рабочая программа для 1 класса
календарно-тематическое планирование по чтению (1 класс) на тему

Сәгатьләр саны: атнасына 2 сәгать исәбеннән елына 66 сәгать.

Хәрефләр һәм текст өйрәнү21 сәг.; Б. С. Ү. (бәйләнешле сөйләм үстерү ) – 10 сәг.; С. Т.У. (сыйныфтан тыш уку ) – 4 сәгать.

Аңлатма язуы

Тематик план,Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Татар  телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасына” (1-11 сыйныфлар, Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2010) һәм Әлифба (Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2008 ел, авторлары: Р. Г. Вәлитова, С. Г. Вагыйзов), “Татар телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек”кә (2010 ел, авторы: Р.Х. Ягъфәрова) нигезләнеп төзелде. Бу программада “Әлифба” чорына (Хәрефләр өйрәнәбез) каралган 16 сәгать урынына 26 сәгать бирелде.  Уку һәм сөйләм үстерү дәресләре программада каралган темаларга таянып төзелде. Уку дәреслеге иске булган очракта укытучы бу темаларны алыштыра ала.

1 нче сыйныфлар өчен тәкъдим ителгән программа түбәндәге максатларны куя:

- хәреф таныту, хәреф-аваз системасын өйрәтү, татар алфавитының үзенчәлекләренә төшендерү;

Искәрмә: элеккеге еллар тәҗрибәсе күрсәткнчә, балалар, нигездә, хәрефләрне танырга, укырга өйрәнеп киләләр, шуңа күрә әлифба чорында берничә хәрефне берьюлы өйрәнеп китү каралды.

- укучыларда татарча белем алуга уңай караш, омтылыш тәрбияләү;

- татар милләтенә, ана теленә мәхәббәт тәрбияләү;

- сөйләм һәм аралашу культурасын үстерү.

Төп бурычлар:

- дөрес һәм матур уку күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү;

- белем алуга кызыксыну, китапка хөрмәт тәрбияләү;

- бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү;

- план төзеп сөйләү, сораулар бирә белү, рәсем буенча хикәя төзү.

- әдәби әсәрләрнең жанрын (хикәя, шигырь) аера белергә өйрәтү;

- татар язучылары һәм шагыйрьләре турында беренчел мәгълүматларны кабул итәргә әзерләү.

- табигатькә сакчыл караш тәрбияләү;

- үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләре булдыру, югары әхлак культурасы тәрбияләү.

Программада дәресләр “Хәрефләр һәм текстны өйрәнү”, “Сыйныфтан тыш уку”, “Бәйләнешле сөйләм үстерү” тематикасы буенча планлаштырылды. Сөйләшү тематикасы төп программа буенча планлаштырылды.

Программаның эчтәлеге.

1. Сөйләм телен үстерү:

-       кечкенә текстларның эчтәлеген сөйләргә өйрәтү;

-       текстта сөйләнгәннәр буенча сюжетлы рәсемнәр (диафильмнар) ясау күнекмәләрен үстерү;

-       бирелгән план буенча эчтәлекне сөйләргә өйрәтү;

-       иҗади эш алымнарына өйрәтү: әкиятләр уйлап чыгару, табышмакларның җавапларын җиңел табарга өйрәтү, шигырьләр ятлату.

 2. Уку техникасы:

-       аңлап, йөгерек, сәнгатьле уку;

-       кычкырып уку тизлеге (ел ахырына) – 50, авыр үзләштерүчеләр өчен – 70-90 сүздән ким булмау.

 

Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә төп таләпләр

 

-       укылган текстның төп фикерен табарга тырышу;

-       текстны, әсәрне яки аерым өлешне төгәл итеп сөйләү;

-       бирелгән план буенча эчтәлек сөйләү;

-       шигырьләрне яттан сөйли белү;

-       сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен булдыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon әдәби уку-1139 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәби укудан эш программасы

Сәгатьләр саны: атнасына 2 сәгать исәбеннән елына 66 сәгать.

Хәрефләр һәм текст өйрәнү  21 сәг.; Б. С. Ү. (бәйләнешле сөйләм үстерү ) – 10 сәг.; С. Т.У. (сыйныфтан тыш уку ) – 4 сәгать. 

Аңлатма язуы

Тематик план, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Татар  телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасына” (1-11 сыйныфлар, Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2010) һәм Әлифба (Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2008 ел, авторлары: Р. Г. Вәлитова, С. Г. Вагыйзов), “Татар телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек”кә (2010 ел, авторы: Р.Х. Ягъфәрова) нигезләнеп төзелде. Бу программада “Әлифба” чорына (Хәрефләр өйрәнәбез) каралган 16 сәгать урынына 26 сәгать бирелде.  Уку һәм сөйләм үстерү дәресләре программада каралган темаларга таянып төзелде. Уку дәреслеге иске булган очракта укытучы бу темаларны алыштыра ала.

1 нче сыйныфлар өчен тәкъдим ителгән программа түбәндәге максатларны куя:

- хәреф таныту, хәреф-аваз системасын өйрәтү, татар алфавитының үзенчәлекләренә төшендерү;

Искәрмә: элеккеге еллар тәҗрибәсе күрсәткнчә, балалар, нигездә, хәрефләрне танырга, укырга өйрәнеп киләләр, шуңа күрә әлифба чорында берничә хәрефне берьюлы өйрәнеп китү каралды.

- укучыларда татарча белем алуга уңай караш, омтылыш тәрбияләү;

- татар милләтенә, ана теленә мәхәббәт тәрбияләү;

- сөйләм һәм аралашу культурасын үстерү.

Төп бурычлар:

- дөрес һәм матур уку күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү;

- белем алуга кызыксыну, китапка хөрмәт тәрбияләү;

- бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү;

- план төзеп сөйләү, сораулар бирә белү, рәсем буенча хикәя төзү.

- әдәби әсәрләрнең жанрын (хикәя, шигырь) аера белергә өйрәтү;

- татар язучылары һәм шагыйрьләре турында беренчел мәгълүматларны кабул итәргә әзерләү.

- табигатькә сакчыл караш тәрбияләү;

- үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләре булдыру, югары әхлак культурасы тәрбияләү.

Программада дәресләр “Хәрефләр һәм текстны өйрәнү”, “Сыйныфтан тыш уку”, “Бәйләнешле сөйләм үстерү” тематикасы буенча планлаштырылды. Сөйләшү тематикасы төп программа буенча планлаштырылды.

Программаның эчтәлеге.

1. Сөйләм телен үстерү:

  1. кечкенә текстларның эчтәлеген сөйләргә өйрәтү;
  2. текстта сөйләнгәннәр буенча сюжетлы рәсемнәр (диафильмнар) ясау күнекмәләрен үстерү;
  3. бирелгән план буенча эчтәлекне сөйләргә өйрәтү;
  4. иҗади эш алымнарына өйрәтү: әкиятләр уйлап чыгару, табышмакларның җавапларын җиңел табарга өйрәтү, шигырьләр ятлату.

 2. Уку техникасы:

  1. аңлап, йөгерек, сәнгатьле уку;
  2. кычкырып уку тизлеге (ел ахырына) – 50, авыр үзләштерүчеләр өчен – 70-90 сүздән ким булмау.

Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә төп таләпләр

  1. укылган текстның төп фикерен табарга тырышу;
  2. текстны, әсәрне яки аерым өлешне төгәл итеп сөйләү;
  3. бирелгән план буенча эчтәлек сөйләү;
  4. шигырьләрне яттан сөйли белү;
  5. сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен булдыру.

Тематик – календарь планлаштыру

Дәрес темалары

Сәг.

саны

Дәрес тибы

Укыту эшчәнлеге төрләре

Үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

План

Факт

1

Балалар, әйдәгез мәктәпкә!

Белем көне. Мәктәп һәм дәреслек белән танышу.

“Туган тел”. Г.Тукай.

1

Кереш д.

сөйләшү

Яттан өйрәтү, җырлату.

Сәнгатьле сөйләм.

5.09

5.09

2

А а һәм Ә ә хәрефләрен һәм авазларын өйрәтү. “Безнең гаилә” темасы буенча сөйләшү.

1

Яңа тема өйрәнү.

Хәрефләр һәм авазлар б-н таныштыру (һәр дәрестә бу максат куела, алга таба моны күрсәтеп тормабыз), сүзләр уку, яңа сүзләр өйрәнү.

“Безнең гаилә” рәсеме буенча сөйләшү.

12.09.

12.09.

3

И и һәм Ы ы хәрефләрен, авазларын өйрәтү. “Икмәк үстерү” темасы.

1

Катнаш дәрес.

Сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын баету.

Хезмәткә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү. “Икмәк үстерү” рәсеме буенча сөйләшү.

19.09

19.09

4

Ү ү һәм У у хәрефләрен, авазларын өйрәтү. “Хайваннар” темасы буенча сөйләшү. Ш. Маннапов “Ат ник көлә?”

1

Катнаш дәрес.

Таныштыру, сүзлекне ныгыту, җөмләләр төзергә өйрәтү. Шигырьне укып күрсәтү, фикер әйттерү.

Рәсем буенча әңгәмә, сер саклау кирәклегенә төшендерү (“Сертотмас үрдәк” буенча рәсемнәр, 22 нче бит).

26.09

26.09

5

Л л һәм Т т хәрефләрен, авазларын өйрәтү. “Уенчыклар” темасы буенча сөйләшү. Ш. Галиев “Таяк”.

1

Катнаш д.

Яңа сүзләр белән танышу, рәсемгә карап, җөмләләр төзү, шигырьнең мәгънәсенә төшендерү.

“Уенчыклар кибете” рәсеме буенчасөйләшү.

3.10

3.10

6

Н н һәм С с хәрефләре, авазларын өйрәтү. “Авылда” темасы буенча сөйләшү.

Б.С.Ү. Г. Тукай “Су анасы” рәсеме буенча сөйләшү, әкиятне укып күрсәтү.

1

Катнаш д.

Сөйләм үстерү дәресе

“Безнең гаиләнең кичке ашы” рәсеме буенча сөйләшү, бу тема буенча яңа сүзләр өйрәнү.

Таныштыру, укып тыңлату, җөмләләр төзү. (36 нчы бит, рәсемгә карап)

34-35 нче битләр, рәсем буенча текст төзү күнекмәсе.

 

Су анасының рәсемен ясау һәм рәсемгә аңлатма бирергә өйрәтү.

10.10

10.10.

7

К к һәм Р р хәрефләрен, авазларын өйрәтү. “Кошлар” темасына сөйләшү. Р. Миңнуллин “Кояш”, Х. Халиков “Сакчы күркә”.

1

Катнаш д.

40 нчы бит, “Карга баласы”(текст төзү), шигырьләр турында фикер әйтергә ярдәм итү.

Хезмәт тәрбиясе бирү, кошларның файдасы турында аңларга ярдәм итү.

17.10

17.10

8

Е е һәм Ээ (е) хәрефләрен, авазларын өйрәтү. “Киемнәр” темасына сөйләшү.

1

Юнәлешл. әңгәмә д.

 Киемнәр турында әңгәмә. Яңа сүзләр кулланып, җөмләләр төзү.

46, 48 нче битләрдәге 2 рәсем буенча сөйләтү.

24.10

24.10.

9

Г г һәм Д д хәрефләрен, авазларын өйрәтү. “Уңыш җыю” темасына сөйләшү.

1

Сөйләм үстерү.

Уку турында сөйләшү (“Дәрестә”, 56 нчы бит)

Текстның төп мәгънәсен аңлау күнекмәләре булдыру.

31.10

31.10

10

Б б һәм Ч ч хәрефләрен, авазларын өйрәтү. Р. Вәлиева “Беренчеләр”.

1

Яңа тема өйрәнү

Авыл хезмәте турында әңгәмә (61, 63 нче битләр), текстларны аңлап уку.

Хезмәт итү, эшләп ашау кадере турындагы төшенчәне ныгыту. (рәсемнәр буенча сөйләтү)

14.11

14.11

11

12

Ш ш хәрефен, авазын өйрәтү. Б.С.Ү. Г. Тукай. “Шүрәле”.

М м һәм Й й хәрефләрен өйрәтү. “Көзге урман” темасына сөйләшү.

1

1

Сөйләм үстерү дәресе

Катнаш дәрес

Әкиятне укып күрсәтү, әңгәмә оештыру: сөйләтеп карау, фикеләрен тыңлау.

 

Й хәрефе кергән сүзләрне өйрәнү, җөмләләр төзү. Көз билгеләрен танырга ярдәм итү, төсләрне танырга өйрәтү.

Яхшылык, миһербанлылык төшенчәләре белән таныштыру.

73-74 бит, текстларны дөрес уку күнекмәләрен үстерү.

21.11

28.11

21.11

28.11.

13

О о һәм Ө ө хәрефләрен, авазларын өйрәтү. “Өйдәге эшләр” темасына сөйләшү.

1

Яңа тема өйрәнү

Өйдәге эшләр белән шөгыльләнү турында әңгәмә, текстларны укыту һәм сөйләтү.

“Очты, очты...” уенын уйнату, сүзләрне тиешенчә куллану күнекмәләрен үстерү.

5.12.

5.12.

14

П п, З з хәрефләрен, авазларын өйрәтү. “Зоопаркта” темасына сөйләшү.

1

Катнаш д.

“Карга килә...” (79 нчы б.) текстын сәнг. уку, ятлау күнекмәләре булдыру.

 Туган як табигате, зоопаркта яшәүче хайваннар турында әңгәмә, сөйләтү.

12.12

12.12

15

ң хәрефе һәм авазын өйрәтү. Б.С. Ү. “Кышкы уеннар” темасына сөйләшү.

1

Катнаш д.

Рәсем буенча хикәя төзү күнекмәләрен үстерү.

Язылганнарны телдән сурәтли алу. 92 нче бит. “Кыш” темасына рәсемнәр ясау.

19.12

19.12

16

Я я һәм Ю ю хәрефләре, авазларын өйрәнү.

1

Катнаш д.

 Сүзлекне баету, җөмләләр төзеп сөйләү күнекмәләре.

“Чебиләр” шигырен яттан сөйләү.

26.12.

26.12.

17

В в, Х х һәм Ф ф хәрефләрен, авазларын өйрәтү.

1

Катнаш д.

Текстларны уку, яңа сүзләр өйрәнү.

“Тау кемнеке?” текстының эчтәлеген сөйләү.

16.01

16.01

18

Ь билгесе белән таныштыру.

1

Яңа тема өйр. д.

сүзлек эше, ь кергән сүзләрне укырга өйрәнү.

Лексик запасның артуы, “Әни кирәк” шигырен яттан белү.

23.01

23.01

19

Ж ж һәм Җ җ хәрефләрен, авазларын өйрәтү.

1

Катнаш дәрес

“Туган көн” текстын сәнг. уку, эчтәлеген сөйләү, яңа сүзләрне истә калдыру.

110-111 нче биттәге 2 шигырьне сәнг. сөйләргә өйрәнү.

30.01

30.01

20

Һ һ хәрефен һәм авазын өйрәтү.

1

Катнаш дәрес

“Һәйкәлләр” темасына әңгәмә. Яңа сүзләр өйр.

Үзең күргән һәйкәлләр турында сөйләргә өйрәнү.

6.02.

6.02.

21

Ц ц һәм Щ щ хәрефләрен, авазларын өйрәтү. Ъ билгесе турында өйрәтү.

1

Яңа тема аңлату

 Текстларны дөрес уку, эчтәлеген сөйләү күнек.

Сәнгатьле уку күнекмәсен булдыру, сүзлекне баету.

Текстның мәгънәсен аңлату. (116 нчы бит).

Текстны укып өйрәнгәндә хезмәт тәрбиясе бирү.

13.02.

13.02

22

Хайваннар һәм кошлар турында. 

Г. Тукай “Гали белән Кәҗә”, “Бала белән Күбәләк”, “Карлыгач”.

Р. Вәлиева. “Күбәләк белән Кырмыска”, Керпе белән Бала”.

1

Яңа тема аңлату

Дөрес уку күнекмәләрен үстерү.

Үз сүзләрең белән эчтәлекне бирү күнекмәләрен булдыру

Сәнг. уку, ике шигырьне яттан өйрәнү (программаны кара).

Сәнг. уку күнек., яхшылыкка омтылыш тәрбияләү.

23

Ш. Галиев. Танышмак өчен табышмак.

Р. Батулла. “Әйлән-бәйлән уены”, “Аю Әппәс”, “Иң-иң-иң...” әсәрләре.

1

Катнаш дәрес

Сәнг. уку күнекмәсен булдыру өстендә эшләү.

Укыганны анализлау күнекмәсе.

Текстка нигезләнеп, үз рәсемеңне ясау, аның турында сөйләү.

Эчтәлекне үз сүзләрең белән сөйләү күнекмәсен үстерү.

24

Б.С.Ү. Укытучылар турында сүз. Х. Халиков “Укытучыларым”

Э. Мостафин. “Ат”.

И. Туктар. “Өлгер”.

1

Сөйләм үстерү дәрес

Дөрес җөмләләр төзеп сөйләү күнекмәләре.

Матур уку күнекмәсен үстерү.

Сораулар кую, план төзү

Укытучы һөнәренә ихтирам-хөрмәт тәрбияләү.

Фикерләү сәләтен үстерү.

Логик фикерләү күнекмәләрен үст. Хезмәткә мәхәббәт тәрб.

25

Җ. Тәрҗеманов. “Биш чия”.

Г. Зәйнашева. Бер атнада ничә көн?

1

Катнаш  дэрес

Әңгәмә, нәтиҗә ясый белү.

Сорау кую, эчтәлеген сөйләргә өйрәнү күнекмәләре.

Туганлык хисләре тәрбияләү.

Фикерләү сәләтен үстерү.

26

Ф. Яруллин. “Хикмәтле сүз”

Ш. Галиев. “Светофорның өч сүзе”.

Л. Лерон. “Супермалай”.

1

Яңа тема өйрәнү

Сөйләм үстерү дәресе

Дөрес җөмләләр төзеп сөйләү.

Аңлап, сорау бирә белү, үз фикереңне исбатларга өйрәнү.

Сәнг. уку һәм сөйләм үстерү.

Текст буенча рәсем ясау, рәсемгә аңлатма бирергә өйрәнү.

Юлда йөрү кагыйдәләрен белү кирәклегенә төшендерү.

Сүз белән рәсем ясау – күзаллауны үстерү.

27

Р. Мәннән. “Булышам”.

Т. Әйди. “Дачада”

1

Яңа тема өйрәнү.

Әңгәмә, сүзләрне дөрес уку.

Яңа сүзләрне сөйләмдә дөрес итеп куллану, сәнг. уку.

Лексик запасны арт. Бер-береңә булышу кирәклегенә төшендерү.

Дачада эшләгән эшләр турында сөйләү, фикереңне әйтергә өйрәнү.

28

С.Т.Уку. Яз турында шигырьләр уку, яттан сөйләү.

1

Сөйләм үстерү д.

Өйдә укып килгән шигырьләрне яттан сөйләтү, әңгәмә үткәрү.

Логик фикерләүне үстерү. Ел фасылларының үзенчәлекләрен аңлата белү күнекмәләре.

29

Б. Рәхмәт. “Яз килә”. Г. Галиев. “Кояш”.

Ш. Галиев. “Яз”. Г. Хәсәнов. “Ел язга аяк атлады”.

1

Яңа тема аңлату д.

сөйләм телен үстерү

Текстта укылганнарны рәсемгә төшерү, аңлату.

Укылганны өлешләргә бүлү, сораулар куя белү.

Яз билгеләре турында сөйләргә өйрәнү.

30

Г. Сабитов. “Кояшка да эш күбәйде”.. Н. Каштанов. “Болыт”.

1

Сөйләм үстерү д.

Бу ел фасылының үзенчәлеге турында өйр.

Авыл һәм шәһәр язы аермалары турында сөйләтү.

31

Халык авыз иҗаты. 

“Мактанчык Каз” (татар халык әкияте)

“Кола ат” әкияте.

1

1

Катнаш д.

Сөйләм үстерү д.

Текст өстендә эш, план буенча сөйләү.

рольләргә бүлеп уку. Ат, аның б-н бәйле сүзләрне өйрәнү, сөйләмдә куллану.

План төзү күнекмәсе.

Сәнг. сөйләм , атларның төрле төсләрен истә калдыру,

32

Мәзәкләр, табышмаклар, сынамышлар.

1

Катнаш д.

Таныштыру, текстны уку.

Татар халык авыз иҗаты турында белемнәр туплау.

33

Үтелгәнне кабатлау. Уку тизлеген тикшерү.

1

Сөйләм үстерү д.

Үзең белгәнне сөйли белү.

Сүзлек байлыгын, сөйләм телен үстерү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа 3 класс окружающий мир по программе "Начальная школа XXI века"

Пояснительная записка , календано-тематическое планирование....

рабочая программа 1 класс ФГОС 2 поколения по программе Перспектива

Разработана рабочая программа по математике по программе Перспектива, авторы Г. В. Дорофеев, Т. Н. Миракова. Офис 2007...

Рабочая программа. 1 класс. По программе "Школа 21 века"

Рабочая программа для 1 класса по программе "Школа 21 века" разработана мною в соответствии с требованиями новых стандартов....

Рабочая программа 2 класс по программе "Школа России" ФГОС

При составлении программы, я руководствовалась рекомендациями ФГОС. Здесь представлено календарно-тематическое планирование по предметам: русский язык, литер...

Рабочая программа 3 класс по программе "Школа России"

Рабочая программа 3 класс по программе "Школа России"...

Рабочие программы 1 класс и рабочая программа по ОРКСЭ

Рабочие программы для 1 класса по УМК "начальная школа 21 века".Если кому-то пригодятся, буду рада....

Рабочая программа 2 класс, литературное чтение, «Начальная школа 21века» (пояснительная записка, содержание рабочей программы, календарно-тематическое планирование, требования к уровню подготовки учащихся, особенности контроля и оценки учебных достиже

Рабочая программа  2 класс, литературное чтение, «Начальная школа 21века» (пояснительная записка, содержание рабочей программы, календарно-тематическое планирование, требования к уровню подготовк...