9 Май бәйрәмендә һәйкәл янында чыгыш ясау өчен сценарий
классный час на тему

Людмила Геннадьевна Краснова
Воспитывать в детях чувство гордости за свой народ, уважение к ветеранам Великой Отечественной войны.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 9_may_byrmend_hykl_yanynda_chygysh_yasau_ochen_stsenariy.docx26.58 КБ

Предварительный просмотр:

9 Май бәйрәмендә һәйкәл янында чыгыш ясау өчен сценарий

Әкрен генә җилләр исә,

Ел артыннан еллар үтә,

Ә халыкта тик бер теләк,

Гүя бердәм сулыш:

Мәрмәр һәйкәлләр каршында,

Катгый таләп:

Җирдә кабат

Кабынмасын сугыш!

Тыныч кына көй уйный. Сәхнәгә ике алып баручы чыга (егет белән кыз).

1 а.б.1941 нче ел. Июнь… Илебез, Европада кызып барган сугыш ялкынының безнең илебезгә кагылмасына ышанып, тыныч тормыш белән яши иде.

2 а.б.Июнь… Шау чәчәкле җәйнең матур ае һичберәүдә юктыр һичбер кайгы. Тирә-юньне шат авазлар биләп алган Бар дөньяга бәхет, шатлык, сөю тулган.

1.а.б.Июнь… Нинди шатлык бүген күңелебездә

Моңаюны һич белмәде беребез дә. Уйламадык бәхетле бу мизгелләрдә Кара кайгы килер диеп илебезгә.

(“С чего начинается Родина” көе яңгырый, шул көйгә алып баручылар шигырь укыйлар.)

2.а.б.Егерме ике. Июнь. Кырык бердә

Җиргә афәт килде ул көнне.

Тарих каһәрләгән шушы көнне

Мөмкинме соң оныту, мөмкинме?

Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья; 

Соңгы тапкыр кояш балкыды.

Таң атмады бүген, көн тумады,

Алды җирне сугыш ялкыны.

(Музыка уйный, берничә пар вальс бииләр, музыка кинәт өзелә, биючеләр урыннарында катып калалар. Диктор тавышы ишетелә.)

Внимание! Внимание! Говорит Москва! Сегодня, в 4 часа утра, без объявления войны, германские войска напали на нашу страну!

Песня “Мама не плачь”  

Уйламадык бүгенге бу саубуллашу  

Күпләр өчен булыр соңгысы дип.

Киләчәктә очрашырбыз тагын диеп

Берни белми йөргәнбез бит вальс биеп.

Ә бу мәлдә илебезгә дошман үткән

Аның баскан эзләрендә гөлләр шиңгән.

Бөтен дөнья изрәп йоклап яткан таңда

Кара шәүлә кебек шуышып сугыш килгән.

1.а.б. Ил өстенә афәтнең иң зурысы килде. 1941 нче елның 22 нче июнендә фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә, Советлар Союзына көтмәгәндә һөҗүм итте. Бөек Ватан сугышы башланды. Совет шәһәрләре, авыллары өстенә меңнәрчә тонна үлем йөге яудырылды. Бөтен ил, шул исәптән Татарстанның меңнәрчә хезмәт ияләре фашист илбасарларына каршы күтәрелде.Шушы көнне илебезнең күген кара болыт каплый. Бу афәт бер генә гаиләгә дә кагылмыйча калмый. Газиз аналар улларын, сөйгән ярлар – парларын, балалар- аталарын изге яуга, изге көрәшкә озаталар. Яулык чите белән авыз читләрен каплап елаучы аналар, хатыннар үзләренең газизләрен соңгы тапкыр күрүләрен аңламыйча да калалар.

1.Дошман килгән,

Таптап басуларны…

Ялкыннарга урап кырларны.

Дошман килгән алыштырмак булып

Кан-яшь белән шатлык-җырларны.

2.Дошман явы кара болыт кебек

Агылган да һаман агылган.

Үрләгән ут

Туган ил йөзенә

Ялкын сөремнәре кагылган.

3.Ялкын каба халык йөрәгенә

Нәфрәтеннән халык ярсына.

Бер атаның балалары кебек

Ташланалар дошман каршына.

4.  Явыз дошман килә ил өстенә,

Ил байлыгын талап җыярга.

Алып килә канлы палачларын,

Халкыбызның канын коярга.

5.Ерткыч фашист килә ил өстенә

Кол итәргә илем кешесен!

Тез чүккәнче- басып җан бирербез.

Туган ил һәм азатлык өчен!

2а.б. Сугыш... нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул миллионлаган кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган.

7. Ул кабатлап, лачын йөрәгенең

Изге антын сөйгән халкына,

Автоматын асты аркасына

Һәм атланды акбүз атына.

8. Егет үткән юлда сафлар сынды,

Туплар ауды, танклар ватылды.

Кайдан алды егет мондый көчне,

Кайдан алды мондый ялкынны?

 

9. Байрак итеп илгә тугрылыкны,

Утны- суны кичте бу егет,

Автоматы түгел, аты түгел,

Анты белән көчле бу егет.

Песня “Пой солдат”

1 а.б. Дүрт ел буе сугыш безнең җиребезне яндырды, туганнарыбызны һәм якыннарыбызны арабыздан тартып алды, күпләрне туган туфрагыннан аерды, язмышларны җимерде.

2а.б. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары торган саен ерагая бара. Тик ул вакыйгалар халык хәтереннән беркайчан да җуелмаячак. Чөнки сугыш илебезнең бер генә почмагына да, бер генә йортына да үзенең кайгылы кулы белән кагылмыйча калмаган.

11. Йөздән артык солдат

Өйләренә

Ни сәбәпле кайтмый калган соң?

Яшь хатыннар- ирсез,

Ә малайлар

Ник әтисез калган аннан соң?

12. Нигә соң ул сугыш

Авылдагы

Һәрбер йортны мең кат тетерәткән?

Хирурглар

Ярчыкларны һаман

Чүпләп бетерә алмый күкрәктән?

13. Яудан соң да

Ник солдатлар түгел,

Үлем кәгазьләре агылган?

Йә, кем әйтә ала

Ул сугышны

Узмаган дип безнең авылдан?!

Песня “Бүген җиңү бәйрәме”

1 а.б. Безнең Хуҗа Хәсән авылыннан да  286 кеше Бөек Ватан сугышына китә.

14. Йөрәкләрдән мәңге китмәс инде.

Утлы еллар, поход юллары.

 Туган якка кире кайтмадылар,

Һәр авылның күпме уллары.

Япь-яшь килеш алар мәхрүм калды,

Бу тормышның барлык назыннан.

Исемнәре һәйкәл күкрәгенә,

Авыл саен тезеп язылган.

15.  Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан

Күпләр илгә кире кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөрде капканы.

Югалтулар алып килде сугыш,

Күпме дуслар кайтмый калдылар.

Шул дусларның йокыларын саклап,

Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

2  а.б. "Бер кайтмасак, бер кайтырбыз",-дип китсәләр дә, 230авылдашыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калды, күбесе кайткач вафат булды. Бүгенге көнгә авылыбызда Бөек Ватан сугышында катнашкан - кеше исән. Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.

16. Каберең кайдадыр, билгесез,

Туфрагың күмгәндер үләннәр.

Китмиләр күңелдән беркайчан

Ил өчен көрәшеп үлгәннәр.

17.Кайтмаганнар

Уйда сакланалар,

Җырда ятланалар

Кайтмаганнар...

Исемнәре данга төрелгәнгә

Һәйкәл булып басты

Кайтмаганнар!

Баш иябез сезгә, каһарманнар!

Безнең авылыбыз уртасында Ватан сугышы батырларына салынган бик матур һәйкәл бар.Шушы батыр авылдашларыбыз истәлегәнә карата хөрмәтебез, изге ихтирамыбыз билгесе булган бу һәйкәлгә һәр бәйрәм саен тере чәчәкләр, веноклар куябыз. Венок кую

18. Карагыз да уйланыгыз,

Мәңгелек ут каршында.

Илен яраткан батырлар

Яши мәрмәр ташында!

2.А.б.“Хәтер китабының исемлегенә Бөек Ватан сугышында фронтта үлеп калган сугышчыларның исемнәре мәңгелеккә кертелгән. Үлеп калган геройлар солдатлар, сержантлар һәм офицерларга мәңгелек дан!

19.Хәтер китабы батырлары!

Мәңге дан сезгә!

Алтын хәрефләр белән язылган

Изге исемнәр булып кайттыгыз

Сез безгә.

Изге халык хәтере мәңгелек.

Сез үлемсезләр!

1 а.б. Хөрмәтле кунаклар, ветераннар! Якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерен биргән авылдашларыбызны олы ихтирам белән искә алыйк. Бер минутка тынлык.

2  а.б. Сугыш инде күптән бетте... Окоплар инде җир белән тигезләнделәр, аларны яшел чирәм каплап китте, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килде, блиндажлар чәчәкләр белән капланды. Тик сугыш хатирәләре онытылмыйлар.

20. Сугыш тавышлары күптән тынды,

Төзәлделәр җирнең яралары,

Әтиләрнең окопларын сөреп,

Иген чәчә хәзер балалары.

Сугыш тавышлары тынды, ләкин

Күңелләрдә шомы яши һаман.

Сугыш агачларын аударсак та,

Кайлардадыр әле тамыры кал

1  а.б. Җиңү бәйрәмендә без һәрвакыт халкыбызның дошманны җиңүгә этәргеч биргән гүзәл сыйфатларын исебезгә төшерәбез. Ул - сабырлык, кыюлык, батырлык, ныклык, Ватанга булган мәхәббәт һәм тугрылык.

21. Онытмыйк Җиңү батырларын,

Алар өчен үлем юк җирдә!

Денҗ Победы

22. Буыннардан буыннарга күчә

Батырларның гомере, җыр булып.

Илне яратудан өстен хис юк,

Чын батырлык -илгә тугрылык.

2 а.б. Җиңү көне! Бу сүз һөркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле. Җиңү! Ул кешелеккә җирдәге тормышны саклау өчен кирәк иде. Шуңа да 45 нче ел истәлеге- тормышның үзе кебек мәңгелек.

1  а.б. Бөек җиңүгә 71 ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.

23.Рәсәй бүген бәйрәм итә,

Карап булмый тыныч кына,

Чал ветеран ләгънәт укый!

"Тик булмасын сугыш кына!"

Сугыш кичкән карт солдатның

Бер сүз каба сулышына

Кабатлый ул дога итеп

"Тик булмасын сугыш кына!"

24. Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш.

Безнең теләк якты, матур,

Тыныч хезмәт һәм тормыш!

25.  Җиңү килде җирне нурга күмеп,

Шатлык белән күзне чылатып;

 Килде ул көн горур күкрәкләрдә

Орден, медальләрне чыңлатып.

26. Җиңү көне -Халык тантанасы,

Яз төренгән янар комачка.

Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,

Йөз балкытып карый кояшка.

 

“Тынычлык җыры”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Флексагон ясау.Түгәрәк эше.

Түгәрәк эше.Тема: Флексагон ясау.Максат:•      Флексагон турында мәгълүмат бирү.•      Шәхси:математиканың  әйләнә -тирә  белән бәйләнешен а...

Класс шагы. Темазы: «Чечен менде, чечек черде»

Сорулгазы: Тыва чоннун аас чогаалынын чамдык хевирлери- биле уругларны таныштырбышаан, чоннун ыдыктыг чанчылдарын сагып, хундулеп оорениринге кижизидери, уругларнын дыл- домаан сайзырадыры;Дерилгези: ...

"Уңыш бабай янында" кичә

Сыйныф бүлмәсе көзге яфраклар, миләш, балан тәлгәшләре белән бизәлгән. Уртада укучылар үзләре үстергән яшелчәләр күргәзмәсе. Тактага укучыларның “Алтын көз” темасына ясалган рәсемнәре...

9 Май бәйрәмендә һәйкәл янында чыгыш ясау өчен сценарий

Данный сценарий поможет учителям школы провести замечательный праздник 9 Мая....

Мәктәп күләмендә уздырылган "Әдәби марафон" проектын йомгаклау чарасы

1-20 декабрь көннәрендә мәктәбездә үткәрелгән әдәби марафонны йомгаклау чарасы...