Музейда бүлекләр эшчәнлеге. ТАТАР ӨЕ КҮРЕНЕШЕ
статья по теме

Хасанова Миляуша Кашбетдиновна

Милләтнең, халыкның гасырлар буе сакланып килгән яшәү рәвеше, көнкүреше, гореф-гадәтләре белән без әлеге бүлектә бик яхшы таныша алабыз. Халыкның рухи, мәдәни хәзинәләренә таянып үзебезнең милләтебезгә карата ихтирам, горурлык, сөю хисләре тәрбияли алабыз. Халыкның үткәне, тарихы белән кызыксыну безне тагын да күбрәк мәгълүмат эзләргә, тирә-юньне күзәтергә, гамәли һәм әдәби чыганаклар, интернет ресурслар белән эшләргә этәрә. Шуңа күрә дә без һәрвакыт хәрәкәттә.

Татар хатын-кызлары ситсыдан яки сатиннан тегелгән бала итәкле күлмәк, аның өстеннән чигүле алъяпкыч яки камзул кигән. Башларына ак яулык бәйләгән яки калфак кигән. Ә ир-атлар озын күлмәк өстеннән камзул яки бишмәт, чапан, башларына түбәтәй кигәннәр. Аякларында - читек-кәвешләр булган.

Һәр халык үзенең гореф-гадәтләре белән бай. Татар өенең интерьеры һәм борынгы заманда файдаланылган эш кораллары, халыкның көнкүреш әйберләре белән дә без әлеге бүлектә таныша алабыз.

Сезнең каршыгызда кул тегермәне. Аның белән бөртекләрне он хәленә китергәнче тартканнар, ягъни тегермәннең ташын кул белән әйләндерү нәтиҗәсендә бөртек вакланган һәм оны иләк аша аска коелып барган.

Шулай ук кулдан ясалган пычаклар, пычкылар, кашыклар да безнең мәктәп музеенда зур байлык булып саклана. 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләре темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләре....

Музейда бүлекләр эшчәнлеге. "ПИОНЕРИЯ" бүлеге

Пионерия почмагы. Кем ул ЛЕНИН? бүлеге бигрәк тә үзенчәлекле һәм кызыклы урын. Чөнки бүгенге чор балалары өчен гел таныш булмаган урын дисәк тә була. Чөнки ул чор кануннары белән бүгенге көн законнары...

Музейда бүлекләр эшчәнлеге. БӨЕК ҖИҢҮГӘ ДАН!

Бөек Җиңүгә дан!     1941 нче елның 22 нче июнендә башланган Бөек Ватан сугышы Вәрәшбаш авылыннан да бик күп эшче көчләрне тартып алды. Авылдан барлыгы 125 кеше сугышка китә. Вәрәш...

Музейда бүлекләр эшчәнлеге. МУЗЕЙ ТАРИХЫ

Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Туган як” музее 1994 нче елның октябрь аенда оеша. Аңа нигез салучы 41 ел гомерен балалар укытуга багышлаган, халык мәгариф отличнигы, югары белемле укытучы...

Музейда бүлекләр эшчәнлеге. МӘКТӘП ТАРИХЫ

Мәктәбем – белем учагым” бүлегендә мәктәп тарихы һәм мәктәптне җитәкләгән директорлар турында белешмәләр табарга була. Шулай ук мәктәптә белем һәм тәрбия биргән укытучы турында, мәктәптә белем алган у...

ТАТАР ҺӘМ РУС ТЕЛЕ ЧАГЫШТЫРУЛАРЫНЫҢ МИЛЛИ-МӘДӘНИ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ (халык әкиятләре мисалында)

ТАТАР ҺӘМ РУС ТЕЛЕ ЧАГЫШТЫРУЛАРЫНЫҢМИЛЛИ-МӘДӘНИ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ (халык әкиятләре мисалында) чыгыш...