Сценарий к 1 сентября
учебно-методический материал
Предварительный просмотр:
1нче сентябрь – Белем көненә багышланган тантаналы линейка эшкәртмәсе.
1нче алып баручы.
Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, килгән кунаклар, укучылар! Менә тагын Белем бәйрәме – 1 нче сентябрь көне килеп җитте. Без, яңа белем үрләрен яуларга дип, кабаттан яраткан мәктәбебезгә җыелыштык.
Укучы
Бар күңеллелек бөтен дөньяда
Бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? Мин беләм:
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
2нче алып баручы.
Барыгызны да Белем бәйрәме белән котлыйбыз! Яңа уку елында барыбызга сәламәтлек; укучыларга яңадан-яңа уңышлар; укытучыларга сабырлык; әти-әниләребезгә шатлык-куанычлар гына телибез!
1нче алып баручы.
Бүгеннән без кабат мәктәпләрдә
Гыйлем өстәргә килдек атлыгып.
Һәркем бүген елмая һәм көлә,
Яшерә алмый бар да шатлыгын.
2нче алып баручы.
Укытучылар да серле елмаялар,
Әзер алар яңа үрләргә.
Гыйлем өстәп барча укучыга,
Шытым бирәләр нәни гөлләргә.
Укучы
Нинди ямьле бүген көн!
Йөгереп урамга чыгам,
Күңелле уйлар белән
Мәктәбемә ашыгам.
Кояш нуры иркәли,
Шат йөзле бүген һәркем кара!
Кайсы эшкә, хезмәткә,
Кайсы мәктәпкә бара.
1нче алып баручы. .
Ә шулай да бүген иң дулкынлану хисләре кичерүче кешеләр – нәни дусларыбыз, I сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре! Нәни укучылар беренче тапкыр мәктәпкә килгәнгә дулкынланса, әти-әниләре: «Улым ничек укып китәр икән?» – дип борчыладыр.
2нче алып баручы.
Бер генә карагыз әле: нинди матурлар алар! Исәнмесез, нәни дусларыбыз! Хуш килдегез, түрдән узыгыз. Матур һәм кызыклы мәктәп тормышына рәхим итегез. Безнең мәктәптә бик күңелле. Биредә сез укырга, язарга, санарга һәм тагын бик күп һөнәрләргә өйрәнерсез. Сүзне мәктәбебезнең иң нәни укучыларына бирик әле. Алар ни диярләр икән?
(I сыйныф укучылары сөйли.)
1нче бала.
Әнием дә, әтием дә –
Барысы дулкынлана.
Чөнки нәни уллары
Бүген мәктәпкә бара.
2нче бала.
Бүгеннән без – укучылар,
Инде бер башка үстек.
Күршедәге бакчадан
Белем йортына күчтек.
Укучы
Куанып бергә үтәрбез
Якты түрләргә.
Шуннан менеп киләбез без
Биек үрләргә.
Без шунда бөтен галәмнең
Серен ачарбыз.
Мәктәпкә кайнар сәламне
Бирик барчабыз!
- («Исәнме, мәктәп» дигән җыр башкарыла.)
1нче алып баручы.
Ә хәзер котлар өчен сүзне ________________________________
________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________бирәбез. (Котлыйлар, бүләкләр тапшыралар.)
(IX сыйныф I сыйныф укучыларын котлый.)
Укучы
Әле кайчан гына без дә сезнең кебек
Беренчеләр идек.
Гомер бик тиз уза, сизми дә калганбыз –
Ничек тугызга килдек.
Укучы.
Хәрефләр дә өйрәнерсез,
Сүзләр тезеп уйнарсыз.
Сагынып көткән мәктәптән
Беркайчан да туймагыз.
2нче алып баручы.
Нәни дуслар! Белем иленә сезне әлбәттә кабул итәрбез. Ләкин серле ачкыч әлегә өлкән дусларыгыз кулында. Моннан берничә ел элек алар да, кулларына шул серле ачкычны тотып, Белем иленә беренче адымнарын ясаган иде. Ә бүген алар белем иленә керү ачкычын сезгә мирас итеп тапшыралар.
(Ачкычны IX-лар тапшыра).
Авыр вакытларыгызда
Ачкыч ярдәмгә килер.
Гаҗәеп белем иленә
Ул сезне алып керер.
1нче алып баручы.
Сөй укуны, укы күңел биреп,
Белем бит ул бәхет ачкычы.
Тормыштагы кыенлыкны җиңеп,
Биеклеккә менү баскычы.
Эзлән, яшь дус, эшең калсын җирдә,
Кечкенәме, зурмы – барыбер.
Тар булса да яңа сукмак яса,
Тарны киңәйтүче табылыр.
1нче алып баручы.
Укытучы! Изге бер сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең мәгънәсенә төшенә. Укытучы, бөтен көчен биреп, барлык яхшылыкларны укучыларның күңеленә сеңдерергә тырыша.
Залда безнең остазларыбыз, шушы мәктәптә озак еллар буе хезмәт иткән хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз да бар. Аларны исән-сау килеш бәйрәмебез түрендә күрергә без бик шатбыз. Алар өчен дә мәктәпкә килү яшьлекләрен искә төшерүче күңелле вакыйгадыр дип уйлыйбыз. Бүгенге бәйрәм уңаеннан сезнең дә әйтер сүзләрегез бардыр. Сүзне сезгә бирик әле.
(Ветеран укытучылар сөйли)
2нче алып баручы.
Хөрмәтле укытучыларыбыз, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре! Сезне яңа уку елы башлану белән ихлас котлыйбыз! Сезгә тынгысыз хезмәтегездә зур уңышлар, сәламәтлек теләп калабыз.
Укучы
Укытучыларыбыз!
Омтыласыз уй һәм йөрәкләрен
Баетырга бала халкының.
Ләззәт тапсын киләчәктә эштән,
Илгә бирсен көч һәм акылын.
Укучы
Армый-талмый синең белән бергә
Үрмәләдек һаман яктыга.
Күргән саен безнең уңышларны
Ай-кояштай йөзең яктыра.
Укучы
Гүзәлләрдән-гүзәл синең йөрәгең,
Игелеген бирә һәркемгә.
Ашыга ул бәхет өләшергә
Һәр иртәдә безгә, һәр көндә.
1нче алып баручы.
Укытучы!
Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.
Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.
Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел.
Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.
Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен
Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.
- Бию
1нче алып баручы.
Мәктәпләрдә кыңгыраулар чыңы
Хәбәр итәр бүген һәркемгә.
Яңа уку елы башлануын
Гүзәл Татарстан җирендә.
2нче алып баручы.
Мә, дустым, чылтырат,
Бүгеннән – мәктәпкә!
Бүгеннән – зур юлга:
Хәерле сәгатьтә!
(IX һәм I сыйныф укучысы, түгәрәк буйлап әйләнеп, кыңгырау чыңлата.)
- («Өйрәтәләр мәктәпләрдә» җыры яңгырый.)
1нче алып баручы.
Менә бәйрәмебез ахырына да якынлашты.
Хушлашмыйк без, бары саубуллашыйк,
Очрашырбыз җае килгәндә.
Бер-беребезгә сәлам биреп китик
Очрашканда яки күргәндә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сценарий 1 сентября в 4 классе
Последнее 1 сентября в начальной школе , в своём классе . Урок - презентация, где учащиеся в игровой форме (даётся право выбора, используя гиперссылки) путешествуют по урокам, выполняя разноуровневые ...
Сценарий 1 сентября в 1 классе
Праздник 1 сентября в 1 классе. По станциям....

Сценарий 1 сентября "Здравствуй, школа!"
Сценарий 1 сентября для 1 класса. В гости к детям приходят сказочные герои, детям предлагается пройти интеллектуальные испытания, родители и дети дают клятву первоклассников....

Сценарий "1 сентября! Здравствуй, школа!" (3 класс)
Как радостно снова встретиться со своими учениками! Мы играем, вспоминаем, думаем о будущем......



