Урман төп байлыгыбыз (башлангычлар өчен )
классный час

Шугаепова Рания Рафиковна

Башлангыч сыйныфлар өчен урман һәм аны саклау буенча сыйныф сәгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urman_top_baylygybyzkich.doc446.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Теләче муниципаль районы

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе

Урман - төп байлыгыбыз

(башлангыч сыйныфлар өчен кичә)

Башлангыч сыйныф укытучысы

Шогаепова Рания Рафиковна

                                                               Кереш

         Экологик белем һәм тәрбия бирү укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, аларга педагогик тәэсир итү чарасы.    Табигать белән якыннан танышмыйча, аның матурлыгын күрмичә, экологик тәрбия биреп булмый.  

       Безнең төп максатыбыз: туган як табигатеннән,  урманнардан дөрес файдалану, тирә ягыбызда үсүче, урманнардагы үсемлекләр, хайваннар дөньясы белән күбрәк танышу, тирә - юнебезгә сакчыл карау һәм саклау.

       Тәрбиянең башка тармаклары белән тыгыз бәйләнгән экологик тәрбия, бары тик эзлекле һәм иҗади якын килеп алып барылганда гына яхшы нәтиҗә бирә. Без  сезгә “Урман –төп байлыгыбыз”(башлангыч сыйныф өчен тәрбия сәгате) һәм дәресләрдә, сборлар үткәргәндә  куллану өчен уеннар тәкъдим итәбез.

                     Урман - төп байлыгыбыз. (башлангыч сыйныфлар өчен кичә)

     Максат: Табигать һәм кеше мөнәсәбәтен, тирә-як мохитның, урманнарның  торышын өйрәнү, табигатьнең кеше  тормышында әһәмияте турындагы белемнәрен баету, ныгыту; табигатькә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү.

    Җиһаз: балаларның табигатькә, урманнарга карата  ясаган рәсемнәре, кошлар, агачлар, җәнлекләр рәсемнәре, чыршы (яшелдән ылыс-лар) , каен (яфраклар, каен тузлары тегелә), үги ана яфрагы, чәчәкләр сылуы (ясалма чәчәкләрдән тәкыя, ромашка формасында итәк), кырмыска, кош(битлек, канатлар ясала), , киемнәр буенча һәр укытучының үз фантазиясе, һәр геройның маңгай өлешенә исеме язылган шапкалар.

Кичә  барышы.

1.Исәнләшү

2.Оештыру өлеше.

  Бүгенге дәрестә без сезнең белән табигать кочагына сәяхәт итәрбез, табигатькә турыдан – туры йогынты ясавы һәм аның үзгәрүенә тәэсир итүе турында сөйләшербез.  

Укучылар, табигать, дигәч сез күз алдына нәрсә китерәсез?

Урман, елга- күлләр, хайваннар, кошлар һ.б.

3. Төп өлеш

I  тукталыш “Урман” ( акрын гына көй агыла)

- Укучылар, күзләрегезне йомыгыз һәм үзегезне урман аланында дип хис итегез. Тирән итеп һава сулыйбыз. Яшел хәтфә үләнгә ятып иксез – чиксез зәңгәр күккә төбәлдегез. Янәшәдә генә урман шаулавы, яфраклар кыштырдавы ишетелә. Чәчәкләр, җиләк, төрле үлән исләреннән башларыгыз әйләнеп киткәндәй була.

  Чиста , саф һава – табигатьнең зур байлыкларыннан берсе. Һава кешегә сулау өчен кирәк. Җирдә һава булмаса, андагы бар тереклек юкка чыгар иде.

     Безнең якларда катнаш урманнар. Теләче районы һәр ел саен үз урман хуҗалыгында , юл буйларында, ышыклау полосаларында агачлар утырта.

     

     

     Урман берәүләргә табигать хозурлыгы, икенчеләргә җиләк, гөмбә җыю өчен байлык,  өченчеләргә тормышны яхшырту өчен табыш чыганагы. Сез беләсезме соң? 1 гектар урман бер елга 18 миллион куб м. һаваны углекислый газдан чистарта, 64 тонна газ һәм тузанны йота, 1 миллион куб м. кислород бүлеп чыгара.

  • Укучылар , мин сезгә  табышмак әйтәм.

Яз килсә,киенә

Көз килсә, чишенә.

Язын күңел күтәрә

Җәен ышыклый,

Көзен ашата,

Кышын җылыта,-

Ул нәрсә?

  • Агачлар.
  • Укучылар, безнең урманнарда нинди агачлар үсә?

- (укучыларның җаваплары тыңланыла)

  1. Җәй дә, кыш та бер төстә. (чыршы , нарат)
  2. Нинди агач җилсез шаулый. (усак)
  3. Ак кәүсәле, нәфис, зифа (каен)
  4. “Юк” сүзенә ә өстәсәң, булам мин агач

Урманда үсәм, сезгә бал бирәм. (юкә)

-Укучылар, хәзер үзегез әзерләп килгән шигырьләрегезне сөйләп күрсәтегез әле.

( укучылар каен, тал, имән, чыршы, нарат турында шигырьләрен сөйлиләр)

- Агачлар җирне  матурлый, һаваны чистарта. Ләкин кешеләр бу матурлыкны бик тиз үзгәртәләрз. Әйдәгез, урмандагыларның моң-зарларын тыңлап карыйк әле. ( Чыршы, каен , үги ана яфрагы,чәчәкләр сылуы,кырмыска, кош киемендә киенгән укучылар чыга)

Чыршы: Һәр Яңа ел саен бер көнлек бәйрәм өчен күпмебезнең гомере өзелә!

Каен: Һәр яз саен минем тәнемне нәрсәләр белән генә җәрәхәтләмиләр, хәтта дәвалап китәргә дә оныталар, көн-төн зар елап утырам.Җәрәхәтләнгән бер зур каен елына 200 л чамасы суын югалта.

Үги ана яфрагы: мин дә файдалы үсемлек, чама белән генә өзсеннәр иде, яз көне минем чәчәкләрем умарта кортларына бал җыю өчен кирәк.

Чәчәкләр сылуы: Безне дә кочак-кочак җыялар, чәчәкләребезне өзәләр, җимешләребезне сыталар, вакытын һәм чамасын белеп кенә эш итсеннәр иде.

Кырмыска: Без кырмыскалар беркайчан да йокламыйбыз, эшчән  халык без. Кешеләр безнең ояларыбызны туздыралар, безгә күпме зыян салалар.

Кош киемендә: без кошлар – җир йөзендә иң күп таралган тереклек иясе; 8500 төребез бар, кеше безне дә бик нык рәнҗетә, балаларыбызның оясын тузгыта, җимлекләр куймый, куелган җимлекләргә  вакытында җим салмыйлар, күпләп юк итәләр.

II тукталыш  “Ял итсәң – тыйнак бул”

 Укучылар ел саен күпләгән кешеләр урман аланына ял итәргә килә. Ләкин алар ял итеп кенә калмый , ял урыннарын чүп – чар  өемнәренә әйләндерәләр.

 

Уйлап карагыз һәм исегездә калдырыгыз!

Калдырылган кәгазь юкка чыгу өчен 2 ел, консерва банкалары өчен 70 ел, полиэтилен капчыклар өчен 200 ел, пыяла  - 1000 елдан соң гына таркалып юкка чыга.

III тукталыш “ Мәкальләрне дәвам ит!”

Урман турындагы мәкаль һәм әйтемнәрен сөйләп күрсәтик .

  • Урманга шырпы белән кермә.
  • Җимешен аша , ботагын сындырма.
  • Агач үлеме балтадан.
  • Кошларны рәнҗетмә, каргарлар.
  • Кош йомыркасын ватма, кулың корыр.
  • Агач утырт, гомерең озын булыр. һ.б.

IV тукталыш “Урманга файда китер”

Иң беренче урманга кергәндә өч кагыйдәне яхшы белергә:

  • Шауламаска!
  • Чүпләмәскә!
  • Рәнҗетмәскә!

1.Ел саен күпләп агач утыртырга, бер агач тәүлегенә өч кеше суларлык кислород бүлеп чыгара.Көченнән килгәнчә бөре, күркә җыю вакытында булышырга.

2. Ел саен урманнарга , тирә ягыбызга кош оялары ясап куй!

 

Балалар, әйдәгез без дә кайтыр юлга чыгабыз. “Юл җырын” җырлап , урман белән саубуллашып кайтып китәләр.

1. Җәйге юл буйлап ялан тәпиләп

    Без урманнан кайтып киләбез,

    Кәрзиннәрдә каен җиләкләре,  

    Туфрак кайнар – көчкә түзәбез.

                   Кушымта:

         Җәйге юллар,юллар,

         Еракка китә уйлар, уйлар.

         Җырлы еллар, еллар

         Сагындыралар шулай.

 2. Җәйге юллар безне илтте һәркөн

     Елга, зәңгәр күл суларына,

     Ак каеннар ап-ак хыял булып,

     Калды җәйге юл буйларында.

                                  Кушымта шул ук.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Урман-безнең дустыбыз".

"Урман-безнең дустыбыз"-дәрес конспект. Укучыларда урманнар зонасы турында күзаллау булдыру. Табигый зоналарны чагыштыра, анализлый белү күнекмәләрен, иҗади фикерли белү сәләтләрен үстерү. Укучыларда ...

Урман җәнлекләре кышын

Перспективалы башлангыч мәктәп программасы буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе....

урман җэнлеклэре кышын презентация

"Урман җәнлекләре кышын" дигән дәрескә презентация....

Урман җәнлекләренең кышкы тормышы

1 сыйныфта әйләнә - тирә дөнья дәресе конспекты...

Урманны саклау - ул табигатьне саклау.

Башлангыч классларда үткәрү өчен тәрбия сәгате планы. Экология елы уңаеннан урманнарны саклауга багышланган  тәрбия сәгате планын тәкъдим итәм....

ШҮРӘЛЕНЕҢ УРМАН МӘКТӘБЕ

Укучыларда табигатькә сак караш тәрбияләү. Табигать биргән байлыкны дөрес һәм тиешенчә файдалана белергә өйрәтү максатыннан башлангычлар өчен төзелгән сценарий....