Сценарий на 1 сентября для 1 класса на татарском языке
план-конспект занятия (1 класс) на тему

Гайфутдинова Альфия Хальфетовна

Сценарий на 1 сентября для 1 класса

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1_sentyabr_2018.docx14.74 КБ

Предварительный просмотр:

  1. Сизмәдек җәйләр үткәнен,

Көз аяк басты җиргә.

“Мәктәпкә барырга” диеп

Хәбәр сала ул безгә.

2. Мәктәп, мәктәп, ишекләрең

Ачык торсын һәркөнне.

Серле тавышлы кыңгырау

Дәшеп торсын һәркемне.

3. Кичә генә нәни идек,

Бүген инде без зурлар.

Укучылар булабыз без,

Мәктәпкә дәшә юллар.

4. Бүген иртән уяндык,

Көнгә карап куандык.

Әй сикердек, шатландык,

Кош кебек канатландык.

5. Ашап алдык, киендек,

Шау-гөр килдек, сөендек,

Яңа сумканы алдык,

Китап-дәфтәрне салдык.

6. Бик күңелле сөйләшеп,

Шаулашып та гөрләшеп,

Иң беренче мәртәбә

Җыелдык без мәктәпкә.

7. Әти-әни озатып калды

Изге теләк теләп безне.

Сүз бирәбез тырышырга

Кызартмабыз йөзегезне.

8. Укырга керәм быел,

Билге бәясен беләм.

Сумка тулы шатлык кайтыр

Өйгә бишлеләр белән.

9. 1 класс, 1 класс,

Ул иң-иң әйбәт класс!

Рәсемнәр һәм карталар,

Рәт-рәт тора парталар.

10. Дуслар, әйтегез әле,

Иң зур матур бишлеләрне

Безгә куярлар микән!?

Мактап туярлар микән!?

(кыңгырау чылтырый)

Укытучы. Исәнмесез балалар.

11. Карагыз әле, карагыз,

Укытучы апабыз.

12. Бигрәк матур, сөйкемле,

Якты кояш шикелле.

Укытучы. Балалар диеп эндәшмим,

Укучылар бүген сез.

Менә ничек матур итеп,

Сез бәйрәмгә килгәнсез.

Ә әйбәт укучылар булырга сез әзерме соң?

  • Әзер, әзер.
  • Хәрефләрне өйрәнербез,
  • Иҗекләрне язарга,
  • Дөрес итеп санарга
  • Матур рәсем ясарга
  • Иренмәскә сүз бирәбез

Ялкауланмабыз бер дә.

  • Дәресләрне әзерләп

Йөрербез көн дә, көн дә.

13. Безнең кебек булганнарга

Бии белмәве оят.

Гөрләтеп бер биик әле,

Сез торыгыз алкышлап. (Бию)

Укытучы. Укучылар, ә хәзер әйдәгез әле, бер уен уйнап алабыз. Игътибар белән тыңлагыз һәм кирәкле җирендә “минем өчен” диеп җавап бирерсез.

Кемдер парталар ясаган,

Кем өчен?

-Минем өчен.

Глобус, карталар уйлаган,

Кем өчен?

  • Минем өчен.

Көзнең матур иртәсендә

Иң беренче мәртәбә,

Портфель, чәчәкләрне тотып

Килдегез сез мәктәпкә.

Кыңгырау чыңлый мәктәптә

Кем өчен?

  • Минем өчен.

Кызык дәресләр, әлбәттә,

Кем өчен?

  • Минем өчен.

Карандашлары пеналда

Кем өчен?

  • Минем өчен.

Бишлеләр әзер торалар

Кем өчен?

  • Минем өчен.

Димәк укырга кирәк,

Тырышырга бигрәк,

Оятка калмас өчен,

Кем өчен?

  • Минем өчен.

Укытучы. Әйе, укучылар, бүген сез чын дәрәҗәсендә бер баскычка үстегез. Чын кеше булыр өчен, беренче адымны да бүген ясыйсыз. Мин сезне шул бәйрәм белән тәбрик итәм. Уку елында сезгә күп тырышлык, үҗәтлек һәм түзем булуыгызны теләп калам.

Җыр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок по математике 4 класс (на татарском языке)

Хәрәкәткә мәсьәләләр чишү.Ныгыту.“Хәрәкәткә мәсьәләләр “темасы буенча белем һәм күнекмәләрне ныгыту, төркемнәрдә эшләүне дәвам итү.ИКТ кулланып  эшлекле уен-дәрес....

УРОК МАТЕМАТИКИ В 1 КЛАССЕ (НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ)

УРОК МАТЕМАТИКИ ПРОВОДИТСЯ С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ РАЗВИВАЮЩЕЙ ТЕХНОЛОГИИ. УМК "ШКОЛА РОССИИ".АВТОР УЧЕБНИКА МОРО.Тема:□ +3,□-3 тибында кушу һәм алуМаксат:1) укучыларның 3 не өлешләп кушу һәм алу күнек...

Конспект урока "Антоним һәм синоним сыйфатлар" в 3 классе (на татарском языке)

Готовый конспект урока по татарскому языку в 3 классе....

Четвертная контрольная работа 3 класса по татарскому языку для русскоязычных учащихся.

Четвертная контрольная работа 3 класса по татарскому языку для русскоязычных учащихся....

сценарий праздника 1 сентября 1 класс на якутском языке

сценарий классного часа для первоклассников 1 сентября 2012г . Мой первый 1 класс.  - Үтүө күнүнэн уөрэнээччилэр!- Кэрэ-бэлиэ күнүнэн убаастабыллаах төрөппүттэр! Эбээлэр, эдьиийдэр…Бүгүн кырдьык ...

Сценарий на последний звонок для 4 класса на татарском языке

Выступление для 4 класса на последний звонок...