Музейда бүлекләр эшчәнлеге. МӘКТӘП ТАРИХЫ
видеоурок на тему

Хасанова Миляуша Кашбетдиновна

Мәктәбем – белем учагым” бүлегендә мәктәп тарихы һәм мәктәптне җитәкләгән директорлар турында белешмәләр табарга була. Шулай ук мәктәптә белем һәм тәрбия биргән укытучы турында, мәктәптә белем алган укучылар турында мәгълүматлар “Директорларыбыз тарихы”, “Укытучыларыбыз” дигән стендларда, “Алар бездә укыдылар, “Алар бездә укыттылар” исемле альбомнарда         саклана.

1900 нче еллар тирәсендә Теләнче Тамак авылының атаклы бае Хәлфин Вәрәшбаш авылында кечкенә генә таш мәктәп салдыра. Ул мәктәптә элекке кадимчәдән аермалы буларак, җәдитчә укытылган. Ягъни, дин белән беррәттән арифметика, география, тарих фәннәре дә алып барылган. Ләкин укытуның нигезендә гарәп һәм фарсы телләрендә догалар һәм аятьләр ятлау булган. Шуның нәтиҗәсе буларак, авылда укый – яза белүчеләр бармаклар белән генә саналган.

      1929 елда башлангыч мәктәбе ( Директоры- Ибраһимов Карый) ачыла. Мәктәп башта аерым кешеләр йортында һәм мәчеттә эшли. 1934 елда җидееллык мәктәп ачыла, директоры Халитов Габдулла була. Мәктәп ачылу белән укучылар саны арта. Мәктәптә Вәрәшбаш, Ташьелга, Краснояр, Ирекле авыл балалары белем алалар. 1959 елда мәктәп сигезьеллык итеп үзгәртелә. Директоры- Әюпов Исмәгыйль. Бу елларда укучылар саны 280 гә җитә.

    1973 нче елда сигезьеллык мәктәпнең барлык уңайлыклары булган яңа типовой бинасы сафка баса. 1979 елдан тугызъеллыкка үзгәртелгән мәктәп 1998 елда төп гомуми белем бирү мәктәбе дип үзгәртелә. Бу чорда мәктәп директорлары булып Хафизов Наил, Хәбибуллина Гөлфинә эшлиләр. Алардан алда озак еллар мәктәп директоры булып Зәкиҗан Закиров Закир улы эшләде. Директор булып эшләгән Зарипов Сәйдел Нәҗип улы, Миркасыймова Сәкинә Миркасыйм кызы да балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур тырышлыкларын куйдылар.

2000 – 2002 нче елларда Мөхәммәтдинов Дамир Заһит улы, 2002-2008 нче елларда Шәймөхәммәтов Илдар Фарс улы, 2008-2016 нчы елларда Сәхбетдинова Гөлсинә Зәкәрия кызы мәктәп директоры вазыйфасын үтәделәр. Бүгенге көндә мәктәп белән Яхина Ләйсән Равил кызы җитәкчелек итә.

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Милли тәрбия бирү үзенчәлекләре

Дәресләрдә, дәресләрдән тыш чараларда милли тәрбия бирү үзенчәлекләре....

Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләре темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләре....

Музейда бүлекләр эшчәнлеге. ТАТАР ӨЕ КҮРЕНЕШЕ

Милләтнең, халыкның гасырлар буе сакланып килгән яшәү рәвеше, көнкүреше, гореф-гадәтләре белән без әлеге бүлектә бик яхшы таныша алабыз. Халыкның рухи, мәдәни хәзинәләренә таянып үзебезнең милләтебезг...

Музейда бүлекләр эшчәнлеге. "ПИОНЕРИЯ" бүлеге

Пионерия почмагы. Кем ул ЛЕНИН? бүлеге бигрәк тә үзенчәлекле һәм кызыклы урын. Чөнки бүгенге чор балалары өчен гел таныш булмаган урын дисәк тә була. Чөнки ул чор кануннары белән бүгенге көн законнары...

Музейда бүлекләр эшчәнлеге. БӨЕК ҖИҢҮГӘ ДАН!

Бөек Җиңүгә дан!     1941 нче елның 22 нче июнендә башланган Бөек Ватан сугышы Вәрәшбаш авылыннан да бик күп эшче көчләрне тартып алды. Авылдан барлыгы 125 кеше сугышка китә. Вәрәш...

Музейда бүлекләр эшчәнлеге. МУЗЕЙ ТАРИХЫ

Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Туган як” музее 1994 нче елның октябрь аенда оеша. Аңа нигез салучы 41 ел гомерен балалар укытуга багышлаган, халык мәгариф отличнигы, югары белемле укытучы...