“Юлда йөрсәң өлгер бул,юл кагыйдәсен нык бел”бәйгесе
материал по теме

Зиганшина Лилия Амирзяновна

Викторина

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon vektorina_z.l.a.doc44 КБ

Предварительный просмотр:

“Юлда йөрсәң өлгер бул,юл кагыйдәсен нык бел”бәйгесе

                 Максат: Балаларга әти - әниләр белән берлектә юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү. Юл билгеләрен  танып һәм әйтеп бирә белүләренә ирешү.Балаларның сөйләм телләрен үстерү.Дуслык хисе тәрбияләү.

               Җиһаз:”Юлда йөрсәң өлгер бул,юл кагыйдәсен нык бел”,”Хәерле юл сезгә” дигән плакатлар,”Юл хәрәкәте кагыйдәләре” балалар  рәсемнәре күргәзмәсе,юл билгеләре.

               Алдан эшләнгән эш: 35 нче лицейга барганда күзәтү,Шинниклар урамындагы чат янында күзәтү оештыру.

               Сүзлек өстендә эш: урам чаты,юнәлеш,регулировщик,һәлакәт.

               Методик алымнар: әңгәмә,күрсәтү,аңлату,сүзле-үрнәк,индивидуаль якын килү,сорау,мактау,уеннар,әти-әниләр белән эшләү,слайдлар,рәсемнәр карау.

                Җиһазлау: урындыклар,өстәлләр,пазлалар,юл билгеләре рәсемнәре,

светафор макеты,шарлар,махсус транспорт төрләре һ.б.

                 Зал бәйрәмчә  бизәлә.Зал артында “Юлда булсаң -өлгер бул,юл кагыйдәсен нык бел !”дигән әйтем сүзләре эленгән.Яшел һәм сары җәймәле өстәл артында 4 әр кешедән торган ике команда,кызыл өстәл артында  жюри әгъзалары утыра.

                Алып баручы: Исәнмесез,Хөрмәтле килгән кунаклар,әти-  әниләр,балалар! Бүгенге көндә балаларга һәм аларның әти-әниләренә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү бик мөһим.Без бүген шуның өчен бирегә җыелдык.

                                     Бакча бүген гөрләп тора,  

                                      Шаулап тора,күрегез!    

                                     Әти-әниләр катнашында

                                      Ярыш була,белегез!

Безнең алдыбызда, һәрбер өстәл артында бер гаилә утырган. Әйдәгез алар белән танышып китик.

Ярышыбызның беренче этабы “Әйдәгез,танышыйк!”дип атала.(Һәр команда капитаны үз командасы белән таныштыра. Командага исем бирелә, девиз әйтелә.)

               Димәк,бүген”Юл сакчылары” һәм “Уяу җәяүлеләр”командалары катнаша.Сезнең белән танышуыбызга без бик шат.

                Ярышның икенче этабы”Тыңла.уйла,җавап бир”дип атала.(Һәр командага алтышар сорау бирелә.Команда членнары киңәшләшеп җавап бирәләр.Җавап булмаган очракта башка команда членнары җавап биреп ,командага очко җыя алалар.)

                Сораулар:

-Нәрсә ул юл?(Транспорт хәрәкәт итә торган урын)

-Транспорт светафоры белән җәяүлеләр светафоры нәрсә  белән аерыла ?

(Җәяүлеләр светафорында ике төс-кызыл һәм яшел,ә транспорт  светафорын

 да өч төс-кызыл,сары,яшел)

-Светафор нигә кирәк?(Юллардагы хәрәкәтне көйләү өчен)

-Кемнәр алар пассажирлар?(Транспортка  утырып йөрүчеләр)

-Җәяүле сукмагы кемнәр өчен?(Җәяүлеләр өчен)

-Нәрсә ул урам?(Юллар,парклар,ишек аллары,һ.б)

 -Тыючы билгеләр нинди формада була?(Түгәрәк формасында)

-Кисәтүче билгеләр нинди формада була?(Өчпочмак формасында)

-Транспорт төрләрен әйтегез.(Тимер юл транспорты,һава,су,коры юл транс

порты)

-Нәрсә ул фликер?(Утны чагылдыручы җайланма.Күбесенчә җиңнәргә,өс

киеменә куела.Шоферга төнлә белән юл аша чыккан кешене күрер өчен)

                  Алып баручы:Афәрин!Бик зирәк,тапкыр икәнсез.Ярышыбызны

дәвам итәбез.Бу бәйге аша без сезнең юл билгеләрен ничек белүегезне ачыкларбыз.

              Уен :”Пазлаларның парын тап!”

(Бер ягында сюжетлы  рәсем,икенче ягында шул рәсемгә  карата юл билгесе

куелган пазлалар таратыла,алар буталган ,парларын табарга кирәк)

              Уен:”Светафорны җый”

Һәр командага өч төрле шар бирелә.Алар чиратлап төсле шарларны кул белән өскә чөеп хәрәкәт ясап,билгеләнгән урынга кадәр  барып,андаггы юл билгесен алып,кире әйләнеп килеп,тиз генә светафор төзергә тиеш.    

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                             

               Алып баручы: Безнең гаиләләребез эшли,ә сезнең өчен хөрмәтле кунакларыбыз  Нуруллина Гүзәл”Шофер буласым килә” җырын башкара.

Гүзәл  1сыйныфта укыса да,безнең балалар бакчасын онытмый.Мәктәпләр һәрвакыт безнең белән элемтәдә торалар. Рәхим ит,Гүзәл!

Җыр: ”Шофер буласым килә”

               Өченче бәйгене дә гаиләләребез уңышлы гына тәмамладылар.Ә сез балалар ,аргансыздыр инде утырып,әйдәгез хәзер самокатка басып ял итеп алыйк:

                                             Самокат,самокат,

                                              Самокатка мин бик шат.

                                              Мин очам,очам,очам

                                              Кояшка барып җитәм.(балалар хәрәкәтләр ясый)

               Алып баручы: Бик булдырдыгыз,балалар,утырыгыз.Без бәйгебезне дәвам итәбез.Шәһәребез зурая,машиналар саны арта,машиналар саны арту сәбәпле бәхетсезлек очраклары ешая.Шуларны булдырмау ,балаларыбызга аны кече яшьтән  үк өйрәтү безнең төп  бурычыбыз.Әйдәгез берничә очракны карап үтик.Монда хөрмәтле катнашучыларыбыз .сездән тапкырлык һәм зирәклек  таләп ителә.Тиз һәм дөрес нәтиҗә ясаган гаиләгә  1 боҗра өстәлә.

Я,башлыйбыз.

             1.Видеоситуация

        2.Мәктәп балалары күрсәтә

        3.5 нче төркем балалары

(Гиләләр карап ,куелган сорауларга нәтиҗә ясыйлар)

            Алып баручы:Менә барлык төр ярышлар белән бәйгебез ахырына якынлашты.Улкунакларның да ,катнашучыларның да күңелләренә хуш килгәндер дип ышанып калабыз.

             Очраштык без бүген,баш ваттык,

        Аралаштык,көлдек,сөйләштек.

               Өй мәшәкатьләрен читкә куеп,

          Имин йөрү өчен көрәштек.

          Юлларда сак булыгыз,

                Кагыйдәне белегез

                Онытмагыз беркайчанда      

                 Бәлага юлыкмагыз.

Төзеделәр:

1.Гвоздкова Е.Г.-мөдир

2.Губайдуллина Р.М.- өлкән тәрбияче

3. Хузиева М.М. – музыка җитәкчесе

4.Зиганшина Л.А.-тәрбияче

5.Газизуллина С.Р.-тәрбияче

Татарстан республикасы   Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының “ Мәктәкәчә мәгариф идарәсе”

муниципаль учреждениесе 8 нче гомуми үстерешле балалар бакчасы

Юлда йөрсәң өлгер бул,юл кагыйдәсен нык бел

  Республика күләмендә уздырылган “Яшел ут” семинары.

      (уртанчылар төркеме , әти-әниләр белән берлектә)

                             

                                                     

                                                                       Тәрбичеләр: Зиганшина Л.А.

                                                                                            Газизуллина С.Р

                                        2016 нчы ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

Мероприятие с родителями по ПДД...

Сценарий “Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен син бел!”

Сценарий "Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәләрен син бел!" 2-3 яшьлек балалар өчен....

“Юлда булсаң – бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел”

“Юлда булсаң – бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел” Шәһәр күләмендәге методик берләшмәдә уздырылган тәрбияви чара. (Зурлар төркеме балалары өчен)...

Юлда йорсэн, бул өлгер, юл кагыйдәсен син бел!

Урамда балаларга очрый торган хәвеф-хәтәр турындагы белемнәрне ныгыту, светофор сигналлары, аларның әһәмияте турындагы белемнәрне ныгыту, шулай ук юл билгеләрен нәрсә аңлатуын кабатлау....

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күрсәтмә эшчәнлек. Тема: “Юлда булсаң бул өлгер-юл кагыйдәләрен нык бел”.

Максат: 1. Юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.2. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга. юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.3. Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөн...