конспект занятие
план-конспект занятия по математике (старшая группа)

Садыкова Флёра Рафаэлевна

ФЭМП старшая группа

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon in_gadi_matematik_kuzallauny_formalashtyru_shogyle.doc43.5 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение

«Детский сад №74 «Карлыгач»


                                                                                   

                                                                             

Конспект занятие, старшая группа.

«Белем иленэ сэяхэт»

                                             Подготовила:

                                                                                воспитатель первой категории  

                                                                                Садыкова Флёра Рафаэлевна

г. Нижнекамск

2019-2020 учебный год.

Иң гади математик күзаллауны формалаштыру шөгыле.

Төре: катнаш.

Төркем: Зурлар төркеме.

Программа эчтәлеге:

1. Белем бирү: 10 эчендә санау, тәртип буенча санау күнекмәләрен камилләштерү. Саннарны уңай һәм тискәре тәртиптә санау. Күрсәтмәлелеккә таянып, кушуга һәм алуга нигезләнгән мисаллар эшләү. Таныш геометрик фигуралар, үзенчәлекләре турында күзаллауларын ныгыту.

2. Үстерү: Балаларның хәтер, игътибарын, кул чуклары моторикасын үстерү.

3. Тәрбия бирү: Коллективта эшли белү, бер-берсенә ярдәм итү теләге тәрбияләү.

Эшчәнлек барышы.

Балалар музыка астында кереп басалар.

Т: Исәнмесез балалар! Сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Без бүген серле, әкияти математик урманга  сәяхәт итәрбез. Балалар, сәяхәткә нәрсә белән барыргабула?Урманга  сәяхәткә без “Ковер – самолет” белән барырбыз. Тәрбияче коверны ача, ә анда геометрик фигураларга охшаган тишекләр.

Т:  Абау, балалар, монда тычканнар йөргән һәм коверыбызны тишеп бетергәннәр. Коверны ямарга кирәк. Аны әйдәгез ямыйк. Подноста әзер геометрик фигуралар. Балалар ковердагы тишекләргә кирәкле геометрик фигураларны сайлап алалар һәм аларны тиешле урыннарына урнаштыралар.

Т: балалар, нинди геометрик фигураларны сез ямау өчен кулландыгыз, шуларны әйтеп чыгыгыз. (балаларның җаваплары).Ковер-самолетыбыз әзер, ә без киеник балалар, урамда салкын. Нинди киемнәр киябез? Ә хәзер әйдәгез ковер-самолетка утырабыз.

музыка.

Балалар, без шәһәр өстенә күтәрелдек. Без яшәгән шәһәр ничек атала? (Түбән Каманың юбилее икәнен әйтү.)

Т: Оча торгач кояшка якынайганбыз, кулларыбызны җылытыйк әле.

Исәнме кояшкай, исәнме (куллар өстә)

Җылы бир кулларыма (уабыз)

Ә мин җылы һәм яктымны (үз-үзен коча)

Бүләк итәм дусларыма (кул тотышу)

Менә без килеп тә җиткәнбез.

Кызыл калфак керә.

Т: Балалар, без нинди әкияттә. Бу кызның исеме ничек әле?

Балалар: Кызыл калфак.

Кызык калфак: Әйе, мин кызыл калфак әкиятеннән. Балалар миңа ярдәм итә алмассыз микән? Минем бик тә әбием янына барасым килә, миңа ул яшәгән урманны, һәм әбиемә илтә торган юлны табарга кирәк.

Т: Ярдәм итәбезме балалар? Әйдәгез Кызыл калфакның әбисе яшәгән урманны үзебез ясыйбыз.

Урман ясау.

Т: Урман әзер, әйдәгез, Кызыл калфакны әбисенә озатыйк. Юлда барганда безгә биремнәр үтәргә кирәк булачак. Әйдәгез балалар, юлга кузгалыйк. Без әкияти урманда булгач, мондагы бөтен нәрсә дә гади генә түгел. Алар тылсымлы (Экранда урман), юкә, имән, чыршы, каен. Менә безнең каршыбызда чыршылар. аларны санап карыйк әле, балалар.(Чыршыларны уңай һәм кире тәртиптә санау)

Т: Балалар карагыз әле, бу агачлар  дөрес торалармы?

2 артыннан нинди сан килә (Г.Камиля)

5 алдыннан? (Ислам)

6 санынын куршеләрен әйтегез? (Саид)

Кайсы сан ике цифр белән языла (Ильназ)

8 дән бер гә ким санны әйтегез (Ян)

2. Менә бу каен агачы гади генә түгел. Аңа биремнәр язылган

- хәзер нинди ел фасылы? (Кыш, Аьлбина, урамда хәзер кыш)

- балалар сез нинди кыш айларын беләсез (Райнур, декабрь, январь, февраль).

- кыш фасылы ничә айдан тора (3 , кадирә)

- кышның нинди билгеләрен беләсез? (урамда салкын, кояш җылытмый, сулар ката, кар ява, буран)

Балалар: Көннәр салкын, кар ява, сулар ката, буран дулый.

Т: Кыш көне безнең урманда кышлаучы кошлар кала. Карагыз әле балалар,  безнең әкият урманыбызда да бар икән алар. Мин аларны сезгә баскычларга утыртырга тәкъдим итәм

  • Ислам, саесканны уң яктан 2 нче агачка утырт.
  • Албина, чыпчыкны сулдан 3 нче агачка утырт.
  • Сәет, кызылтүшне уңнан 1 нче агачка.
  • Амирә песнәкне сулдан 1 нче агачка утырт.
  • Владик тукранны уңнан 3 нче агачка утырт.

Биремнәр үтиләр.

Т: Менә кар йомгагы. Кар нинди була, балалар (йомшак, салкын, бөтен җирне каплый). Ул да тылсымлы. Аның белән уйнап алабызмы.

“Игра наоборот”

Ислам Салкын – җылы                                               Ралина кайнар - салкын

КадирәКыска – озын                                                  

АлбинаТар – киң                                                     Г. Камилә калын – нечкә

Райнур Кечкенә – зур                                                          кытыршы -шома

СәетБиек – тәбәнәк                                        Тамерлан   күп - аз

 ВладикАк – кара                                                  Инара       каты - йомшак

Т: Балалар, карагыз әле, Кызыл Калфак каршына бүре килеп чыкты. Бүре безгә юл бирсен өчен экрандагы биремне үтәп алыйк эле.

Экрандагы биремне үтәү.

Т: Менә, балалар, без кызыл калфакның әбисенең өенә килеп тә җиткәнбез (Экран)

К.К. Бик зур рәхмәт инде сезгә балалар. Мин узем тиз генә килеп җитә алмас идем. Сез бик тырышлар икән. Әйдәгез бер уен уйнап алыйк.

Т: Балалар, уйныйбызмы?

Б: Уйныйбыз. Уен “Кәрзинне тап”

Балалар күзләрен йомалар. Ә Кызыл калфак кәрзинне я 1 баланың алдына, я артына, яки уң ягына, сул ягына, өстәл астына, урындык өстенә куя.

Т: Балалар, сезгә уен ошадымы? Кызыл калфак безгә кайтырга вакыт инде. Урман безгә бик ошады. Син дә безнең бакчага кунакка кил яме.

Ковер-самолетка утыралар. Бакчага кайталар. Йомгаклау.

74 нче номерлы “Карлыгач” балалар бакчасы

Татарстан Республика Түбән Кама Муниципаль районының муниципалъ мәктәпкәчә белем бирү оешмасы

Иң гади математик кузаллауны формалыштыру шөгыль

конспекты

“ Даша да кунакта”

Әзерләде: Садыкова Ф.Р.

Түбән Кама

2016 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект логопедического занятия учителя - логопеда Туровской С. В.Конспект занятия" Звук "У""

Тема. Звук У. Цель. Закрепить навыки четкого произношения звука .   Задачи образовательные: 1.            Познакомить детей со звуком ...

Конспекты занятий По математике Конспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий) Программные задачи: Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно определять взаимное расположение предметов в про

Конспекты занятийПо математикеКонспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий)Программные задачи:Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно...

Конспекты занятий Занятия по развитию речи Конспект итогового занятия по развитию речи «В гости к бабушке»

Конспекты занятийЗанятия по развитию речиКонспект итогового занятия по развитию речи        «В гости к бабушке»...

Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми

Дата проведения:  21  февраля  2012  г. Участники:   дети подготовительной группыПроводит:  педагог-психолог Панова  М.М.Цель:способствовать формиров...

Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий

Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?» план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?»Программное содержание: 1. Образовательные: учить пользоваться условной меркой при  определении величины предметов....

Конспект занятие по развитию речи с детьми старшей дошкольной группы по теме «Транспорт» с использованием интерактивной доски (на основе конспектов логопедических занятий Нищевой Н.В.) + Игры для ИД к занятию.

В современном обществе интерактивные технологии прочно вошли в нашу жизнь. Мы уже на представляем себя без компьютеров и геджетов. А как же иначе, ведь они так облегчают жизнь, дают неогранниченный ис...