конспект урока по теме "Яз килә,яз көлә"
план-конспект занятия (2 класс) на тему

Иванова Лилия Егоровна

                                               ЯЗ КИЛӘ, ЯЗ КӨЛӘ.

 

МАКСАТ:

I.Дәресне оештыру.

1.Исәнләшү.Кунакларны сәламләү.

- Исәнмесез,укучылар!

-Хәерле көн,балалар!                                      

-Хәлләрегез ничек?

Хәерле көн теләү.(бергәләп әйтү)

-Хәерле көн,агачлар!

-Хәерле көн,кошлар!

-Хәерле көн,дуслар!

II.Уку мәсьәләсен кую.

У. Хөрмәтле балалар,мин сезгә табышмак әйтәм,ә сез җавап бирегез.(экранда яз турында рәсемнәр чыга,”Яз килә”җырын тыңлау)

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде.

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт?-

Йә,әйтеп кара?

у.Яз.

У.Әйе,балалар,дөрес .Бу- яз.Бүген без сезнең белән яз турында сөйләшербез.Ә яз нинди икән ул?Тыңлап карыйк әле.

(Балалар шигырьләр сөйлиләр)

1нче укучы:

Менә инде яз килә,

Түбәдән тамчы тама.

Көндез көн җылы  була,

Суыта кичкә таба.

2нче укучы:

Тамчылар бии тып та тып,

Тамчылар сикерәләр.

Аларны булмый туктатып

Алар яз к итерәләр.

3нче укучы:

Аяз күктән ал нурлар

Бөркелә.

Нурланып туган илгә

Яз килә.

4нче укучы:

Яз килә,яз килә

Сыерчыклар килә.

Гөрләшеп,сайрашып

Җырчы кошлар килә.

5нче укучы:

Яз килде,кояш көлде,

Дөньяга нур бөркелде.

Уянды бар агачлар,

Куанды алмагачлар.

7нче укучы:

Тып-тын һава,нурлар ява,

Көн аяз.

Бар дөньяга нурлар сибеп

Килә яз.

9нчы бала:

Кил син,язым,тизрәк кил,

Бик сагынып көтәбез.

Җырлар җырлап,сөеп,зурлап,

Сине тәбрик итәбез!

 

“ЯЗ ҖИТӘ” җырын җырлау.

 

III.Өй эшен тикшерү.Төркемнәрдә эш.

Һәр төркем өйгә бирелгән “Яз”турында сөйли.Һәр укучыга сигнал бирелә.Соңыннан һәр группадан 2нче номерлы бала сөйли.

 

 

IV.ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН структурасын куллану.

Укытучы төрле ел фасыллары турында җөмләләр әйтә.Яз билгеләре булган җөмләләрне ишеткәч,укучылар урыннарыннан торып басалар һәм утыралар.

-Йомшак кар ява.

-Яңгыр ява.

-Кошлар җылы якка китәләр.

-Кошлар җылы яктан кайталар.

-Көннәр озын була.

-Төннәр озын була.

-Елгада боз ага.

-Тамчы тама.

У.Рәхмәт,балалар.

V.Конэрс структурасы.

Укучылар “ЯЗ”,”КОЯШ”,”БӘЙРӘМ” почмакларын сайлыйлар.Һәр укучы үзенә пар таба һәм ни өчен бу почмакны сайлаганы турында сөйли.Аннары берәр укучы сөйли.(вакыт чикле)

У.Ни өчен сайладың?

Бәйрәмнәр почмагында балалардан Укытучы:

- Нинди бәйрәмнәр бар?Әйдәгез әйтегез әле.(8 нче март,яңа ел,9нчы май,туган көн,...)Ә менә балалар апрель аенда безнең бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган.Сез аның нинди әкиятләрен,шигырьләрен беләсез? ”Су анасы”,”Шүрәле”,Кәҗә белән сарык”әкиятләрен,”Туган тел”,”Туган авыл”шигырьләрен беләбез.Ә хәзер тагын шигырьләрен тыңлап карыйк.

VI.ФИЗМИНУТКА.МИКС ПЭА ШЭА структурасын куллану.

Музыка астында йөриләр.”Яз килә”җырына.

Музыка туктагач,укытучы сорау бирә.Балалар җавап саны буенча берләшәләр.

-Ничә яз ае бар?(3)

-Әниләр бәйрәме кайчан була?(8)

-Март сүзендә ничә хәреф бар?(4)

- Язның икенче аенда ничә аваз?(5)

У.Рәхмәт,балалар!

VII.Диалог-дополните и разыграйте.

VIII.Йомгаклау өлеше.

Яз турында картина ясау.

Группаларга төсле карандашлар,фломастерлар,кисмә рәсемнәр тарату...

РАФТ структурасын куллану.

-Группаларга ватманнар таратыла.Укуылар яз рәсеме ясыйлар.Бу структурада һәр укучы да катнаша.Әзер рәсемнәр белән күрше төркемгә сөйләп күрсәтәләр.

РӘСЕМНӘРНЕ ТАКТАГА БЕРКЕТҮ.

 

 

-

 

 

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon 01-10-2017_13-39-32.zip43.61 КБ

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект урока по русскому языку 4 класс " Имя прилагательное", конспект урока по математике 4 класс "Деление многозначного числа на однозначное"

Конспект урока по русскому языку ( 4 класс). Автор учебника - Рамзаева. Тема урока - " Имя прилагательное". Тип урока - открытие новых знаний.   Конспект урока по математике ( 4 класс). Автор -...

Конспект урока окружающий мир на тему "Равнины и горы". В конспекте указаны этапы урока и виды деятельности учителя и учащихся.

В конспекте урока расписаны этапы урока и виды деятельности учащихся на каждом из них. Знакомство с новым материалом подводится через решение проблемной ситуации. На уроке дети работают в парах, групп...

План-конспект урока по физической культуре для 4 класса. Конспект - урока: Использование современных танцевальных фитнес программ на уроке физической культуры

Цель: Повысить интерес к занятиям физическими упражнениями, через музыкально - двигательную деятельность учащихся, содействовать поддержанию и развитию их активности.Задачи:1.Формировать двигате...

План-конспект урока по чтению (1 класс) по теме: Конспект урока литературного чтения в 1 классе ."Школа 2100"

Урок литературного чтения в 1 классе  «Школа 2100»Тема: Недолгая красота весны.( Николай Иванович Сладков «Бегство цветов» )Цель: формирование читательской компетенции учащихсяЗадачи: - форм...

Конспект интегрированного урока для 1 класса (окружающий мир - математика). Конспект урока по математике для 4 класса

Урок можно проводить как в классе так и в условиях выездной школы.Тема:  Как появилась наука геометрия.Ожидаемый результат: ученик, который умеет отличать кривую линию от прямой. Ребенок, у котор...