Музейда бүлекләр эшчәнлеге. "ПИОНЕРИЯ" бүлеге
видеоурок на тему

Хасанова Миляуша Кашбетдиновна

Пионерия почмагы. Кем ул ЛЕНИН? бүлеге бигрәк тә үзенчәлекле һәм кызыклы урын. Чөнки бүгенге чор балалары өчен гел таныш булмаган урын дисәк тә була. Чөнки ул чор кануннары белән бүгенге көн законнары гел тәңгәл килеп бетми дисәк тә була. Бу бүлектә үзләренең яшьлекләре шул чорга туры килгән укытучылар, билгеле шәхесләр турында мәгълүматлар тупланган. Шулай ук, кулдан чигелгән бик тә кадерле истәлекләр саклана.

Һәр чорның үзенә генә хас үзенчәлеге, тәрбия алымнары була. 1918 - 1990 нчы еллар ялкынлы комсомол чоры булып бик күпләрнең хәтеренә уелып калган.

ЛЕНИН!

Йөрәкләрдә балкый синең нурың,

Байракларга рәсемең чигәбез.

Синең исемең белән җиңеп килдек,

Синең исемең белән җиңәрбез!

Ул вакытта  Ленин барлык кешеләр өчен иң бөек, иң кадерле шәхес саналган. XX гасыр балалары - башта пионер, аннан соң комсомол сафларында тәрбияләнгән балалар. Комсомол оешмаларының төп вазыйфасы – балаларда, яшьләрдә Ватанга мәхәббәт, эш сөючәнлек хисләре тәрбияләү булды.

1918 нче елның 29 нчы октябрендә төзелгән комсомол оешмалары тормышны үзгәртеп кору өстендә армый-талмый эшләп, гаять зур хезмәт куйганнар. Беренче коммуналар, колхоз оештыруда, авылларда наданлыкны бетерүдә, яңа шәһәрләр, тимер юллар, завод-фабрикалар коруда, физкультура-спорт өлкәсендә алгы сафта булганнар.

Укучы өчен октябрятка кабул ителү олы бәйрәм булып санала иде. Димәк син шул биеклектән төшмәс өчен бөтен тырышлыгыңны куярга тиеш.

Октябрят вакытта үзен үрнәк тоткан укучыларны гына пионерга кабул итәләр. Ә моның өчен шулай ук билгеле бер кануннарны үтәргә кирәк.

Комсомолга кабул ителү өчен башта “Комсомол Устав”ын яттан белү кирәк булган. Уставны сөйли алмаган укучыларны комсомолга алмаганнар.

Комсомолны партия алмашчысы итеп тәрбияләгәннәр. Комсомолларның йөрәгендә революция җиңүенә тирән ышану, искелек хәрабәләрендә хезмәт байрагын, коммунизм байрагын урнаштыру өчен бөтен көчләрен, хәтта тормышларын кызганмау теләге булган.

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Милли тәрбия бирү үзенчәлекләре

Дәресләрдә, дәресләрдән тыш чараларда милли тәрбия бирү үзенчәлекләре....

Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләре темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләре....

Музейда бүлекләр эшчәнлеге. ТАТАР ӨЕ КҮРЕНЕШЕ

Милләтнең, халыкның гасырлар буе сакланып килгән яшәү рәвеше, көнкүреше, гореф-гадәтләре белән без әлеге бүлектә бик яхшы таныша алабыз. Халыкның рухи, мәдәни хәзинәләренә таянып үзебезнең милләтебезг...

Музейда бүлекләр эшчәнлеге. БӨЕК ҖИҢҮГӘ ДАН!

Бөек Җиңүгә дан!     1941 нче елның 22 нче июнендә башланган Бөек Ватан сугышы Вәрәшбаш авылыннан да бик күп эшче көчләрне тартып алды. Авылдан барлыгы 125 кеше сугышка китә. Вәрәш...

Музейда бүлекләр эшчәнлеге. МУЗЕЙ ТАРИХЫ

Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Туган як” музее 1994 нче елның октябрь аенда оеша. Аңа нигез салучы 41 ел гомерен балалар укытуга багышлаган, халык мәгариф отличнигы, югары белемле укытучы...

Музейда бүлекләр эшчәнлеге. МӘКТӘП ТАРИХЫ

Мәктәбем – белем учагым” бүлегендә мәктәп тарихы һәм мәктәптне җитәкләгән директорлар турында белешмәләр табарга була. Шулай ук мәктәптә белем һәм тәрбия биргән укытучы турында, мәктәптә белем алган у...