Толерантлык - тынычлыкка юл.Класс сәгате эшкәртмәсе
классный час (4 класс)

Биктова Раиля Рубертовна

Максат:

-укучыларны толерантлык төшенчәсе белән таныштыру;

Бурычлар:

-толерант  кешедә булырга тиеш сыйфатларны ачыклау;

-кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү;

-үзләрен һәм башка кешеләрне танырга өйрәтү;

-критик фикерләү сәләтен үстерү;

-аралаша белү, үз фикереңне дәлилли белү күнекмәләрен үстерү.

-бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, коллективта бердәмлек сыйфатлары булдыру

Толерантлык төшенчәсе аңлатыла.Толерант һәм интолерант кеше сыйфатларын ачыклау өчен тест, мәкальләр аңлату, хикәя өстендә эш,уеннар  кулланыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt.docx103.66 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

С.З.Габдрахманова исемендәгеЯңа Кенәр гомуми белем бирү мәктәбе

Толерантлык – тынычлыкка юл

                                               ( класс сәгате эшкәртмәсе)

                                                             

D:\WINDOWS\Users\Aida\Рабочий стол\МОЯ лаборатория\ШАБЛОНЫ\Children _irstock\Children _irstock (3).jpg                                                           

               Яңа Кенәр гомуми белем бирү мәктәбенең

1 категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Биктова Раилә Руберт кызының

                                     класс сәгате эшкәртмәсе

2021 ел

Тема: “Толерантлык – тынычлыкка юл”

Максат: 

-укучыларны толерантлык төшенчәсе белән таныштыру;

Бурычлар:

-толерант  кешедә булырга тиеш сыйфатларны ачыклау;

-кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү;

-үзләрен һәм башка кешеләрне танырга өйрәтү;

-критик фикерләү сәләтен үстерү;

-аралаша белү, үз фикереңне дәлилли белү күнекмәләрен үстерү.

-бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, коллективта бердәмлек сыйфатлары булдыру

Җиһазлау: презентация, альбом битләре, фломастерлар, проектор, экран, конвертлар

Класс сәгатенең барышы:

  1. Кереш сүз

Укытучы: 

Хәерле көн, укучылар! Барыбызның да кәефләр яхшымы?  Барыбызга да уңышлар гына юлдаш булсын дигән теләктә класс сәгатебезне башлыйк. Ә аның темасын соңрак бергә билгеләрбез.

Җирдә өченче меңъеллык үзенең юлын алды. Кешелек дөньясы яңадан-яңа технологияләр, катлаулы роботлар уйлап тапса да, төрле раса, милләт, дин ваәкилләре арасында идеаль татулык булдыру схемасын төзи алмый. Милли һәм дини сугышлар, төрле милләт, дин, мәдәният кешеләре арасындагы үзара бер-береңне хөрмәт итмәү, террор очраклары турында да еш ишетергә туры килә.

Бүгенге көндә балалар, бигрәк тә яшүсмерләр арасында усаллык, явыз уйлылык, ачулылык, үзара дошманлык, агрессивлык киң җәелеш алган. Моңа сәбәпләр бик күп. Үзара килешмәүчәнлек һәм мәдәни эгоизм радио, телевидение, балаларны чолгап алган мохит, гаилә аша мәктәпләргә дә үтеп керә.

Бу урында бүгенге класс сәгатебезгә эпиграф итеп сайланган Англиянең бөек драматургы Бернард Шоу сүзләре туры киләдер, дип уйлыйм.

(1 слайд) 

Эйдәгез әле, укучылар, бу сүзләрне укып китик: «Кошлар кебек һавада очарга,балык кебек су астында йөзәргә өйрәнгәч, хәзер безгә бер генә нәрсә җитми: кеше кебек җирдә яшәргә өйрәнү».

Чыннан да, хәзерге җәмгыятьтә кешеләр арасында бер-берсенә карата

битарафлык яки тупаслык, мәрхәмәтсезлек белән еш очрашабыз. Кайчагында урамда барганда ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләрен дә ишетмәүчеләр, ишетмәмешкә салышучылар күп. Кимчелекле кешеләргә, кыяфәтләре буенча аерылып торучыларга,башка дин, милләт, мәдәният вәкилләренә мыскыллап караучылар да аз түгел. Милли һәм дини низаглар турында да еш ишетәбез.

  1. “Тату гаилә” дигән риваять уку

Укытучы: Укучылар, әйдәгез әле, “Тату гаилә” дигән кытай риваяте белән танышып китик.

“Дөньяда яшәгән, ди, булган, ди, бер гаилә. Ул гади генә булмаган. Ул гаиләдә 100дән артык кеше булган. Һәм бу гаилә бер авылны биләп торган. Шулай бер гаилә, бер авыл булып яшәгәннәр,анда тынычлык һәм татулык хөкем сөргән. Талашлар да, сугыш һәм ызгышлар да булмаган.

Бу гаилә турында сүзләр илнең хакименә барып ишетелгән. Һәм ул кешеләр дөрес сөйлиләрме икәнен тикшереп карарга булган. Бу авылга килгәч җаны шатланган: тирә-якта чисталык , матурлык, җитешлек һәм тынычлык хөкем сөргән. Илнең хакиме авыл кешеләренең мондый татулыкка ничек ирешкәннәрен белергә теләп, гаилә башлыгына килгән һәм аның мондый килешүгә һәм тынычлыкка ничек ирешүен сораган. Тегесе кәгазь бите алган да нәрсәдер яза башлаган. Озак язган, күрәсең, укымышлылыгы бик зур булмагандыр. Кәгазьгә өч сүз сызгаланган: МӘХӘББӘТ, КИЧЕРҮ, САБЫРЛЫК. Һәм иң ахырыда: йөз тапкыр мәхәббәт, йөз тапкыр кичерү, йөз тапкыр сабырлык.

“Барысы шушымы?”- дип башын кашыган ил хакиме.

“Әйе, - дигән карт, - һәр яхшы гаиләнең нигезе шул инде. – Бераз уйлап торгач, тагын өстәгән: “Һәм шулай ук җир шарындагы тынычлыкның да”.

Укытучы: 

Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен һәр гаиләнең, җирдәге тынычлыкның  нигезе булып гафу итү, мәхәббәт һәм сабырлык тора? Бу сүзләрнең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз?

(Җаваплар)

Укытучы: 

Укучылар, димәк, без бүгенге класс сәгатендә ни турыда сөйләшербез? Без сөйләгән барлык сүзләрне дә бер сүз белән алыштырып карыйк әле. Ул сүз – “толерантлык”, икенче төрле итеп әйтсәк, түземлелек, дип тә атап була. Ә класс сәгатебезнең темасы: “ Толерантлык – тынычлыкка юл” – дип атала.

 (2 слайд)

  1. Класс сәгатенең темасын һәм максатлары (слайдта күрсәтелә)

       (3 слайд)

Шулай ук без сезнең белән дәрес барышында берничә биттән торган җурнал та эшләрбез.

  1. Толерантлык турында сөйләшү

Укытучы: 

Димәк, бүгенге сүзебез толерантлык турында барыр. 16 ноябрь көне халыкара толерантлык көне итеп билгеләнгән. Нәрсә соң ул толерантлык? Беренче карашка ул аңлашылмый да кебек. Әмма аның мәгънәсе кешелек җәмгыяте үсеше һәм яшәеше өчен бик мөһим. Хәзерге культуралы кеше –ул белемле кеше генә түгел, үзен ихтирам итү  һәм тирә-юньдәгеләрнең дә ихтирамын казанган кеше ул.

Фәлсәфи энцеклопедиядә бу сүзгә түбәндәге аңлатма бирелгән:

(4 слайд)

Толерантлык (латин сүзе tolerantia-түземлелек мәгънәсендә)-икенче төрле карашларга , холыкка, гореф-гадәтләргә түземлелек.

   Ә чит телләр сүзлегендә “толерантлык –чит фикерләргә һәм чит диннәргә карата түземлелек” дип бирелә.

Бүгенге көндә Җирдә 3 мең төрле халык яши. Россия Федерациясе - иң зур күпмилләтле ил, 166 милләт исәпләнә.

Димәк, икенче төрле итеп әйткәндә...

(5 слайд)

Укытучы:

Хәзерге вакытта илдә тынычлык дип атап булмый. Нинди вакыйгалар куркыныч булып тора?

(Җаваплар)

(Күп кенә кешеләр качаклар булып торалар. Алар үзләренең илләрен ташлап китәргә мәҗбүр булдылар. Россия аларны үзенә сыендырырга тырыша. Әлеге кешеләр илдә барган милләтләр арасындагы сугыш өчен гаепле түгел).

Укытучы:

Ни өчен сугышлар бара соң?

(Җаваплар)

(Тарихта һәрвакыт шулай булган. Тик монда гаепсез гади халык зыян күрә. Бүген кайгы аларга килгән.Ә иртәгә ул безгә килергә мөмкин.)

Укытучы:  

Алар нинди авырлыклар белән очрашалар соң? Без аларга ничек ярдәм итә алабыз?

Җаваплар: (Без аларга шәфкатьлелек күрсәтергә тиеш.)

Укытучы:

 Класс-ул кечкенә гаилә.безнең гаиләдә һәрвакыт игелеклелек, хөрмәт, үзара аңлашучанлык булуын, талаш-сугышларның булмавын теләр идем.

Һәм мин сезне толерантлык эмблемасы белән дә таныштырам.

(6 слайд)

  1. Мәкальләр белән эш

Укытучы:

Мәкаль-әйтемнәрдә халыкның еллар буена тупланган тәҗрибәсе чагылыш таба. Дуслык турында татар халкы үз фикерен мәкальләр аша бик үтемле итеп җиткерә. Ә сез аларны беләсезме икән? Эйдәгез әле, берничә мәкаль укып китик.

(7 слайд)

“Кешедән көлмә, үзеңнән көләрләр”

 “Кешене хөрмәт итсәң, сине дә хөрмәт итәрләр”

“Һичкемне үзеңнән түбән куйма!”

 “Нинди халыкка килсәң, шуның башлыгын киясең”

 ”Дөнья төкерсә, диңгез була”

”Халык төкерсә, күл булыр”

“Берәү төкерсә - кибә, халык төкерсә -  күл барлыкка килә”

Укытучы: Укучылар,  ә хәзер сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйм.

Укучылар узләре әзерләп килгән мәкальләрне альбом битләренә язалар.

  1. Тест биремнәре чишү

Укытучы:

Ә хәзер без сезнең белән тест биремнәре чишәрбез һәм сезнең толерантлык дәрәҗәгезне билгеләрбез. Әгәр дә сез беренче җавапны сайласагыз, бармагыгызны бөкләрсез.

 (8  слайд) 

1. Алсу начар киенгән

-бу мөһим түгел

-син аннан көләсең

2. Петя синең кебек тукланмый, моңа аның дине сәбәпче

-син аннан аңлатуын сорыйсың

-син аңа “син бик кызык тоеласың” дисең

3. Джоның тән төсе синекеннән аерыла

-син аны күбрәк белергә омтыласың

-син аңа үпкәләтерлек сүзләр әйтәсең

4. Карт кына ханым акрын гына бара

-син аңа ярдәм итәсең

-син аны этеп җибәреп, узып китәсең

5. Син- кыз, сине малай белән янәшә бастырып куялар

- син аның белән сөйләшәсең

- син аңа “барлык малайлар да нуль” дисең

6. Синең күз алдыңда кемгәдер һөҗүм итәләр

-син аны якларга тырышасың

-син аны күрмәгәнгә сабышасың

7. Синең яныңа инвалид бала килә

-син гадәти итеп аның белән сөйләшәсең

-нәрсә әйтергә белмичә,  аның яныннан китәсең

Нәтиҗә: (9 слайд)

7 бармак - Искиткеч! Син үз-үзеңә нык ышанучан, үз фикереңне әйтә аласың. Син яхшы аңлыйсың, синең ирек, башкаларныкы башланган урында тәмамлана.

3-6 бармак - син бик үк толерантлы түгел. Син үз-үзеңә бик ышанып җитмисең,тик син игелекле, вакытлар узу белән синең барысы да килеп чыгачак.

1-2 бармак - Ай-ай-ай! Син бөтенләй толерантлы түгел. Әгәр дә син үз-үзеңне яхшырак аңларга тырышсаң, чыннан да бәхетле булачаксың.

  1. Төркемнәрдә эшләү

Укытучы:

Балалар, димәк, сезне толерант шәхесләр, дип атап буладыр, шулаймы?

Бирелгән сүзләрне ике төркемгә бүләргә.

 (10 слайд)

Беренче төркем толерант шәхесне,  икенче төркем интолерант шәхеснең күрсәткечләрен язар. (Журнал битенә язу)

Башка кеше фикерен хөрмәт итү.

Яхшылык.

Бергәләп нәрсә булса да эшләргә омтылу.

Аңлау һәм кабул итү.

Төгәллек.

Ышанычлылык һәм гуманлык.

Аңламау.

Эгоистлык.

Сабырсызлык. Түземсезлек.

Кызып китүчән.

Битараф.

Агрессив.

Ихтирамсыз.

Соңыннан бирем тикшерелә

(11 слайд)

Толерант

Интолерант

Башка кеше фикерен хөрмәт итү.

Яхшылык.

Бергәләп нәрсә булса да эшләргә омтылу.

Аңлау һәм кабул итү.

Төгәллек.

Ышанычлылык һәм гуманлык.

Аңламау.

Эгоистлык.

Сабырсызлык. Түземсезлек.

Кызып китүчән.

Битараф.

Агрессив.

Ихтирамсыз.

Нәтиҗә:

Укытучы: Интолерантлы шәһес ул түбән дәрәҗәдәге тәрбиялелек, тирә якны чынбарлык итеп кабул итә алмау, баш булырга ярату, йола һәм традицияләрне санламау.

Толерантлы шәһес – үз-үзен яхшы белә, тирә-якны чынбарлыкны дөрес кабул итә, кешеләрне аңлый. Һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучан. Төрле йола һәм традицияләргә карата яхшы мөнәсәбәттә булуы белән ассызыклана.

  1. “Кояш” уены  (Журнал битенә язу)

 Толерант булу өчен, нинди сыйфатларга ия булу кирәк дип саныйсыз?

итагатьле            - түзем               - сабыр     - игътибарлы

мәрхәмәтле         - ягымлы          - башка кешене аңлый белү

башка кеше фикерен кабул итә белү      - гафу итә белү

дус булу              - хөрмәт        - тыныч     -  тәрбияле

үпкәләтмәү          - үз-үзеңне тыя белү      - хисләреңә хуҗа булу

килешә белү        - миһербанлы                 - киң күңелле

олы йөрәкле          - тигезлек

Әйдәгез бергәләп сез әйткән җавапларны кояш нурлары итеп таратыйк.

Әйе, кояш нинди матур, якты, җылы. Ул һәр кешегә тигез карый. Ул җиребезне яктырта, нур чәчә. Толерантлык та – күңелебездәге кояш икән.

(Укучылар әйткән фикерләрен кояш нурлары итеп ябыштыралар)

Укытучы: Укучылары, ә сез толерантлы шәхеснең барлык сыйфатларына ия микән соң?

Укучылар: Юк. Кайвакыт без әрләшәбез.

Укытучы: Бер-берегезне бүлдермичә, тыныч кына тыңлап тора беләсезме?

Дуслар, апалар, абыйлар, энеләр, сеңелләр арасында ни өчен конфликтлар килеп чыга икән?

  1. Ситуация чишү

Укытучы:

Сезгә бер ситуация тәкъдим итәм. Сез уен уйныйсыз. Ә арада берәү уен шартларын боза. Хәрәмләшә. Сез бу очракта ничек уз-узегезне тотачаксыз? Уенны сугышуга җиткермичә генэ ничек дәвам итәргә?

Группаларга бирем: “Конфликтлы ситуацияләрдә уз-узеңне ничек тотарга?” -  дигән кагыйдәләр  төзергә.

 (12 слайд)

Без толерантлык турында күп сөйләдек. Әйдәгез хәзер толерантлык кагыйдәләрен үзебез чыгарып карыйк. (Журнал битенә язу)

 Мин сезне бу кагыйдәләрне уз тормышыгызда кулланырсыз, дип ышанып калам.

  1.  ТОЛЕРАНТЛЫК КАГЫЙДӘЛӘРЕ 

(13 слайд)

Фикердәшеңне хөрмәт ит.

Башкалар әйткәнне аңларга тырыш.

Үз фикереңне җайлап кына башкаларга да җиткерергә тырыш

Гадел бул, башкаларның да гадел булуларына инан.

Башкаларның да мәнфәгатьләрен  исәпкә ал.

  1. Видеозапись тыңлау.

Укытучы: Бу малай үзенең җыры белән нәрсә әйтергә тели, дип уйлыйсыз?

(Җаваплар)

(14 слайд)

  Укытучы:

Толерантлык төшенчәсен тагын да тулырак аңлар өчен, бер күнегү эшләп алабыз.

  1. “Энҗе бөртекләре”

(15 слайд)

Укытучы: 

Балалар, сезнең һәркайсыгызның да бик күп яхшы яклары бар. Сезнең һәркайсыгыз да – энҗе бөртекләре. Хәзер мин сездән ак битләргә үзегездә булган яхшы сыйфатларны язып, шушы ак конвертка салуыгызны сорыйм.

  1.  Күнегү “Аяк киемендәге таш”

Укытучы:

Хәзер ике группадан да берәр кеше чыксын әле минем яныма. Мин сезгә ташлар бирәм. Сез шул ташларны аяк киеме эченә салып йореп карарсыз. Ничек сезгә? Уңайлымы? Аяк авыртамы? Балалар, сезгә нәкъ  шулай ук тискәре сыйфатларыгыз комачаулый. Ә ул сыйфатлар сезнең һәрберегездә дә бар. Әйдәгез без ул сыйфатларыбызны да кара битләргә язып, кара конвертка салып куйыйк та, алардан мәңгелеккә котылыйк.  

  1.  Йомгаклау

Әйе, һәр кеше үзенчәлекле. Һәм һәр кешенең үзенчә булырга хакы бар. Ул башкаларга ошар өчен генә үзгәрмәскә тулы хакы бар. Әйдәгез, балалар, ни генә булса да, түземле булыйк .

Җирдәге барлык балалар тынычлыкта, дуслыкта яшәргә хыялланалар. Һәрвакыт якты кояш, янәшәләрендә яраткан әниләре торуларын телиләр. Сыйныфыгыз да  – сезнең кечкенә генә гаилә кебек. Ә сезнең бу гаиләдә һәрвакыт татулык, хөрмәт, бер-берегезне аңлау яшәсен. Дус тату, бердәм булуга ни җитә!

Балалар, безнең журналыбызның тагын бер битен тутырасыбыз бар.

  1. Рефлексия(16 слайд)

Кеше тугач, күктә йолдыз кабына, диләр. Ә йолдызлар кабынса, димәк, бу кемгәдер кирәк. Без дә үз йолдызыбызны яндырыйк. Бу класс сәгатеннән алган тәэсирләрегезне йолдыз рәвешендә шушы биткә ябыштырып калдуыгызны сорар идем. Сезгә бик зур рәхмәт!

Яшел йолдыз – миңа бик ошады, күңелле булды, барысы да аңлашылды.

Зәңгәр йолдыз – Мин кайбер нәрсәләрне аңлап бетермәдем, тик шулай да үземә күп нәрсә алдым.

Сары йолдыз – минем күп нәрсәм барып чыкмады, тик барысы да бик файдалы булды.

Кызыл йолдыз – миңа бер дә кызык булмады, мин юкка вакытымны әрәм иттем.

  1.  “Һәрвакыт булсын кояш” җырын башкару    (17 слайд)

Үзанализ

   Мин сайлаган тема тормышта да, мәктәп укучылары арасында да бик актуаль. Без, сыйныф җитәкчеләренең максаты – укучыларыбызны цивилизацияле илнең ирекле, итагатьле гражданнары итеп тәрбияләү, мәктәп яшеннән аралаша белү культурасына өйрәтү. Тема буенча мин түбәндәге максат һәм бурычларны сайладым:

Максат: укучыларны толерантлык төшенчәсе белән таныштыру

Бурычлар:

толерант  кешедә булырга тиеш сыйфатларны ачыклау;

үзләрен һәм башка кешеләрне танырга өйрәтү;

критик фикерләү сәләтен үстерү;

аралаша белү, үз фикереңне дәлилли белү күнекмәләрен үстерү.

               Тема укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килә, аралашу культурасы күнекмәләрен үстерә.

        Кереш сүздән соң класс сәгатебезнең темасын укучыларының үзләреннән чыгарту максаты белән риваять сөйләп киттем.

Соңыннан толерантлык төшенчәсе белән таныштырдым.  Ул турыда укучыларның нәрсә белүен ачыкладым.

 Аннан мәкальләрдә дә толерантлык турында татар халкының фикере белән таныштык. Укучылар үзләре әзерләп килгән мәкальләрне дә журнал битләренә яздылар.

Соңыннан укучыларның толерантлык дәрәҗәсен билгеләү өчен тест тәкъдим иттем. Төркемнәрдә интолерант һәм толерант шәһесләрнең сыйфатларын язу укучыларга үзләрен һәм башка кешеләрне танырга ярдәм итте, дип уйлыйм.

“Кояш” уены ярдәмендә толерант кешегә хас сыйфатларны билгеләдек һәм толерантлык кагыйдәләрен чыгардык.

 Укучыларда кызыксыну уяту, толерантлык төшенчәсен үз мисалында аңлау өчен, уен сайланды. Бу уен укучыларда критик фикерләү сәләтен үстерә, бер-берсенә игътибарлылыкны арттыра, аралаша белү, үз фикереңне дәлилли белү күнекмәләрен үстерә.

Йомгаклау өлешендә укучылар тәрбия сәгатеннән алган тәэсирләрен йолдызлар рәвешендә журнал битенә ябыштырдылар.

Чара укуылар өчен кызыклы булды, алар актив катнашты. Чара барышында укучылар белән эшлекле диалог урнашты һәм укытучы куйган сорауларга укучылар теләп җавап бирделәр.

    Куйган максат һәм бурычларга ирештем дип уйлыйм.  

   Нәтиҗәләр: укучылар бер-берсенә карата игътибарлырак, үзара аралашу культурасына күбрәк төшенделәр, дип уйлыйм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класс сәгате."Үз-үзеңне ничек тотарга"

Класс сәгате "Үз-үзеңне ничек тотарга"...

Язмышыңа үзең аяк чалма.(наркоманиягә каршы класс сәгате)

Бу класс сәгатендә бик күп кызыклы материал тупланган....

Язмышыңа үзең аяк чалма.(наркоманиягә каршы класс сәгате)

Бу класс сәгатендә бик күп кызыклы материал тупланган....

Класс сәгате

Класс сәгате...

Класс сәгате "Экологик ситуацяләр"

  Максат: укучыларда туган як табигатен ярату хисе һәм аны сакларгаомтылыш,экологик культура тәрбияләү;эзләнү ярдәмендә мөстәкыйльфикер йөртү сәләтен һәм танып-белү активлыгын үстерү....

“Бәхет ул – игелек эшләүдән тәм табу.” класс сәгате.

Материал для проведения классного часа....

Сәламәтлек - зур байлык (класс сәгате)

Адәм баласының иң кадерле, иң затлы һәм иң кыйммәтле байлыгы – аның сәламәтлеге. Ул шушы сәламәтлеген саклау өчен тырышырга тиеш.Бу класс сәгате эшкәртмәсе 2 нче сыйныф укучылары өчен төзелде. М...