Сөмбеләне кем белә?
методическая разработка (3 класс) на тему

Уңыш бәйрәме өчен эшкәртмә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sombelne_kem_bel.doc50.5 КБ

Предварительный просмотр:

Иске Өҗем урта мәктәбе

Сөмбеләне кем белә?!

( башлангыч сыйныф укучылары өчен кичә-бәйге )

                                                     Укытучы: Шәрифҗанова Р. В.

Сөмбеләне кем белә?!

(Башлангыч сыйныф укучылары өчен кичә-бәйге)

Максат: укучыларны халкыбызның милли бәйрәмнәре, халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыру; халкыбызның милли йолалары белән кызыксыну уяту, телебезгә, гореф-гадәтләребезгә хөрмәт тәрбияләү; эстетик тәрбия бирү.

Кичә барышы.

  1. Укытучының кереш сүзе.

Татар халкында бәйрәмнәр күп булган. Хәзер дә без милли бәйрәмнәребезнең күбесен билгеләп үтәбез. Сезнең дә ул бәйрәмнәрдә катнашканыгыз бар. Күпчелек бәйрәмнәр ел фасыллары, кыр эшләре белән бәйләнгән. Шулардан Сабантуй, Нәүрүз, Нардуган, Сөмбелә бәөрәмнәре турында ишеткәнегез һәм аларда катнашканыгыз бар.

   Бүген без сезнең белән “Сөмбеләне кем белә?” дип аталган кичә-бәйгегә җыелдык.

   Сезнең кайсыгызның Сөмбелә бәйрәме турында ишеткәнегез бар? Ул нинди бәйрәм? Кайчан үткәрелә? (Укучыларның фикерләре тыңлана).

    Сөмбелә бәйрәме 23 нче сентябрьдә, көн белән төннең көзге тигезләшкән чорында үткәрелгән. Язгы Нәүрүз бәйрәме кыр эшләрен башлап җибәрсә, Сөмбелә бәйрәме аны төгәлләп – йоигаклап куйган. Чөнки бу вакытта инде урып-җыю эшдәре төгәлләнә, ашлык әвеннәргә, кибән – эскертләргә куелган, сугылганы келәт-амбарларга тутырылганг була.

    Менә шундый көзге муллык-туклык чорына туры килгәнгә күрә дә, халык Сөмбелә бәйрәмен мул сый-ризык әзерләп, шат күңел белән үткәрә торган булган: һәр өйдә төрле камыр ашлары әзерләнгән, йола ризыгы һәм муллык билгесе булган бавырсак пешерелгән.

    Сөмбелә бәйрәме өйләргә сыймыйча урамнарга да чыккан. Авыл халкы бик матур бер кызны Сөмбелә итеп киендереп һәм аны уртага алып мәйданда уен-тамаша оештырган: биегән, җырлаган, күңел ачкан.

    Безнең бүгенге бәйрәмебездә бер генә түгел, ә җиде Сөмбелә катнашачак. Алар үзләренең халык авыз иҗаты әсәрләрен ничек  белүләрен күрсәтәчәк. Аларны алкышлап каршы алыйк. (музыуа астында “Сөмбеләләр керә).

  Алып баручы: Иртә яздан игенче басуда. Ул җирне эшкәртеп ашлык чәчә. “Бар өметем синдә, мәрхәмәтле җир-ана. Сүзләремне тыңла: кадерләп үстер чәчүлекләремне”- дип җир анасы Асыл бикәгә һәм җир атасы җирән сакалга ялвара ул. Әмма мул уңыш үстерү җир куәтеннән генә тормый. Чәчүлекләргә вакытында ява торган шифалы яңгыр да, аяз матур көннәр дә, кояш җылысы да кирәк. Шкңа күрә халкыбыз җиргә, яңгырга, кояшка багышлап эндәшләр иҗат иткән. Безнең кызларыбыз да шундый эндәшләрне беләләр микән? Сүз сезгә кызлар.

  1. Җир атасы җирән сакал!

Җир анасы Асыл бикә!

Түбәсенәтуклык бир,

Тамырына ныклык бир,

Ил өстенә муллыгын бир,

Ил эчендә безгә дә бир,

Җир, җир барын бир!

   

  1. Яңгыркаем яу, яу, яу!

Илгә ачлык килмәсен,

Ачтан халык үлмәсен,

Чума чире йөрмәсен,

Яңгыркаем яу, яу, яу!

Иген-ашлык күп булсын,

Башаклары тук булсын,

Кибән-эскерт зур булсын,

Яңгыркаем яу, яу, яу!

Кара сарык суярмын,

Ботын сиңа куярмын,

Сөтле сыер абзарда,

Бар да булыр яуганда,

Яңгыркаем яу, яу, яу!

   

  1. Кояш чык, чык, чык!

Майлы ботка Казанда,

Тәти кашык базарда.

Симез үгез суярмын,

Маен сиңа куярмын,

Итен үзем ашармын,

Сөяген эткә ташлармын

Кояш чык, чык, чык!

Аяз, ач, болыт кач,

Игеннәр үсәр, җылыткач.

         

    4) Яңгыр яу, яу, яу!

        Иләктән, чиләктән, пәрәмәчтән, коймактан

        Арыштан, бодайдан,

        Без сорыйбыз Ходайдан.

        Бир Алма, бир Алма!

Биргәнеңне кире алма!

  1. Яңгыр яу, яу, яу!

Сыерларда сөт булсын,

Хайваннар да тук булсын,

Игеннәрнең башлары

Ач булмасын, тук булсын.

Яңгыр яу, яу, яу!

Елга аксын юллардан,

Ташып чыксын ярлардан.

Матур яңгыр соңында

Хуш ис чыксын кырлардан!

Алып баручы: Булдырдыгыз, кызлар. Мондый эндәшләрдән соң, әлбәттә, Яәгыр да вакытында явар, кояш та үзенең җылысын кызганмас, җир дә сыен мул бирер. Басуларда игеннәр күкрәп уңар.

  Безнең якта нинди иген культуралары игелә? Сөмбеләләр белә микән, сынап карыйк әле. 2 нче бәйге – табышмакларның җавапларын табу.

- Кар астында кыш үткәрәм

  Яшел тунымны киеп,

  Көздән чәчеп калдырганга

  Өлгерәм мин иң элек. (арыш)

- Эшкәртсәләр бөртегемне

  Бөтен шартын китереп,

  Минем оннан күмәч пешә

  Күбек кебек күпереп. (бодай)

- Үзем ап-ак вак-вак йөмры,

  Мул итеп уңыш бирәм.

  Ваытында җыймасагыз

  Өйдән чыгып йөгерәм. (борчак)

- Сары эшләпә кигәннәр,

  Җем-җем итә күзләре.

  Гел кояшка караганга

  Кояш төсле йөзләре. (көнбагыш)

- Бодай белән ярыша алмыйм

  “Оным ак”,- дип.

  Аңа карап һичкем мине

  Кире какмый.

  Бөртегемнән ботка өчен

  Ярма ясый.

  Кош-корт, терлек мине

  Бик-бик сөеп ашый. (тары)

- Аягында кара ката,

  Тәпиендә кызыл оек,

  Яшел күлмәкле, ак яулыклы. (карабодай)

- Кырда бер алачык,

  Алачык эчендә капчык,

  Капчык эчендә карчык. (солы)

 Алып баручы: Афәрин, кызлар! Безнең халкыбыз бик игътибарлы, күзәтүчән булган, табигатьне өйрәнгән. Үзенең күзәтүләреннән чыгып, нәтиҗәләр ясаган. Шулай итеп сынамышлар барлыкка килгән. Хәзер табигатьтә көз патшалык итә. Бу ел фасылы белән бәйле нинди сынамышлар беләләр икән кызларыбыз.

Көзге сынамышлар.

- Сентябрь аяз булса, кыш салкын булыр.

- Көз озын килсә, яз соң килер.

- Агач яфрак коймый. Кар яумый.

- Имәндә чикләвек күп булса, кыш салкын килә.

- Суган кабыгы калын булса. Кыш салкын була.

- Кыр казлары иртә китсә, кыш итрә килә.

- Көз көне тычкан күп булса, кыш җылы килер.

- Агач яфракны соң койса, ел авыр килә.

- Имән чикләвеге күп булган елны – туклык.

- Әгәр беренче кар коры булса, җәй яхшы булыр, ашлык яхшы уңар.

 Алып баручы: Халкыбыз уңган-булган да, зирәк-тапкыр да булган. Кыска гына җөмләләр аша бик күп нәрсә турында әйтеп-сөйләп тә бирә белгән. Бу мәкаль-әйтемнәр. Кызларның эш-хезмәт кешесенә хөрмәт белән карау турындагы мәкаль һәм әйтемнәрне белүләрен тикшереп карыйк. Мәкальләрнең башын мин әйтәм, сез дәвам итәргә тиеш буласыз.

Мәкальләр.

- Хөрмәтнең төбе – (хәзинә).

- Эше барның – (ашы бар).

- Тирләп эшләсәң – (тәмләп ашарсың).

- Кем эшләми – (шул эшләми).

- Тырышлык зурлык – (ялкаулык – хурлык).

- Эш беткәч – (уйнарга ярый        ).

- Һөнәрле үлмәс – (һөнәрсез көн күрмәс).

- Ашаганда колагың селкенсен – (эшләгәндә йөрәгең җилкенсен).

- Эшчән бәхетне эшендә күрер - (ялкау бәхетне төшендә күрер).

- Хезмәтнең тире ачы булса да, (җимеше таталы)

- Эштә булса батырлык,  (шунда була матурлык).

- Егет кешегә...(җитмеш төрле һөнәр дә аз).

- Тырышкан табар,... (ташка кадак кагар).

- Сүзең белән мактанма,... (эшең белән мактан).

- Агачны яфрак бизәсә,... (кешене хезмәт бизи).

 Алып баручы: Тырыш хезмәт беркайчан да юкка чыкмый. Игенчеләрнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе – табыннарыбызның муллыгы. Басуларда күкрәп үскән икмәк тегермәннән он булып, ипи заводларына китә. Ү анда нинди генә ризык әзерләмиләр! Кызлар нинди камыр ризыкларының исемнәрен беләләр икән, шуны ачыклап китик. (Кызлар чираттан камыр ризыкларының исемнәрен атыйлар).

  Бәйгеннең беренче өлешендә кызлар үзләренең халык авыз иҗаты әсәрләрен ничек белүләрен күрсәттеләр. Хәзер егетләребез аларны котлап җыр башкарыр, ә кызлар җыр көенә төрле хәрәкәтләр уйлап, биеп күрсәтер. Жюри членнары иң яхшы биючене ачыклар.

 Җыр: “Ай Сөмбел, вай Сөмбел”

Озын сары толымнарың

Ука белән үрелгән.

Ай Сөмбел, вай Сөмбел!

Игенченең хакын бел,

Безгә шатлык китер гел!

  Син буйлаган киң басулар

  Мул уңышка күмелгән.

  Ай Сөмбел. Вай Сөмбел!

  Юлыңа сибәбез гөл

  Сиңа рәхмәтле күңел.

 (Кичә ахырында бәйгегә нәтиҗә ясала. Кызларга “Зирәк Сөмбелә”, “Тапкыр Сөмбелә”, “Сөйкемле Сөмбелә” һ. б. исемнәре бирелә)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме.

праздник урожая....

Сөмбелә бәйрәме.

уңыш бәйрәме...

Внеклассное занятие "Сөмбелә бәйрәме"

Татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыру.Татар халык уеннарын өйрәнү.Җырга ,биюгә мәхәббәт тәрбияләү....

Сөмбелә бәйрәме

Көзнең алтынлыгы, аның кадере һэм куркәмлеге көзге муллык белэн билгеләнэ...

Сөмбелә бәйрәме

Сөмбелә бәйрәме...

Сөмбелә бәйрәме

Башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрергә мөмкин....