Музейда бүлекләр эшчәнлеге. МУЗЕЙ ТАРИХЫ
видеоурок по теме

Хасанова Миляуша Кашбетдиновна

Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Туган як” музее 1994 нче елның октябрь аенда оеша. Аңа нигез салучы 41 ел гомерен балалар укытуга багышлаган, халык мәгариф отличнигы, югары белемле укытучы  Чербаева Мөнирә апа Кәрим кызы. Музейның рәссамы Мәгъдиев Галимҗан.

Музейны Вәрәшбаш тугызъеллык мәктәбенең класс кабинетына урнаштыралар һәм ул мәктәпкә буйсына да. Музейның мәйданы 34 кв.м.

Мәктәп музеена музей статусы 1998 нче елда бирелә.

Музейда 174 экспонат бар. Барлык экспонатларга да инвентарь номерлары сугылган, инвентарьлар китабы исемлегенә теркәлгән.

Музейны оештыру алдыннан җәмгыятькә файдалы, зур эзләнү-тикшеренү эшләре алып барылган, кызыклы экспозицияләр булдырылган.

Бүгенге көндә музей махсус урынга урнаштырылды. Биредә 5 бүлек эшли. Һәр бүлекнең темасына туры китереп, бик күп һәм бай материал тупланган. Авыл тарихы язылган стенд, авыл, мәктәп тормышына багышланган альбомнар, авылдан чыккан күренекле кешеләрнең фоторәсемнәре белән стенд, мәктәптә эшләгән укытучылар турында мәгълүматлар, авылның үткәне һәм бүгенгесе турында газета-журнал битләрендәге мәкаләләр бар.

Музейны карарга авыл халкы, укучылар, балалар бакчасы балалары, йөри. Мәктәбебезгә килгән кунакларны да иң беренче музейга алып керәбез. 1998 нче елның октябрендә Татарстан рәссамнары берләшмәсе әгъзасы, рәссам Зөлфия Гаусиева-Мөхәммәдиева да булып киткән, зур бәя биргән.

Мәктәп музеенда түбәндәге документлар бар:

·        Инвентарьлар китабы.

·        Теркәү карточкалары.

·        Музейга кергәннәрне исәпкә алу китабы.

·        Тәкъдимнәр китабы.

Музейга член итеп 12 укучы кабул ителә. Алар зур тырышлыкларын куеп, анда эшлиләр. Авыл буйлап йөреп, музей өчен төрле материаллар җыялар, аны бизәүдә актив катнашалар. 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Милли тәрбия бирү үзенчәлекләре

Дәресләрдә, дәресләрдән тыш чараларда милли тәрбия бирү үзенчәлекләре....

Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләре темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләре....

Музейда бүлекләр эшчәнлеге. ТАТАР ӨЕ КҮРЕНЕШЕ

Милләтнең, халыкның гасырлар буе сакланып килгән яшәү рәвеше, көнкүреше, гореф-гадәтләре белән без әлеге бүлектә бик яхшы таныша алабыз. Халыкның рухи, мәдәни хәзинәләренә таянып үзебезнең милләтебезг...

Музейда бүлекләр эшчәнлеге. "ПИОНЕРИЯ" бүлеге

Пионерия почмагы. Кем ул ЛЕНИН? бүлеге бигрәк тә үзенчәлекле һәм кызыклы урын. Чөнки бүгенге чор балалары өчен гел таныш булмаган урын дисәк тә була. Чөнки ул чор кануннары белән бүгенге көн законнары...

Музейда бүлекләр эшчәнлеге. БӨЕК ҖИҢҮГӘ ДАН!

Бөек Җиңүгә дан!     1941 нче елның 22 нче июнендә башланган Бөек Ватан сугышы Вәрәшбаш авылыннан да бик күп эшче көчләрне тартып алды. Авылдан барлыгы 125 кеше сугышка китә. Вәрәш...

Музейда бүлекләр эшчәнлеге. МӘКТӘП ТАРИХЫ

Мәктәбем – белем учагым” бүлегендә мәктәп тарихы һәм мәктәптне җитәкләгән директорлар турында белешмәләр табарга була. Шулай ук мәктәптә белем һәм тәрбия биргән укытучы турында, мәктәптә белем алган у...