Рабочая программа
рабочая программа по чтению (4 класс) по теме

Хайруллина Диля Данилевна

Рабочая программа для 4-го класса по литературному чтению

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uku.docx32.89 КБ

Предварительный просмотр:

МБГБМ     “Шубан  төп  гомуми белем мәктәбе”

Татарстан Республикасы  Балтач муниципаль  районы

”Каралды”

МО  җитәкчесе:

_____/Сәфәргалиева  Г.У./

Беркетмә   №______

“___”_________2012 ел

“Килешенде”

Укыту  эшләре буенча

директор  урынбасары

_____/Гыйльметдинова Л.Н./

“___”_________2012 ел

“Расланды”

Мәктәп  директоры:

_____/Рәхимҗанов Х.Г./

Приказ №_______

“___”_________2012 ел

4 нче  сыйныф өчен    укудан

эш программасы

Төзүче:Хәйруллина  Дилә Данил  кызы

Педагогик  киңәшмә

утырышында  каралды

Беркетмә   №______

“___”_______2012 ел

2012 ел

АҢЛАТМА

Укудан  эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп тө-

зелде:

  1. Региональ   дәүләт белем  бирү  стандарты  (2008);
  2. Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Башлангыч гомуми белем бирү программалары”( 2010);

-Р.Х.Ягъфәрова “Уку китабы”4нче сыйныф өчен  дәреслек  Казан.“Мәгариф”

нәшрияты 2010ел;

  1. Гомуми белем бирү мәктәпләренең базис укыту планы буенча атнага 2 дәрес хисабыннан  – 68 сәгать.

    Уку – сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Процесс буларак ул барлык телләрдә дә бертөрле: сүзнең график формасын аваз формасына күчерү. Уку – шул ук вакытта танып белү эшчәнлегенең нигезе, аның төп ысулы. Шуңа күрә уку дәресләренең төп максаты – укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү. Уку тизлеге укучыларның яхшы укуына  шарт булып торган иң мөһим фактор. Уку процессында оператив хәтер һәм тотрыклы игътибар үсеш ала, баланың акыл хезмәтенә сәләте исә шушы ике күрсәткечкә бәйле.

    Күп укыган бала тиз укый. Шуңа күрә башлангыч сыйныфдарда китап укуга һәвәслек тәрбияләү, әдәбиятны сүз сәнгате буларак кабул итәргә өйрәтү мөһим мәсьәлә булып тора. Уку күнекмәләре укуга һәвәслек белән бергә генә үсеш алырга мөмкин.

    Моңа бәйле рәвештә II – IV сыйныфларда уку дәресләренә мондый бурычлар өстәлә:

  1. баланы матур әдәбият әсәрләре дөньясына алып керү һәм сүз сәнгатенең образлылыгын аңларга өйрәтү;
  2. төрле жанрдагы әдәби әсәрләр белән танышу;
  3. яңа китаплар белән танышуга, элеккеләрен кабат укуга теләк тәрбияләү, китап укудан ләззәт, хозурлык табарга өйрәтү;
  4. әсәрне уку – аның “серенә” төшенү икәнлеген аңлату, авторның позициясен, язылганга мөнәсәбәтен ачарга өйрәтү, автор белән аралашу өчен уку;
  5. әсәрдәге сүзне укучының игътибар үзәгенә кую; аны образлар тудыру алымы, авторның фикерен, уйларын, хисләрен белдерүче чара, автор ачкан могҗиза буларак кабул итәргә өйрәтү;
  6. укучыларның әсәрне эмоциональ-эстетик кабул итүенә ирешү; хисләр сферасын әхлакый, рухи матурлык темалары белән баету;
  7. әдәби әсәрләрне укыганда, балаларның акылын, ихтыярын, хисләрен һәм рухи ихтыяҗларын үстерү.

      Башлангыч сыйныфларда уку һәм югары сыйныфларда әдәбият дәресләре нигездә охшаш, ләкин һәркайсында әдәби әсәр белән таныштыру балаларның яшь үзенчәлекләренә карап оештырылырга тиеш. Түбән сыйныфларда уку дәресе әдәбият дәресе түгел, уку дәресе булып кала –беренче урында уку техникасын үстерү бурычы куела.

Сүз сәнгате белән таныштыру максатыннан, II – IV сыйныфларда әдәбият белеменнән мәгълүматлар бирелә: автор турында белешмә, әдәбиятның төрле жанрлары һәм аларның үзенчәлекләре, әсәрнең темасы, төп фикере, фольклорның кече җанрлары үзенчәлекләре, чагыштыру, эпитет, метафора, җанландыру, рифма, строфа. Ләкин бу терминнарны үзләштерү, аларны тексттан табу төп максат түгел, алар әсәрне тирәнрәк аңлау өчен кулланылалар.

  Әдәби әсәрне тиешенчә кабул итү укучының тормыш тәҗрибәсенә бәйле. Укыганны бала үзенә үлчәп карый, фикерен, эш-кыланышларын әсәр героеныкы белән чагыштыра, дөньяны ничек аңлавына карап образ тудыра, барысын үз аңы, үз тәҗрибәсе аша үздыра.  Сәнгатьле уку - әсәрне аңлату ысулы. Ул әсәрне тирән аңлау нәтиҗәсе. Башта сәнгатьле укырга балалар укытучыга охшатып кабатлап өйрәнәләр, соңыннан кайбер әсәрләрне мөстәкыйль рәвештә сәнгатьле укый алалар.

Тематик планлаштыру.

№ п/п

Темалар

Сәгать саны

1

Туган якта җәй һәм көз

4

2

Татар халык авыз иҗаты

8

3

Мәшһүр татар язучылары һәм шагыйрьләре

23

4

Туган якта кыш һәм яз

4

5

Тәрҗемә әсәрләр

9

6

Шигърият дәфтәре

7

7

Язучылар-балаларга

13

Барысы

68

Белем бирүнең эчтәлеге.

Туган якта җәй һәм көз(4сәг.) .М.Гафури, И.Гази, Р. Миңнуллин, Г.Исхакый,

Ә. Бикчәнтәева

Татар халык авыз иҗаты(8сәг.).

Җырлар. Әлли-бәлли.Анаңның сүзен ишет. Кыска җырлар.

Мәкальләр һәм әйтемнәр. Ата-ана гаилә, туганлык. Ил, ватан, халык. Кешенең рухи йөзе, холык-гадәт, әдәп-әхлак. Тел-сүз, фән-белем. Һөнәр, хезмәт һәм ял турында.

Табышмаклар.

Әкиятләр. «Өч сорау», «Гакыллы хәйлә әкияте», «Унөч», «Каракош».

Әдәбият белеменнән мәгълүматлар.

Нәфис сүзнең мөмкинлекләрен: тасвирлы һәм тәэсирле булуын һәм алмаштырып булмаганлыгын ачыклау өстендә эш.

Мәшһүр татар язучылары һәм шагыйрьләре( 23сәг.).

Г. Тукай, Ф.Әмирхан, Кәрим Тинчурин, Ш. Камал,Г. Ибраһимов, Һ.Такташ, Х.Туфан, Ш.Маннур,М. Җәлил, И. Гази, Ф.Хөсни, С.Хәким, Г. Бәширов, Ә. Еники, Н. Исәнбәт, А.Гыйләҗев.

 Әдәбият белеменнән мәгълүматлар.

Әйткән уй-фикерне тексттан өзек китереп раслау. Драма жанры.

Туган якта кыш һәм яз(4сәг.). Н.Думави, Г.Хәсәнов, Г.Камал, Г. Ибраһимов.

Тәрҗемә әсәрләр.(9сәг.) Я. Гримм, В.Гримм, Х..К. Андерсен, А.С.Пушкин, Л.Н.Толстой, М.Горький, М.Твен, А де Сент-Экзюпери.

Шигърият дәфтәре (7сәг.).

Н. Думави, Г. Утыз Имәни, Ф. Кәрим, Р.Әхмәтҗан.

Әдәбият белеменнән мәгълүматлар. Метафора. Дәлилләп шигырь сайлап ала белү. Бер темага язылган шигырьләрне берләштерү һәм чагыштыру.

Язучылар — балаларга (13сәг.).III сыйныфта күрсәтелгән авторларга Л. Ихсанова, Р. Хафизова, М.Юныс өстәлә.

Әдәбият белеменнән мәгълүматлар. Эпитет, метафора, чагыштыру турында белемнәрне тулыландыру. Тексттан уй-фикерне дәлилләү өчен автор сүзләрен табу.

Календарь-тематик план

Тема

Сәг саны

Дата

Искәрмә

план

факт

Туган якта җәй һәм көз – 4сәг

1.

М.Гафури “Ана теле”.

И.Гази “Кояш артыннан киткән тургай”.

1

2.

Р.Миңнуллин   “Җәйнең яшел аты”.

1

3,4.

Г.Исхакый  “Идел буе көзләре”,Ә.Бикчәнтәева   “Көз”.

2

Татар халык авыз иҗаты-8 сәг.

5.

Җырлар.

1

6.

Мәкальләр һәм әйтемнәр.

1

7.

Табышмаклар.

1

8.

Класстан тыш уку   “Әкиятләр”.

1

9.

Гакыллы хәйлә хикмәте.

1

10.

Унөч.

1

11.

Каракош.

1

12.

Өч сорау.

1

Мәшһүр татар язучылары һәм шагыйрьләре-23 сәг.

13,14.

Г. Тукай   “Исемдә калганнар”,  “Китап” “Туган авыл”.

2

15

Г.Тукай “Сөткә төшкән тычкан”,    

“Арыслан илә тычкан”,  “Бәхет”.

1

16.

Фатих Әмирхан  “Ай өстендә Зөһрә кыз”.

1

17.

Класстан тыш уку   “Шәүкәт Галиев иҗаты”.

1

18.

Кәрим Тинчурин “Очрашу”.

1

19.

Шәриф Камал  “Курай тавышы”.

1

20.

Галимҗан Ибраһимов  “Яз башы”.

1

21.

Һади Такташ   “Кыш җыры”.

1

22.

Хәсән Туфан “Шигырьләр”.

1

23.

Класстан тыш уку    Мәрзия Фәйзул-лина.

1

24.

Шәйхи Маннур “Әткәм –әнкәмнең теле”.

1

25.

Муса Җәлил “ Кечкенә дуслар”,  “Бакчачы”.

1

26.

Муса Җәлил   “Урман”,  “ Бер үгет”.

1

27.

Ибраһим Гази “Сиртмә койрык”.

1

28.

Фатих Хөсни   “Сөйләнмәгән хикәя”.

1

29.

Класстан тыш уку   Заһирә Гомәрова иҗаты.

1

30.

Сибгат Хәким “Тукайга.”

1

31.

Гомәр Бәширов “Язгы Сабантуйлары”.

1

32.

Әмирхан Еники   “Матурлык”.

1

33.

Нәкый Исәнбәт “Хуҗа Насретдин”.

1

34.

Аяз Гыйләҗев “Дүртәү”.

1

35.

Мирсәй Әмир “Җиргән теле”.

1

Туган якта кыш һәм яз-4 сәг.

36.

Класстан тыш уку  Гарәфи Хәсәнов.

1

37.

Н.Думави “Беренче кар”.

Г.Хәсәнов “Декабрь”.

1

38.

Г.Камал “Масра авылында яз башы”.

1

39.

Галимҗан Ибраһимов “Балыкка”.

1

Тәрҗемә әсәрләр-9 сәг.

40.

Якоб Гримм, Вильгельм Гримм    “Кызыл Калфак”.

1

41.

Х.К. Андерсен “Патшаның яңа киеме”.

1

42.

Класстан тыш уку   Ләбибә Ихсанова иҗаты.

1

43.

А.С. Пушкин “Балыкчы һәм балык турында әкият”.

1

44.

Л.Н. Толстой “Балачак”.

1

45.

Максим Горький “Мин ничек укыдым”.

1

46.

Марк Твен “Том Сойер маҗаралары”.

1

47.

Антуан де Сент-Экзюпери  “Нәни принц”.

1

48.

Класстан тыш уку    “Чипполине”.

1

Шигърият дәфтәре -7 сәг.

49.

Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари “Заманга иярү турында”.

1

50.

Дәрдемәнд “Шигырьләр”.

1

51.

Нәҗип Думави “Җәйге айлы төн”.

1

52.

Фатих Кәрим “Гармун турында”.

1

53.

Роберт Әхмәтҗан “Тургай җыры”.

1

54.

Роберт Әхмәтҗан “Бер фәлсәфә”,  “Сынландыру”.

1

55.

Класстан тыш уку  “Эльмира Шәрифуллина”.

1

Язучылар-балаларга-13 сәг.

56,57

Каюм Насыйри   “Әбугалисина”.

2.

58.

Абдулла Алиш “Сертотмас үрдәк”.

1

59,60

Роза Хафизова  “Киек каз юлы”.

2

61.

Шәүкәт Галиев “Шигырьләр”.

1

62.

Ләбибә Ихсанова “Җир астында җиде көн”.

1

63.

Нәби Дәүли “Каракай-йорт эте”.

1

64.

Класстан тыш уку   Мирсәй Әмир иҗаты.

1

65.

Миргазиян Юныс “Мисыр пирамида-лары”.

1

66, 67.

Фәнис Яруллин “Туган ягы кирәк кешегә”, “Тугры дус”, “Рәхәт тә соң”.

2

68.

Йомгаклау. Дәрес-викторина.

1

Укучыларның белем һәм күнекмәләренә  таләпләр.

IV сыйныф ахырында укучылар аңлап, дөрес, сәнгатьле, кычкырып һәм эчтән уку күнекмәләренә ия булырга тиеш. Кычкырып уку тизлеге – 1 минутка 95 сүз.

Укучылар эшли алырга тиеш:

  1. укылган текстның эчтәлеген аңлау һәм аның темасын билгеләү;
  2. әсәрнең мәгънәле кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерен билгеләү һәм аны үз сүзләрең белән аңлатып бирү;
  3. укылганга тулы, кыска һәм рәсемле план төзү;
  4. укылганның эчтәлеген тулысынча, кыскача, сайлап һәм иҗади сөйләү; сөйләгәндә тасвирлама, фикер йөртү элементларын файдалану, цитаталар китерү;
  5. хикәянең башламын, мөмкин булган дәвамын һәм ахырын уйлап чыгару;
  6. текстта автор һәм катнашучыларның сүзләрен, табигать һәм көнкүреш тасвирламаларын аерып күрсәтү;
  7. мөстәкыйль рәвештә яки укытучы ярдәмендә әсәрнең төп геройларына бик гади характеристика бирү;
  8. укытучы һәм сыйныфташлар укыган әсәрнең, сабакташ җавабының эчтәлеген аңлап һәм тактлы үзләштерү;
  9. һәртөрле башкарылган эшнең, биремнең үтәлешен бәяләү.

Укучылар белергә тиеш:

  1. яттан 15 тән дә ким булмаган шигырь белү;
  2. 2-3 зур күләмле әсәрнең (фольклор һәм мәшһүр язучыларның әсәрләре) исемен, темасын һәм сюжетын;
  3. 6-7 халык әкиятенең эчтәлеген, 10 нан артык мәкаль һәм әйтем, аларның мәгънәсен аңлау һәм нинди ситуацияләрдә урынлы кулланылганнарын әйтү.

Әдәбият

  1. Әдәби  китаплар.
  2. Вәлиева  З.Р.,  Әхмәдуллин  А.Г.  Балалар  әдәбияте.  Хрестоматия. Казан: “Мәгариф”  2004.

     3.Даутов Р.Н. Балачак әдипләре. I китап. Казан:  “Мәгариф” 2006.

4.Даутов Р.Н. Балачак әдипләре. II китап. Казан: “Мәгариф”  2006.

5.Даутов Р.Н., Гамбәров Н.Г. Балачак әдипләре. III китап. Казан: “Мәгариф”

6.Закирова  К.В.,  Кадыйрова  Р.Ә.  Әхлак  нигезе-матур  гадәт. Казан:

“Мәгариф” 2004.

7.“Мәгариф” журналлары  2009-2012.

     8.Язучылар портреты.

     9.Шәймәрданов  Р.Х.,  Хуҗиәхмәтов  Ә.Н. Татар  милли  педагогикасы.  

        Казан.2007.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочие программы 1 класс и рабочая программа по ОРКСЭ

Рабочие программы для 1 класса по УМК "начальная школа 21 века".Если кому-то пригодятся, буду рада....

Рабочая программа по физической культура в 4 классе VIII вида, рабочая программа по физической культуре в 4 классе VII вида

Главной  целью моей педагогической деятельности является сохранение и укрепление здоровья детей, воспитание у них потребности в здоровом образе жизни. При проведении уроков учитываю возрастные, п...

Рабочая программа по русскому языку 3 класс ФГОС .Учебник А.В. Полякова.Система Л.В. Занкова. Документ содержит рабочую программу и календарно-тематическое планирование

Рабочая программа по русскому языку 3 класс ФГОС .Учебник А.В. Полякова.Система Л.В. Занкова. Документ содержит рабочую программу и календарно-тематическое планирование Рабочая программа по матем...

Рабочие программы для 3 класса по программе "Школа России"и рабочие программы по внеурочной деятельности.

Материал представлен в виде рабочих программ для 3 класса по программе "Школа России", тематическое планирование по предметам, а также рабочие программы и тематическое планирование по внеурочной деяте...

Рабочая учебная программа по музыке ОС "Школа 2100"Л.В. Школяр, В.О. Усачёва и др. Данная рабочая программа составлена на основе Примерной основной образовательной программы начального общего образования и предназначена для учеников 4 класса.

Программа составлена в соответствии с требованиями Федеального государственного образовательного стандарта начального общего образования, обеспечена УМК для 1- 4 классов, авторов Л.В.Школяр,В.О.Усачёв...

Рабочая программа по технологии для 1 класса разработана на основе авторской программы Е.А.Лутцевой, Т.П.Зуевой по технологии (Сборник рабочих программ. – М.: Просвещение, 2015)

Рабочая программа по технологии для 1 класса разработана на основе авторской программы Е.А.Лутцевой, Т.П.Зуевой по технологии (Сборник рабочих программ. – М.: Просвещение, 2015)  в соответствии с...