туган як җырчысы-Сибгат Хәким
классный час (3, 4 класс) на тему

Сулейманова Наиля Талгатовна

сыйныф сәгате өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_yak_zhyrchysy.docx51.39 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ӘТНӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ЯҢА ШАШЫ ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

 

/ЯКТАШ ЯЗУЧЫБЫЗ СИБГАТ ХӘКИМНЕҢ

100 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАНГАН

ӘДӘБИ-МУЗЫКАЛЬ  КИЧӘ  /

3-4-СЫЙНЫФ(кунакка 1-2-сыйныф укучылары да чакырыла)

 УКЫТУЧЫ: Сөләйманова Наилә Тәлгать кызы-

Яңа Шашы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

2011-2012-уку елы

МАКСАТ:

1. УКУЧЫЛАРНЫ ЯКТАШ ЯЗУЧЫБЫЗ С.ХӘКИМ ИҖАТЫ БЕЛӘН ТАНЫШТЫРУНЫ ДӘВАМ    ИТТЕРҮ.

  1. УКУЧЫЛАРДА СӘНГАТЬЛЕ УКУ КҮНЕКМӘЛӘРЕН ҮСТЕРҮ, СӨЙЛӘМНӘРЕН БАЕТУ.
  2. УКУЧЫЛАРНЫ С.ХӘКИМ ШИГЫРЬЛӘРЕ ҮРНӘГЕНДӘ ТӘРБИЯЛӘҮ: ТУГАН ЯККА   МӘХӘББӘТ, ӘНИЛӘРГӘ, ХЕЗМӘТ КЕШЕЛӘРЕНӘ ХӨРМӘТ ХИСЛӘРЕ ТӘРБИЯЛӘҮ.

ҮТКӘРҮ ФОРМАСЫ: ӘДӘБИ-МУЗЫКАЛЬ  КИЧӘ

СЫЙНЫФ: 4-СЫЙНЫФ (КУНАК ИТЕП 1-3-СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ЧАКЫРЫЛА)

ҖИҺАЗЛАУ:

  1. МУЛЬТИМЕДИА ПРОЕКТОРЫ .
  2. С.ХӘКИМ ИҖАТЫН СУРӘТЛӘГӘН СЛАИДЛАР.
  3. С.ХӘКИМ ПОРТРЕТЫ.
  4. С. ХӘКИМ КИТАПЛАРЫННАН КҮРГӘЗМӘ.
  5. С.ХӘКИМГӘ БАГЫШЛАП ЧЫГАРЫЛГАН "САБАНТУЙ" ГАЗЕТАСЫ.
  6. С. ХӘКИМНЕҢ ЧЕМБУЛАТ УКУЧЫЛАРЫНА ҖИБӘРЕЛГӘН ХАТЫ, ФОТОСЫ, КИТАБЫ.
  7. С. ХӘКИМ ШИГЫРЬЛӘРЕ БУЕНЧА ЯСАЛГАН РӘСЕМ КҮРГӘЗМӘСЕ.

ӘДӘБИЯТ:

         1.ТАТАТ БАЛАЛАР АНТОЛОГИЯСЕ

                2. С.ХӘКИМ КИТАПЛАРЫ

                3. Р.БАТУЛЛА , Р.КОРБАН,.”СИБГАТ ХӘКИМ”, КАЗАН, ТАТАРСТАН КИТАП   НӘШРИЯТЫ, 2001.

ӘЗЕРЛЕК ЭШЕ:

  1.  С.ХӘКИМНЕҢ ТОРМЫШ ҺӘМ ИҖАТ ЮЛЫ БЕЛӘН ТАНЫШУ .
  2. КҮЛЛЕ КИМЕ МӘКТӘБЕНДӘГЕ С.ХӘКИМ МУЗЕЕНДА БУЛУ.
  3. С. ХӘКИМ ШИГЫРЬЛӘРЕН УКУ, ЯТТАН ӨЙРӘНҮ.
  4. ШИГЫРЬЛӘРГӘ РӘСЕМНӘР ЯСАУ.

ЭШНЕ ДӘВАМ ИТҮ: КҮЛЛЕ КИМЕ МӘКТӘБЕНДӘГЕ С.ХӘКИМ МУЗЕЕНДА БУЛУ(ҖӘЙГЕ ЛАГЕРЬ ВАКЫТЫНДА)


ҮТКӘРҮ ПЛАНЫ:

  1. БЕРЕНЧЕ СӘХИФӘ - “С. ХӘКИМГӘ БАГЫШЛАНГАН КИЧӘНЕ АЧУ”. (СЛАИД 1)

  1. ИКЕНЧЕ СӘХИФӘ-  “СИБГАТ  ХӘКИМ-ТУКАЙ ЯЗУЧЫСЫ” (СЛАИД 2)

  1. ӨЧЕНЧЕ СӘХИФӘ - “СИБГАТ  ХӘКИМ-ТУ ГАН ЯК ҖЫРЧЫСЫ ” (СЛАИД 3)

  1. ДҮРТЕНЧЕ СӘХИФӘ - “СИБГАТ  ХӘКИМ АНАЛАРГА ДАН ҖЫРЛЫЙ” (СЛАИД 4)

  1. БИШЕНЧЕ СӘХИФӘ  “СИБГАТ  ХӘКИМ- БӨЕК ВАТАН СУГЫШЧЫСЫ”  (СЛАИД 5)

  1. АЛТЫНЧЫ СӘХИФӘ  “ЯКТАШ ШАГЫЙРЕБЕЗ СИБГАТ  ХӘКИМ БЕЛӘН

ГОРУРЛАНАБЫЗ” (СЛАИД 6,7)

J0196200

КИЧӘНЕҢ БАРЫШЫ:

Кичә буласы залда С.Хәкимнең китапларыннан, балалар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырыла. Мультимедиа проекторы буенча слайдларда шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы күрсәтелеп барыла.

 “Әй язмыш, язмыш”көе яңгырый

  1. БЕРЕНЧЕ СӘХИФӘ  “С. ХӘКИМГӘ БАГЫШЛАНГАН КИЧӘНЕ АЧУ”. (СЛАИД 1)

 Алып баручы:

   Сөекле һәм талантлы якташ шагыйребез Максим Горький һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты.Ленин һәм Октябрь революциясе орденлы шагыйрь Сибгат Хәкимгә багышланган кичәне башлыйбыз.

1-укучы:

Алтын телле иҗат алып килеп,

Дәртле, моңлы,көчле халыкка,

Азмы гәүһәр өстәдең син, Сибгат абый,

Ук та атмый, туп та ватмый торган

Тукай әйткән рухи байлыкка.

2-укучы:

Гөрләп , дөрләп яна-яна яшәп,

Гаҗәп гүзәл иҗат юлында

Азмы байлык өстәдең син, Сибгат абый

Халкыбызның алтын фондына.

3- укучы:

   Бездә бәйрәм. Шигърият һәм җыр бәйрәме. Якташ шагыйребез С. Хәкимгә декабрь аенда 100 яшь тула.

  1. ИКЕНЧЕ СӘХИФӘ  “СИБГАТ  ХӘКИМ-ТУКАЙ ЯЗУЧЫСЫ” (СЛАИД 2)

Алып баручы:

   Бәйрәм дибез. Татар халкының борын-борыннан килгән матур бәйрәмнәре бар. Мәйдан. Сабан туйлары. Кыр җыеннары. Бу бәйрәмнәрдә пар атларны җигеп дугаларга кыңгыраулар тагып, алмачуар атларны җемелдәвек тәңкәләр белән бизәп, урман-кырларны, болын-тугайларны әйләнеп йөрү гадәте бар. Моннан 80 еллар элек С.Хәким әдәбият мәйданына пар атларда килеп кергән язучы. Гариф Ахунов сүзләре белән әйткәндә " С.Хәким әдәбияткә Тукай җигеп биргән пар атта шаулап килеп кергән".

         

1-укучы:

   Каләм тибрәтә башлаганнан бирле С.Хәким Тукайны шигърият күгендәге    иң якты йолдызлардан саный  һәм иҗатының һәр этабында олы шагыйрь яулаган бөеклеккә омтыла.

 


3-укучы

С.Хәкимнең "Тукайга" шигыре

                   Күрдем гомеремдә бу җирнең

Күп төрле шагыйрьләрен.

Сиңа табынган шикелле

Беркемгә табынмадым .

Синнән башланды татарда

Шигырьдә шаулы гомер.

Башка беркемнән дә түгел,

Тик синнән шагыйрьлегем.

Телем дә синең «Туган тел»

Иманым синең иман.

Сине тудырган халыкның

Алдында башым иям.

  1. ӨЧЕНЧЕ СӘХИФӘ  “СИБГАТ  ХӘКИМ-ТУ ГАН ЯК ҖЫРЧЫСЫ ” (СЛАИД 3)

Алып баручы:

   С.Хәким Казан артының Күлле Киме авылында ,мари катыш татар базарлары шаулап торган җирдә крестьян семьясында туган .Үз авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң ул -пионервожатый, аннан комсомол, аннан рафбакчы ,аннан Казан педагогия институты студенты. Югары белем алган С.Хәким Татарстан китап нәшрияте редакторы, "Совет әдәбияты" журналында әдәби хезмәткәр була. С.Хәким бала вакыттан ук ике милләтне дә хөрмәт иткән. Татар халык җырлары һәм биюләре белән бер рәттән мари җырларын җырлаган һәм биюләрен биегән.

Татар һәм Мари халык биюләре башкарыла.

1-укучы:

   Күлле - Киме -С.Хәкимнең туган авылы. Монда аның балачагы, үсмерчагы узган, туган нигезе, ерак бабаларының, әнисенең каберләре.

С.Хәким бөтен барлыгы-җаны, тәне, акылы, күз карашлары, атлап йөрүләре, елмаюы - туган җиренә, басуларына , чишмәләренә, кешеләр күңеленә килеп тоташа. Бу аның шигырьләрендә аның сүзләренә язылган җырларда да бик ачык күренә. Ә  хәзер, әйдәгез. аларны тыңлап карыйк.

2-укучы:

“Туган якта һәр тал җырлый” шигыре

“Т уган якта һәр тал җырлый

Үз-үзенә, тын гына...

Җырлый һәр тал , җитә эңгер,

Тынмый алар, төн була...

Т уган якта һәр тал җырлый,

Җырлый таллар, төн ката...

Җырлый таллар, җитә иртә,

Тынмый алар , таң ата...

Туган якта һәр тал җырлый,

Җырлый таллар үзенчә...

Җырлый таллар, нишләр ярлар

Беркөн җырлар өзелсә...

"  Ага чишмә " җыры башкарыла.

3- укучы:

 “...җитлегеп килгән игеннәр..” шигыре

Җитлегеп килгән игеннәр

            Үзенә дәшә.

Тоташып ерак офыкка,

            Тирбәлә рәшә.

Ындырлар аша чыгамын

             Басуга туры.

                  Анда ул безнең намусның,

                               Хезмәтнең зуры.

                  Күренми хәтта җигүле  

             Атның дугасы .

Шунда онытылып бик озак

             Килә торасы .

Үз җырым ишетәсем арышның

             Көр тавышыннан Үтә гомергә сайлаган

             Юлларым шуннан.

4- укучы:  

“Чыпчык та үз чытырманым дигән...” шигыре

Чыпчык та үз чытырманым дигән,

Туган җир тик булсын чытырман,

Аермасын сине язмышың шул

Чытырманда торган йортыңнан.

Кайгысы да җиңел уза монда,

Икмәге дә ертмый тамакны,

Кай тарафка таба йөз тотсаң да, Син бәхетле һаман, канатлы.

5- укучы :

   С.Хәким үзе дә Казан артына бурычлы булып калмаска тырыша. Нинди олы мәхәббәт, үзенә хас моңсу җылылык, балаларга бирелгәнлек белән җырлый ул үзенең туган ягын.

6-укучы :

“Бу кырлар, бу үзәннәрдә” шигыре

Бу кырлар, бу үзәннәрдә минем

Эзләрем бик иртә салынган:

Кайтам, кайтам туган якларыма.

Талларыма хәтле сагынган.

Бу кырлар, бу үзәннәрдә минем

Күңелем, дуслар, һич тә туймаган.

Арыш шаулап серкә очырганда.

Хисләрем дә бергә уйнаган.

Бу кырлар, бу үзәннәрдә минем

Үзем генә белгән җырлар бар...

Кайтам, кайтам туган якларыма,

Ашкындырып көткән юллар бар.

7-укучы:

“Ява яңгыр, ихласланып ява” шигыре

Ява яңгыр, ихласланып ява,

Үзәгенә җирнең үткәреп,

Үзәгенә җирнең, әй, үткәреп, Күңелемне минем күтәреп.

Мин синеке, авыл, мин синеке, Мин синеке туган көнемнән,

Мин шытканмын гүя яңгырыңнан

Шыкландырган нарат төбеннән. 

"Ишкәкче җыры " җырлана.

IV   ДҮРТЕНЧЕ СӘХИФӘ - “СИБГАТ  ХӘКИМ АНАЛАРГА ДАН ҖЫРЛЫЙ”

(СЛАИД 4)

Алып баручы:

  Сибгат абый шигырьләрендә татар халкының киләчәге турында зур уйлану, аның сәнгате турында борчылу, иң якын дусларын юксыну күзгә бәрелеп тора - болар барысы да шагырь йөрәге аша шытып чыккан. Безнең өчен иң газиз кешеләребез -кадерле әниләребез. Алар турында, үзенең әнисе турында сагынып, аларны хөрмәт итеп күп кенә шигырьләр иҗат иткән шагыйрь. Хисләре ирләрнекедәй тыйнак,аналарныкыдай нәфис аның.

1- укучы:

“Әниемә” шигыре

Кая барсам, кайда йөрсәм дә мин, Күңелемә шулай тоела:

Пар кулыңа пар чиләгең асып,

Син чыгасың, әнкәй, коега.

Су алганчы юлга бер карыйсың, Чиләкләрең тулгач, тагын бер.

"Бала күңеле далада" дип,бәлки, Үпкәләп тә йөргән чагындыр.

Изге теләк теләп үстердең син, Бассыннар дип тизрәк аякка.

Шул сүзләрең синең искә төшә, Юнәлсәм дә менә кай якка.

Кое янында син ишетерсең

Миннән сиңа хәбәр килгәнен,

 Син һәркемгә очрыйсыңдыр,әнкәй, Мөлдерәмә килеш чиләгең.

V.   БИШЕНЧЕ СӘХИФӘ  “СИБГАТ  ХӘКИМ- БӨЕК ВАТАН СУГЫШЧЫСЫ”  (СЛАИД 5)

 Алып баручы:

Безнең илгә немең фашистлары ябырылгач шагыйрь кулына мылтык ала. Өстенә соры шинель кия. Совет гаскәрләре сафында укчы взвод командиры булып, Украинаны, Молдавияне азат итүдә катнаша. Бөек Ватан сугышының иң авыр көннәрендә

Курск дугасында күрсәткән батырлыклары өчен "Кызыл йолдыз" ордены белән бүләкләнә.

1-укучы

“Совет Армиясе турында җыр”шигыре.

Утларга кердең,

Курку белмәдең .

Ватан йөзенә

Тап төшермәдең. Кичтең суларны, Даласын, тавын .

Син ул юк иттең Дошманнар явын. Озын һәм авыр

Үтелгән юллар. Онытмас сине

Килер буыннар.

 Ирек байрагын Югары йөрттең.

Бик күп илләрне

Син азат иттең.

Син узган җирдә Шаулый игеннәр. Яшәрде тормыш, Яшәрде илләр. Тынычлыкны син Алып бирүче.

Синең сафларда

Туган ил көче.

VI.  АЛТЫНЧЫ СӘХИФӘ  “ЯКТАШ ШАГЫЙРЕБЕЗ СИБГАТ  ХӘКИМ БЕЛӘН ГОРУРЛАНАБЫЗ” (СЛАИД 6,7)

Алып баручы С.Хәкимнең Чембулат мәктәбе укучыларына язган хатын укый һәм истәлек өчен булган китабы белән таныштыра

1-укучы:

  Бөек Ватан сугышы чорында алган чыныгу С. Хәкимне сугыштан соңгы чорда күренекле жәмәгать эшлеклесе итеп күтәрде.Без аны “Казан утлары" журналының 22 ел буена даими редколлегия члены итеп, Татарстан һәм РСФСР язучылары союзында идәрә члены итеп беләбез.Казан шәһәр советына депутат итеп сайланды.Ул партиянең өлкә комитеты члены утырышчысы булып эшләде.

2-укучы            

                       С.Хәкигә елны 1960- елны Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге  

Дәүләт бүләге бирелде. , 1970-елда әдип Россиянең Горький исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. 1986-елда аңа “Татарстанның халык шагыйре” дигән мактаулы исем бирелде.

3-укучы:

 С.Хәким, үзе әйткәнчә иң бәхетле җыр -шагыйрдән халык арасында    кергән җыр. Авылда, мин ди ул, күпме. таңнар    аттырдым, күпме җыр тыңладым.Минем иҗатымда тирән эз  калдырган нәрсә- авылым табигате, киң күңелле кешеләре булды. Мин шул бер канатлы, нечкә хисле гади кешеләрне яраттым.

Алып баручы:

   Шушы көннәрдә шагыйрьгә 10 0 яшь тулыр иде.Без С.Хәкимнең иҗатына, шигъриятенә гашыйк җаннар якташыбыз белән чын күңелдән горурланабыз. Г.Тукай җигеп биргән пар атның дилбегәсен С.Хәким нык тотты һәм беэнең  көннәргә юртып җиткезде.

Рәхмәт сиңа канатлы якташыбыз!

 Кичә" Әй, язмыш, язмыш"җырын җырлап тәмамлана

 

КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘР:

                  БУ КИЧӘ БАЛАЛАРНЫ С.ХӘКИМ ИҖАТЫ БЕЛӘН ТАГЫН ДА ТИРӘНРӘК ТАНЫШТЫРА, АНЫҢ ИҖАТЫНА-ШИГЫРЬ-ҖЫРЛАРЫНА КЫЗЫКСЫНУ УЯТА. БАЛАЛАРДА ТУГАН ТЕЛЕБЕЗГӘ, ТУГАН ЯГЫБЫЗГА, АНЫҢ КЕШЕЛӘРЕНӘ, ӘНИЛӘРГӘ МӘХӘББӘТ ҺӘМ ГОРУРЛЫК ХИСЛӘРЕ ТӘРБИЯЛИ.

http://im7-tub-ru.yandex.net/i?id=219633387-41-72


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел.

Внеклассное мероприятие по татарскому языку для учащихся начальных классов....

Туган илебез символлары

Башлангыч классларда парламент дәрес....

21 февраль - Халыкара туган тел көне

Башлангыч  сыйныфларда  үткәрелгән  " Тел - рухи  дөнья  көзгесе" кичәсенең презентациясе...

Классный час на тему "Туган авылым - горурлыгым"

Классный час о родной деревне на татарском языке....

И минем туган авылым, и минем туган җирем!

Туган авыл темасына багышланган сыйныф сәгатенең план-конспекты....