«Китаплар иленә сәяхәт»
план-конспект урока (чтение) по теме

Асадуллина Гульфина Габделфартовна

Китапка мәхәббәт

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon knigi_1.doc35.5 КБ

Предварительный просмотр:

Балтач районы

Чапшар  башлангыч мәктәбе

«Китаплар иленә сәяхәт»

                                                                                   

Әзерләде : укытучы      Асадуллина Г.Г.

2009 – 2010 уку елы

Китаплар иленә сәяхәт

Укытучы: Исәнмесез, балалар! Бүгенге очрашуыбыз…. (Ишек шакыйлар)

Хат ташучы: Исәнмесез, балалар! Ниһаять сезне эзләп таптык. Сезгә серле хат алып килдем. Мин дә сезнең белән калыр идем, әмма вакытым юк. Бик күп хатны хуҗаларына илтеп тапшырасым бар. Сау булыгыз.

Укытучы: Әйдәгез, балалар! Конвертны ачып, хатны укыйк.

«Исәнмесез, минем дусларым! Сез китаплар укырга яратасыз һәм аларны саклап тотасыз. Миңа сезнең күп белүегез, оста куллы булуыгыз турында сөйләделәр. Сезне үземә кунакка чакырам. Миңа кунака килгәндә адашмас өчен, сезгә үз илемнең картасын җибәрәм. Табышмакның җавабын табып, сезгә кем  хат язганын белерсез.

Табышмак: «Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган»

Балалар: Китап

Укытучы: Хәзер картаны карыйк әле. Нинди зур ул. Китаплар иле. Урманнары, болыннары. Утраулы күле дә бар монда. Тылсымлы шәһәр дә бар. Балалар, сез китаплар иленә барырга телисезме?

Балалар: Әйе.

Укытучы: Әйдәгез, балалар, оча торган келәмгә утырыйк. Тиз генә очу өчен «Оча торган келәм, безне Китаплар иленә илт» дип әйтегез һәм күзләрегезне йомыгыз… Килеп җиттек.

«Кәгазъләр тукталышы» (Балаларны бер укучының әнисе каршы ала)

Укытучы: Без бу тукталышта китапның тарихы белән танышырбыз

Әни: Яшь дусларым! «Китап…. Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь . Бары шул гына, ә яхшылап уйлап карасаң, ул адам балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. Могҗизаларның могҗизасы» , дип язган Ибрахим Гази. Китап – тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәшче дә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Аны гел укыйсы килеп тора. Менә бүген без китапларның тарихы белән танышырбыз.. Бүгенге китаплар хәзергеләренә охшамаган. Китапларны элек - электән саклап тотканнар, чөнки аларны язу өчен бик күп вакыт кирәк булган. Балалар, элек нәрсәгә язганнар икән? Төрле илдә төрле материалга язганнар. Хәзер китапларны бик тиз бастыралар. Ләкин безнең кулга килеп җиткәнче, бик күп кеше хезмәт куя. Бу һөнәр ияләрен атап үтегез.

1 бала:  

Башта кәгазъ эшләү өчен

Шактый хезмәт сорала,

Әдипләр әсәрне язгач,

Эшләр бераз җайлана.

2 бала:

Язучының һәрбер сүзе,

Редактор аша үтә.

Китаптагы һәр сүз өчен.

Ул үзе җавап тота

3 бала:

Китап басу машинасы,

Биткә сүзләр төшерә.

Битләр әле китап түгел

Елмаймыйлар кешегә

4 бала:

Ябыштырып, төпләп куйгач,

Тышларга кирәк була.

Исемнәрен язгач кына,

Ул битләр китап була.

«Төсләр тукталышы» (яшел, кызыл, зәңгәр күлмәк кигән кызлар каршы ала.)

Укытучы: Балалар, китапларга ни өчен төсләр кирәк?

Укучылар: Рәссамнар китапларга матур рәсемнәр ясый.

Укытучы: Алдыбызда күл, ләкин аны чыгу өчен тест эшләпргә кирәк. әгәр дөрес эшләсәң күл аша чыга алабыз.

«Китапханә тукталышы» Исәнмесез, балалар! Күп белүчеләр иленә рәхим итегез. Тыштан карасаң, гади өй кебек, ләкин анда яшәүчеләр юк. Өй эчендә  - тыгызлап тезелгән кызыклы китаплар. Бу өй ничек атала?

Балалар: Китапханә .

Әкиятләр тукталышы: Сез китаплар укый беләсезме? Аны ничек, кайда, кайчан укыра кирәк? (китапны хөрмәт итү турында сөйләнә)

Укытучы: Рәхмәт сезгә, балалар, менә безнең сәяхәт ахырына якынлашты. Әйдәгез, барыбыз да китап белән дус булыйк!.

Сәяхәт китап турында шигырь уку белән тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр иленә сәяхәт.

“Һөнәрләр аланына сәяхәт” исемле класстан тыш чара. Шулай ук презентация да тәкъдим ителә....

Математика иленә сәяхәт

план конспек по математике для 1 класса...

“Кызыклы грамматика” иленә сәяхәт.3нче сыйныф.

Исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен кабатлау.Максат: дәрестә сүз төркеме турында алган белемнәрне кабатлау һәм ныгыту өстендә эшләү;Укучыларның сөйләмен төзекләндерү һәм фикер йөртү сәләтен үстерү;Та...

"Хәрефстан иленә сәяхәт"

Әлифба бәйрәме...

Презентация "Дару үләннәре иленә сәяхәт".

"Дару үләннәре" темасына презентация....

Сыйныф сәгате. Тема: Әдәплелек иленә сәяхәт.

Тема: Әдәплелек иленә сәяхәт.МАКСАТ:Укучыларны үз-үзләрен мәктәптә, җәмәгать урыннарында дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштыру, аларны үтәү күнекмәләре белән таныштыру.Сөйләмдә тылсымлы сүзләр куллан...

Китаплар патшасы Сүзлек!

Внеклассное мероприятие...