Музейда бүлекләр эшчәнлеге. БӨЕК ҖИҢҮГӘ ДАН!
видеоурок на тему

Хасанова Миляуша Кашбетдиновна

Бөек Җиңүгә дан!

     1941 нче елның 22 нче июнендә башланган Бөек Ватан сугышы Вәрәшбаш авылыннан да бик күп эшче көчләрне тартып алды. Авылдан барлыгы 125 кеше сугышка китә. Вәрәшбаш кешеләре фронтта да, тыл да Ватан алдында торган изге бурычларын намус белән үтиләр. Фронтка киткән кешеләрнең 68е сугыш кырларында ятып кала. Күп кенә авылдашларыбыз күрсәткән батырлыклары өчен Хөкүмәтебезнең зур бүләкләренә лаек булалар. Галиев Зәкәрия, Гәрәев Миргарифан, Җәләлев Әскый, Гайсин Зөфәрләр “Кызыл йолдыз” һәм “Дан” орденнарының төрле дәрәҗәләре белән бүләкләнәләр.

Авылыбыз уртасында торган Билгесез солдат һәйкәле янында ел саен

зурлап Җиңү бәйрәмен билгеләп үтү тантансы уза. Безнең матур киләчәгәбез өчен көрәшкән авылдашларыбыз хөрмәтенә һәйкәл алдына чәчәкләр салына. Кызганыч, бүгенге көндә авылыбызда бер генә сугыш ветераны да яшәми.

Авылыбызның лаеклы ялдагы укытучысы Тәзкирә апа Низамиева Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан авылыбызда туып үскән сугыш чоры балаларын барлап, алар турында мәгълүмат туплап,”Сугыш чоры балалары” дигән китапчык чыгарды. Ул китап һәркемгә таратылды. Безнең мәктәп музеенда да саклана.

Әлеге бүлектә Хәтер китабы, сугыш чорына караган фоторәсемнәр, альбомнар саклана.

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Милли тәрбия бирү үзенчәлекләре

Дәресләрдә, дәресләрдән тыш чараларда милли тәрбия бирү үзенчәлекләре....

Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләре темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләре....

Музейда бүлекләр эшчәнлеге. ТАТАР ӨЕ КҮРЕНЕШЕ

Милләтнең, халыкның гасырлар буе сакланып килгән яшәү рәвеше, көнкүреше, гореф-гадәтләре белән без әлеге бүлектә бик яхшы таныша алабыз. Халыкның рухи, мәдәни хәзинәләренә таянып үзебезнең милләтебезг...

Музейда бүлекләр эшчәнлеге. "ПИОНЕРИЯ" бүлеге

Пионерия почмагы. Кем ул ЛЕНИН? бүлеге бигрәк тә үзенчәлекле һәм кызыклы урын. Чөнки бүгенге чор балалары өчен гел таныш булмаган урын дисәк тә була. Чөнки ул чор кануннары белән бүгенге көн законнары...

Музейда бүлекләр эшчәнлеге. МУЗЕЙ ТАРИХЫ

Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Туган як” музее 1994 нче елның октябрь аенда оеша. Аңа нигез салучы 41 ел гомерен балалар укытуга багышлаган, халык мәгариф отличнигы, югары белемле укытучы...

Музейда бүлекләр эшчәнлеге. МӘКТӘП ТАРИХЫ

Мәктәбем – белем учагым” бүлегендә мәктәп тарихы һәм мәктәптне җитәкләгән директорлар турында белешмәләр табарга була. Шулай ук мәктәптә белем һәм тәрбия биргән укытучы турында, мәктәптә белем алган у...