"Яшәсен туган җиребез".
материал (3 класс) на тему

Галимханова Фирдания Сунгатовна

Экология багышланган класстан тыш чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл meropriyatie.docx29.13 КБ

Предварительный просмотр:

ЭКОЛОГИЯГӘ БАГЫШЛАНГАН ЧАРА

«Туган җиребезне саклыйк!”

                                                           

Чара барышы

Алып баручы: Хөрмәтле дуслар! Табигатьнең бүген уянып килә торган чагы.

Яз - табигатьнең иң гүзәл бер мизгеле, яшәргә, яңаруга таба бара торган халәте.

Елгада бозлар кузгалды…
Елмая, көлә кояш.
Урамнар буйлап атлады
Ямьле һәм күңелле яз.

Яз килә! Яз килә!
Сыерчыклар килә,
Гөрләшеп, сайрашып,
Җырчы кошлар килә.

Көннәр аяз, күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы –
Сагынып көткән яз килә.

Әйтегезче, кайсы вакыт
Яздагыдан ямьлерәк?
Кыш айларын да яратам,
Әмма яз күңеллерәк.

Көннәр җылы, күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә,
Җәйге шатлык, көзге бәхет
Яз белән бергә килә.

Җыр “Яз, яз, яз җитә”.

Кояш көлеп карый безгә,
Күзләр чагыла,
Елгалардан бозлар ага
Диңгез ягына.

Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар,
Тып, тып, тып итә
Эре-эре тамчылар.


Агачка кунып чыпчыклар
Чыелдашалар,
Яшькелт-кара сыерчыклар
Әй җырлашалар.

Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар,
Тып, тып, тып итә
Эре-эре тамчылар.

Тиздән шаулап яфрак ярыр
Озын ак каен,
Ал чәчәкләр алып килер
Безгә май ае.

Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар,
Тып, тып, тып итә
Эре-эре тамчылар.
 

Алып баручы: Әнә шундый матур көннәрдә табигать турында, бәхет турында сөйләшик әле. Нәрсә соң бәхет? Бәхет ул - табигать белән бергә булу, аны күрү, аның белән сөйләшү.                (Л.Н.Толстой)

- Укучылар, ә табигать нәрсә ул? ( Урманнар, елгалар, чишмәләр, хайваннар, кошлар, чәчәкләр, кояш, болыт, яңгыр, су). 
- Әйе, укучылар, кешенең тормышы табигать белән тыгыз бәйләнгән. Табигать безгә нәрсә бирә? ( Азык, кием, торыр урын бирә. Сәламәтлегебезне ныгыта, шифалы үләннәр, җиләк – җимешләр белән дәвалый, тормышыбызны бизи). 

Җирем минем-

Газиз әнкәм шикелле,

Шундый тырыш, уңган ул:

Басу тулы игене,

Тауларында урманы.

 Ул түгәрәк күлләре,

Күлләрендә - үрдәге.

Мең чәчәкле болыны -

Аның җәйге күлмәге.

Җыр “Зәңгәр күл”.

Зәңгәр күл – бик матур күл:

Тирәсе камышлык.

Аның белән без әле

Тик быел таныштык.

Күлнең зәңгәр суларын

Чәчрәтеп уйныйбыз.

Шундый рәхәт күңелле,

Уйнап һич туймыйбыз.  

Йөзәбез колач җәеп,

Баш белән чумабыз.  

Елмая күктә кояш,

Без ярга киләбез.  

Чишмәләре - күзләре,

Ерымнары - ярасы.

Без утырткан агачлар -

Иң шифалы дәвасы.

Саклыйк аны, яшәртик

Бергә-бергә, әйдәгез:

Яшәсен Җир-әнкәбез,

Безнең уртак әнкәбез.

Җыр “Ак каен”.

Яфраклары яшел ак каенның
Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы.
Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар,
Гөрләп тора һәр көн тау ягы.

Яшь балалар, бигрәк матур кызлар
Ак каенны сөеп мактыйлар.
Яз башында алар һәр ел саен
Ак каенда бәйрәм ясыйлар.

Ап-ак каен — инде бик карт каен,
Бизәлә ул язлар килгәндә.
Яшел яфрак яра һәр ел саен,
Кояш җылы нурлар сипкәндә.

Алып баручы: Без Россиядә, Татарстанда яшибез. Республикабыз табигате бик бай. Әмма табигать ул азык-төлек һәм материал чыганагы гына түгел. Ул кешегә күп шатлыклар һәм илһам бирә.

 Алып баручы: Шушы матурлыкны саклау-кешелекнең бурычы. Чөнки табигатькә чын-чынлап куркыныч яный: әле атом станцияләре шартлый, әле суыбызга нефть, завод-фабрика калдыклары ага.

Җир елый ишетәсезме? Дөньяда экологик проблемалар аз түгел.

Җир елый ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Челтерәп аккан чишмәләрем

Нигә кипкән?

Җир елый ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Сандугачлы талкайларны

Кемнәр кискән?

Табигатьне кемнәр шулай

Әрәм иткән?

Кешеләрдә миһербанлылык

Кая киткән?

Җир елый ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Бу гүзәллек, бу Җир шары

Яшәр микән?

Алып баручы: Укучылар, табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы ул. Әгәр кешеләр аны сакламыйлар икән, димәк кеше үз-үзен юк итә дигән сүз. Чөнки аңа яшәр өчен урын калмый. Ә хәзер табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтик.

Чиратлап киңәшләрне әйтәләр:

- Җәнлекләргә тимәгез!

- Агачларны сындырмагыз!

- Чәчәкләрне өзмәгез!

- Суларны пычратмагыз!

- Табигатьне пычратуны туктатыйк!
- Ялдан соң чүп калдырмыйк!
- Елгаларны һәм чишмәләрне пычратмыйк!
- Кошларны һәм җәнлекләрне саклыйк!
- Кышын кошларга җимлекләр ясыйк!
- Язын урманда көчле итеп музыка акыртмыйк!
- Язын һәм көзен агачлар утыртыйк!
- Табигать – безнең өебез, аны чисталыкта тотыйк!

Алып баручы: Табигать бик матур. Табигатьнең кадерен белеп, рәнҗетмичә яшәсәк иде.

Җир бит ул-

Тере җан иясе кебек,

Аңа барысы да кирәк!

Ризык кирәк,

Суы кирәк,

Һава кирәк,

Җылы, якты кирәк!

Алып баручы: Әйе, яшәгән җиребез матур булсын өчен күп көч куярга, агачлар, чәчәкләр утыртырга кирәк. Һәм шуларны бик кадерләргә кирәк.

Җирдә безнең өчен диеп
Үсә матур чәчәкләр.
Явыз куллар өзмәсәләр,
Шулай гел үсәчәкләр.
 

Урмандагы агачларны
Калдырмыйча киссәләр,
Урмансыз калган кешеләр
Киләчәктә нишләрләр?

Берәү агачларын кисә,

Күпләр үссен, дисә дә.

Кемдер чүп китереп түгә,

Ярамасын белсә дә.  

                

Ә беркөн исә суларда

Күренмәс булса балык

Үкенмәс микән мохитне

Саклый алмаган халык?

              

Сак йөрибез: бер үлән дә,

Бер агач та сынмасын.

Урманнар бездән соң елап,

Яшь агызып калмасын.


Табигать бетсә әгәр дә,
Кешелек тә бит бетә,
Шуңа күрә уйлан ныклап,
Алда сине ни көтә?


И күңелле җәй көнендә -
Табигать кочагында!
Менә шуны истә тоту
Кирәктер шул чагында:

Агачларны сындырмагыз,
Кош оясын ватмагыз.
Суларны да пычратмагыз,
Пыяла, чүп атмагыз.

Эссе чакта, коры чакта
Урманда ут якмагыз.
Табигать - уртак йортыбыз,
Аны берүк саклагыз!

Җир шарында гүзәл табигать,

Иксез-чиксез кырлар, далалар.

Сулар саф, һава чиста булсын,

Шаулап торсын яшел урманнар.

Шаулап торсын нарат урманнарың,

Чылтырап аксын борма суларың.

Яз килгәндә, яшел юрганнарын

Җиргә җәйсен киң басуларың.

Шаулап торсын яшел урманнар,

Җәелсеннәр биек, киң таулар.

Кошлар йөзсен зәңгәр күкләрдә,

Тибрәлсеннәр гөлләр җилләрдә

Җыр “Саумы, кояш!”

Таралды инде болытлар,
Аязды һавалар.
Иделдә зәңгәр дулкыннар
Ярларга кагалар.

Саумы, кояш!
Саумы, иртә.
Исәнме! — диләр,
Иркәли, иркәли җанны
Ягымлы көйләр.

Күзләрем карап туялмый
Ямь-яшел кырларга.
Ак пароход гудоклары
Чакыра юлларга.
Ягымлы көйләр.

Саумы, кояш!
Саумы, иртә.
Исәнме! — диләр,
Иркәли, иркәли җанны
Ягымлы көйләр.

Алып баручы: Уйлагыз, дуслар! Илнең куәте халыкның рухына, саулыгына бәйле.

Алып баручы: Халыкны итеп менә шушы гүзәл табигать кенә тәрбияли ала. Без бит - Табигать балалары. Без – планетаның киләчәге. Әйдәгез, Табигать-анабызны саклыйк!

Чишмәләребез саф килеш, 
Каеннарыбыз ак килеш, 
Гөлләр, чәчәкләр саф килеш, 
Сандугачлы кичләр, 
Тургайлы таңнар 
Булсын имин килеш! 

Җыр “Кояшлы ил”.

Кояшлы ил – безнең ил,

Күге аның гел аяз.

Кыш китерсә кыш бабай,

Чәчәк алып килә яз.

Чәчәк алып килә яз

Кыш китерсә кыш бабай,

Чәчәк алып килә яз.

Чәчәк алып килә яз

Һавасы да җире дә,

Салават күпере дә,

Яңгыры да, кары да –

 Безгә якын бары да.

 Безгә якын бары да.

 Яңгыры да, кары да –

 Безгә якын бары да.

Безгә якын бары да.

Сандугачлы урманы,

Ашлык тулы кырлары,

Бөтен җиргә яңгырый

Безнең бәхет җырлары.

Безнең бәхет җырлары.

Бөтен җиргә яңгырый

Безнең бәхет җырлары.

Безнең бәхет җырлары.

Яшәсен яшел планетабыз – Җиребез!” (БЕРГӘ)

Куанып хозурда йөргәндә,

Карурман куенына кергәндә,

Беркемнең каргышын алма син,

Күбәләк тә елап калмасын...

Сак бул син, сабыем, сак бул син,

Саклый күр табигать баласын.

Онытма, туган җир бер генә,

Кадерләрен аның бел генә...

Дәвала аның һәр ярасын,

Син бит соң табигать баласы! ( Р. Вәлиева).

Шуның белән кичәбез тәмам. Сезгә зур рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел.

Внеклассное мероприятие по татарскому языку для учащихся начальных классов....

Туган илебез символлары

Башлангыч классларда парламент дәрес....

21 февраль - Халыкара туган тел көне

Башлангыч  сыйныфларда  үткәрелгән  " Тел - рухи  дөнья  көзгесе" кичәсенең презентациясе...

Классный час на тему "Туган авылым - горурлыгым"

Классный час о родной деревне на татарском языке....

И минем туган авылым, и минем туган җирем!

Туган авыл темасына багышланган сыйныф сәгатенең план-конспекты....