Татарский Фольклорный кружок
рабочая программа на тему

Исхакова Зульфия Наиловна

Татарский Фольклорный кружок "Татар халык йолалары , бэйрэмнэре"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Татарский Фольклорный кружок92 КБ

Предварительный просмотр:

«Согласовано»                                  «Согласовано»                                   «Утверждаю»

Руководитель МО                             Заместитель                                        Директор МБОУ

Каримова В.З.   /________/             директора по ВР                             «Подгорновская ООШ»  

Протокол №______ от                 МБОУ «Подгорновская ООШ»           Шакирова М.М.   /_____/

«__»_____________2017                Нафикова В.Н.    /_________/            Приказ № ________ от

                                                          «____»______________2017 г.          «____» ________ 2017 г

Рабочая программа

по фольклорному кружку «Сөмбелә»

во 2-5 классах

«Татар халык йолалары һәм бәйрәмнәре»

(художественно-эстетическое  направление)

учителя 1 квалификационной категории

Исхаковой Зульфии Наиловны

                                                                                                    Рассмотрено на заседании

                                                                                      педагогического совета

                                                                                      протокол №________ от

                                                                                                    «_____» ______________ 2017 г.

                                                   

Аңлатма язуы

      Татар халкының мең елларга сузылган тормышында тупланган тәҗрибәсе, гадәтләре, кешене  шәхес итүче сыйфатлары, бай тарихы, тәрбия зиннәтләре бар. Шуларга мөрәҗәгать итү тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген  көчәйтә. Нәрсә соң ул тәрбия? дигән сорауга иң гади һәм аңлаешлы җавап  мондый булыр иде кебек:  тәрбия- ул яшь, психологик, физик үзенчәлекләрне исәпкә алып, халыкның тәрбия традицияләренә нигезләнеп, балаларны һәрьяклы үсеш алган шәхес итеп формалаштыру.

     "Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән  башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта.

           Бала күңелен ап- ак кәгазь белән  чагыштыралар. Шул кәгазьгә ничек итеп матурлык, шәфкатьлелек  бөртекләрен чәчәргә соң?  Әлбәттә, әдәбият- сәнгать  аша. Әдәбият , сәнгать белән кызыксынган , китапларны чын күңеленнән яратып укыган баланың белеме дә тирәнрәк, күңеле дә баерак була..Аның күркәм эшләр  башкарырга омтылышы да көчәя.

     Кызганычка каршы, рәхимсез, талау, кеше үтерү, алдашу гадәти күренешкә әйләнеп китте. Мондый заманда үткәнгә борылып карау, халкыбыз туплаган рухи хәзинәне яңадан кайтару бигрәк тә мөһим. Ялкау, әрәмтамак, җиңел генә, эшләмичә көн күрергә гадәтләнгән яшьләр һәркемне дә борчый.

Ә бүген халкыбыз милли традицияләрен торгызу, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен мөмкинлекләр зур.

     Кешелек туплаган рухи байлык, әдәп- әхлак кагыйдәләрен үтемле итеп җиткерү өчен әби- бабайларыбызның, төрле авырлыклар белән яшәүләренә карамастан сынмавы, сабыр инсафлы, мәрхәмәтле булып калуын җиткерү кирәк. Бу максаттан халкыбыз бәйрәмнәре- шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы. Алар һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, үз туган ягына тарта.

    Татар халкының уй, холкы, фикере, барлык   йолалары, гореф- гадәтләре, традицияләре үзе бер  тәрбия ысулы булуын күрсәтә. Аларны өйрәнү балаларның рухи үсешенә этәргеч  була. Баланың гаиләдә, коллективтагы   тәрбияви нормалары, кагыйдәләре  халык педагогикасына салынган. Һәр халыкның милли  мәдәнияте-ул табигать көчләренә баш ию дип әйтергә була.

    Халкыбызның үткәне халык авыз иҗаты үрнәкләрендә, аның археологик казылмаларында, этнографик традицияләрендә күренә.Традиция - ул  милләтнең  рухи һәм хезмәт тәҗрибәсен  буыннан буынга тапшыру төре.

    Республикага исем биргән  халыкның телен һәм мәдәниятен өйрәнү - ул башка  милләт мәдәниятен танып белү генә түгел, ә үз, туган ягың мәдәниятен аңлау ул. Башка телләрне өйрәнү үз телеңнең үзенчәлекләрен яхшырак аңларга ярдәм итә, башка яктан карарга киң мөмкинлекләр ача. Хәзергесе чорда   Россия һәм Татарстан күләмендә милли мәдәнияткә игътибар арта бара.

Халык мәдәнияте - ул милләтебезнең йөзе, рухи хәзинәсе, җәмгыятьнең байлыгы.

      Кече яшьтәге мәктәп  укучыларын милли тәрбия һәм мәдәнияте  белән таныштыру  төрле тәрбия алымнарына нигезләнеп башкарыла. Иң киң таралган  ярдәмче чыганагыбыз булып  балалар фольклорын әйтергә була. Ул- тән хәрәкәтләрен ритмга,көйгә салучы үзенә бер төр иҗат.  Аларның нәфислек тойгыларын, зиһен һәм хыял йөгереклеген, зәвыкларын үстерү һәм шуларның барысы бергә  бала шәхесе өчен тәрбияви әһәмияткә ия. Бармак уеннары, санамышлар, алдавыч әкиятләр, уеннар- болар барысы да бала өчен кызык.

        Татар халык уеннары балаларның иң яраткан шөгыле. Ул уеннар тизлек, зирәклек, җитезлек сорый.Башлангыч сыйныф укучысы мөстәкыйль эшләргә, уйнарга, уйларга тырыша. Уеннар барышында үзе үк   үзгәрешләр дә кертә ала. Сыйныфтан тыш уку дәресләрендә төрле уен элементлары кертергә мөмкин. Һәрбер уенны сайлаган очракта баланың яшь үзенчәлеге исәпкә алына. Алар балаларга төрле яктан ачылырга ярдәм итә, акыл,аралашу үсешенә йогынты ясый. Укытучы уен сайлаганда  балаларда бер- берсенә карата дустанә мөнәсәбәт урнаштыру, төгәл һәм дөрес бәя бирә белү,таләпчәнлек   кебек сыйфатлар тәрбияләүне күздә тота.

         Халык җырлары - музыка фольклорының иң якты әсәрләре. Алар -эстетик тәрбия чыганагы. Балада  эстетик ләззәтләнү,шатлык, канәгатьләнү хисе уяткан һәрнәрсә  тәрбияви көчкә ия. Җырлар балаларның иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итә. Укучылар җырлы -биюле уеннарны бик яратып башкаралар. Моңа мисал итеп , һәрберебезгә таныш булган "Чума үрдәк, чума каз", "Миңлебай","Кәрия-Зәкәрия" һәм башка  күп төрле  түгәрәк  уеннарын алырга була.

       Кешеләрнең үз- үзләрен  тоту кагыйдәләр җыелмасын тәшкил итүче сөйләм этикеты халыкның мәдәнилек дәрәҗәсен билгели торган иң мөһим өлешләрнең берсе булып тора. Сөйләм әдәбе кагыйдәләре  - алар милли традицияләргә һәм гореф- гадәтләргә  таяна. Өлкән буын кешеләрендә традицион һәм үзенчәлекле сыйфатлар чагыштырмача чиста һәм ачык булып күренә. Безнең әби - бабайларыбыз, тел һәм әдәбият гыйлемен белмәсәләр дә .бала сөйләмендә чит- ят сүзләр буталып йөргәнне яратмаган, саф татарча сөйләшүне таләп иткән. Милләтнең саклануы аның теленә турыдан - туры бәйләнгән. Тукай да өзгәләнеп "И туган тел, и матур тел, әткәм- әнкәмнең теле, дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы" дип, юкка гына әйтмәгәндер. Шулай ук татарларның сөйләменә ислам диненең тәэсире дә бар. Ә яшьләр сөйләмендә исә рус теле тәэсире сизелә. Хәзергесе мохитта балаларыбыз төрле тәрбия ала. Баланың ата- анасына булган карашы үзгәрүен һәркем күреп  тора.

     Әдәби уку дәресләрендә  укучылар  әдәплелек кагыйдәләре  белән  бик  күп очрашалар. Сөйләм, киенү, өстәл янында, кунак , туганннарга карата әдәплек кагыйдәләрен тыңлап кына калмыйлар,ә бәлки үзләре дә бер- берсенең кимчелекле якларын күрсәтеп, шул кимчелекләрне төзәтү өстендә эшләргә тырышалар.

    Халык традицияләрен кулланып уздырылган дәресләр, чаралар баланың актив үсешенә өстәмә  чыганак  итеп кулланыла.   Һәр укытучы үзенең педагогик эшчәнлегендә аларны куллануның күпләгән юлын һәм ысулларын таба ала.

   Түгәрәкнең эш программасына татар халкының  гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәр, йола уеннарын, халык авыз иҗаты үрнәкләрен чагылдырган материаллар тупланды. "Сабантуй", "Нардуган","Сөмбелә", "Нәүрүз" бәйрәмнәре кертелде. Җырлы-биюле   уеннар, табышмак, мәкальләр өйрәнүне максат итеп куелды. Халык йолалары, традицияләре, фольклор аркылы бала шәхесендә олыларга карата хөрмәт, табигатькә сакчыл караш, үзара хөрмәт, ярдәмләшү тәрбияләнә. Укучылар тәртибендә үзгәрешләр  сизелә башлый. Бу инде аларның аңлы рәвештә үзләренең сәламәтлекләренә карата  уңай мөнәсәбәт тудыра. Чыннан да, без яшь буынны үзебезнең урынга әзерләргә, өлкәннәргә булган иң күркәм сыйфатларны аларда тәрбияләргә тиешбез.

     Укытучы- белем бирүче генә түгел, чын мәгънәсендә тәрбияче дә.Ул яшь кешенең эчке дөньясын, сәләтен, әхлакый сыйфатларын, психологик үзенчәлекләрен  күздә тотып эшләргә  бурычлы.

Максатлары:

  • Укучыларда татар халкына хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү;
  • Укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү; дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;
  • Татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу; татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү;
  • Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.
  • халкыбызның бай рухи дөньясы белән танышуны дәвам итү;
  • татар халкы белән горурлану хисләре тәрбияләү өстендә эшләүне дәвам итү.
  • татар халкының йола, гореф-гадәте һәм бәйрәмнәренең Татарстан халыклары тормышындагы ролен ачу .

Укытуның эчтәлеге һәм методикасы түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлтелә: -укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү; -аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү; -балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү; -аралашу осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеп булдыру; -укучыларның  образлы,  логик  фикерләвен  үстерү,  аларда  аралашу  культурасы күнекмәләре тәрбияләү.

Предметны укыту программасына нигезләнеп үзләштерү нәтиҗәләре

Шәхескә юнәлтелгән УУГ (универсаль уку гамәлләре)

  • үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;
  • дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү;

үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану,  үз фикереңне әйтә белү;

  • дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану;
  • иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру;
  • үз уңышларың-уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү;
  • кече яшьтәге мәктәп баласы үзе тел берәмлекләрен танып, таныш һәм таныш булмаганнарга бүлә белү;
  • биремнәр системасында ориентлашырга өйрәнү.

Танып белу универсаль уку гамәлләре

  • үзенә кирәкле информацияне таба белү; анализлый һәм информацияне бәяли белү;
  • логик фикерләү чылбырын төзү;
  • тәкъдим ителгән план ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү;
  • мәгълүмат җиткерүче символларны уку;
  • тормыш тәҗрибәсен кулланып, ситуациянең моделе буенча текст төзү;
  • тәҗрибә куллану аша нәтиҗә чыгару;
  • материаль объектлар (фишкалар) кулланып биремнәр үтәү;
  • анализ, гомумиләштерү нигезендә нәтиҗә чыгару

Регулятив (көйләгеч) универсаль уку гамәлләре

-көч һәм энергия туплау, конфликтларны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр

көчен үстерү;

-белгәнне һәм белмәгәнне аера белү;

-үз эшчэнлегеңне контрольгә алу, рәсемнәр ярдәмендә биремне үтәүнең дөреслеген

тикшерү;

-эшләнәчәк эшкә мөстәкыйль максат куя белү;

-үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү;

-бәяләү нәтиҗәсен шартлы символик формада чагылдыру;

-дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау;

-тормыш тәҗрибәсен куллану;

-үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү;

-укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре

  • тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү;
  • күзаллау, фаразлау; логик фикер йөртү осталыгы;     күршең белән хезмәттәшлек итү;   фикерләү сәләтен үстерү, карарлар кабул итү һәм аны тормышка ашыру; үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;
  • җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү; иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү.

Программа атнага 2,5 сәгать исәбеннән төзелгән. Барлыгы 85 сәгать.

Тематик план

Тема

Эш төрләре

Сәг.

саны

Дәрес төре

Үтәлүвакыты

1-3

Туган илем – газиз җирем.

    Туган авылым.

Укучыларны республика, район, авыл(Тимершык) тарихы,атамасы белән таныштыру; гаилә тарихын өйрәнү, нәсел-нәсәпне барлау; укучыларда туганлык, партиотик хисләр тәрбияләү.  

3

Дәрес презентация

4

Мәктәп музеена экскурсия

Халкымның үткәне белән якыннанрак таныштыру; эш кораллары, киемнәре, бизәнү әйберләре һ.б.

1

Экскурсия-дәрес

5,6

Халык һөнәрләре һәм кәсепләре:

 ( авылым һөнәрчеләре)

 Игенчелек һәм итекчелек һөнәрләре турында мәгълүмат бирү.(Авылымның игенчеләре, итекчеләре һ.б. һөнәрчеләре..)

2

Дәрес- презентация

7-11

Татар балаларының хәрәкәтле милли уеннары

тизлек, зирәклек, җитезлек уеннары (Башлангыч сыйныф укучысы мөстәкыйль эшләргә, уйнарга, уйларга тырыша. Уеннар барышында үзе үк   үзгәрешләр дә кертә ала.)

5

Уен-дәрес

12-16

    Халык авыз иҗаты: әкиятләр, бәетләр.

 Татар халык әкиятләре, бәетләр.

5

Уен-дәрес

17

Каз өмәсе.

Күмәкләшеп каз йолкулар, мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясау турында аңлатма бирү, аулак өйләр оештыру турында .

1

Дәрес-презентация

18-21

Татар мәкальләре.

Туган ил, хезмәт, дуслык, батырлык турында мәкальләр

4

Уен –ярыш

22-26

Табышмаклар, сынамышлар, санамышлар, такмаклар, бишек җырлары.

Укучыларның зиһенен үстерү, сөйләм байлыгын арттыруга биремнәр.

5

КВН дәрес

27,28

Символлар һәм традицияләр –

Россия

Федерациясенең Дәүләт флагы, гербы һәм гимны. Мәскәү – Россия башкаласы турында күрсәтү, сөйләү

2

Дәрес- презентация

29,30

 Казан – Татарстан башкаласы.. "Дәүләт символларын беләсеңме?”

Татарстанның Дәүләт флагы, гербы Татарстан районнары һәм шәһәрләренең символлары һәм традицияләре, гимны

2

Дәрес- презентация

31

  Яңа елны бәйрәм итү йолалары

1-гыйнвар-Яңа ел көне.Туган-тумачаның бер-берсен котлаулары.Бал-маскарад ясаулар.

1

32-36

   Милли бәйрәмнәр.

Йолалар;  татар халкының көзге-кышкы (Сөмбелә, кунаклашу, каз өмәсе, аулак өй һәм башкалар)

5

Уен-дәрес

37-40

Халык җырлары.

Балада  эстетик ләззәтләнү,шатлык, канәгатьләнү хисләре  тәрбияләү; җырларҖырлау,бармак уеннары, җырлы -биюле уеннар- "Чума үрдәк, чума каз". "Миңлебай","Кәрия-Зәкәрия" уеннары һ.б

4

Җырлы-биюле уен- дәрес

41,42

Милли кием үзенчәлекләре

Татарстан халыкларының декоратив-гамәли сәнгате элементлары белән танышу

Татар хатын-кызларының милли киеме. Ир-атларның милли киеме. Милли киемнәрнең бизәлеше, төсләре.

2

Дәрес -презентация

43,44

Милли ризыклар

Милли ризыклар төрлелеге белән таныштыру; матурлыкны күрә белергә өйрәтү, балаларда иҗади фикерләүне үстерү; милли гореф-гадәтләргә сак караш, хөрмәт тәрбияләү.өйрәтү;

2

Әңгәмә

45

Татар халкының декоратив-гамәли сәнгате

Халык орнаментларын рәсемләү

1

дәрес презентация

46-50

Милли бәйрәмнәр

Язгы-җәйге

( Нәүрүз, боз озату, карга боткасы, Сабантуй, Нардуган, Җыен бәйрәме һ. б.) йолалар һәм бәйрәмнәр.

5

Уен-дәрес

51

Татарларда зәркан (ювелир) сәнгате.

Туку, тегү, алтын белән чигү. Күн аяк киемнәре тегү, күн бизәкләү. Татар өен җиһазлау. Татар хатын- кызларының бизәнү әйберләре

1

Дәрес презентация

52

Хатын-кызларның бизәнү әйберләре.

Татарстан халыкларының милли киемнәре

1

Дәрес-презентация

53

Яшьләр уены.

Татар кызлары, татар егетләренең кичке уеннары турында .

1

Әңгәмә

54,55

    Уйныйбыз да, җырлыйбыз д  да!

   

Әби-бабайларыбызның яшь чакларында яратып уйнаган күңел ачу, кичке  уеннары белән укучыларны таныштыру, алар турында кыскача гына сөйләү.

2

56-60

Алар даны мәңгелек.

Бөек Җиңүнең 67 еллыгы турында сөйләшү.  Кичәне әзерләү. Җырлар, биюләр әзерләү.

5

61

   Алар даны мәңгелек.

   

Кичәгә ветераннарны чакыру. Аларны бәйрәмнәре белән котлау.

1

62-65

  Уйныйбыз да, җырлыйбыз

д  да! дип исемлэнгэн кичэгэ ээзерлек ууткэру.

Сценарий белән укучыларны таныштыру. Катнашучыларны билгеләү, рольләрне бүлү. Кичәне үткәрәгә әзерлек. Костюмнар әзерләү.

4

66

 Уйныйбыз да, җырлыйбыз

д  да! дип исемлэнгэн кичэ эуткэру.

Укучылар алдында чыгыш ясау.

1

Кулланылган әдәбият:

  1. Р.Уразман “ Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре”
  2. ” Сөйли белгән морадына ирешкән”. Г.С. Нуриев.,М.Ф.Кашапова.
  3.  “Әхлак дәресләре” В.С.Казыйханов.
  4. Татар халык иҗаты
  5. Татар халык ашлары.
  6. “Авыллар һәм калалар тарихыннан” Ф. Гарипова.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по Русскому языку и по татарскому языку в татарской школе

Рабочая программа по русскому языку и татарскому языку  для 1 класса в татарской школе...

Рабочие программы для 1 класса татарской школы по татарскому языку и литературному чтению на татарском языке по учебникам Мияссаровой

Рабочие программы для первого класса по ФГОС по УМК " Перспективная начальная школа". Авторы учебников: И.Х. Мияссарова, Ч.М. Харисова. Татар теле. Казан «Мәгариф-Вакыт», 2012,И.Х. Мияссарова, Ф...

Образовательная программа дополнительного образования обучающихся, татарский фольклорный кружок «Сомбелэ»

Образовательная программа дополнительного образования  обучающихся, татарский фольклорный кружок «Сомбелэ»...

Фольклорный кружок "Минии тоонто"

Фольклорный кружок "Минии тоонто"...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА Национальный танец (Фольклорный кружок «Мэмыӆқай»)

Программа реализуется в рамках общекультурной направленности, предназначена для внеурочной деятельности, ориентированна на детей младшего школьного возраста....