Сәламәтлек
классный час по зож (1 класс) на тему

Мухаметзянова Татьяна Анатольевна

1 класс укучылары өчен класс сәгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon slamtlek.doc74 КБ

Предварительный просмотр:

Уйный- уйный өйрәнәбез

Беренче сыйныф укучылары белән

Сәламәтлек иленә сәяхәт

Мөхәмәтҗанова Татьяна Анатольевна,

Азнакай районы Кәкре Елга урта мәктәбенең

башлангыч класслар укытучысы

Тема. Сәламәтлек иленә сәяхәт

Максат: сәламәт яшәү кагыйдәләрен барлау; чиста-пөхтә йөрү күнекмәләрен үстерү; үз-үзеңне һәм башкаларны хөрмәт итәргә өйрәнү; үз сәламәтлегеңә кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү

Җиһазлар. Керү билетлары, компьютер, экран, В.И.Чуковскийның “Мойдодыр” әсәре  буенча мультфильмнан өзек.

Үтеән класс сәгатьләрендә сәламәтлек, өлгерлек, җитезлек, вакыт кадере, көнлек режим кебек сүзләр һәм сүзтезмәләргә аңлату эшләре алып барыла.

                                   Тәрбия сәгате барышы.

Укытучы. Элек-электән халыкта “Сәламәтлекне бернинди байлыкка да алмаштырып булмый” дигән әйтем бар. Димәк, кеше өчен сәламәтлек иң кирәк, иң кадерле нәрсә. Һәр кеше үз сәламәтлеген үзе кайгыртырта, яхшы кәеф белән йөрергә тырыша. Нәрсә соң ул сәламәтлек?    Укучы.Сәламәтлек ул- дәрес туклану, чисталык саклау, файдалы ял, хәрәкәт.

Укытучы. Сәламәт булу өчен нәрсә мөһим?

Укучылар җавабы. Дөрес туклану, билгеле вакытта йоклау, спорт белән шөгыльләнү, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү,  көн режимы булдыру.

 Укытучы.   Моның чынлап та шулаймы икәнен без бүген белербез.

   Без “Сәламәтлек” поездына утырып, сәяхәт кылырбыз, дөрес һәм файдалы итеп яшәү турында сөйләшербез, күмәк уеннар уйнап, ялларны кызыклы итеп үткәрербез.

  (Укучылар, билетлар алып, вагоннарга утыралар).

Укытучы. Урыннарыгызга җайлап утырыгыз. Җәмәгать транспортында үзеңне тәртипле тоту кагыйдәләрен искә төшереп алабыз. “Зәңгәр вагон” көенә (Владимир Шаинский көе) җырлый-җырлый “кузгалып китәбез”. (Музыка  туктый, балалар хәрәкәтсез утыралар).

1 нче тукталыш. “Син дөрес утырасыңмы?” (Укытучы балаларның дөрес утыруына игътибар итә. Парта артында төрлечә утыручы бала төшерелгән рәсемнәр тарата.Дөрес утыручы рәсемне табарга ярдәм итә).

Укытучы.  Хәзер дөрес утыруның өч иң кирәкле кагыйдәсен  атыйк.

1 нче укучы. Аяк куелышына игътибар ит.  Аяк парта астында идәнгә тиеп торырга тиеш.

2нче укучы. Дәфтәр белән күз арасындагы ераклыкны тикшер. Кулыңны терсәк тиеп торырлык итеп партага куй. Бармак очлары белән чигәгә тигез. Шул дөрес ераклык була.

3 нче  укучы. Өстәл (парта) белән күкрәк арасына йодрык сыярга тиеш.

Ял итү. Музыка астында түбәндәге күнегүләрне эшләнәү:

а) “Суга сикерү”

-куллар алга сузыла;

-кулларны алга сузган килеш чүгәләргә;

-кулларны артка, гәүдәне бөгеп алга ияргә;

б) “Су буенда бакалар” уены, физик күнегүләр ясау.

1нче уен . “Файдалы-зарарлы”

(Балалар зарарлы, файдалы дип хор белән җавап бирергә тиешләр)

  - ятып уку ... (зарарлы)

- якты утка карау (зарарлы)

- күзләрне иртән юу (файдалы)

- телевизорны якыннан карау (зарарлы)

- күзләрне бәрелүдән саклау (файдалы)

- кишер, петрушка ашау (файдалы)

- күзләрне пычрак куллар белән сөртү (зарарлы)

- яхшы яктыртылган бүлмәдә уку (файдалы)

- компьютерда озак уйнау (зарарлы)

- физкультура белән шөгыльләнү (файдалы)

(Балаларга сәламәтлек өчен нәрсә файдалы һәм зарарлы булуы аңлатыла).

2нче тукталыш. “Өлгер булу җиңелме?”

Укытучы: Сезнең Өлгер исемле дустыгыз  бармы? Юкмы? Булмаса, мин сезгә шул малай турында сөйлим.

а) Идрис Туктарның “Өлгер” хикәясен сөйләү.

Укытучы. Өлгер белән без икәү дус. Беркөн мин Өлгерләрдә кунакта булдым. Өлгер белән аның әнкәсе шулай сөйләшеп алдылар:

-Балам, су алып кайтчы. Утын да кертәсе бар иде.

- Су да алып кайттым, утын да керттем, әнкәй.

- Бик хуп, балам, күрми дә торам икән. Ә керткән утының кайда соң?

- Утынны мин, әнкәй, аунап ятмасын дип, мичкә тутырып та куйдым инде.

- Минем эшләрем кимегән икән. Кая, алай булгач, пальто төймәңне ныгытып алыйм, төшеп калмасын.

- Мин ул төймәне үзем ныгыттым инде.

- Менә рәхмәт балам...

Өлгер белән без дус дигән идемме әле мин сезгә? Дөрес. Шулай булгач, миңа да бөтен эштә Өлгер артыннан өлгерегә кирәк.

б) хикәя буенча фикер алышу.

-Нинди кешегә өлгер диләр?

-Өлгер нинди кагыйдәне төгәл үти ?

-Өлгергә нинди сыйфатлар хас? Син Өлгер белән дуслашыр идеңме? Ни өчен?

в) Хәрефләрне тәртип белән куярга

Ә

К  

Б

Е

Г

А

Ү

Д

Л

Е

Г

Ы

Ә

Р

Т

А

М

19    

20

1

7

6

21

2

23

22

4

3

24

15

25

14

27

26

(Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.)

н

е

г

и

р

ә

г

э

ш

н

10

11

16

12

13

17

18

8

9

5

г) Беткәч, ярый, эш, уйнарга сүзләреннән дөрес җөмлә төзергә. (Эш беткәч, уйнарга ярый).

д) Сүзләрнең баш хәрефеннән җөмлә төзергә.

Ваза, алма, кыяр, ылыс, тәрәзә, нарат, ыргак,яҢгыр;

көзге, алтын, дус, елан, ручка, ел, намус; белем, елак, лимон. (Вакытның кадерен бел).

Укытучы.Димәк, вакытында йоклау, вакытында ашау, вакытында уйнау, дәрес хәзерләү сәламәтлек өчен бик кирәкле.

2 нче уен. “Сумкаң тәртиптәме?”

Өстәлгә уку кирәк- яраклары, уенчыклар, фонарь, төймә, брелок һ.б. куела. Ике укучы мәктәпкә бару өчен сумкаларын тутырып куя.

Өлкән класс укучылары Г.Тукайның “Эш беткәч, уйнарга ярый”шигырен сәхнәләштереп күрсәтәләр.

3 нче  тукталыш.  “Чисталык”

Укытучы: Сез инде хәзер зурлар.Өлкәннәр белән бергә бакчада чүп утыйсыз, өйдә тузаннар сөртәсез. Күп эшләрдән соң кул пычрана. Моның өчен борчылмагыз.  Киресенчә, минем кулларым эшли белә, дип сөенергә кирәк. Бары тик бер кагыйдәне истә тот: кулларың пычранса - ю. Ә беләсезме, үз-үзләрен чиста тотмаган балага нинди исем бирәләр? Җавабын белү өчен, кроссворд чишәбез.(Төрле предметлар я рәсемнәр арасыннан шәхси гигиена кирәк-яракларын сайлап алырга).Бу предметлар ни өчен кирәк?

ш

а

м

п

у

н

ь

с

а

б

ы

н

п

а

с

т

а

д

у

ш

т

а

р

а

к

к

а

й

ч

ы


Укытучы. Шапшак балалар чисталык һәм тәртип турында уйламыйлар, юынмыйлар, тешләрен чистартмыйлар. Алар чәчләрен тарамыйлар, чиста кулъяулык йөртмиләр, тырнакларын кисмиләр. Шуңа күрә бу балалар бик еш авырый.

3 нче уен. Укучыларга рәсемнәр таратыла. Анда бите (тезе, кулы, киеме) пычракка буялган малай ( кыз) рәсеме бирелгән. Сигнал буенча. бетергеч белән кешеләрне “чистарталар”.

В.И.Чуковскийның “Мойдодыр” әсәре  буенча мультфильмнан өзек карау.

Укытучы. Пычраклык һәм пөхтә киенмәү- үзеңнең сәламәтлегең турында кайгыртмау ул. Чисталык- сәламәтлекнең нигезе.

4 нче тукталыш. “Синең кәефең ничек?”

Укытучы.  Балалар бер-берегез белән тотынышыгыз әле. Кулыгыздагы җылыгызны тоясызмы? Күңелегез күтәрелдеме? Бер-берегезгә карап елмаегыз әле.

           Елмая, көлә кояш,

           Сез дә елмаегыз бераз.

Яхшы кәеф белән йөрү синең яныңдагы кешеләрнең дә кәефен күтәрә.  Кәефләрегез ничек? Әйдәгез, һәркемгә яхшы кәеф теләп, бер-беребезгә елмаю бүләк итик.

Укытучы. ”Яхшы кәеф”, “начар кәеф” төшенчәләренә аңлатма биреп китик.

Бирем: “Кәефең ничек?” Син урындыкка башлыгыңны куйдың. Ә берәү, күрмичә, аның өстенә утырды. Син аңа ничек карыйсың? (Үзенең кәефен белдерүче рәсемне сайлап алу , фикер алышу).

                                   Описание: http://festival.1september.ru/articles/513906/image1.gif Описание: http://festival.1september.ru/articles/513906/image2.gif Описание: http://festival.1september.ru/articles/513906/image3.gif

Укытучы. Ике дус очраша. Ерактан ук алар бер-берсен күрәләр һәм нишлиләр?

  -Аралашу нәрсәдән башлана? (елмаюдан)

  - Нәрсә соң ул елмаю? Кеше кайчан елмая? (җавап)

  Елмаю- ул син миңа ошыйсың,син мине бәхетле итәсең, сине күрүемә бик шатмын дигәнне аңлата. Елмаюны сатып та, сорап та алмыйсың.  Елмаюны бүләк итәргә генә мөмкин. Елмаегыз!  Әйдәгез!Бер-берегезгә елмаю бүләк итегез!

 (“Елмай” җырын башкару. Резеда Ахиярова көе, Ренат Харис сүзләре).

Уяндыңмы, елмай —

Көнне башла шулай.

Елмай үз-үзеңә,

Әйтәсе сүзеңә,

Тәрәзәдән кергән,

Өйне нурга төргән,

Һәрчак изге көнгә,

Сәлам биргән гөлгә.

Уяндыңмы, елмай —

Көнне башла шулай.

Елмай сәбәпсезгә —

Яхшы, әйбәт сүзгә.

Табарсың һәркемгә:

Бәхетлегә, кимгә,

Олыга, кечегә —

Җиде ят кешегә.

5 нче тукталыш         Үз-үзеңә бәя бирү.  Теләкләр.

Укытучы.        Сәяхәтебез азагына якынлашып килә.   Ә хәзер  әйдәгез, йомгаклап, искә төшереп чыгабыз. Без бүген нинди  файдалы киңәшләр алдык?  Сез үзегезнең сәламәтлегегезгә нинди бәя бирерсез икән, уйлап карагыз әле. Мин һәр яктан таза дип уйласагыз- кызыл алманы менә шушы алмагачка ябыштырыгыз. Әгәр мин бу күрсәтмәләрнең барын да үти алмыйм,  дип уйласагыз-яшел алма ябыштырыгыз.    Менә безнең сәламәтлек алмагачы  килеп чыкты. Сез күреп    торасыз, аның күп өлешен таза алмалар алып тора. Безнең класс укучылары сәламәт икән. Сәламәт яшәгез, спорт белән дус булыгыз, шәхси гигиена кагыйдәләрен саклагыз!

 

                                                     

     

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек программасы.

Башлангыч сыйныфлар өчен төзелгән сәламәтлек программасы....

Сәламәтлек булсын өчен...

Башлангыч сыйныфларда сәламәтлеккә карата уздырылган тәрбия сәгате...

Сәламәтлек аланы.

Сәламәтлек аланы....

"Сәламәтлек аланы"

"Сәламәтлек аланы"...

Презентация "Сәламәтлек"

Станция буйлап сәяхәт итү....

Әкият-пьеса. Сәламәтлек аланы

Әкият-пьеса. Сәламәтлек аланы. Укучылар сәламәтлекне саклау, организмны чыныктыру, үзеңне чиста-пөхтә йөртү турында шигырьләр, җырлар өйрәнәләр....

Универсиада. Сәламәтлек театры.

- Дуслар кая барасыз?                     - Универсиадага барабыз....