"Апрель кызы". Дамира Миннебаева
книга по художественной литературе

Миннебаева Дамира Рамиловна

Балачакны кем генә сагынмый икән? Үзеңне белә башлаганнан бирле яшьлеккә кадәр булган бу ара - кеше гомеренең иң мөһим өлеше. Бу чорда кешенең дөньяга карашы формалаша. Гаиләдә алган тәрбия белән мәктәп йогынтысы үзенекен итә. Әгәр  синең янәшәңдә сиңа иҗади юнәлеш бирүче кеше булса, бу инде  зур бәхет. Син аны  еллар үзгач кына да аңларга, төшенергә мөмкинсең. Ләкин, бу шулай.

            Беренче шигъри юлларымны тәртипкә салып, редакцяләргә юлларга киңәш биргән сыйныф җитәкчем, Баландыш сигезьллык мәктәбенең татар теле укытучысы Раушания Хәким кызы  Зәйнуллинаны мин бүген дә хөрмәт белән искә алам, мең рәхмәт  аңарга. Мине Саба районында эшләп килүче "Мишә дулкыннары" әдәби берләшмә утырышларына еш чакыралар, шигырьләремне яратып кабул итәләр иде.

            Икенче рәхмәтем - тагы бер сыйныф җитәкчем  - Иске Җөри урта мәктәбе укытучысы Венера Шәфикъ кызы Сәхәповага. Үтемле киңәшләре белән  тормышта үз урыныбызны табарга ярдәм итүче иң якын кешебез ул безнең. Чыннан да, дөньяга һәркем үз күзлеге аша карый бит.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shigyrlshchr_aprel_kyzy_3.odt53.87 КБ

Предварительный просмотр:

Дамира Миннебаева

Апрель кызы

2015ел

Балачак

        Балачакны кем генә сагынмый икән? Үзеңне белә башлаганнан бирле яшьлеккә кадәр булган бу ара - кеше гомеренең иң мөһим өлеше. Бу чорда кешенең дөньяга карашы формалаша. Гаиләдә алган тәрбия белән мәктәп йогынтысы үзенекен итә. Әгәр  синең янәшәңдә сиңа иҗади юнәлеш бирүче кеше булса, бу инде  зур бәхет. Син аны  еллар үзгач кына да аңларга, төшенергә мөмкинсең. Ләкин, бу шулай.

        Беренче шигъри юлларымны тәртипкә салып, редакцяләргә юлларга киңәш биргән сыйныф җитәкчем, Баландыш сигезьллык мәктәбенең татар теле укытучысы Раушания Хәким кызы апа Зәйнуллинаны мин бүген дә хөрмәт белән искә алам, мең рәхмәт  аңарга. Мине Саба районында эшләп килүче "Мишә дулкыннары" әдәби берләшмә утырышларына еш чакыралар, шигырьләремне яратып кабул итәләр иде.

        Икенче рәхмәтем - тагы бер сыйныф җитәкчем  - Иске Җөри урта мәктәбе укытучысы Венера Шәфикъ кызы Сәхәповага. Үтемле киңәшләре белән  тормышта үз урыныбызны табарга ярдәм итүче иң якын кешебез ул безнең. Чыннан да, дөньяга һәркем үз күзлеге аша карый бит.

        Бу бүлекне мин  Саба районы "Җиңү байрагы" газетасында дөнья күргән, мине әдәбият  дигән гаҗәеп дөньяга алып кергән иң беренче шигырьләрем белән ачып җибәрәм.

Рәхмәт сиңа, батыр игенчем!

(Хезмәт батыры Миңнегали  абый Сафинга багышлыйм)

Башаклар белән тулы иген кыры

Җырлый үзенең моңлы җырын.

Игенчене шулай сәламли ул.

Дәртле җыры белән кадерли ул.  

Игенче утыра үзенең корабына,

Уңыш агыла совхоз амбарына.

Мул бөртектән тау җыелган

Туган тир биргән мул сыйдан.

Дан сиңа, дан кадерле игенчем,

Дан сиңа  җир кадерен белүчем.

Бөртекләрнең телен белүчем -

Рәхмәт сиңа, батыр игенчем!

24.11.1983

Кыш килгәч

Кыш бабай барча агачларга

Көмеш таяк белән кагылган.

Ак каеннар, зифа таллар бүген

Өр-яңа ак шәлен ябынган.

Ап-ап  җәймә җәелә кырларга,

Кыш йөгерә җәймә буйлата.

Кыш бик матур. Тик ул матурлык

Ерак түгел язны уйлата.

29.01.1985

Безнең яшьлек

Ник шатланмыйк, безнең яшьлек

Туры килгән якты чорга.

Тиңлим аны күңелләрне

Җилкендергән матур җырга.

Безнең яшьлек тә сынатмас

Очрый калса җил-давылга.

Бары омтылырбыз гына

Хыялга тугры калырга.

6.11.1986

Яшәү яме

Бәхет нидә? уйлыйм кайчак

Шушы хакта.

Шат чагымда,

Күңелкәем моңсу чакта.

Җавап табам синең хатта:

Бик зур бәхет икән яшәү

Туган якта.

29.01.1985

Күңелле хезмәт таңы

Тагы муллык көзе җитте,

Башаклар тулып пеште.

Башакларның җырлары,

Кырларның алтын сырлары

Күңелне сөендерә,

Гел алга җилкендерә.

Басуларда иген шавы,

Ындырда ашлык тавы.

Кыр корабы йөртүчегә

Елмая хезмәт таңы.

Бәхет

Олы бәхет, сүмәс шатлык

Табыла туган җирдә.

Җирнең куәтен арттыра

Маңгайдан тамган тир дә.

Тирләп-пешеп эшли кырда

Игенне сөйгән кеше.

Хөрмәт арта аңа шунда,

Данлы итә аны эше.

16.08.1986

Игеннәр

Таң атканда игеннәр

Нидер көйли, сөйлиләр.

Әллә инде берсен-берсе

Игенчедән көнлиләр.

Яраталар игенченең

Кырда таң арттыруын.

Баш иеп сәламли алар

Тырыш хезмәт батырын.

19.08.1986

Мин чорыма гашыйк

Яратам авылымны.

Мул иген кырларын.

Тын гына агылган

Яшь кызлар җырлавын.

Яратам чылтырап

Саф чишмә акканын.

Офыкка җәелеп

 Алсу таң атканын.

Мин тоям һәр адым

Бәхетем артканын.

Халкымның хыялы

Тормышка ашканын.

Мин гашыйк чорыма,

Яшәгән җиремә.

Болында тирбәлгән

Һәр чәчкә-гөленә.

4.12.1986

Агыла яз нуры

Агыла күңелгә җыр булып

Яз нуры, яз шавы ташкыны.

Мәңгегә сүрелмәс хыяллар

Ямьле яз таңына ашкына.

Шат, көләч, бәхетле чагында

Җырламый, сокланмый кем түзәр?

Яшәүнең мәгънәсен аңлатып

Карыйлар шул чакта бу күзләр.

Җырларда, күзләрдә чагыла

Чын хисләр, уйларның чаткысы.

Җырга тиң күңелдә уянган

Яз таңы, яз нуры яктысы.

5.05.1985

Хәерле юл теләп

Туган авылым хәерле юл теләп

Ил сакларга озата улларын.

Каеннарның моңлы шавы саклый

"Көз кайтырбыз" дигән җырларын.

Ил сагында егет уяу торыр -

Авылдашлар тыныч яшәсен.

Без беләбез  бер көн ул егетнең

"Кайттым" диеп сагынып дәшәсен.

15.11.1986

        Балачакка  олыгая башлагач бөтенләй икенче күз - балаларың күзе белән карыйсың икән.

        2003 - 2008 елларда Район балалар иҗат үзәгендә эшләгән елларымны да бүген дә сагынып искә төшерәм. Берничә еллык тәнәфестән соң мин кабат иҗат дөньясына кереп киттем.  Минем хезмәтемне биредә күрделәр, тиешенчә бәя бирделәр.  Бу нисбәттән, мин аның директоры Мәхмутова Зөлфия Шамиловнага, коллегаларыма  рәхмәтлемен.

        Бу бүлектә мәктәп укучылары  белән бергәләп һәм үземнең балаларыма, гаиләмә багышлап иҗат иткән шигырьләремне укырсыз.

Улым тугач

Син минем тансыгым.

Син минем алтыным.

Син диеп уянам

Туганда һәр таңым.

Син мине җимешем,

Син минем көмешем.

Көн туса, сиңа дип

Башкарам бар эшем.

Син минем сөюем.

Син минем көюем.

Дөньяны ямьләтә

Синең берк көлүең.

Улым туган көн

Бүген улым туган көн -

Өйгә шатлык тулган көн.

Мөлдерәмә күңелләрне

Шатлык яше юган көн.

Өзелгән өметләрнең

Бәйләнгән көне бүген.

Болытлы төннең аязга

Әйләнгән көне бүген.

Балаларыма

Сезнең өчен сөям бу тормышны,

Куансагыз, мин дә куанам.

Чәчегездән үбеп йоклатам да.

Җылыгызны тоеп уянам.

Сездән башка ничек яшәгәнмен...

Ачылмаган икән гөлләрем.

Таңнар атса, көнем гел кояшлы,

Сезнең белән якты төннәрем.

Онык

Уйнап-көлеп әби-бабай

Төпчек оныкларын бага.

"Каян килгән шундый оста!

Бигрәк шаян бала-чага..."

Биш-алтыны үстерсә дә

Үзенеке күренмәгән.

Мәшәкате бернең түгел,

Биш малайның беленмәгән.

Уенчыкмы, кием-салым?

Җаның нәрсә тели, шул бар.

Матур  күлмәк, ботинкамы,

Әллә инде дҗинсы чалбар?

КамАЗ, кран, велосипед,

Машинаның ниндие юк!

Туган көн бүләге - чана,

Җәйне көтә оп-олы туп.

...Уйнап-көлеп әби-бабай

Төпчек оныкларын бага.

Булмасын ди ничек иркә

Көтеп алган тансык бала!

Казаным

Тарихларын сөйли чал Казанның

Һәрбер йорты, һәрбер урамы.

Күпме шагыйр, күпме язучылар

Аңа матур язмыш юрады.

Таш диварлар сөйли үткәннәрне,

Җирдә бөек халык барлыгын.

Дөня базарында таный читләр

Татарстан иле ярлыгын.

Үткәннәре аның сокланырлык,

Бүгенгесе - тагы да яктырак.

Киләчәге шәһри Казанымның

Йолдызлардан булыр яктырак.

Башкалам

Казан, Казан - гүзәл калам,

Калаларга иң баш кала.

Синең гомер 1000ел элек

Чал тарихлардан башлана.

Чыдам булдың, баш имәдең,

Җиңә алмады Иваннар да.

Ул елларның эзе калды

Һәйкәл булып диварларда.

Колшәрифең, Сөембикәң

Басты сиңа кире кайтып.

Байтак улың көрәшләрдә

Чит җирләрдә калды ятып.

Һәйкәл булып һәм җыр булып

Кайтты алар үз иленә.

Әйләнделәр үз җиренең

Мәңге шиңмәс бер гөленә.

Әй, Казаным!

Ел артыннан еллар уза,

Ә син һаман яшәрәсең

Әйтерсең лә 1000ел буе

Тик яшь булып яшәгәнсең.

Мәңгелеккә һәйкәл

Тукай туган якка кайтып барам

Арча урманнары аркылы.

Былтыр кыскан, шүрәлеләр качкан

Кара урман шушы ахыры.

Кәҗә белән Сарык бәхет эзләп

Йөргәннәрме шушы урманда?

Алтын тарак тапкач, шушы ярда

Малай җөрәт иткән урларга?

Күпме ачылмаган серләр калган

Шушы сихри урман эчендә.

"Шүрәле"се шөһрәт китерер дип

Күрмәгәндер хәтта төшендә.

Әкият арты әкият дөня күргән,

Шигырь арты шигырь язылган.

Кырлай ягы таныш кешелеккә

Тукай туган гүзәл языннан.

Укыйсың да, янә таң каласың

Әкиятләрнең яшәү көченә.

Мәңгелеккә үзе һәйкәл салган

Шагыйрь кыска гомере эчендә.

Тукай язы

Кечкенәдән укып, җырлап үстек

Тукай язган әкият, җырларны.

Күрмәсәк тә гәрчә, Кырлай ягын,

Бик тә таныш Арча кырлары.

Нәни чакта кышкы озын кичтә

Тукай әкиятләре йоклатты.

Татлы йокылардан кайчагында

Шүрәлеләр көлеп уятты.

Әкиятләре укып туялмаслык,

Шигырьләре - тормыш сабагы.

Йөз ел элек ничек булса, шулай

Су кызының алтын тарагы.

...Һай, бу тормыш нигә бик аяусыз?!

Кызганмаган ятим малайны!

Әсәрләрдән укып хәтерлибез

Базарларда саткан агайны.

Язмыш аны үзе шагыйрь иткән,

Үзе азык биргән язарга.

Бар кешелек рәхмәт әйтә бүген

Аны бүләк иткән язларга.

Кар бөртекләре

Ап-ак кар бөртекләре

Уч төбенә куналар.

Сокланып та өлгермисең,

Эриләр, югалалар.

Кышкы йокы

Җәйге-көзге эшләрдән соң

җир өсте гүя арган.

Ап-ак юрганын ябынып

Тәмле йокыга талган.

Кар-бураннар өеп-өеп

Тау ясаган өй тикле.

Хәтерләтә басу-кырлар

Кардай чиста ак битне.

Салкын көнле, карбуранлы

Кыш китерде Кыш бабай.

Таудан чана, чаңгы шуып

Кинәнә малай-шалай.

Күңел ярасы

Кемнән өйрәнгән начар гадәтне -

Авызда сыра, кулда -тәмәке.

Чәчен үстергән җилкәгә чаклы.

Орышып булмый - һәрчак ул хаклы.

Мәктәп сукмагы күптән онтылган.

Китап-дәфтәрләр аунап ертылган.

Берәүне дә ул санга сукмыйдыр

Өенә бары кайтып йоклыйдыр.

Кайтмады бер көн малай кунарга.

Белмәде ана нәрсә уйларга.

Бу озын төндә күпне аңлады -

Аның газизе энә кадады.

Үстергән иде ялгыз, яратып.

Кайда ялгышты? Булмый аңлатып.

"Таулар күчерер, йолыр бәладән.

Мөмкинлек, Ходам, бирче яңадан!"

Ана өметен өзмәде һич тә.

Агарды чәче шушы бер кичтә.

Тик улы гына моны күрмәде.

Туктады шул кич япь-яшь йөрәге...

Күзләрен алмый тәрәздән ана.

Битенә канлы яшләре тама.

Күңелдә яра, ачы хәсрәт...

Төйнәлгән анда чиксез нәфрәт...

Бер киңәш

("Мин тормышны сайлыйм" исеме астында иглан ителгән республика конкурсында икенче дәрәҗә дипломга лаек булган җы)

Тарысаң әгәр бер көн бәлага,

Югалтсаң шулчак яшәргә көчең,

Үрелмә, зинһар, һич тә энәгә.

Яшәргә тырыш башкалар өчен.

Шаярып та син эчмә шәрабне,

Кызык булса да, тартма тәмәке.

Куй үз алдыңа гомер буена

Дөрес яшәргә дигән таләбне.

Ихтыяр көчең әгәр нык икән,

Читләтеп үтәр яман гадәтләр.

Начар дусларга иярер өчен

Эзләмә, дустым, юк-бар сәбәпләр.

Юлда

Талгын гына төшә ап-ак карлар...

Күңелләргә аклык сарыла.

Күңелдәге мең сораулар тынган -

Җавап табылган күк барына...

Җил дә исми, шундый рәхәт юлда

Хыялларга чумып атлавы.

Иске уйлар кар астында калды -

Каплады күк ак кар катламы...

Яшьлек

        Яшьлек - кеше гомеренең иң сагынып искә ала торган гүзәл чоры... Бу сүзне әйтүгә иң башта беренче мәхәббәт  күңелгә килә. Ә мәхәббәтсез  яшьлек яшьлекмени инде ул?! Күңелле кичләр, мәхәббәт сагышы... Кабат-кабат гашыйк булулар, вакытлыча мавыгуларның барысын да  еллар узган саен күбрәк елмаеп искә төшерәсең.

        Яшьлектәге дуслар, студент булу бәхете, курсташлар, тулай торак тормышы. Студент шулпасын ашаган кеше ул инде башка. Бер мендәрне, көндәлек ризыкны, матур күлмәкләрне бүлешкән  бүлмәдәшләр... Ялгыз гына чәй эчү, аш ашау гайре табигый хәл. "Көтелмәгән кунаклар" көн дә булып тора. Шатлык-кайгылар да, бар нәрсә дә диярлек уртак монда. Бары тик хыяллар гына үзеңнеке...

        Бу бүлектә мин төрле елларда  яшьлеккә багышлап язган шигырьләремне тупладым.

Хуш инде, хуш инде...

Кәгазгә тезелә сүзләрем.

Урамда яз инде, яз инде

Ә күңел кичерә көзләрен.

Кулымда син биргән

Истәлек - бизәкле каләмең.

Кем белгән язасын

Каләмең иң соңгы сәламем.

1988

Соңгы җыр

Җырлар язмам, дустым, сиңа атап;

Сагышымны аңлап куанырсың.

Ялгыз гына калып, ялгыз гына янып

Язмышыңнан синең югалырмын.

Су буйлары таллык,

Ара якынайтып

Инеш аша гына юл салдык.

Аерылды юллар,

Булмый калды туйлар,

Парлы сукмак инде югалды...

Соңгы җырым сиңа язган атап

Сыенырмын кабат каеннарга.

Таба алсам таныш су буенда

Ялгыз каен әгәр таянырга.

Су буйлары таллык,

Ара якынайтып

Инеш аша гына юл салдык.

Аерылды юллар,

Булмый калды туйлар,

Парлы сукмак инде югалды...

1992

Кагылалар җанга,

Тагылалар янга

Кайгыларны уртак итәм дип.

Тынгы бармы анда - кап-кара таңда

Ялгызлыктан азат итәрлек.

Сабырлыклар сорыйм ходаемнан

Кире кайтуыңны көтәрлек.

1992

"Яз әле бер" дидең, "безнең хакта"

Эх! Язасы калган шул чакта...

Күңелләр буш,

Хыяллар зур түгел,

Өмет кисек -

Хәзер соң инде.

Юллар гына,

Җаннар гына түгел,

Әйтеләсе сүзләр киселде.

Әйтелмәгән сүзне,

Түгелмәгән хисне

Бүген кемгә

Бүләк итәсе?

Күңелләр буш

Киләчәктән

Нинди генә

Өмет көтәсе?

Теләнмәдем

Сөю,иркәләүләр.

Назлар көткән

Тәнем ни тели?

Сөю, үпкә,

Рәнҗүле яшь күздән

Хәсрәт булып

Җанга тәгәри...

29.06.1992

"Сау бул" диеп

Үзем китәм синнән.

Шикләнмичә яшә -

Борчымам.

Күзем сирпер,

Бер сөйләшер өчен

Очрашулар эзләп

Ымсынмам.

Шикләнмичә яшә:

Рәнҗемәмен сиңа.

Тормышыңа башка кысылмам.

Кичерүләр сорап,

Егылсаң да елап

Мин дә инде сиңа

Кул сузмам.

Шикләнмичә яшә:

Яратмыйча китәм.

Синең назың  юк бит татылган.

Җаннар җанга,

Тәннәр тәнгә сусап

Мәңгелеккә диеп тайпылган.

30.06.1992

Табынырмын әле, табынырмын,

Сагынырмын сине, сагынырмын.

Ялгызлыктан эзләп дәваларны

Кем җанына инде кагылырмын?

Уртак язны, уртак назны

Оныталмам инде, оныталмам.

Һәр адымда сискәндерә торган

Авыр уфтанулар бары калган.

Ярату бар иде, сүрелде.

Кемнәр соң бәхеткә үрелде.

"Ник? Нигә? Ни өчен?"

Йөрәгем сорауга күмелде.

Гадәти тормышка күнелде,

Гамьсезлек басты бар күңелне.

Бер юкка битәрләп син мине

Читкәрәк этәсең түгелме?

Ядкарь

Көзге кырау төшкән ап-ак булып

Әйтерсең лә челтәр җәймә япкан.

Бакчаларда барча гөлләр сулган,

Тик бер чәчәк ничек җаен тапкан?

Кыраулардан калган безнең чәчәк

Сулар сибеп бергә хәстәрләгән.

Түр бакчада бер истәлек булып

Яшьлектәге матур ядкарьләрдән.

Сөйләшерләр күзләр

Бер юл язмадым мин сиңа атап

Яшерергә теләп шашкын хисне.

Бу мәхәббәт калды инде ерак

Буем җитмәс матур хыял төсле.

Узды бу сөюдә ямьле язлар,

Калды бары сары көзләр генә.

Очрашсалар, бәйләнерләр телләр,

Сөйләшерләр бары күзләр генә.

Үзем таптым сине,

Тик кирәкми идең,

Артык идең кебек дөньяда

Шулай да бит...

Сине күрә калсам,

Әрнүләрем эреп югала.

Юк, кирәкми идең,

Бүген дә син артык

Кирәкмисең минем дөньяма...

Башлап сүз катарга

Кыюлыгым җитми;

Ни әйтсәң дә,

Мин бит кыз бала.

Апрель кызына

Апрель кызы, сиңа дәшәм,

Күзләреңдә язлар төсе.

Күз сирпесәң, очкын чәчеп

Бозлы суга кабар төсле.

Апрель кызы, сиңа дәшәм,

Көлүеңдә яз авазы.

Җылыта бер елмаюың.

Чөнки синең хисең язгы.

Апрель кызы, сиңа дәшә

Бозны тишеп язгы тамчы:

"Сулышларың кайнар синең,

Тик җир кызы булып калчы..."

1990

Сиздермичә узып бара яшьлек

Сиздермичә узып бара  яшьлек

Кар сулары кебек сызылып.

Таңнар саен төшә моңсулыгы

Керфек очларына чык булып.

Сиздермичә узып бара  яшьлек  

Кире кайтмас өчен борылып.

Яшьлектәге матур хатирәләр

Күңелләрдә яши җыр булып.

Сиздермичә узып бара  яшьлек  -

Туктатырга юк шул чаралар.

Безнең яшьлек, безнең дәвам булып

Үсеп килә инде балалар.

2015

Казаным

(Бераз шаяру)

Синдә чакта һич тә уйламадым

Юксынырмын диеп, Казаным.

Сагынамын шаулы урамнарың,

(Универдан башка калганын.)

Тәмам туйган кебек идем  үзем

Синдә чакта тулай торактан.

Кадереңне ахры арттырырга

Язмыш бу якларга озаткан.

Иртән уянам да бер көрсенәм

"И, Ходаем, тизрәк кавыштыр!"

Синдә яшәп читкә китүчегә

Бу чарасыз аваз таныштыр...

Охшадың син әле кайчан гына

Таш капчыктай мин бер ятыңа.

Кайтып барам, кичер гөнаһлыңны,

Ашкынучы синең катыңа...

Сергач, 1991

Төш юрау

Аерылган имеш безнең юллар...

Төшләремә шулай керәсең.

Тыныч түгел күңел,

Һәр төн мине

Шөбһәләргә сала, күрәмсең.

Төшләремдә күргән раска чыкса,

Кичерә алмам кебек бу юлы.

Калган гомер шатлыклардан башка

Үтәр кебек бары кайгылы.

Башкаларга кушылып көлә алмам,

Елый алмам синсез шатлыктан.

Әнә шундый уйлар килә башка;

Әллә сине күрмәү ялкыткан.

Соңга калып

Сине каратсам да,

 Кулларымны бирәм

 Мине яратканга.

Көттем сине...

Беркем миңа "вәгъдәсез" дип

Дәшә алмас инде кимсетеп.

Синнән башка айлар гына түгел,

Еллар бара аяусыз үтеп.

Бик сагындым сине, сагындым.

Күзләреңә килә багасым.

Сине көтеп, әйе, сине генә көтеп

Уңа кебек күзем карасы.

Син бит йөрәгемнең

Бик тирәнгә киткән ярасы,

Оныттырмас аны яңасы.

Гомер уртасы

        Мин бүген гомер уртасында. Дөресрәге, бу чорны шулай диләр. Шагыйрләр кебек мин дә аны җәй белән тиңләр идем. Бу чорда гаилә, туганнар, туган җирнең кадере тагы да арта.  Тәҗрибәңнән чыгып, тормышны, һәрнәрсәне   үзеңчә бәялисең.

Яңа елга теләкләр

Гомер - мизгел. Озатабыз

Иске елның соңгы көннәрен.

Тарих битләренә бер ел өстәп

Күчерербез сәгать телләрен.

Иске елда кала күпме шатлык,

Без кичергән күпме мәшәкать.

Яңа елга атлап керик әле

Ил-көннәргә теләп бәрәкәт!

Гаиләбезгә телик иминлекләр,

Уртак уйлар, эштә бердәмлек.

Иң мөһиме - сәламәтлек булсын,

Туганнарың белән бергәлек.

Ялгызларга тиң ярларын бирсен

Матур итеп гомер итәрлек.

Парлыларга тигезликләр телик

Гомер азагына җитәрлек.

Авыртуга сихәт бирсен Ходай

Аягына басып китәрлек.

Иман байлыклары бирсен Ходам

Сират күперләрен үтәрлек.

Ямьсез уйлар иске елда калсын,

Борчу-сагыш калсын үткәндә.

Ишекләрне шакып бик көттерми

Бәхет керсен нәкъ без көткәндә.

...Гомер - мизгел. Саный аны

Һич аямый сәгать телләре.

Ишекләрне ачып керер менә,

Яңа елның тәүге көннәре...

2014

Урта Мишә - туган авылым.

Урта-Мишә - минем туган авыл,

Анда минем туган нигезем.

Анда үстем, анда тәпи бастым,

Хыялларга канат кигездем.

Изге чишмәсеннән сулар эчтем,

Чәчәкләрен җыйдым болыннан.

Мишәсенә төшеп су коендым

Һәм йөгердем ташлы комыннан.

Инешендә керләр чайкап үстем,

Суын ердым, бәбкә сакладым.

Читкә чыксам, туган авылымнан

Җанга газиз җирләр тапмадым.

Урманына барсаң, кура җиләк,

Җир җиләге, каен җиләге.

Безнең урман сыйлы, юмарт урман,

Тулмый калмас һич тә чиләгең.

Инеш ага урамнарны бүлеп,

Су буйлары тулы каз-үрдәк.

Туйлар узса, кызлар канат какса,

Каз мендәре булыр зур бүләк.

Гасыр белән яшьтәш мәчете бар

Ае белән балкый манара.

Күңелләргә бер җылылык өстәп

Азан тавышы ерак тарала.

Яши монда уңган, моңлы халык.

Тормыш көтә, яши җыр көйләп.

Ул-кызлары үсә дога белән -

Күңелләргә иман гел кирәк.

Урта-Мишә - минем туган авыл.

Анда минем яшьлек эзләрем.

Хыялларда кайтып үткәннәргә

Мин аларны әле эзләрмен.

Туган авыл

Туган җир күңелдә,

Йөрәкнең түрендә.

Исләргә төшәсең,

Җырларга күчәсең.

Кушымта:

Әй, Урта Мишәм,

Син дип тибә йөрәк.

Сагынмас өчен авылны

Шунда яшәргә кирәк.

Әти-әни исән чакта

Кайтып йөрик әле.

Буш калса да туган нигез,

Йозак элмик әле.

Кушымта.

Туганнарның һәрчак

Яшик хәлен белеп.

Күршеңне дә кайчак

Туганыңдай күреп.

Кушымта.

Туган җир күңелдә,

Йөрәкнең түрендә.

Исләргә төшәсең,

Җырларга күчәсең.

2014

Җәнәйгә

Язлар җитсә, кыр казлары кайта,

Үрдәкләре оча тезелеп.

Җәйләр җитсә, ак чәчәккә чумып

Яши Җәнәй гөлгә күмелеп.

Эчәр суы - татлы чишмә суы,

Табигате тарта үзенә.

Сары шәлен ябып каеннары

Керә һәр ел алтын көзенә.

Кар бизәкле ак җәймәсен ябып

Авыл тала кышкы йокыга.

Әйтерсең лә ап-ак пәрдәләрен

Элә төсле һәрбер йортына.

Язы, көзе дисәң, җәе-кышы -

Табигатьнең гүзәл бер мәле.

Җиләкләрен, чикләвеген җыеп,

Болыннарын килеп күр әле.

Сандугачлы таңы, җиләк тавы.

Әрәмәсе якын, Мишәсе.

Туар таңга мең шөкерләр итеп

Яшисе дә әле яшисе.

Язлар килә.

Язлар килә кабат, бозлар эри

Сулар ташыр тулып инештән.

Табигатьтә әле төссез мизгел...

Язлар матур шушы килеш тә.

Җир уяныр, күңелләрдә туар

Яңа бер хис, язгы омтылыш.

Кошлар белән җәйләр кире кайтыр

Шушы түгелмени чын тормыш.

Кар сулары кебек сиздермичә

Гомеркәйләр сызып үтәләр.

Табигаткә кушылып күңелләр дә

Язлар саен нидер көтәләр.

Гөлләрем

Кояшка караган тәрәзәм,

Гөлләрем чәчәккә бөреле.

Күңелгә сүрелмәс ям биреп

Бөреләр ачылыр бер көнне.

Ал, кызыл чәчәкле яраннар -

Минем бит яраткан гөлләрм.

Гөлләр дә серлеләр, төрлеләр -

Белергә кирәк шул телләрен.

Гаиләмә

Көннәрем гамьле сез булган өчен.

Өйләрем ямьле сез булган өчен,

Чәйләрем тәмле сез булган өчен,

Сез булган өчен, сез булган өчен.

Уйларым якты сез барга күрә,

Хыяллар татлы сез барга күрә,

Шатлык мең катлы сез барга күрә,

Сез барга күрә, сез барга күрә...

2003

Улым белән кызыма

Улым туды кышкы суык көндә.

Изге айның тәүге иртәсе.

Бик көттереп кенә шатлык килде.

Бер елыйсы килде, көләсе...

Алдан теләк теләп, азан әйтеп,

Акласын дип исеме җисемен

Затлы айда туган нарасыйның

Айзат диеп куштык исемен.

Кызым туды җәйге матур таңда.

Чык бөртеге, күзем карасы.

Күңелдәге хәсрәт онытылды

Төзәлде йөрәгем ярасы.

Матур булып ул көн таңнар атты,

Җиргә яуды ләйсән яңгыры.

Табигать тә исем сайлашырга

Булышырга килде ахыры...

Улым белән кызым өзелеп төшкән

Балдан татлы ике җимешем.

Үлчәүләргә салып бәяләнмәс

Алыштырмас алтын-көмешең.

Көтеп алган бүләк, шатлык булып

Тусын җиргә адәм баласы.

Йорты-җире иркен, ризыгы мул,

Тигез булсын ата-анасы.

2002

Әнинең сурәте

Өстәлдә бер сурәт - әнием ядкаре.

Була бит һәр чорда яшьлекнең үз яме.

Толымнар үрелгән бүленеп икегә.

Мәхәббәт чокыры сизелә битендә.

Кашлары сызылган - килешә үзенә,

Күзеңне алмыйсың, карасаң йөзенә.

Керфекләр очына эленгән мәхәббәт.

Әйтерсең гомергә күрмәгән бер михнәт.

Әйтерсең ачлык та, булмаган сугыш та,

Үзенең көенә җай барган тормыш та.

Карасаң сурәткә барысын он(ы)тасың.

Кем генә яшьлекне саг(ы)нудан туктасын?

Әйтерсең әнием, яшәгән бик рәхәт...

Яшьлеген саклаган сурәткә мең рәхмәт!

Төш

Төшләремдә сирәк күрәм.

Күрешүгә юрыйм барысын.

Кигәнсең дә икән ап-ак күлмәк

Су буеннан мине карыйсың.

"Бик сагындым сине, кызым,

Әйдә инде өйгә кайт", дисең,

Миңа карап кулың изисең.

Ә мин китеп барам, күрмисең...

Ятим зират

Бер көн шулай

Утлы ялкын теле

Ялмап алды

Зират тирәсен.

Гасыр белән яшьтәш агачларны,

Аямады черек киртәсен.

Бар да янды:

Иске чардуганнар,

Утта янды нәни каберләр.

Зират якларына

Күзең төшсә,

Өзгәләнә

Йөрәк бәгырьләр.

Уза еллар.

Тукталмады гомер.

Артып тора

Яңа каберләр.

Исәннәргә исәп калмагандай

Үлгәнгә дә бетте

Кадерләр.

Авыл читендәге

Ятим зират

Керде кабат

Сары көзенә.

Дога өмет иткән

Мәрхүмнәр күк

Ярдәм көтә

Бүген үзе дә...

2000

Иң матур хатын

Иң-иң матур хатын кем дисәгез,

Бала көткән хатын мөгаен.

Бераз гына тутлар төшкән йөзе

Шундый матур, шундый мөлаем.

Тулыланып киткән буе-сыны,

Салмакланган атлап йөрүе.

Бар дөньясын онытып сөйләшсә дә,

Тыйнакланган хәтта көлүе.

Баласына теләр сәламәтлек,

Туар көндә бәхет, бәрәкәт.

Сөенечкә юрар күргән төшен,

Ходаеннан сорар мәрхәмәт.

Янәшәдә барсын юлдаш булып

Мәхәббәте, ире, терәге.

Ак хыяллар белән йөргән җанның

Чынбарлыкка ашсын теләге.

Чын дус кирәк

Башларыңа төшсә хәсрәт,

Кирәк була бик зур терәк.

Дошманнарга сер бирмичә

Яшәү өчен күп көч кирәк.

Шатлык белән яшәгәндә

Дуслар табыла эзләми дә.

Яхшылыкны эшли чын дус

Ярдәм сорап тезләнми дә.

 Бер җылы сүз җитә кайчак

Яшәү көчең артсын өчен.

Берәү әйтә шундый бер сүз -

Син абынып калсын өчен.

Дусның чыны, туганнарың

Сыналадыр авыр чакта.

Үз күңелеңне алдап булмый

Башкаларны алдасак та.

Бер сүз

Әйтте берәү бер авыр сүз -

Яшәү кызыгы бетте.

Кулдан төште барлык эшләр,

Тормышның яме китте...

Әйтте берәү бер җылы сүз -

Күңелне юатырлык.

Җиткән идем шундый чиккә -

Үземне югалтырлык...

Балачакны сагыну

Су буенда оя-оя казлар

Каңгылдаша канат кагынып.

Узган чакта шушы инеш буен

Балачакны уйлыйм сагынып.

Кесәләргә тәмле-томлы салып,

Су коенып сап-сай инештә

Күрше кызы белән бәбкә саклау

Онытылмый, төшә гел искә.

Һаман килә әле бәбкә саклап

Шул чирәмдә кырын ятасы.

Тик бер генә көнгә каз бәбкәле

Балачакка кире кайтасы.

Эт битлеге

Эт елында тугангадыр,

Холкым этнеке.

Киеп куям кирәк чакта

Шушы битлекне.

Бер карасаң, өрми торган

Юаш көчек мин.

Тавышымны юкка-барга

Һич тә күпертмим.

Борчучылар күп булса да,

Тикмәгә өрмим.

Үземә дигән сөякне

Башкага бирмим.

Хуҗаларга койрык болгау

Минем эш түгел.

Икейөзлеләрне күрсәм,

Гарьләнә күңел.

Тугрылыклы дус булырга

Тырышам һәрчак.

Хыянәтне кичерә алмый

Тешлимен кайчак.

Дусмы, дошманмы икәнен

Бик тиз сизәмен.

Андыйлар белән араны

 Тешләп өзәмен.

Эт булып туганмын икән,

Бу ел - минеке.

Тагы киям инде, дуслар,

Шушы битлекне.

2007

Абыйга

Туган ди алтмыш ел элек

Ринат атлы бер малай.

Башкалардан бер ни белән

Аерылмаган алай.

Әтисенә, әнисенә

Булган беренче бала.

Тагын өч кыз һәм бер малай

Туганнар аннан кала.

Сугыш арты булганга да

Авыр булган ул еллар.

Ундүрт яштән таш калага

Илткәннәр аны юллар.

Ачысын да, төчесен дә

Татырга туры килгән.

Эшләгән дә, укыган да

Үз көнен үзе күргән.

Яше җиткәч армиягә

Хезмәт итәргә киткән.

Исән-сау әйләнеп кайтып

 Укуын дәвам иткән.

Кызларның йөрәге яна

Бу чибәр егет өчен.

Сынап-сынап караганнар

Мәхәббәтнең бар көчен.

Ринат кына бирешмәгән

 Бу серле карашларга.

Борылып та карамаган

 Никтер ул тарафларга.

Бер көн үзе дә сизмәстән

Нидер булган үзенә.

Бер кыздан башка һич берәү

Күренмәгән күзенә.

Җитмеш сигезнең көзе,

Сентябрнең сигезе.

Кавышкан алар бергә

Яшәргә дип гомергә.

Бу гаиләдә бер-бер артлы

Туган ике кыз бала.

Берсеннән-берсе матурлар.

Күреп бар да соклана.

Яшәгәннәр ди авылда

Барчасын сокландырып.

Киткәннәр кире шәһәргә

Бик матур эз калдырып.

Өен дә салып кергәннәр

Курыкмаганнар эштән.

Авырлык үзе курыккан

Бердәмлек дигән көчтән.

Тынгы белмәс алтын куллар

Үзенекен эшләгән.

Бар байлыгын эшләп  тапкан.

Әтисеннән күчмәгән.

Бүген менә зур калада

Ул үзе олы шәхес.

Каплап китмәгән йөрәген

Байлык дигән зур нәфес.

Яннарында бәхет дигән

Иң изге бер фәрештә.

Шул фәрештәдер мөгаен

Ярдәм итә һәр эштә.

Балдан татлы ни булыр соң?

Ул – балаңның баласы.

Ул - оныгы Диләрәнең

Иң яраткан бабасы.

Менә шулай сизелмичә

Узган 60 елгомер.

Шул матур гомергә атап

Яздым әле бер шигырь.

Апрель, 2015ел

Абыйга

Алтмыш, алтмыш, алтмышта

Яшик әле шатлыкта.

Дөньясының тәмен  белеп,

Юл бирмичә картлыкка.

Алтмыш, алтмыш, алтмышта

Картаймаек ялгыш та.

Яшик әле тәмен белеп

Рәхмәт әйтеп язмышка.

2015

Дания апа белән Дамир абыйга

Туган ди илле ел элек

Ике игезәк бала.

Берсе малай, берсе кыз ди

Менә сиңа тантана!

Көн үсәсен ай үсә ди

Бу игезәк пар бала.

Берсе уйный, берсе елый,

Көйләп йокылар кала.

Әби белән әни карый

Көнне-төнне бер итеп.

Әтиләре эштән кайткач

Тора исләре китеп.

Абый белән апайга да

Эләгә бала карау.

“Иң-иң елак дигәннәре

Эләккән безгә абау!”

Исемен дә алар кушкан

Дания, Дамир диеп.

Авыр булса да үсәләр

Ходай биргәчтен сөеп.

Шактый мәшәкатьләр белән

Үсеп җитә пар бала.

Көткән мәктәп еллары да

Инде үткәндә кала.

Гаилә кору эшләре дә

Туры килә бер елга.

Беренче сабыйлары да

 Туалар нәкъ бер елда.

Түгәрәкләнә бар дөнья

Икенче бала тугач.

Тагы малай һәм бер кыз туа

Инде тырыша торгач.

Икедән тугыз булганнар

Алар бүгенге көнгә.

Ничек алай булсын диеп

Һич тә кычкырып көлмә.

Ике икең тапкырлагач

Дүрт санына тигезме?

Тагы ике, тагы ике

Менә була сигезме?

Бер кияүне кушкач шуңа

Була икән бит тугыз.

Болай булса бер ун елдан

Булыр болар унтугыз.

Бу игезәк балаларга

Бүген илле яшь тулган.

Аларны котларга диеп

Җыелганнар бар туган.

Исәнлек телик аларга

Гомерләргә җитәрлек.

Бәхетләре картлыкта да

Булмасын һич бетәрлек.

 2015ел, декабрь

Кыз бала

Өстендә килешле күлмәге,

Чәчләре таралган иңенә.

Сабырсыз җәйге җил сак кына

Кагыла  яшь кызның җиңенә.

Чисталык һәм сафлык күңелендә,

Якты йөз һәркемгә, тәмле тел.

Буй-сыны караплар туймаслык

Бакчада үскән бер сылу гөл.

Ирендә шаян бер елмаю

Бер туа, бер эреп югала.

Саф, керсез хыялга төренеп

Атлыйдыр яшьлеккә кыз бала...

2015

Балаларым

Сез минем йөземнең аклыгыдыр,

Иртәнге чыкларның сафлыгыдыр.

Күңелнең язлардай ярсуыдыр,

Хыялның тормышка ашуыдыр...

7.07.15

Уйлану

Балалар да үсеп буйга җитте

Кай арада узган бу гомер.

Беренчесе инде җиткән егет,

Кечкенәсе инде яшүсмер.

Әле кайчан гына  ак биләүдә ятып,

Кайчан гына тәпи киттеләр.

Ходай сөеп биргән ике балам

Тигез булып үсеп җиттеләр.

Уллы кеше уңган хатын диләр,

Кызлар тапкан изге санала.

Шунысы хак, бала синең җанның

Кырык кылын өзеп ярала.

Шуңа ачы аның тулгаклары,

Шуңа татлы аның җимеше.

Ходай үзе, үз дигәнчә бүлә

Безгә дигән шушы өлешне.

Минутына кадәр бүгенгедәй

Әни булган тәүге көннәрнең.

Гомер буе искә төшерәсең

Керфек какмый үткән төннәрне.

Әни булгач ана кадере арта,

Үзең дә син кабат туасың.

Әни әйткән сүзнең мәгънәләрен

Тагы бер кат уйлап куясың.

Үлчәүләргә салып бәяләнми

Балаларга булган мәхәббәт.

Ана бәхетләре биргән өчен

Ходаема әйтәм мең рәхмәт.

2015

Коллегам

Нурзия апага

Яшәгән ди Нурзия атлы

Бер чибәр кыз Нырсыда.

Нурзиягә егетләрнең

Гашыйк икән барсы да.

Тик аларның берсен генә

Керткән ул йөрәгенә.

Нәкъ шул көннән әйләнгән ул

Гомерлек терәгенә.

Тәгәрәшеп үсә икән

Ике ул һәм кызлары.

Берсе ай, берсе кояштай,

 Йолдыздай балалары.

Тик язмышның ачы җиле

Кагылган бер көн килеп.

Нурзиянең йөрәкләрен

Кайгылар алган телеп.

Ике улы һәм бер кызы

Булганнар зур таяныч.

Тормыш шулай дәвам иткән

Булса да бик аяныч.

Нурзия апа өлгерергә

Тырышкан барсына да.

Эштән дәва  эзләгән ул

 йөрәге ярасына.

Бүгенге көн Нурзия апа

Бәхетле гүзәл ханым.

Яшәп яткан көне аның

Эшкә биреп бар җанын.

Коллективында мөхтәрәм,

Бик хөрмәтле җитәкче.

Сәламәтлек телик аңа

Йөз яшенә җиткәнче.

2013

Читтән торып укучылар турында баллада
(Шаяру)

Утырабыз дәрестә,

Язасы килми һич тә.

Берәү йокы туйдыра,
Берәү уйлап утыра.

Ай, туйдырды бу уку!

Күңелдә аз-маз курку.

Ничек диплом язасы!

булды бер баш казасы...

Кесәдә ике-өч диплом -

барсын да алдык укып.

саны бишкә тулмады дип

Торалар һаман тукып.

Кесәдә җилләр улый,

Өйдә муҗиклар дулый.

Мендәр кочып ятмас иде

Хатыны кайтып кунмый.

Мәхәббәтне яңартабыз

Телефон аша гына.

Китмәсәләр ярый инде

Чит-ятлар кочагына.

2010

Дустым, коллегам

Гөлгенәгә

Яшәгән ди бер авылда

Гөлгенә атлы хатын.

Үзе матур, үзе чая,

Йөрәге тулы ялкын.

Ике улы, бер кызы һәм

Булган сөекле ире.

Гомер итәр өчен бергә

Сайлаган туган җирен.

Яшәгән ди озак еллар

Мөдир булып бакчада.

Эшләп тапкан, кызыкмаган

Ялтыраган акчага.

Килеп җиткән шундый заман

Җитмәгән бер дипломы.

Эшләргә дә, укырга да

Өлгергән ул берюлы.

Менә шундый ханым белән

Укып йөргән көннәрем.

Бу шигырьне бүләк итәм

Котлап туган көннәрен.

17.01.10

Көллиятттә укыган шәкертләр ни диләр?

(Тукайга ияреп)

Күп яттык без көллияттә

Барыбыз да бер нияттә.

Юрган ябып йоклап яттык, уянмадык.

Сессияләр башланды дип уйланмадык.

Әхлак, вөҗдан, инсафларны сөреп чыгардык истән дә,

Бозылдык шул кадәр, уздырдык без иблистән ә.

Кибеп беттек, саргайдык без базарларга чаба-чаба.

Үз ягына шәкерт халкы мең дә бер хәйләсен таба.

Акча юкта базарларда суган саттык.

Азык бетсә туганнарга чыгып чаптык.

Кай көннәрне наданлыкка корбан иттек.

Кибетләргә йөри-йөри арып беттек.

"Укыдык", дидек күңел гәрчә дөрес түгеллеген сизсә дә.

Кузгалмадык урыннардан укытучы кыңгыр эшебезне сизсә дә.

Шпаргалка, бомбаларсыз бирмәдек бер имтихан ла.

Аннан башка ничек инде, ялгышуың ихтимал ла.

Менә шулай укудык без "башларны ташка бәреп",

Уен-көлке белән кәефләрне күтәреп.

Инде, хуш, җитте вакыт аерылышырга бер заман.

Көллият истәлекләрен йөртербез күңелләребездә без һаман.

2006

Рафис абый бәете

(Яшьләй үз гомерен үзе чикләгән авылдашм Рафис Әхмәтгәрәевка дога булып барсын.)

23 декабрь, 1991

Әфганстан җирләреннән

Исән кайтты башларым.

Ходай миңа гомер бирде

Алмагач каргышларын.

Гомеремнең азагына

Җиттем туган җирләрдә.

Мин китәме, якыннарым

Инде кала кемнәргә?

Ринатымны миңа охшатып

Матур малай диярләр.

Мине яраткан кешеләр

Инде аны сөярләр.

Хатыныма сүз әйтмәгез

Нинди чаклар булса да.

Утыз тулмый тол исемен

Күтәрә ул бичара.

Мин киткәндә озатып калдың

Авыл башына чыгып.

Әни, мине кичерә күр,

Кайтмадым шул борылып.

Бәхилләшми куллар салдым.

Туганнарым ни уйлый?

Тик торганда гына ләкин

Башта мондый уй тумый.

Караңгы гүрләргә кердем

Декабрь салкынында.

Әтидән кала башкалар

Калмады якынымда.

Авылдашлар, онытмагыз

Миңа дога кылырга.

Шулай үлү насыйп булган

Бәдерниса улына.

Авылдашым Нурзидә апа Фәйзуллина бәете

(Авторы билгесез. 27 июль, 1985ел)

Бисмилләһи вә билләһи

Җитте корбан гаете.

Мин язамын, сез укырсыз

Бу - Нурзидә бәете.

Казаннардан чыккан чакта

Ашамадым ашымны.

Баландышка кайтып җиткәч

Ашадылар башымны.

Читкә китсәм, өзелә идем

Туган-үскән авыл дип.

Әйтә алмадым авылыма

"Күрешә алмабыз, сау бул!"дип.

Исән чакта үтеп йөрдем

Баландыш күперләрен.

Кем уйлаган шушы яштән

Бетәр дип гомерләрем.

Машинадан төшеп кенә

Җәяү китәсем калган.

Шулчак минем акылымны

Белә алмыйм ни алган.

Казан - Баландыш арасы

Билгеле, йөз чакрым.

Шофер, кая ашыгасың?

Алып кайтчы акырын.

Казаннан озатып калды

Мине иптәш кызларым.

"Исән-сау кайт, Нурзидә!"- дип

Сузды алар кулларын.

Казаннардан чыккан чакта

Үләсемне белмәдем.

Әҗәл җитми үлеп киттем,

Дусларымны күрмәдем.

Казан юллары пыяла

Таш булса, таймас иде.

Нигә ярсый яшь йөрәгем,

Тикмәгә янмас инде.

Машинада кайткан чакта

Очырады бер егет

Калтырады бөтен гәүдәм

Шул чит кешене күреп.

Кайтырга да күп калмады,

Авыл күренә түгелме?

Чү, бу кеше миңа таба

Якынлаша түгелме?

Кинәт кенә бу ят кеше

Килеп басты каршыма.

"Нишлим инде?" дигән уйлар

Килде минем башыма.

Юлның икенче ягында

Куе арыш чайкалды.

Кинәт мондый хәлне күреп

Бар табигать тын калды.

Явыз дошман килеп чыккач

Калтырады кулларым.

Мине үтергән дошманның

Сындырыгыз кулларын.

Баландыш полосасында

Акты минем каннарым.

Арыш басуы эчендә

Чыкты минем җаннарым.

Әнкәй, бәгърем, ун көн яттым,

Хәлемне белмәдегез.

Үлде инде газиз кызың,

Йөзләрен күрмәдегез.

Миннән калган киемнәрне

Туганнарым кисеннәр.

Яшь гомерендә вафат булды

Бу Нурзидә дисеннәр.

Башларыма тимер төшкәч

Китте минем аңнарым.

Зифа буйларымны урап

Акты җылы каннарым.

Мин үлгәнгә күпме булган!

Бик тиз уза бит гомер...

Егерме биш  яшькә җиткәч

Әрәм булды яшь гомер.

Мин үлде дип, әнкәй, бәгрем,

Тынычланып тормагыз.

Мине үтергән дошманның

Каерыгыз кулларын.

Авылларга кайтыр өчен

Ашкынды йөрәкләрем.

Явыз дошман бар икәнен

Сизмәде күңелләрем.

Кыйблалардан чыкты болыт

Вак яңгырларын сибеп.

Янды минм йөрәккәем

Үләсемне ахры сизеп.

Җирдә яткан чакта

Агачлар да тындылар.

Мин үлгәнгә ай һәм йолдыз

Миңа шаһит булдылар.

Баландыш басуыннан

Мине табып алдылар.

Үле гәүдәмне күреп

Бар да хәйран калдылар.

Әнкәй, мине күреп алгач,

Тетрәгәндер йөрәгең

Үксеп-үксеп елагансың,

Шешенгәндер күзләрең.

Мине күрүче кешеләр

Калганнардыр хәйранга.

Мине өйгә алып кайткач,

Елагандыр туганнар.

Әти-әни һәм туганнар

Мине искә алыгыз.

Минем каберемә илтеп

Гөл-чәчәкләр салыгыз.

Әнкәй, өйдән чыгып киткәч

Карадым мин әйләнеп.

Вакыт җитми үлеп киттем,

Кайтмадым шул әйләнеп.

Әти-әни, туганнарым,

Каберемә килегез.

Яшь гомерендә вафат булды

Сезнең газиз кызыгыз.

Ярый инде, нишлисең бит,

Тәкъдир шулай булгандыр.

Яшьли гомер әрәм булды -

Шулай кыска булгандыр.

Минем төсем, минем исемем

Исегездән чыкмасын.

Мине үтергән дошманга

Башкалар тап булмасын.

        Хөрмәтле, дуслар, әле бу китапның дәвамы булыр дип уйлыйм. Әкрен генә гомернең көзенә атлыйбыз. Алтын көзенә. Аның дәвамы да китапның башы кебек моңсуырак, ләкин бәхетле булыр Ходай кушса. Тормыш тәҗрибәсе, матурлыкка, яхшылыкка соклану кулга каләм алырга мәҗбүр итә. Кешеләргә шул турыда сөйлисе килә. Үз вакытында кешенең хезмәтен күрү, аңа  тиешенчә бәя бирү һай ничек кирәк бу тормышта...

Улым Айзат Миннебаев шигырьләре

Курыкмыйбыз суыктан

Ап-ак кыш җитте.

Урамда салкын.

Куркытмый суык

Малайлар халкын.

Уйнаган чакта

Туңмый куллар да.

Тик нидер була

Итек, туннарга.

Чаңгы такмый да

Шуарга була.

Тун да берүзе

Басып торала.

Тәүге җиңү

Быелгы сабантуенда

Йөгердем капчык киеп.

Әти, әни, сеңлем Ләйсән

Торалар читтән көлеп.

Егылыр да елар диеп

Уйлаганнардыр мине.

Миннән күбрәк сөенделәр

Күргәч бүләк сөлгене.

Бүләктәмени хикмәт!

Бу - минем тәүге җиңү.

Исәбем киләсе елга

Колга башына менү.

"Малай актыгы"

Ни өчендер миңа кайчак

"Малай актыгы" диләр.

Малаен малай инде мин,

"Актыгы"н ник өстиләр?

Беренчесе дә мин булам,

Төпчеге дә мин үзем.

Сеңлем генә "бердәнбер"гә

Санап йөри гел үзен.

Белер өчен шушы сүзнең

Нинди мәгънәсе барын

"Бабай актыгы" дип дәштем

Бабам янына барып.

Усал итеп, гаҗәпләнеп

Карады миңа бабай.

Шушы көннән ул үзе дә

Дәшмәде миңа алай.

Кызым Ләйсән Миннебаева шигырьләре

Әнием сүзләре

Әнием нурлы -

Балкый йөзләре.

Матур бигрәк

Аның күзләре.

Күңелгә якын

 Әни сүзләре

Булса да һәрчак

 Гади үзләре.

Тылсымчы әни

Тәмле-томлы пешерергә

Минем әни бик оста.

Тылсымчы була да куя

Кулына камыр тотса.

Ниләр генә әвәләми,

Тәгәрәтми камырдан.

Әти, сеңлем, мин - өчебез

Бәялибез ахырдан.

Казанда алган тәэсирләр.

Каникулда әти белән

Барган идек Казанга.

Анда алган тәэсирләрнең

Белмим кайсын язарга.

Матур шәһәр икән Казан,

Йортлары шундый биек!

Телевышка әйтерсең лә

Тора һавага тиеп.

Кремльне дә күрдем мин,

Колшәрифнең мәчетен.

Шундый биек манаралар

Күккә ашкан әйтерсең.

Көймәдә йөрдем Кабанда,

Яр буенда - театр.

Циркта тамаша кылдык

Хәйран кал да карап тор.

Бауман урамын әйләндем,

Пирамида, Баскет-холл...

Әкәмәт зур стадионда

Уйныйлар икән футбол.

Кызыгы бетәр дип кенә

Сөйләмим күргәннәрне.

Кыек итеп күрсәтүче

Көзгедән көлгәннәрне.

Киңәш итәм дусларыма

Башкалага барырга.

Яхшы булыр исләрендә

Мәңгелеккә калырга.

Табигать  ялгышы.

Җепшек көнне тәгәрәтеп

Ясадык кардан сыннар.

Кар бабайга, кар кызына

Кидердек ап-ак туннар.

Охшап калды ишегалды

Сыннар күргәзмәсенә.

Кергәндәй буласың гүя

Осталар ханәсенә.

Иртәгесен мәктәпкә дип

Килсәк менә ни күрик!

Үз күзебезгә ышанмый

Торабыз шулай көлеп.

Кар бабакай кечерәйгән,

Юкка чыккан таягы.

Куянның колагы шиңгән,

Кая соң бер аягы?

Кай усалы ватты икән

Безнең юклыкны күреп?

Маймылның да бит койрыгы

Тора иде күпереп.

... Табигатьнең ялгышуы

Бар хезмәтне юк иткән.

Төнлә без йоклаган чакта

Яңгыр сибәләп киткән.

Таба калды ялтырап.

Минем әни бик уңган,

Бәлеш куйды камырдан.

Бәлеше бик тиз пешкән -

Исләре чыкты мичтән.

Ашадык мактый-мактый,

Төбенә төштек шактый.

Утырабыз аптырап -

Таба калды ялтырап.

Әнисез бик күңелсез

Әни китте Казанга.

Күпкә түгел, бик азга.

Әнисез бик тә моңсу,

Әнисез бик ямансу.

Ямансулый мәчебез,

Хәтта елый этебез.

Абыйга да күңелсез,

Яшәп булмый әнисез.

Әнием - кояшым

"ӘНИ" матур сүз диеп

Яздым аны зур итеп.

Әни китсә кунакка,

Утырам аны көтеп.

Күчтәнәчләр күтәреп

Кайта әни сөенеп.

Әнием,  минем кояшым,

Мәңге яшә гел көлеп.

Дөнья матур, дөнья түгәрәк.

Күрче, нинди матур бу дөньялар -

Яшәүләре рәхәт, күңелле.

Күкләребез аяз, күңелләр көр -

Шушы үзе бәхет түгелме?!

Күрче, нинди матур бу дөньялар -

Мин бит яшим, мин бит сәламәт.

Чәчәк үскән иркен болыннарда

Уйный алам аунап-тәгәрәп.

Кояш кебек, өйне җылытучы

Бар бит минем газиз әнием.

Безнең исәнлекне кайгыртучы

Бар бит минем газиз әтием.

Бу дөньялар һәрчак матур булсын.

Бизик аны, әйдә, бергәләп.

Мин үзем дә Җирне иркәләргә

Очып төшкән гүя күбәләк.

                    Д. Миннебаева

                                 

Туган җир

Туган җир, туган нигез,

кадерле сез бертигез.

Монда минем әнием,

монда минем әтием.

Бабай белән әбиләр дә

яшәгәннәр бу җирдә.

Көн иткәнгә туган туган илдә

үкенмәгәннәр бер дә.

Туган җирдә иң яраткан

кадерле кешеләрем.

Бик күңелсез булыр иде

Күрмәсәм күршеләрем.

Дус малайлар, дус кызлар бар

Урамда уйнап үскән.

Кайдан табарсың аларны -

Дуслар төшмиләр күктән.

Туган җир кайда дисезме?

Менә шушы урында.

Әни белгән шигырь яздык

Әле шушы турыда.

                                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Елмаюга ни җитә – елмаю боз эретә”

Максат:         Балаларда халык әсәрләре аша ярдәмчеллек һәм ягымлылык хисе тәрбияләү,тылсымлы сүзләр куллануны активлаштыру. Балаларда халык авыз иҗаты ә...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план.

Максат:Балаларга иң гади әхлак кагыйдәләрен системага салып өйрәтү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Авыл урамына сәяхәт” (Өлкәннәр төркеме.)

Максат:балаларны җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам итү.Җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр хәрәкәт итүче транспортка юл читеннән каршы бару, юлны аркылы чыгу тәртибен аңлату....

Шүрәле кызы.

Шүрәле кызы Шүрәлинә белән булган маҗаралар....

Конспект кызыл китап белән танышу

знакомство с красной книгой...

"Куян кызы" (сөйләм телен үстерү, рәсем)

Максат : Балаларга әкиятнең эчтәлеген, һәрвакытта да әти-әниләрнең сүзләрен тыңларга кирәклеген аңларга булышу, тиешле интонация белән сөйләү. Төсләрне аеру, балаларның сенсор тәрбияләрен үстерү...

Конспект: “Татарстанның “Кызыл китабы”. Кызыл китапка кергән “Кыңгырау чәчәк” ( оригами).

Максат:  Кызыл китап турында беренчел мәгъүмат бирү. Кызыл китапка кертелгән хайван, кош һәм үсемлекләрне кызгану, алар өчен борчылу хисләре уяту. Тыюлыкларның әһәмиятен аңлату.  Табиг...