Адаптация 1 класс
классный час (1 класс) на тему

Камалиева Гульнара Ильясовна

Нәрсә ул  адаптация?Ата-аналар жыелышында сөйләү өчен материал.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon adaptatsiya_1_klass.doc42 КБ

Предварительный просмотр:

Нәрсә ул  адаптация?

Беренче сыйныфта укый башлау –бала тормышында зур вакыйга. Кулына чәчәк тотып, гомеренә беренче тапкыр укырга барганда, аның нечкә күңеле шатлык һәм өмет белән тулы була. Ләкин, озак та үтми, ул әллә никадәр кыенлыклар алдында

япа-ялгыз кала. Аның эчпошыргыч дәресләрдә тыныч кына тыңлап утырырга,

сөйләшмәскә,үзең теләгәнне түгел, бәлки кушканны гына үтәргә мәҗбүр итәләр.

Өстәвенә башкарган һәр эшең чиста, пөхтә, дөрес тә булсын. Бернинди мәшәкать-

сез балачак түгел инде бу. Һәр дәрес укучыдан зур ихтыяр көче, тырышлык һәм

киеренкелек таләп итә. Шуңа күрә улыгыз һәм кызыгыз, мәктәпкә кергәнче үк инде, укуның авыр һәм катлаулы, әмма кеше өчен бик кирәкле хезмәт икәнен ях-

шы белергә, очраячак авырлыкларны җиңәргә, психологик яктан әзер булырга тиеш. Монда баланың акыл һәм физик үсеше генә түгел, бәлки аның үз-үзен то-

тышы да, ихтыяр көче һәм әхлак сыйфатлары да күздә тотыла.

        Балаларга мәктәптә укый башлау, мәктәптәге режимга, укытучыга күнегү читен. Бу чор адаптация чоры дип атала.

        Бу вакытта балалар бик нык арыйлар, чөнки дәрестә хәрәкәтсез утыру, бир-

гән белемне үзләштерү- алар өчен үзе зур хезмәт ул.

        Адаптация бик тиз генә була алмый. Моның өчен атналар, айлар кирәк. Ул

акрын процесс  баланың бөтен организмыннан күп көч, сәламәтлек сорый. Ә мәк

тәпкә әзер булып килгән сабыйлар моны җиңел үткәрәләр. Алар яңалыкны тиз кабул итәләр. Укытучының әйткәннәрен үтәргә әзерләр. Яңа режимга буйсыналар.

Коллективка тиз ияләшәләр. Укытучыны да үз итәләр.

       Ләкин араларында коллективка авыр ияләшкән, характерлары, темпераментлары, психик хәлләре белән башкалардан аерылып торганнары да бар.

       Беренче сыйныф укучысы өчен укытучы чын авторитет була, әти-әнисенең

абруе икенче планга кала. Әти-әнисе берәр нәрсә әйтсә,”Юк. син белмисең, укыту-

чы алай әйтмәде,-диләр алар. Моңа игътибар итмәскә, сабыр булырга, баланың ышанычын яуларга кирәк.

      Күпчелек әти-әни бала ишектән килеп керүгә: “Нинди билге алдың?”-дип каршы ала. Бу сорау, әгәр ул начаррак та укыган булса, аның психикасына тия.

Соңгы елларда адаптация вакытында билге куелмый, йолдызчыклар бирелә, төрле

рәсемнәр файдаланыла.

     Балаларның адаптация чоры 3 этапка бүленә.

     Беренчесе 2-3 атнага сузыла. Баланың организмы үзгәрешләргә көчле реакция

бирә, көчәнеп эшли, арый.

     Икенче этап-акрынлап өйрәнү чоры. Бу вакытта баланың организмы бөтен көчен биреп бетерә. Хәтта алдагы энергиясен бурычка ала. Шуңа күрә укытучылар да, ата-аналар да баланың көчәнеп, сәламәтлек хисабына эшләвен онытмасыннар иде. Бу чор октябрь урталарына кадәр дәвам итә.

      Өченчесе- организм акрынлап йөкләнгән эшкә күнегә башлый.

      Ләкин бер генә баланың да организмының мөмкинлекләре чиксез түгел.Еш ару

баланың сәламәтлегенә тәэсир итергә мөмкин. Аның башы авырта, йокысы начарлана. Кайберсенең колагына тавыш ишетелә, әйберләрне кечерәйтеп күрә.

кан басымы күтәрелә, йөрәктә тавыш барлыкка килә, психикасына зыян килә.

Әти-әниләр баланың яткач тиз генә йоклап китә алмавыннан, төнлә уянуыннан,

йокы аралаш сөйләшүеннән, кычкыруыннан зарланалар. Кайбер балалар хаттә асларына йомышлыйлар.

     Шуңа күрә дә ата-аналарга сабыр булып, бала хәленә кереп, артык көчәнмәслек итеп һәм тыныч шартларда дәрес хәзерләтергә кирәк. Балалар 9-10 сәг. тән дә соңга калмый йокларга ятарга тиешләр. Куркыныч фильмнар карамасыннар.

Ә әниләр йоклар алдыннан әкият сөйләсәләр, бу уңай тәэсир итә, гаиләне бергә туплый, үзара дуслаштыра.

       Беренче сыйныф укучыларын күзәткәннән, өйрәнгәннән соң, социаль-психологик адаптациянең аларда төрлечә үтүен күрергә була. Беренче төркем балалар (56%) 2айда коллективка ияләшеп китәләр, яңа дуслар табалар, кәефләре яхшы була. Укытучының барлык кушканнарын теләп үтиләр, режимга тиз өйрәнә-

ләр. Икенче төркем өчен(30%) бу чор озакка сузыла. Алар укуга тиз генә кереп китә алмыйлар. Кисәтү ясалса, үпкәлиләр, елыйлар, укуны да авыр үзләштерәләр. Өченче төркемдә (14%) бу чор бик авырлык белән бара. Балалар программаны үзләштерә алмыйлар. Андыйларның өй шартлары да начар була. Тәнәфесләрдә, дәресләрдә үзләрен тәртипсез тоталар. Мондый балалар 10-11 сәг. йокларга тиеш.

 Бу җиңел булмаган сынаулар баланың формалашып килүче физик,психик һәм эмоциональ сәламәтлегенә йогынты ясый.  Бала өчен авыр вакытта  балага ата-ананың  игътибары тагы да артыга тиеш. Әйдәгез , уйлап карыйк әле , без баланың  уңышларына һәм проблемаларына ничек карыйбыз соң Аның проблемаларын аңлыйбызмы?  Бала мәктәптә  кәнагатьләну хисе белән укысын өчен баланың адаптация чорын җиңел үткәрү өчен без ата-аналар балага ярдәм итәргә тиешбез.

  • Балага информацияне күп һәм берьюлы итеп бирмәгез Бала бала булып калырга тиеш Артык түгәрәкләр, секцияләр  баланың аруына,тиз ярсучанга әйләнүенә,эшчәнлеге кимүенә китерә. Әгәр бала өчен спорт яки музыканы мөһим дип уйлыйсыз икән баланы түгәрәккә  бала укырга кергәнче  яисә укырга кереп бераз вакыт үткәч бирергә кирәк.
  • Баланың көндәлек режимы  Мәктәптән кайту белән аны язарга, укырга  мәҗбүр итмәгез. Аңа саф һавада йөрергә уйнарга, йөгерегә, сикерергә рөхсәт итегез. Көндезге йокы да комаучау итми. Өй эшләрен эшләр өчен иң уңай вакыт кичке 5 белән 7 арасы. Йоклар алдынна балага хәрәкәтле уеннар, копмьютер  телевизор карауны чикләргә кирәк Кичке 9 дан да калмыйча бала йокларга ятырга тиеш.
  •  Баланы күбрәк мактагыз Дәфтәрдәге пычрату, ятланмаган шигырь, пычранган кием салым өчен баланы ачулану баланын үз үзенә ышанычы кимүенә китерә  Аны игътибар белән тыңлап аңа узегезнең акыллы киңәшләрегезне бирегез
  • Баланың мәктәп турында сөйләвен игътибар  белән тыңлагыз Сезгә бик мөһим булып тоелмаган әйберләр бала өчен бик мөһим булырга мөмкин. Сезнең кызыксынуны күреп балада үз-үзенә ышаныч туа
  • Бала белән күбрәк аралашыгыз Аның кәефенә, үз-үзен тотышына аппетитына игтибар итегез. Әгәр баланың мәктәпкә барасы килмәсә, начар ашый, йоклый башласа бу начар адаптация турында сөйли.Баланы нәрсә  борчуын  сорагыз, аны тынычландырыз, аның уңышлары түгел, ә үзенең мөһим икәнен аңлатыгыз .
  •  Психологик  комфорт Мәктәп белән  бәйле әйберләр- пенал, сумка ,прическа иртәнге аш, мәктәпкә баруның уңай эмоцияләр тудыруын тәэмин итегез Һәрвакыт кайгыртучан,яратучан әти-әни булып калыгыз.  Шул вакытта гына бала сезне үзенең уңышлары белән сөендерер.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Психологические особенности первоклассников. Адаптация к школе. Помощь родителей в адаптации.

Материал для родительского собрания по вопросам адаптациии в 1 классе....

Проблемы адаптации первоклассников на основе «Программы сопровождения и поддержки адаптации учащихся и их родителей к новым условиям жизнедеятельности «Дорога в загадочный город»

В статье представлен опыт воспитательной работы по сопровождению и поддержке адаптации первоклассников  и их  родителей в рамках школы полного дня на базе интеграции основного и дополни...

Адаптация первоклассников к школе: особенности, проблемы адаптации, способы их преодоления.

1 Виды адаптации.2Признаки плохой  адаптации.3 Как облегчить адаптацию первоклассника.4 Советы родителям...

Выступление на заседании городского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта» по теме «Роль классного руководителя в адаптации и социализации

Выступление на заседаниигородского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта»п...

Выступление на заседании городского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта» по теме «Роль классного руководителя в адаптации и социализации де

Если учесть, что в настоящее время, по данным статистики, дети мигрантов, недавно прибывших из стран СНГ и российских регионов, составляют 20–30 процентов общего числа учеников, т...

Адаптация первоклассников к школе: особенности, проблемы адаптации, способы их преодоления

Успешность адаптации первоклассника к школе зависит от слаженности усилий учителя, психолога, администрации и родителей. Это довольно сложный процесс, который у каждого ребенка протекает по-разному. ...