Сөмбелә
план-конспект

Зиннатова Альфия Галиякбаровна

Сөмбелә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zerldelr.doc71 КБ

Предварительный просмотр:

Әзерләде:Зиннатова Ә.Г.

2018-2019 нчы уку елы.

Алып баручы: Кадерле ,балалар!  Без бүген халкыбызның онытыла башлаган матур бәйрәмен яңарту тантанасына җыелдык. Елның сихри фасылына – көн белән төн тигезләшкән мәлдә – татар халкы “Сөмбелә” бәйрәмен уздырган. Ул – көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. “Сөмбелә” – башак дигән сүз ул. Шулай ук җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дип атаганнар.

      Балалар! Бүген без дә көз сылуы Сөмбелә белән очрашырбыз. Әнә алар үзләре дә килә.

Көй астында, Ай, Кояш, Яңгыр һәм Сөмбелә керәләр.

Сөмбелә Әссәламегалейкем,дуслар!

Барысы бергә.Әссәламегаләйкум!

       “Әссәламегәлейкум” җыры башкарыла.

Сөмбелә.Кыр казлары,бүген җепкә төзелеп,

                 Җылы якка таба үттеләр.

                 Канатларын кагып,саубуллаштылар:

                 “Яз кайтырбыз!”- диеп киттеләр.

                 Хушыгыз,хуш,матур кыр казлары,

                 Сау –сәламәт очып барыгыз.

                 Ә без монда, матур мәктәпләрдә

                 Рәхәтләнеп белем алырбыз.

               Ай:  Көз көнендә урман, кырлар алтын була,

                 Яфраклар да сары, кызыл-ялкын була.

                 Игенченең хезмәтенә бүләк өчен

                 Амбарларга өем-өем ашлык тула.

Алып баручы.Ашлык булып җирдә үсә

                 Уңыш бит ул “Сөмбелә!”

                 Бөтен җирне нурга күмә

                 Кояш кебек “Сөмбелә”.

Көй тавышына ипи күтәргән бала, Игенче,Ипи пешерче керәләр.

Сөмбелә.Күрегезче, күрегез,

                 Өстәлгә ипи килгән!

                 Нинди матур күпергән!

                 Беләсезме үз юлында

                 Ул күпме хезмәт күргән!          

 Ай.          Әй ипекәй, ипекәй,

                 Шундый да тәмле булып,

                 Хуш исләр белән тулып,

                 Каян килдең син безгә?

Ипи күтәргән бала.       

                 Ярый,мин сөйлим сезгә:

                Үзем- хезмәт җимеше,

                Үстерде мине кеше,

                Исеме аның –игенче.

                Игенче,игенче,

                Үзегезне күрикче!

Игенче.  Әйе, мин ул- игенче,

                Мин аны үстерүче,

                Тик түгел үзем генә.

                Ипекәйне үстерүдә

                Ярдәм иттеләр миңа.

Кояш.    Әйе, мин – Кояш , җәй буе

                 Игеннәргә нур сиптем,

                 Алтынсу төс йөгерттем,

                 Ярдәм итте Яңгыр да

                 Шифасын бирде кырга.

Яңгыр.    Мин- Яңгыр , үз вакытында

                 Кичекми килеп җиттем,

                 Игенгә дым эчертем.

                 Дөрес, нык ярдәм  иттем,

                 Җил дә миңа булышты.

Игенче.   Аннан комбайн килде.

                 Бөртекләрне түкми.чәчми,

                 Урып,җилгәреп бирде.

                 Аннан игенче аны

                 Тегермәнгә төшерде.

Ипи пешерүче.Ә мин ипи пешердем.

                 Миннән кибетче алды,

                 Киштәгә төзеп слды.

1 нче бала.Һәркемгә ипи кирәк!

                 Һәм көн дә ипи кирәк!

                 Ипи космонавтка да ,

                 Очучыгы да кирәк!

                 Ипи яңа йолдызлар

                 Ачучыгы да кирәк.

2 нче бала.Ипи сатучыга да,

                 Ипи сезгә дә кирәк!

                 Ипи безгә дә кирәк-

                 Һәммәбезгә дә кирәк!

3 нче бала.Ипи эшләргә кирәк !                                                                                 

                Юллар сузарга кирәк.

                Тайгаларда иң авыр

                Юллар узарга кирәк!

                Шуңа да игенчене

                Хөрмәт итәргә кирәк!

4 нче бала.Боткасының да тәме юк,

                Ашының да тәме юк,

                Хәтта чәйнең дә тәме юк,

                Табынның да яме юк.

                Ә табында ни генә юк,

                Бары ипи генә юк.

5 нче бала.Ипи басуда усә,

                Аннан амбарга күчә,

                Аннары мичтә пешә,

                Кызарып мичтән төшә.

             Шуннан килә өстәлгә,

             Безгә куәт өстәргә.

             Ипи булса табында,

             Булдырам мин барсын да!

6 нчы бала.Әти ипи үстерә,

             Әни ипи пешерә,

             Ә мин... мин ипи ашыйм.

             Ә аннары ипине

             Үзем үстерә башлыйм.

7 нче бала.Ипекәйне әтием

             Безнең өчен үстерә.

             Ипи безне үстерә,

             Рәхәтләнеп үс кенә.

             Бигрәк тәмле карасы,

             Бигрәк тәмле агы да,

             Күмәче дә- бары да.

Сөмбелә.-Инде белдек, рәхмәт сезгә,

             Рәхмәт ихлас сүзегезгә.

             Ипи-хезмәт җимеше,

             Без белербез икенче.

Кояш.  Рәхмәт сезгә, уңган куллы

             Абыйлар һәм апалар!

             Уңган куллар кешеләргә

             Ипикәй ашаталар.

           “Кояшлы ил” җыры башкарыла.

Алып баручы.

             Күрегезче, балалар,

             Шалкан быел бик уңган,

             Самавыр хәтле булган.

             Кем чәчкән бу шалканны?

Балалар.Бабай чәчкән аны!

        “Зур шалкан” әкияте сәхнәләштерелә.

Алып баручы.  “Эш беткәч уйнарга ярый”,- диләр халыкта.

             Күмәкләшеп без дә, дуслар,

             Биеп алыйк, әйдә әле;

             Котлы булсын, гөрләп торсын

             Сөмбеләнең бәйрәме.

“Кәрия-Зәкәрия” җырлы биюе башкарыла.

Залга кинәт кенә Ата Ялкау йөгереп керә.

Ата Ялкау.Ай,ай,коткарыгыз, каравыл,баш бетте!

Алып баручы.Нәрсә булды?Ни булды?

Ата Ялкау.Кыйпылчык оча!

Алып баручы.Нинди кыйпылчык?

Ата Ялкау.Кояшның бер кыйпылчыгы кителеп төшкән, шул хәзер җиргә төшсә, баш бетә. Качыгыз тизрәк,качыгыз!

Алып баручы.Ата Ялкау, син тагын нәрсә уйлап чыгардың инде?

Ата Ялкау.Ә сез минем уйлап чыгарганны каян беләсез?

Алып баручы.Мин балаларга синең турында бик күп кызык хәлләр сөйләдем.Мәктәптә сине һәр бала белә!

Ата Ялкау.Мәктәп?Ә-ә-ә! Мәктәпне мин бик яхшы беләм!

             Мәктәптә барысы бар!          Карават та җәелгән.

             Шоколадлар, кәнфитләр     Йокың килсә, ят та йокла.   

             Һәм бик күп китаплар.        Ашыйсың килсә, авызыңны ач.

             Һәрбер агач ботагына         Үзе төшә алмасы да.     

             Уенчыклар эленгән.             Пешә хуш исле калач.          

             Йоклар өчен түшәк кебек               

Менә шул ул, мәктәп, дөресме,балалар?

Балалар.Юк!

Ата Ялкау.Алайса, мин сезнең белән уйнамыйм да!

Алып баручы.Әйдәгез, балалар,Ата Ялкауга ярдәм итегез.Мәктәп турында бергәләп сөйләп, җырлап, биеп күрсәтик.

                        Балалар бииләр, җырлыЙлар.

Ата Ялкау.Ә, хәзер мәктәпнең нәрсә икәнен белим инде. Мәктәптә бик күп балалар йөри, алар барысы да дус, тату яшиләр, бергә уйныйлар, китап укыйлар һәм күңел ачалар икән. Алай гына да түгел, алар эш сөяләр, бергәләп чәчәкләр үстерәләр һәм кошларга да ярдәм итәләр.

Алып баручы.Ата Ялкау , ә синең мәктәпкә йөрисең киләме соң?

Ата Ялкау.Нәрсәгә?

Алып баручы.Ничек инде нәрсәгә? Без мәктәптә санарга, рәсем ясарга, матур итеп биергә, шигырь сөйләргә, хезмәт яратырга һәм дус, тату уйнарга өйрәнәбез бит! Синең дә өйрәнәсең килмимени?

Ата Ялкау.Ә мин барыгыздан да әйбәтрәк саный да, рәсем дә ясый, матур итеп бии дә, шигырь дә сөйли белем!

Алып баручы.Шулаймени, алайса, карап карыйк!Я әйтеп кара әле, песи – йорт хайванымы, әллә кыргый хайванмы?

Ата Ялкау.Кыргый хайван!Мин аны урманда очраттым, бөтен җәнлекләргә ташлана. Көч-хәл белән урманнан кайтып җиттем.Б-р-р! Искә төшерәргә дә куркыныч!

Алыр баручы.Син барысын да бутыйсың, Ата Ялкау. Песи турында җыр тыңлап кара әле!

                      Балалар “Карак песи” җыры башкаралар.

      Ә, хәзер, Ата Ялкау, шигырь сөйләп күрсәт әле!

Ата Ялкау Г.Тукайның “Гали белән кәҗә” шигырен сөйләмәкче була,ләкин сөйли алмый, ялгыша,оныта.

Ата Ялкау, ә хәзер безнең балаларның шигырь сөйләүләрен тыңла әле!

Бер бала Г. Тукай “Гали белән кәҗә” шигырен сөйли, икенче бала “Тавык белән әтәч шигырен укый.

Ата Ялкау!Ә.син,безнең дусларыбыз йорт кошлары һәм йорт хайваннары турында җыр беләсеңме?

Ата Ялкау.Белмәгән кая ул?!Беләм,беләм!

                Ата Ялкау бию көенә такмаклар башкара.

Иртә торып тышка чыксам,    Ары баскан аягыңны

Сыер чабата кигән.                  Бире бассаң ни була!   

Очып бара, очып кайта           Бире баскан аягыңны 

Безнең кәҗә көтүдән.               Кире бассаң ни була?   

Әбиемнең кәҗәсе                     Әтәчтә дә кикерик,   

Бакчада кәбестәдә,                   Тывыкта да кикерик.

Биемәгәч, җырламагач            Биючегә сүз әйтмәгез,    

Син монда нәмәстәгә.              Үзе төште сикереп.

Алып баручы.Җитәр,җитәр, уздырдың,

                          Бигрәк тузан туздырдың,

                          Аягыңны шапылдатып,

                          Колагыңны тондырдың

Ә хәзер, Ата Ялкау, безнең җырлаганны тыңлап кара әле!

“Кояшым” җыры (М. Кәшипова көе, Л. Әмирхановасүзләре)башкарыла.

Ата Ялкау, ә безнең балалар матур итеп бии дә беләләр!

                            “Әпипә” биюе башкарыла.

Ә хәзер, әйдәгез, уйнап алыйк.

                          “Җиләк җыям, как коям” уены уйнала.

 

Сөмбелә.          Бер,ике,өч, дүрт, биш,

                          Алты, җиде, сигез,тугыз,ун.

                          Кызлар кия кызыл тун.

                          Кызыл тунның бәясе-

                          Йөз дә илле ике сум.

Син аю буласың!(Уен ике тапкыр уйнала.)

Алып баручы.Ата Ялкау, син аю кулына эләктең, хәзер сиңа җәза бирәбез!Балалар,әйдәгез, Ата Ялкауга ярдәм итәбез, аның яраткан җырын җырлап алыйк.

                     “Эшләсәң, эш табыла” җыры башкарыла.

Ә хәзер табышмак әйтешле уйныйбыз! Яле, Ата Яткау, башыңны эшләтеп җибәр әле!

Ата Ялкау.      Соскы борын- бакылдык,

                          Күп сөйләшә - такылдык.

                          Аңар әйтерләр үртәп,

                          Корсак батыр син...(Үрдәк.)

Мыеклы, сакалы юк,              Кешенең якын дусты, 

Туны бар, чапаны юк.           Йортның туры сакчысы.    

Сыйпый аны һәммәсе,           Аннан гел игелек көт,      

Шуны ярата ... (Мәче.)           Ә исеме аның-... (Эт.)

Алып баручы.Ә хәзер без әйтәбез, ә син җавабын тап!

8 нче бала.Түтәлләрдә үсте бик күп яшелчә:

                   Кыяр, кабак, Чөгендер, кишер, кәбестә.

                   Алар ничек үсә, нинди төстә?

                   Катлы-катлы булып үсә

                   Җир өстендә, ул нәрсә? (Кәбестә.)

9 нчы бала. Йодрык-йодрык булып үсә,

                      Алма кебек кызарып пешә.

                      Үзе бик матур, аны кем әйтер? (Помидор.)

10 нчы бала.Ул җир астына төшкән,

                       Кып-кызыл булып пешкән.

                       Ашка тәм һәм төс бирер,

                       Аны кем белер? (Кызыл чөгендер.)

               “Елмаю” биюе башкарыла.

Алып баручы.Бүлмәбездә җыр йөри

                          Көлү-шаяру белән!

                          Ник бу Сөмбелә бәйрәме

                          Көн саен булмый икән?

9 нчы бала.  (“Киек казлар” җырының көе астында сөйли).

Кыйгачланып төзелеп              Торыйк-торыйк торналар,

Очып бара торналар.               Кайсы якка күчәсез?                

“Сау булыгыз!” дигәндәй         Ай-һай биек очасыз-     

Канат җилпиләр алар.              Болытларга җитәсез.  

1 нче торна: Торыйк- торыйк,очабыз,

                     Без диңгезләр кичәбез.

                     Кыш үткәреп килергә

                     Җылы якка күчәбез.

                     Килми безнең китәсе,

                     Чөнки монда бик ямьле.

                     Туып үскән җирләрнең

                     Борчагы да бик тәмле.

2 нче торна: Үтте ләкин җылы җәй,

                      Килеп җитте көз көне.

                      Яңгыр ява көн саен,

                      Үзәккә үтә җиле.

                      Без салкынга күнмәгән,

                      Кар буранын күрмәгән.

                     Киез итек, тун киеп,

                     Көртләр ерып йөрмәгән.

3 нче торна: Без китәбез еракка,

                     Кыш булмый торган якка.

                     Карлар бетәр, бозлар китәр,

                     Без кайтырбыз шул чакта.

11 нче бала. Сау булыгыз, торналар!

                      Исән йөреп кайтыгыз!

                      Көньяктагы балаларга

                      Бездән сәлам әйтегез!

“Киек казлар” көенә торналар залдан чыгып китәләр.

Алып баручы Шатлык булып бүлмәбезне

                          Гөлгә күмә Сөмбелә,

                          Саубуллашу җырына

                          Син дә кушыл, Сөмбелә!

Сау бул, Сөмбелә! Киләсе көздә сине көтеп калабыз!

“Саубуллашу” җыры башкарыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме.

праздник урожая....

Сөмбелә бәйрәме.

уңыш бәйрәме...

Внеклассное занятие "Сөмбелә бәйрәме"

Татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыру.Татар халык уеннарын өйрәнү.Җырга ,биюгә мәхәббәт тәрбияләү....

Сөмбелә бәйрәме

Көзнең алтынлыгы, аның кадере һэм куркәмлеге көзге муллык белэн билгеләнэ...

Сөмбелә бәйрәме

Сөмбелә бәйрәме...

Сөмбелә бәйрәме

Башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрергә мөмкин....