внеклассная работа
материал (3 класс)
Внекласная работа для учащихся 3 класса
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 128.78 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы
«Кәче төп гомуми белем бирү мәктәбе»
Мастер-класс
“Май канаты”
Беренче категорияле
башлангыч сыйныф укытучысы
Мухаметшина Э.Г.
2023
Максат: Балаларның татар халык йолалары, бәйрәмнәре турында белемнәрен баету, татар фольклоры белән таныштыру. Каз өмәсе йоласы турында әнгәмә. Элекке гореф-гадәтләрне искә төшерү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Җиһазлау: Каз мамыгын йолкыр өчен тазлар, тастымаллар, бию өчен каурыйлар, утыргычлар, өстәл, самавыр, микрофон, компьютер.
Кереш өлеш.
Халык бәйрәмнәре-халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә, формалаштырырга ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар.
Гореф-гадәт - ул билгеле бер халыкның тарихый үсеш традициясе белән килә торган көнкүрешкә караган гадәтләр, дини йолалар, күп еллар элек барлыкка килеп, үзгәрмичә безнең көннәргә килеп җиткән гадәтләр. Гадәтләребезне белү бик мөһим. Аларны онытмасак, гадәтләребез буенча яшәсәк, без милләт буларак сакланып калачакбыз, телебезне, динебезне югалтмаячакбыз.
Йола - халыкның яшәешенә борынгыдан кереп урнашкан тормыш-көнкүреш тәртипләрен яки дини кануннарны үтәүгә бәйләнешле эш-хәл.
Туган җиреннән еракта яшәп тә, милләт язмышын һәм ана телебезне сакларга, әдәби иҗаты ярдәмендә халкыбызның гореф-гадәтләрен яшәтергә омтылган бөек затыбыз - Гаяз Исхакый! Бүгенге көндә татар милләтен, милли мәдәниятен яңа баскычка күтәргән бу олы талантны зурлап, аның эшен, уй-фикерләрен дәвам итүчеләр булып яшәргә язсын иде безгә Татарстаныбызда!
Төп өлеш.
Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен,кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган.
Көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту, бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала. Йолаларның үтәлеп килүе җәмгыятьне дә тотрыклы итә, алардан башка татар халкы тулы кыйммәтле тормыш белән яши алмый.
Һәрбер кеше үз халкының үткәнен, әби-бабайларыбызның ничек көн иткәнен, ниләр белән шөгыльләнгәнен, гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә тиеш. Гасырлардан-гасырларга, буыннан-буынга, әби-бабайларыбыздан әти-әниләргә, әти-әниләрдән балаларга үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән. Алар купмедер дәрәҗәдә үзгәреп, безнең көннәргә дә килеп җиткән. Мин уземнең мастер-классымда татар халкының “Каз өмәсе” куренешеннән май канаты ясауны тәкъдим итәм.
-Балалар, бу видеода елның кайсы вакыты? Кошлар кая китәләр?
-Әйе, бик дөрес, көз, кошлар туган якларыннан җылы якларга китеп барышлары. Бик моңсу, күңелсез, салкын. Җил. Карлы яңгырлар ява........
Әйдәгез әле без сезнең белән моңсуланмыйк. Кошлар яз көне кабат туган якларыбызга кайтырлар алла боерса. Узләренең матур җырлары белән сөендерерләр, моңлы сайраулары белән безне шатландырырлар.
Балалар, күңелсезләнмик әле. Карагыз әле менә бу серле сандыкка. Анда нәрсә бар икәнен беләсегез киләме?
-Килә....
Анда нәрсә бар икән? Әйдәгез ачып карыйк!
(Май канаты чыга)
-Балалар. Бу нәрсә, беләсезме?
-…..
-Сез аны ясый беләсезме?
-Ул нәрсә өчен кирәк?
Балалар буген без сезнең белән аны ясарга өйрәнербез.
Татар халкының чал тарихы, үткәне, бүгенгесе, киләчәге бар. Аның буыннан-буынга, гасырдан-гасырга тапшырылып, тупланып, баетылып килгән мирасы, мәкаль-әйтемнәре, гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре бар.
Авыр эшләрне җиңеләйтү йөзеннән халык өмәләр үткәргән. Өмәнең бик күп төрләре булган. Урак өмәсе, өй күтәрү өмәсе, каз өмәсе...
Минем халкым өмә җанлы булган
Авыр эшне күмәк күтәргән.
Мал суйса да, казлар йолкыса да,
Өй салса да өмә үткәргән.
Шуларның берсе – “Каз өмәсе”. Каз өмәсе - авылның бизәге, байлык, муллык, матурлык бәйрәме ул. Татар халкы элек – электән күп итеп каз асрарга яраткан.
Көз көне казлар үсеп җиткәч, көннәр суыткач, су өсләре боз белән каплангач, һәр өйдә каз өмәләре гөрләгән.
Күмәк хезмәт, уен көлке
Була каз өмәсендә
Кызлар, егетләр җыела
Зур шатлык һәммәсендә
Үкенмәссез килүегезгә
Кызык булачак монда
Җыр-биюләр дә булачак
Шатлык өстәр уеннар да.
Көзге байлык! Көзге муллык!
Авылда каз өмәсе!
Яше-карты,бала-чага
Шау-гөр килә һәммәсе!
Безнең татар халкы бик уңган-булган, тырыш. Хезмәт сөючән халык. Каз асрау- татар халкы өчен тәмле ит һәм матур йола гына түгел, ә пар мендәрләр, йомшак түшәкләр, зур ястыклар, тәмле-тәмле бәлешләр, каз маенда пешкән коймаклар, шул коймакларны майлар өчен май канаты ясар өчен дә кулланылган!!!
Билгеле хәзерге вакытта кибетләрдә күп төрле майлау җайланмалары саталар. Әниләрегез кубесенчә шуларны кулланалардыр. Ләкин без үзебезнең сәламәтлегебез турында кайгыртып чын натураль продукт, шул ук вакытта кул астында булган әйберләрдән, бик арзанга да төшә торган, файдалы да май канаты ясарга өйрәнербез. Аны ясар өчен безгә бары каз каурыйлары һәм төсле җепләр кирәк булачак.
Менә бу үрнәк май канатларын карап үтегез. Ә буген без сезнең белән май канатының иң җиңел ысулын гына ясарбыз. Әти-әниләрегез белән кич утырып иркенләп төсле җепләр белән үреп ясарсыз.
Каз каурыйларын иң беренче эш итеп сайлыйбыз, аннан аскы өлешләрен сызырып тәшерәбез. Бу өлешләрен йомшак мендәрләр ясаганда кушып җибәрергә мөмкин. Каз каурыйларын бер якка каратып матур итеп тезеп беркетәбез. ( Төрле төстәге резинкалар белән беркетәләр)
Менә безнең май канатларыбыз әзер!!!
Әфәрин!
Өйләребезгә кайтып, әниләребез белән бергәләп пешергән бәлеш-коймакларны ашыйсы гына кала!
Каз өмәләрендә эш белән күңел ачу үрелеп барган. Шуңа да казларны эшкәртү авыр.эшләрдән саналса да, ару- талу юкка чыккан.
Әйдәгез балалар бездә сезнең белән уйнап алыйк әле.
Ясалган каз каурыйлары уртадагы урындыкка куябыз. Түгәрәк ясап басабыз. Бию көенә матур итеп биибез . көй туктагач, каурыйларны җитез генә алабыз. Кемгә май канаты эләкми, шул кешегә җәза бирәбез.
1 җәза. Каз турында мәкаль әйтә.
2 җәза . Каз булып кычкыра
3 җәза. Каз канаты белән биеп курсәтә.
4 җәза. Мәкальне дәвам итәргә.
5 җәза. Табышмакның җавабын табарга.
6 җәза. Каз турында шигырь сөйләргә.
Әфәрин! Җиңүчебез билегеле.
Балалар бугенге чарабыз сезгә ошадымы?
Әгәр ошаса канатларыбызны өстә җилпибез. Бик ошап бетмәсә, аста гына җилпибез.
Әфәрин!!!Сау булыгыз!
Йомгаклау.
Халкыбызның бай иҗатын тиешенчә җыйнау һәм фәнни өйрәнү хәзерге көннең иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора.
Хәзерге елларда татар халык иҗаты, гореф-гадәтләр, йолалар онытылмаган. Мәктәптә дә, балалар бакчасында да, төрле бәйрәмнәрдә дә, иҗатта да, көнкүрештә дә без шушы гүзәл җәүһәрләрдән еш файдаланабыз.
Халык бәйрәмнәре һәм йолалары кешене тормыш тәртипләренә һәм тәлапләренә күнектерергә ярдәм итә. Бу бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшьләр бәйрәмнәрнең тәртибен, йоласын кечкендән үк белеп, күреп, өйрәнеп үсәргә тиеш. Балаларга кечкнәдән үк әдәплелек, инсафлык, мәрхәмәтлелек тәрбияләүдә әти-әниләр, укытучылар зур эш алып барырга тиеш. Балаларга үз-үзен тота белү, аралаша белү күнекмәләрен мәктәптә һәм гаиләдә өйрәтергә кирәк. Әгәрдә без балаларны шушы тәртиптә тәрбияләсәк шул чагында гына милләт, халык өчен тәрбияле балалар үстерербез.
Кулланылган әдәбият:
- Татар халык иҗаты “Риваятьләр һәм легендалар” 1987
- Татар халык иҗаты “Йола һәм уен җырлары” 1980
- Татарстанның Арча районы Шура авылында яшәүче Салихова Рафия Салих кызы белән әңгәмәдән ишеткән мәгълүматлар
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Методы и приемы работы по развитию речи младших школьников на уроках и во внеклассной работе» (из опыта работы)
В начальных классах работа по развитию речи приобретает развернутый и объемный характер. Ведь научить ребенка ясно и грамматически правильно говорить, излагать собственн...
Исследовательская работа «Здоровьесбережение младших школьников на уроках и внеклассной работе»
Здоровье человека — тема для разговора достаточно актуальная для всех времен и народов, а в XXIвеке она становится первостепенной. Состояние здоровья российских школьников вызывает серьезную тр...

Применение здоровьесберегающих технологий в учебной деятельности и внеклассной работе ( из опыта работы)
В работе описала, как применяю здоровьесберегающие технологии на практике в процессе учебной деятельности и внеклассной работе....

Отчет о работе классного руководителя 2 класса по внеклассной работе
отчет по воспитательной работе за 1 полугодие...

"Воспитание творческой личности ребёнка через внеклассную работу" работа по самообразованию классного руководителя
Как через внеклассную деятельность развивать и воспитывать личность ребёнка, способную к самостоятельной творческой деятельности...
Доклад на педагогическом совете "Роль внеклассной работы в работе с трудными детьми.Из опыта работы."
Доклад на педагогическом совете "Роль внеклассной работы в работе с трудными детьми.Из опыта работы."...

«Развитие читательской культуры младших школьников через систему внеклассной работы. Приём «Фишбон» как одна из форм работы с текстом в начальной школе» - мастер-класс для педагогов.
Мастер-класс для педагогов на секции «Развитие читательской культуры младших школьников через систему внеклассной работы. Приём «Фишбон» как одна из форм работы с текстом в начальной школе» ...
![2[1]](/sites/default/files/docpreview_image/2025/09/03/master-klass_may_kanaty_1.docx_image1.jpg)
