнәрдә күрәсең предметларның төрлесен.

Ихтибар белән карагач,

Әйтеп бир безгә төсен.

3. ”Уйлап кара”

Уенның максаты:кышлаучы кошларның исемнәрен хәтердә калдыру,алар турында белемнәрен ныгыту.Тиз фикер йөртергә һәм төгәл итеп аңлатып бирергә өйрәтү.

Ала карга,чыпчык,песнәк,

Тукран,саескан,ләкләк,

Кайсы кош бездә кышламый?

Уйлап кара әйбәтләп.

4. ”Ярдәм ит”

Уенның максаты:шигырьне ихтибар белән тыңларга,мәгънәсен аңларга өйрәтү.Кыргый

Һәм йорт хайваннарын төркемнәргә аеру һәм кайда яшәүләрен билгеләү.

Матриал:өстәлнең бер ягында-урман һәм җәнлек өннәре,икенче ягында- йорт һәм сарай макетлары.Бер читтә-төрле хайван сыннары-уенчыклар.

Уен барышы:тәрбияче шигырьне берничә тапкыр укый.Балалар уендагы биремне үти.

Шигырьнең сүзләрен тиз генә өйрәнеп,мөстәкыйль рәвештә уйный башлыйлар.Үзләре теләгән хайваннарның исемнәрен атыйлар.

Сыер,аю,кәҗә,төлке,

сарык,бүре,куян,эт

Кая барырга белмиләр

Адашканнар ярдәм ит.

Көтәдер әниләре,

Кайда икән өйләре?

5. ”Серле тартма”

Уенның максаты:серле

тартмадагы предметларның исемнәрен искә төшерү.Балаларны санарга өйрәтү,сүз байлыкларын арттыру.

Материал:тартмада төрле уенчыклар(дәрес темасына карап)

Нәрсә бу?

Серле тартма!

Ачылмый шул шаярта,

Тартманың серен табыйк,

Әйдә бергәләп саныйк

Бер,ике,өч

Ачылмады ич.

Бер,ике,өч,дүрт

Тукта бераз гына көт.

Бер,ике,өч,дүрт,биш

Хәзер ачылырга тиеш.

Бер,ике,өч,дүрт,биш,алты,

Ачылды!

6. Хайван исеме уйла.

Уенның максаты:балаларның сүз байлыгын арттыру,фикерләү сәләтен үстерү.Йорт хайваннарының исемен хәтердә калдыру.

Вакытны бушка уздырмыйк,

Әз генә уйнап алыйк.

Бер генә иҗектән торган

Хайван исемен атыйк.

Ике иҗеклесен табыйк,

Башкача уйлап карыйк.

Кабатлыйм соңгы иҗеген,

Син әйтеп бир исемен.

Мәсәлән:ер-ер-сыер.

7. Татар халык уеннарына ияреп

“Без,без”

Уенның максаты:балаларның сөйләм телен үстерү,Түзем булырга,үз-үзеңне тыя белергә

өйрәтү.

Уен барышы:берничә бала бер-берсенең баш бармакларын учлаган килеш,йодрыкларын йодрык өстенә куеп,кулларын бергәләп күтәреп-төшереп санамышны әйтәләр:

Без-без,без идек, дүрт малай,биш кыз идек.

Барыбызга бер шатлык,бик кызык уен таптык.

Кем тели уйнап карый,кагыйдәсе бик гади:

“Әйе-ыһы димәскә,сөйләшмәскә,көлмәскә

Авызыбызны яптык,әйтерсең лә су каптык.

Уйнаучылар берсе дә авызын ачмаска,көлмәскә,сөйләшмәскә тиеш.Алар бер-берсен көлдерү өчен төрлечә кыланалар,күз-йөз белән төрлечә ымнар ясыйлар.Кем авызын ачса,я көлеп җибәрсә,”җәза”бирелә:шигырь сөйлә,яисә җырла.

Бу уеннар балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен бик файдалы булыр дип ышанам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Формирование краеведческой компетенции младших школьников на примере использования национально-регионального компонента в начальной школе

              В настоящее время в образовательных учреждениях актуальна проблема обучения и воспитания на основе использования ...

Национальный Региональный компонент "Литература Красноярского края "

Представлена рабочая программа по предмету "Литература Красноярского края" 3 класс Автор программы:РаицкаяГ.В....

Национальный Региональный компонент "Художественная культура Красноярского края "

Представлена рабочая программа по предмету "Художественная культура Красноярского края" 3 класс...

Национальный Региональный компонент "Литература Красноярского края " 2 класс

Представлена рабочая программа по предмету "Литература Красноярского края" 2 класс. Автор программы: Раицкая Г.В...

Национальный Региональный компонент "Природа и экология Красноярского края " 2 класс

Представлена рабочая программа по предмету "Природа и экология Красноярского края" 2 класс Автор программы: Раицкая Г.В...

Национально – региональный компонент в образовательном процессе начальной школы. Дополнения к федеральным программам окружающий мир 1-4 класс

Основные цели внедрения национально-регионального компонента в учебный процесс начальной школы:- освоение знаний о многообразии объектов и явлений природы как ценности;- обогащение учащихся новыми све...

Национально – региональный компонент в образовательном процессе начальной школы. Дополнения к федеральным программам - технология

Основные цели внедрения национально-регионального компонента в учебный процесс преподавания технологии:- освоение знаний о национальной культуре мордовского народа как ценности;- обогащение учащихся н...