Табигать – тиңсез хәзинә.
план-конспект занятия (3 класс) на тему

Шарафеева Гулиня Рифатовна

Укучыларның экологик белемнәрен тирәнәйтү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tabigat-tinsez_hzin.-1.doc631 КБ

Предварительный просмотр:

Описание: C:\Users\Гулина\Desktop\фото2 кл\DSCN0805.JPG

Шарафеева Гулина Рифатовна – учитель начальных классов

I квалификационной категории Чуру-Барышевской ООШ.

Стаж работы – 23 года.

     Тема: Табигать – тиңсез хәзинә.  (Сыйныфтан тыш чара)

     Максат: табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштыру, үзеңнең табигатьтәге гамәлеңә, мөнәсәбәтеңә һәрвакыт бәя бирергә өйрәтү;

     укучыларның экологик белемнәрен тирәнәйтү, табигатьне саклауда үзеңнән өлеш кертү ихтыяҗы уяту;

     табигатькә гуманлы мөнәсәбәт, тереклек өчен  җаваплылык  хисе тәрбияләү;

     Катнашалар: Урман хуҗасы, Су кызы, балалар,  укытучы.

     Зал урман аланына охшатып бизәлә. Зур-зур чәчәк бәйләмнәре тоткан берничә кыз һәм малай «алан»га керә.

  Гүзәл. Инде шактый җир үттек, арыдык, әйдәгез, утырып ял итеп алыйк.

 Ләйсән. Әйдәгез, чәчәкләрне чирәмгә куеп торыйк.

 Гүзәл. Бигрәк күп чәчәк җыйдык. Өйгә алып кайтып җиткерә алырбызмы икән инде без аларны?

 Ләйсән. Әйе, өйгә кадәр бик ерак шул, чәчәкләрнең яртысын калдырмыйча да булмас.

 (Менә «алан»да Әмир күренә, тиз генә «агач» янына барып, аның бер ботагын сындырып ала һәм шуның белән «куаклар»га суккалый башлый. Шулчак кошчык булып киенгән бала, «куак» артыннан «очып китә».)

   Гүзәл. Әмир, нишлисең син? Әнә кошчыкны куркыттың бит. Әкрен генә йөрсәң ни була?

 Әмир. Аның әле йомыркалары да бардыр. Әйдәгез, карыйбыз. Әнә ул оя! Таптым, таптым!

Гүзәл. Кагылма ояга!

Әмир. Ничек инде кагылма? Әнә йомыр¬ калары нинди кечкенә һәм матур. Хәзер мин аларны алам.

 (Тавыш ишетелә: «Кем әле анда кош оясын туздырырга җыена?  Күпме чәчәкне әрәм иткәнсез, агачларны сындыргансыз».)

Ләйсән. Чү, кем тавышы бу?

(Балалар куркып кала.Урман хуҗасы керә.)

  Урман хуҗасы. Мин — табигать сакчысы, Урман хуҗасы. Явызлардан, усаллардан таби¬гатьне саклыйм. Бу урманда барлык табигать хәзинәләренә мин хуҗа.

   Әгәр хәзер серле таягымны селкеп җибәрәм икән, сез өегезгә юлны бөтенләй таба алмассыз. Аңладыгызмы?

Балалар.Урман хуҗасы, зинһар, кичер безне. Без башка беркайчан да алай эшләмәбез.

Урман хуҗасы. Бу юлга гафу итәм, тик бер шартым бар, үтәрсезме?

Балалар. Үтәрбез, бабакай, тизрәк шартыңны әйт.

Урман хуҗасы. Шартым шундый. Әнә теге агачлыкны күрәсезме?

Балалар.  Күрәбез, күрәбез.

Урман хуҗасы. Шул агачлык артында ла¬герь бар. Анда быел балалар ял итә, ә алар — табигатьнең чын дуслары: урманны чүп-чардан арындыралар, кош оялары ясыйлар. Ә менә бүген алар «Табигать — тиңсез хәзинә» дигән темага кичә уздыралар. Алар сезне дә чын табигать сакчылары булырга өйрәтерләр. Минем белән шунда барырга сез ризамы?

Балалар. Без риза, риза. (Барысы бергә китәләр.)

Урман хуҗасы. Әнә, Зәңгәр күл буена якынлашабыз. Шунда әзрәк ял да итеп алырбыз.

(Су кызы киеменнән бер кыз керә, ул авыр ыңгыраша, уфылдый.)

Су кызы. Уф... уф...

Урман хуҗасы. Нигә уфылдыйсың су кызы? Ни булды, сөйлә тизрәк?

Су кызы.

Мин күп хезмәт иттем кешегә.

Сулыш бирдем, сусауны бастым,

Юдым сезне, тазарттым,

Назладым, хушландырдым,

Инде хәзер, су була торып.

Үзем пычрандым, тәмам агуландым.

   Ишетәсезме?

Мин — су.

Сукранып яшим,

Сулкылдап елыйм.

Сусадым чисталыкка —

Ничек чистарыныйм?

Мин — су, үзем тончыгам,

Сулышым кысыла.

Сукыр булмагыз, коткарыгыз!

Урман хуҗасы. Чынлап та, суны тизрәк коткарырга кирәк. Күрәсезме, аңа әллә ниләр ябышып беткән.

 (Балалар суны чүп-чардан чистарталар. Су кызы җиңел сулап куя, торып баса.)

Рәхмәт сезгә! Мине пычрактан арындырдыгыз.

   Урман хуҗасы.  Юлыбызны дәвам итик. Менә, балалар янына да килеп җиттек. Сезгә кунаклар да алып килдем.

    Балалар. Исәнмесез!

   Алып баручы.  Күптән көтәбез сине, Урман хуҗасы.  Рәхим итеп утырыгыз.          Балалар урман аланыны тезелеп утыралар.

    Минем сезгә бер әкият сөйләп китәсем килә.                                                

   Табигать һәм Кеше.

   Борын-борын заманда яшәгән ике дус – Табигать һәм Кеше. Бик тату яшәгәннәр. Табигать Кешене ашаткан-эчерткән, киендергән, дошманнардан саклаган. Дусты авырса, аны шифалы үләннәр белән, җиләк-җимеш белән дәвалаган. Кеше чәчәкле болыннарда уйнаган. Шулай итеп, Кеше Баһадир булып җитлеккән. Көннәрдән беркөнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдыра башлаган. Ул Табигатькә каршы баш күтәргән. Аның болыннарын таптаган, агачларын кискән, урманнарын яндырган, елгаларын пычраткан. “Дөньяга хәзер мин хуҗа”,- дип кычкырган Кеше. Табигать, бу явызлыкны күреп, артка чигенгән. “Мин Табигатьне җиңдем, бар дөнья миңа буйсына”, -дип мактанган Кеше. Табигатьнең кешегә ачуы чыккан. Ул Кешегә биргән байлыкны тартып алган. Эчә торган суын киптергән. Кешене буш яланда калдырган. Кеше өчен дөнья ямьсезләнгән. Һәм ул бик нык елаган. Табигатьсез яшәү мөмкин түгеллеген аңлаган. Ул табигатьне эзләп киткән. Көн барган, төн барган. Ниһаять, тапкан. Табигатьтән гафу үтенгән.

-Табигать кешегә ничек ярдәм иткән? Ә кеше нишләгән? Ни өчен кеше кайгырган? Кеше дөрес эшләгәнме? Табигать аны гафу итәрме?

-Нинди нәтиҗә ясап була? (Табигатьсез яшәп булмый.)

    Алып баручы. Һәркем өчен үзенең торган җире, туган ягы бик тә кадерле. Чөнки бөтен нәрсә туган җирдән, балачактан башлана. Шуңа күрә дә кечкенәдән үк табигатьне яра¬тырга, сакларга өйрәнергә кирәк.

   Ә хәзер әйдәгез 2 төркемгә бүленеп белемнәребезне тикшереп карыйк.

Мин сорауны әйткәч башта бергәләп киңәшәсез. Җавап әзер булгач “яшел кулны” күтәрәсез. Бер бала җавап бирә.

Төркемнәргә сораулар.

1төркемгә:

1) Урманда ташлап калдырылган кәгазь черемичә ничә ел саклана? ( 2-3 ел)

2) Походтан калган чүп-чарны урманда кая куярга?

( Учакта яндыргач, күмеп куярга).

3) Ни өчен кош йомыркаларын тотып карарга ярамый? (әни кош ташлап китә)

4)Бер көндә 100 мең корткычны юк итүче кош-урман докторы ( тукран)

5)Нинди хайванның колаклары аякларында?  (чикерткә)

6) Экология нәрсә ул?( Табигатьне саклау турындагы фән)

2 төркемгә:

1)Җирдә калдырылган полиэтилен пакет нишли? (Таркалмый, череми саклана ).

2) Ни өчен урманда чәчәк җыярга ярамый?( Алар арасында бик сирәк  очрый торган, Кызыл китапка кертелгәннәре булуы бар)

3) Походтан калган буш консерв савытларын нишләтергә?

(Яндырып күмәргә).

4) Кайсы кош оя ясамый, балаларын үзе үстерми?  (күке)

5)Тере организмнарга сулау өчен кирәкле газ? (кислород)

6) Кем алманы аркасы белән җыя? (керпе)

Практик эш

“Табигатьтә үзеңне ничек тотарга?” Һәр команда шартлы билгеләр ясый.

Нәтиҗә ясау

 1 нче бала.

И күңелле җәй көнендә

Табигать кочагында!

Менә шуны истә тоту

Кирәктер шул чагында!

2 укучы:

Җирдә безнең өчен диеп

Үсә матур чәчәкләр.

Явыз куллар өзмәсәләр,

Шулай гел үсәчәкләр.

             3нче бала.

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз.

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла, чүп атмагыз.

   4 укучы

  Урмандагы агачларны

  Калдырмыйча киссәләр,

  Урмансыз калган кешеләр

  Киләчәктә нишләрләр.

        5 укучы

 Табигать бетсә әгәр дә,

Кешелек тә бит бетә,

Шуңа күрә уйлан ныклап,

Алда сине ни көтә?

        6 нче бала.

 Эссе чакта, коры чакта

 Урманда ут якмагыз.

 Барысы бергә.

 Табигать ул — безнең әни,

 Табигатьне саклагыз!

   Описание: C:\Users\Гулина\AppData\Local\Microsoft\Windows\Temporary Internet Files\Content.Word\DSCN4441.jpg

Описание: C:\Users\Гулина\AppData\Local\Microsoft\Windows\Temporary Internet Files\Content.Word\DSCN4456.jpg


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигый материаллар белән эш

Табигый материаллар белән эш .Мамыктан аппликация...

Табигать язмышы - безнең язмыш

Укучыларның табигатьтәге бәйләнешләр турындагы белемнәрен   тирәнәйтү,табигатьне аңларга, сакларга өндәү ...

Табигый материаллар белән эш

Укучыларны табигый материаллар, аппликация ясау , иҗат итү, күз алдына китерү, уйлап табу күнекмәләре үстерү         ...

Без- табигать баласы.

Урок чистоты. Разработка классного часа....

Без- табигать баласы

Презентация к уроку чистоты....

Классный час "Без табигать баласы"

Классный час "Без табигать баласы" 1 класс...