Юл билгеләре иленә сәяхәт
план-конспект занятия (4 класс)

Cафиуллина Турсунташ Исламовна

Внеклассное мероприятие

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл _yul_bilgelre_ilen_syaht.docx31.24 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Апас муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

 “Морзалар урта гомуми белем бирү мәктәбе”

“ Юл билгеләре иленә сәяхәт”

башлангыч сыйныф укучылары өчен театральләштерелгән  сыйныфтан тыш чара

Төзеде:

I нче категорияле

 башлангыч сыйныфлар укытучысы,

Сафиуллина Турсунташ Ислам кызы

КАТНАШАЛАР:

Дию

Убырлы

Кәрлә

Алып баручы

Укучы балалар.

Беренче пәрдә.

Урман аланы, дию утыра.

Д. Ух-һу-һу. Уйлар басты башкайларымны..... Күңелемдә өермә. Көн туса- кайгы, кич җитсә хәсрәт. Уйлар! Уйлар! Ух-һу-һу.

Себеркегә атланган убырлы керә башта диюне күрми , залны әйләнеп килә, диюне күреп ала, аптырап китә.

У. Әй, әй,  дию нишләп утырасың?(янына килеп утыра) Әй, Нишләдең син? Кыяфәтеңә төкереп китәрлек, Дию дип әйтерлегең калмаган. Әйт ни булды, бәлки бәлки берәр ярдәмем тияр.

Д. Нинди ярдәм синнән....

У. Әйт инде , нәрсә булды?

Д. Уууу бу адәмнәр, бер дә тик тора белмиләр,  шуңа эчем поша.

У. Тагын нәрсә эшләргә җыеналар? Мин хәзер себеркемә атланам да бөтен дөньяларын туздырып кайтам! (себеркесенә атланып әйләнеп килә)

Д. (торып баса) Әй ахмак, ахмак! Кешеләр әллә кайчаннан инде тимер атларга утырып очалар, синең себеркең генә аларны куркытмас шул!

У.Соң әйт инде ни булды, аңлатып сөйлә.

Д. Кичә  курше урманга,  карт дию янына барган идем. Кешеләр йөри торган таш юлдан бардым, бу адәм затлары юл кырыена баганалар утыртып чыкканнар,  баганаларга ниндидер рэсемле такталар бөркеткәннәр. Нәрсәгә кирәк ул, юл кырыена баганалар?? Шуннан бирле йокым йокы,  ашым аш  түгел. Нишләргә җыена бу адәмнәр әәәә?

У. Миндә, себеркемә атланып очып барган да күрдем ул билгеләрне. Матур булсын өчен утыртканнардыр.  Бер дә   юкка баш катырып утырасың.

Д . Шушы аңгыралар белән яшәп бөтен нерваларым бетте. Матурлык өчен утыртмаганнар аны, юл билгеләре ул, юлдагы хәрәкәтне көйләр өчен утыртканнар. Менә безгә дә, юл билгеләрне өйрәнергә кирәк, киләчәк тә урманыбызда да шундый билгеләр барлыкка килсә, ничек йөрербез, шул турыда уйла.

У. Соң аны ничек йөрәнергә, кая барырга,   нәрсә эшләргә кирәк?

Д. Менә мин үзем дә шул турыда уйлап, баш ватып утырам бит. Бар әле, Кәрләне чакыр.

Убырлы чыгып китә, Кәрләне ияртеп керә.

У. Кер әйдә, кер. Әнә,  Дию сине чакыра.

К. Нәрсә булды Дию абзый?

Дию кулын Кәрләнең иңбашына сала.

Д. Кәрлә менә син адәмнәр  мәктәбендә укыдың.Әйт әле нәрсә ул юл билгеләре?

К. Юл билгеләре??? ( башын кашып тора) Ә мин ул дәрестә юк идем.

Д. Укып йөргән булдың тагын!!( этеп җибәрә) И - и адәм актыгы,  сиңа яңадан мәктәпкә барырга туры киләчәк.

К. Нәрсәгә?? Юк, бармыйм.

Д ( кизәнеп) Барасың.

К. Тагын нәрсә калган  инде миңа ул мәктәптә?

Д. Юл билгеләрен өйрәнеп кайт,  аннары безне дә өйрәтерсен.

К. Мин үзем генә бармыйм.

У. Мин бармыйм,  себеркегә атланып  очканда , мина бернинди юл билгеләре дә кирәкми.

Д . Әйттем исә кайттым, үзенә кара. Ярар Кәрлә белән икәү барырбыз. Убырлы бар әле  безнең адәмнәр янына барганда кия торган киемнәре китер. Чыгып китәләр.

Икенче пәрдә.

 Музыка,. Дию белән кәрлә керәләр хәйран калып, әйләнеп йөриләр. Балалар керә.

1 б. ) Исәнмесез Дию әфәде.

2  б. Исәнме Кәрлә дус.

 Д. К. бергә:  Исәнмесез.

1 б. Безнең мәктәпкә сезне тагын нинди җилләр  ташлады? Нишләп йөрисез?

К. Озын колаклардан буген сезнен мәктәптә “Юл билгеләре  иленә сәяхәт” дигән кичә  була дип ишеттек, безнең дә ул билгеләрне өйрәнәсебез килә.  Менә сезнең янга килдек, безгә ярдәм итегез инде, зинһар!!!!

2 б . Ә сез  юл  билгеләренең  нәрсә икәнен беләсезме соң?

Д.К. бергә: Юуууук!!!Нәрсә соң ул???

Алып баручы. Бик яхшы, әйдәгез укучылар сезне юл билгеләре белән таныштырырлар,  безнең янга рәхим итегез.

(Самолет очкан тавыш,себеркегә утырып елап  Убырлы карчык очып керә)
Убырлы карчык:  Шәһәр өстеннән оча идем,транспортым ватылды.Урманга җәяү кайтырга туры килде.Юл аша чыга идем,пулиция туктатты.Тотынды мине ачуланырга. Синең аркада авария була язды ди. Юлны светофор,”зебра” булган җирдән генә чыгарга кирәклеген белмисеңмени ди. Нәрсә миңа зебраны үзем белән алып йөрергәме? Юлга җәеп өстеннән чыгаргамы? Тагын әллә нинди юл кагыйдәләре өйрәнергә кушты.Нинди кагыйдәләр икән инде ул? Светафор дигәне нәрсә тагын?
Алып баручы.

Урам уртасында тора
Өч күзле бер командир.
Үзе усал, үзе кырыс,
Үзе безгә бик якын.
Аның күзләреннән чыга
Кызыл, сары, яшел ут.
Безгә чиратлап чәчә ул,
Төрле күздән төрле ут.
Балалар әйтегез әле Убырлыга бу өч күзле предмет нәрсә ул? (Балалар җавабы)
Ул нигә кирәк? Ягез әле балалар, светофор турында шигырьләр сөйләп күрсәтегез.
(балалар сөйли)
 Светофор - ул безнең өй,

Өчебез дә бертуган,

Дөрес юл йөргән балага

Йөзебез якты һаман.

Кызыл: Иң кырысы - мин кызыл төс.

Син һәрчак миңа кара,

Алдыңда кызыл ут янса,

Ашыгып юлгв барма!

Сары: Юлдан тыныч чыгу өчен

Минем киңәшне тыңла:

-Көт! Күркрсең, сары янар

Өч төснең уртасында.

Яшел: Артыннан ук мин-яшел төс

Янармын синең алда.

Әйтермен каршылыклар юк,

Курыкмый алга атла.

Алып баручы.

 Ә хәзер юл билгеләре  турында өйрәнгән шигырьләрне искә төшерик. ( Балалар юл билгеләрен күрсәтеп сөйлиләр)

Менә гади генә юл,

Аннан кешеләр бара.

Монда бит махсус тамга,

Исеме аның “зебра”.

***

Җәяүлеләр юлы аша

Чыгыгыз каршы якка.

“Зебра” сызыклары кебек

Буялган ул юл акка.

***

Әгәр өчпочмак эчендә

Паровоз гына булса,

Ул паровоз торбасыннан

Төтен чыгарып торса,

Димәк, юлның бу өлеше

Шлагбаумсыз гына-

Әйбәтләп, як-якка карап

Үтеп кит син, сак кына!

 ***

Бу билгене күрсәләр,

Шоферлар уйланалар.

Димәк, тиздән мәктәп бар.

Игътибарга балалар.

***

 Тынып тора моторлар,

Игътибарлы шоферлар,

“Мәктәп! Балалар бакчасы!”

Дип билгеләр торалар.

***

 Менә бу билге кисәтә

Шоферларны шул хакта:

Игътибарлы булыгыз, ди,

Җәяүле үткән чакта.

***

 Бу билгене күрсәләр,

Сөенә авырулар.

Димәк, якында гына

Ярдәм күрсәтүчеләр.

***

 Ерак түгел, диеп, чәйгә,

Тәмле аш һәм боткага.

Ач, “үләм” дигән чагыңда,

Шушы билге коткара.

***

 Бу билгегә карасаң,

Сөенеп тә куярсың.

Ярый әле машина

Алмаганнар әтиләр,

Велосипедта гына

Йөрергә кирәк диләр.

***

Бу билгене белү кирәк,

Аны белү мөһим бигрәк.

Утырып булмый аннан башка

Трамвайга-автобуска.

Тукталышларда бу билге

Әверелә чып-чын дуска.

***

 Юл билгеләре безгә

Бик күп нәрсә әйтәләр.

Кирәк чакта боералар,

Кирәк чакта кисәтәләр,

hәләкәтләр булмасын дип,

Телидер hәрбер йөрәк.

Шуңа күрә дә йөргәндә,

Бик сак булырга кирәк.

***

Олы юлда бик күп алар

Мондый тамга – билгеләр.

Ерактан ук күренәләр,

Гүя маяк – өлгеләр.

***

Юлда йөрсән, бул өлгер,

Юл кагыйдәсен нык бел.

Светофорның һәрбер төсен,

Юлның билгеләрен бел.

***

Алып баручы.

Кадерле укучылар, юл билгеләре безгә бик күп нәрсә турында сөйли. Кирәк чакта боералар, кирәк чакта кисәтәләр. Аларның һәрберсе һәлакәтләр булмасын өчен куелган. Шуңа күрә һәрбер кеше: әти-әниме, абый-энеме, укытучымы, директормы, әллә президентмы - юлларда бик сак булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Сез дә аларны бик яхшы итеп өйрәнергә, башкаларга да өйрәтергә һәм һәрвакыт үтәргә тиеш . Шул вакытта гына безнең сәламәтлегебезгә куркыныч янамас.. Дию , Кәрлә, Убырлы  юл  билгеләренең ни өчен кирәк икәнен аңладыгызмы инде?

Дию, Кәрлә, Убырлы бергә : Әйе аңладык, рәхмәт сезгә. Без дә юл кагыйдәрен моннан соң төгәл үтәрбез.

Җыр “Шофер буласым килә”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юл билгеләре!

Внеклассное мероприятие по правилам дорожного движения....

Юл билгеләре безгә бик күп нәрсә әйтәләр...

Башлангыч сыйныф укучылары өчен юл йөрүкагыйдәләренә багышланган кичә...

Һөнәрләр. Билгеле үткән заман хикәя фигыль 4 нче сыйныф ( рус төркеме )

Урок татарского языка для руссоязычных детей. Лексическая тема: "Профессии", грамматическая тема: "Глаголы определенного прошедшего времени"...

Юл билгеләре иленә сәяхәт.

"Юл билгеләре иленә сәяхәт" исемле әкият-сценарий тәкъдим итәм....

Мәктәп билгеләре

Без сезнең белән бүген гаиләдә һәм балалар тормышында мөһим роль уйнаган мәктәп билгесе турында сөйләшергә дип җыелдык. Бу җыелышта мәктәп билгесе белән бәйле ситуацияләрне (килеп чыккан хәлләрне) чиш...