“Без начар гадәтләр белән дус түгел!”
классный час (1 класс) на тему

Сибгатуллина Гульфания Габдулхаевна

1нче класста  "Без начар гадәтләр белән дус түгел" дигән темага үткәрелгән тәрбия сәгатенең эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bez_nachar_gadtlr_beln_dus_tugel.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

1 класста тәрбия сәгате “Без начар гадәтләр белән дус түгел!”

                                           Уяндыңмы, елмай!

                                            Көнне башла шулай,

                                            Елмай үз-үзеңә,

                                            Әйтәсе сүзеңә.

                                            Таралыр бар кайгың,

                                            Тыныч калыр җаның

                                            Күтәр күңелеңне

                                            Бу бәхет түгелме?

1-2слайдлар

3-4 слайдлар Мәрхәмәтлелек һәм начарлык.

Л.Толстойның “ Бүре белән тиен” хикәясен тыңлагыз әле.

“ Бер тиен ботактан ботакка сикереп йөри торгач, йоклап яткан бүре өстенә егылып төшә. Бүре сикереп тора да аны ашамакчы була. Тиен: “ Җибәр мине”, - дип ялвара башлый. Бүре әйтә: “ Ярый, мин сине җибәрермен, тик әйт әле, тиеннәр нигә шундый шат күңелле? Миңа һәрвакыт күңелсез, ә сезгә карасаң, сез анда, агач башларында сикереп уйнап кына йөрисез”, - ди. Тиен аңа: “ Син иң элек мине агач башына җибәр, анда менгәч, мин сиңа әйтермен, югыйсә, мин синнән куркам”, - ди. Бүре аны җибәрә, тиен агач башына менә дә аннан әйтә: “ Усал булганга күрә күңелсез сиңа. Усаллык синең йөрәгеңә тынгылык бирми. Ә без яхшы күңелле, беркемгә дә усаллык эшләмибез, шуңа күрә без шат яшибез”.

  • Укучылар, тиеннең: Усаллык синең йөрәгеңә тынгылык бирми”, - дигән сүзләрен сез ничек дип аңлыйсыз?

(Усал кешеләр башкаларга гел явызлык, мәкерлек эшләргә омтыла, шуннан тәм таба.)

  • Ә тиен үзенең һәрвакыт шат булуын ничек аңлата?

 (Без яхшы күңелле, беркемгә дә усаллык эшләмибез” ди)

  • Бу хикәя буенча нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?

(Яхшы,  саф күңелле, эчкерсез, ярдәмчел, мәрхәмәтле, шуңа күрә кешеләр дә аны ярата.)

Укучылар тормышта ак белән кара, төн белән көн булган кебек яхшылык белән яманлык та бар

  • Үзегез укыган китаплардан, әкиятләрдән яхшылык белән яманлыкка нинди мисаллар китерә аласыз? ( укучылар җавабы)

Әкият геройлары

1(Үги кыз әкияте) 2. (Яхшылык һәм яманлык)3. ( Төлке куян һәм әтәч) һ.б

Бу әкият геройларын ике төркемгә бүлеп була

  • Уңай геройларның төп сыйфатларын санау

Ярдәмчел, ачык күңелле, туры сүзле, акыллы, шәфкатьле һ.б.

  • Тискәре геройларның сыйфатлары

Дорфа, көнчел, хәйләкәр, явыз, усал һ.б.

  • Әйе, укучылар, болар барысыда кешеләргә хас уңай һәм тискәре сыйфатлар.

Татар халык әкиятләре кешеләрдәге яман гадәтләрне, күренешләрне тәнкыйть итү, аларны булдырмаска өндәү максатыннан иҗат ителгән.

Усал һәм яхшы кешеләрне мимика белән сүрәтләү.

  • Әкиятләрдә генә түгел мәкаль - әйтемнәрдә яхшылыкка омтылыш чагыла.

5 слайд.

“Яхшылык күрәсең килсә,яхшылык ит”диелә татар халык мәкалендә. Ә сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз? (Кешеләргә эшләгән яхшылык үзеңә яхшылык булып кайта)

“ Яхшылык итсәң яшер, яхшылык күрсәң, белдер” дигән мәкаль бар.

6 слайд. Мәкальләрнең азагын тап.

     7 слайд. Әйе, яхшылыкны кеше алдында мактану  өчен эшләмиләр. Татар халкында яхшылык ит тә, диңгезгә ташла, балык  белер, балык  белмәсә халык белер” – дигән әйтем бар. Сез дә бу теләкләрне исегездә калдырыгыз, һәр көнне игелекле гамәлләр кылырга, изге эшләр башкарырга, кешеләргә миһербанлы, шәфкатьле булырга тырышыгыз.

  •  Сез тормышта кемнән үрнәк аласыз?
  • Сезгә яхшылык эшләгән нинди яхшылыкларны әйтә аласыз?

8 слайд Г.Тукай “Бәхетле бала”

9 слайд М.Ш.Шәймиев сүзләре.

“Тирә-ягыбызда караучысыз калган өлкәннәр, инвалидлар, ятимнәр, авыр хәлләргә очраган кешеләр бар. Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Аларга ярдәм кулы сузу, игелек кылу—әхлакый бурычыбыз. Бер-беребезне кайгыртып яшик, бер-беребезгә игътибарлы һәм ихтирамлы булыйк”

10 слайд. Һәр көн игелек кыл!

11 слайд. Тест “Мәрхәмәтлеме мин?”

  1. Синең акчаларың барлыкка килде. Бөтен булган акчаңны дусларыңа яки туганнарыңа бүләк алыр өчен бетерер идеңме?
  2. Иптәшең белән сөйләшкәндә ул сиңа үзенең проблемалары турында сөйли ди. Әгәр дә бу тема сиңа кызык булмаса, син моны иптәшеңә әйтәчәксеңме?

     3.    Әгәр дә син уенда җиңелгәнең күренеп тора икән, син уенны уйнап бетерәчәксеңме?

4.   Әтиең яки әниең сиңа берәр эш кушса, ә син копьютерда дустың белән кызык бер уен уйныйсың ди, син әти-әниеңнең сүзен тыңларсыңмы?

12-13 слайдлар. Нәтиҗәләр

14 слайд. Мәрхәмәтле бул!

15 слайд 

Һич яхшылык эшли алмасаң  син

Кешеләргә бик-бик теләп тә, -

Яхшы теләк телә,

Ул да кайчак

Зур көч өстәп куя йөрәккә,-

                                                                         дип яза Фәнис Яруллин

  • Без, сезнең белән бигрәк тә яхшылыклар эшләүне арттырырга тиешбез. Өлкән кешеләргә ярдәм итү, булышу, ихтирам итү  безнең изге бурычыбыз.

Укытучы: Сибгатуллина Г.Г.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Балаларыбызны начар кешеләрдән саклыйк!"

Башлангыч класс укучыларының әти-әниләре өчен чыгыш....

Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?" сыйныф сәгате

Башлангыч сыйныфларда үткәрү өчен әзерләнгән "Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар" дип исемләнгән сыйныф сәгате....

Классный час на тему "Нәрсә ул яхшы? Нәрсә ул начар?"

Максат:  Яхшы гадәтләр турында балаларга аңлату. “Нәрсә яхшы, нәрсә начар?” төшенчәләре турында,балаларның үз-үзләрен тотуларына мисаллар китереп, әңгәмә үткәрү....

Презентация классного часа на тему: “Нәрсә яхшы? Нәрсә начар?”

Максат:  Яхшы гадәтләр турында балаларга аңлату. “Нәрсә яхшы, нәрсә начар?” төшенчәләре турында, балаларның үз-үзләрен тотуларына мисаллар китереп, әңгәмә үткүрү....

Дәрестән тыш чара - " Начар гадәтләр,канатлы сүзләр"

Дәрестән тыш чара - " Начар гадәтләр,канатлы сүзләр" ( 1-4 сыйныфлар )...

XXI гасырның начар гадәтләре

Ата-аналар җыелышында яңа заманның начар гадәтләре турында чыгыш....