Рабочая программа
рабочая программа по чтению (3 класс) на тему

Гаязова Гульфия Рафкатовна

 

Программаның максаты:

Укучыларда әдәби әсәрләрне аңларга һәм кабул итәргә өйрәтү, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, рухи дөньяларын баету.

Бурычлары:

-белем алу күнекмәләре булдыру:әдәби әсәрне аңлый, анализлый белү; иҗат, әдәбият үсеше, аның тарихи төшенчәләрен аңлап фикер йөртү

-алган белемне куллана белү: әдәби әсәрләрдә тасвирланган тормыш вакыйгаларыннан, геройларның язмышларыннан үрнәк, гыйбрәтләр ала белү; үзең өчен нәтиҗәләр ясау; дөрес һәм гадел максатлар кую; 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1._dbi_uku_3_klass.doc69.43 КБ

Предварительный просмотр:

Башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмә утырышында

каралган

Беркетмә №1,

 25 нче август 2015 нче ел

МБ җитәкчесе __________

Ч.Т.Шакирова

Килешенгән

укыту эшләре буенча

 директор урынбасары

_______Ф. Ш. Мөхәммәтшина

28 нче август  2015нче ел

Расланган

Олыяз гомуми урта белем

 Бирү мәктәбе директоры:

_______ Г. Х.  Хазиев

2015нче елның 28 нче августында 79 нче номерлы приказ

нигезендә гамәлгә кертелде

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының

“Олыяз гомуми урта белем бирү мәктәбе “ муниципаль бюджет

белем бирү учреждениесенең Балыклы авылындагы филиалы

беренче квалификацион категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы

Гаязова Гөлфия Рәфкать кызының

3-б сыйныф өчен әдәби уку  фәненнән

2015 – 2016 нчы уку елына

эш программасы

Педагогик совет утырышында  кабул ителде:

Беркетмә № 1

27 нче август 2015 нче ел

2015-2016 нче уку елына 3-б сыйныфының әдәби уку фәненә

кыскача аңлатма

 3-б сыйныфына әдәби уку фәненнән 68  сәгать каралган. Атнага  2  сәгать.

Дәреслек:1. Г. М. Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: 3 нче сыйныф: Дәреслек. 1,2,кисәк, 3 кисәк хрестоматия. — Казан: «Мәгариф — “Вакыт” нәшрияты, 2013.

Программаның максаты:

Укучыларда әдәби әсәрләрне аңларга һәм кабул итәргә өйрәтү, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, рухи дөньяларын баету.

Бурычлары:

-белем алу күнекмәләре булдыру:әдәби әсәрне аңлый, анализлый белү; иҗат, әдәбият үсеше, аның тарихи төшенчәләрен аңлап фикер йөртү

-алган белемне куллана белү: әдәби әсәрләрдә тасвирланган тормыш вакыйгаларыннан, геройларның язмышларыннан үрнәк, гыйбрәтләр ала белү; үзең өчен нәтиҗәләр ясау; дөрес һәм гадел максатлар кую; әдәбиятның матурлыгын, хис- кичерешләр байлыгын танып, кичнреп, рухи дөньяңны баету; мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, китапка кызыксыну булдыру,алган белемне куллана белү.

-әдәби әсәрләрне уку һәм өйрәтү барышында нәни укучыларда рухи һәм әхлакый кыйммәтләр хакында, уңай һәм тискәре сыйфатлар,  яхшылык һәм яманлык турында күзаллау булдыру.

3 нче сыйныфны тәмамлаган укучыларның белеме,эш осталыгы һәм күнекмәләренә таләпләр

-  әсәрдәге сүзләрне дөрес итеп әйтеп, кычкырып һәм эчтән укый белү;

- әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасында бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирү; төрле авторларның 6-8 шигырен яттан сөйләү;

-  кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү; тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне, мәсәлләрне аера белү; әсәрдәге төп геройны характерлау, төрле әсәр геройларына чагыштырма характеристика; сүзлекләрдән файдалану; 4-5татар классигының исемен;

-4-5 хәзерге заман язучысы яки шагырьнең исемен,алар язган әсәрләрне һәм әсәрнең эчтәлеген; баланың үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен.;

-тиешле интонация белән текстларны аңлап укый һәм укыганны үз сүзләре белән эзлекле итеп сөйли белүе; әсәр” төшенчәсен, җанлы сөйләмнән аермасын белү;

-текстлардагы сүзләрнең күп мәгънәле, күчерелмә мәгънәдә булуларын аңлата алу;

-сурәтне (образны) әсәр текстында таба һәм кеше белән бәйләнешен күрә белү;

- әдәби әсәрнең чәчмә, тезмә,пьеса рәвешендә язылуы үзенчәлекләрен үзләштергән булу;

-китаплар дәреслекләр, сүзлекләр, әдәби әсәрләр белән кызыксыну, эшли белү күнекмәләре булу.

Укучы түбәндәгеләрне белергә тиеш:

  • 4-5 татар, рус, чит ил классигынын исемен;
  • 4-5 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен, алар язган әсәрләрне һәм эчтәлеген; үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен.

Алынган белемнәрне көндәлек тормышта куллану

  • китапның, төрле элементларнына карап, эчтәлеген билгеләү;
  • мөстәкыйль рәвештә уку өчен китап сайлау;

Эш программасының структурасы:

Аңлатма язуы,укыту предметына гомуми характеристика,предметның укыту планындагы урыны, укыту процессының шҽхси, метапредмет һҽм предмет нәтиҗәләре, укыту-тематик план,универсаль уку гамәлләре формалаштыру, программа эчтҽлеге, календарь-тематик план, укыту-методик кулланмалар исемлеге, электрон ресурслар. 3-б нче класста  әдәби укудан агымдагы  контроль  тест формасында үткҽрелә.

3 нче сыйныфта агымдагы контроль тест формасында үткәрелә.

Аңлатма язуы

3-б сыйныфы өченәдәби уку фәненнән эш  программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:

  • РФ “Мәгариф турында”гы Законының 7 нче маддәсе.

      “Мәгариф турында” ТР Законы (1997 ел, 2 июль. Үзгәрешләр – 2012 ел, 21 июнь).

  • Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт  стандарты

( приказ Минобрнауки РФ № 373 от 6 октября 2009г).

  • "Белем бирүнең вакытлы дәүләт стандартларын раслау турында" ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының боерыгы №499/09, 04.03.2009 ел.
  • Укыту фәннәре буенча үрнәк программалар. Башлангыч мәктәп. 2 кисәктә
  • Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа   стандартлары таләпләренә туры    килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлегенә;
  • Р.Г.Чуракова, О. В. Малаховская, М. Л. Каленчук тарафыннан тәкъдим ителгән "Перспективалы башлангыч мәктәп" УМК авторлык программасына;
  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “2014-2015нче уку елына укыту планнары турында”  хаты (Приказ № 11005/14, 08.07.2014)
  • Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Олыяз гомуми урта белем бирү мәктәбе “ муниципаль бюджет белем бирү  учреждениясенең ФГОС НОО укыту программасы  директор тарафыннан расланган (Приказ  № 84/3, 28.08 2015 г.)
  • Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Олыяз гомуми урта белем бирү мәктәбе “ муниципаль бюджет белем бирү учреждениясенең 2015-2016 нче уку елына 1-11 класслар өчен төзелгән укыту планы  ( Приказ № 84 от  28 августа 2015  г.)

Максаты:

Укучыларда әдәби әсәрләрне аңларга һәм кабул итәргә өйрәтү, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, рухи дөньяларын баету.

Бурычлары:

-белем алу күнекмәләре булдыру:әдәби әсәрне аңлый, анализлый белү; иҗат, әдәбият үсеше, аның тарихи төшенчәләрен аңлап фикер йөртү

-алган белемне куллана белү: әдәби әсәрләрдә тасвирланган тормыш вакыйгаларыннан, геройларның язмышларыннан үрнәк, гыйбрәтләр ала белү; үзең өчен нәтиҗәләр ясау; тормышта үз урыныңны таба белү, дөрес һәм гадел максатлар кую; әдәбиятның матурлыгын, хис- кичерешләр байлыгын танып, кичнреп, рухи дөньяңны баету.

-мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, китапка кызыксыну булдыру,алган белемне куллана белү.

-әдәби әсәрләрне уку һәм өйрәтү барышында нәни укучыларда рухи һәм әхлакый кыйммәтләр хакында, уңай һәм тискәре сыйфатлар,  

яхшылык һәм яманлык турында күзаллау булдыру.

Укыту предметына гомуми характеристика

        

Әдәби уку — башлангыч мәктәптә төп предметларның берсе. Бу фән аша кече яшьтәге мәктәп баласына һәрьяклы белем бирелә. Укучының аңы дөньяны: әдәби әсәрләрне генә түгел, безне чолгап алган тирәлекне — кешеләр һәм  табигать   дөньясын да — дөрес кузалларлык сизгер була. Бары тик югары аң тәрбияләп кенә әйләнә-тирәлекне дөрес күзалларга мөмкин.

 Федераль дәүләт белем стандарты информацион җәмгыятьтә аралашырлык шәхеснең күпьяклы  үсешен күздә тота.

 Башлангыч мәктәптә әдәби уку дәресләренең төп максаты: 4 ел уку дәверендә балада дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып, эстетик ләззәт алырга өйрәтү.

     Төп идеяләр берничә һәм бу идеяләрне тормышка ашырмыйча торып максатка ирешергә мөмкин түгел.

Беренче идея. Уйдырмалар (мифлар), халык авыз иҗаты белән авторлар әсәрләренең бәйләнеше турында дөрес кузаллау булдырырга кирәк.

Халык авыз иҗаты белән танышу язучылар әсәрләре белән таныштыруның алшарты булып тора. Аларны өйрәнү автор әсәрләрен уку белән параллель алып барыла. Язучылар үз әсәрләрендә түбәндәгеләрне куллана:

     1) халык авыз иҗатының жанр төзелеше (әкият жанры);

     2) халык авыз иҗаты әсәрләренең сюжет-композиция төзелеше;

     3) кабатлаулар һәм әдәби иҗат алымнары.

      Автор әсәрләрендә халык авыз иҗатын куллану гына әсәрне фольклор әсәрләр рәтенә кертми әле. Биредә конкрет кешенең уй һәм кичерешләре табигать ритмнарына туры китереп бирелә. Язучылар әсәрләре, тарихи вакыйгаларны үз эченә алып, кешеләрнең кичерешләре белән үрелеп барыла. Ә фольклор әсәрләрендә тылсымлы дөньяда яшәү күрсәтелә һәм ул һәрвакытта да геройларның җиңүе белән тәмамлана.

Икенче идея.  Әдәбият дәресләрендә, ашыкмыйча гына, әдәби образ төшенчәсен кертә бару сорала (әдәби образ термины, билгеле, кулланылмый) Кече яшьтәге мәктәп баласын үзе аңларлык әдәби алымнар: чагыштыру, капма-каршы кую һ.б. таныштырып бару кирәк була. Сәнгать әсәрләре, графика аша укучыларга әдәби образларның сынлы сәнгатьтәге ролен аңлатырга ярдәм  итә.    

Өченче идея. Кече яшьтәге мәктәп баласын башта халык авыз иҗаты әсәрләре жанрларын, ә соңыннан әдәби жанрларның үзләрен дә аера белергә өйрәтергә кирәк. Шулай ук һәр жанрның шартлы чикләрен билгеләргә өйрәтү дә таләп ителә.

Дүртенче идея. Кече яшьтәге мәктәп баласын шигъри әсәрләрне яратырга һәм аларны укып ләззәтләнә белергә өйрәтергә кирәк. Ә башлангыч сыйныфларда боларны өйрәтә алмасак, сәнгатьнең бер төре буларак поэзия алга таба күп кенә укучылар өчен аңлаешсыз булып калачак.

 Махсус терминнар кертмичә генә, укучы аңында поэзиянең үзенчәлекләрен аңлату зарур. Рифма турында (парлы яки янәшә (аа,бб, вв,...), аралаш яки юл аша ( аб, ав), әйләнмә яки камаулы-боҗралы (абба,абва) формаларда була дип,  шулай ук шигырь  үлчәме  турында да  кузаллау булдырыла.

Әдәби уку курсында һәр уку елының үзенең аерым үзенчәлекләре бар. Бу фәнне укытуның төгәл бурычлары программа таләпләрендә ачык чагыла.  Укыту процессының төп характеристикасы

Эшформалары: сыйныфбелән, төркемләп, индивидуаль, парлап, фронталь, дифференциаль.

Укытуметодлары: сөйләү, күрсәтмәлелек, практик, эзләнү, проблемалы, мөстәкыйльэш, стимуллаштыру, тикшерү.

Программа   әйләнә-тирә дөнья, татар теле, тарих фәннәре белән һәм халык авыз иҗаты, туган як төбәге белән  бәйләнештә төзелгән.

Предметның укыту планындагы урыны

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Олыяз гомуми урта белем бирү мәктәбе “ муниципаль бюджет белем бирү учреждениясенең 2015-2016 нче уку елына 1-11 класслар өчен төзелгән укыту планында 3-б сыйныфына әдәби уку фәненнән 68  сәгать каралган. Атнага  2  сәгать. Әдәби уку филология фәннәре өлкәсенә керә.

Дәреслек:1. Г. М. Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: 3 нче сыйныф: Дәреслек. 1,2,кисәк, 3 кисәкхрестоматия. — Казан: «Мәгариф — “Вакыт” нәшрияты, 2013.

Уку предметын үзләштерүнең шәхси, метапредметлы һәм предметлы нәтиҗәләре

Шәхси нәтиҗәләр

  • туган илгә карата шәхси караш булдыру;
  • чын кеше сыйфатлары булдыру
  • мөстәкыйльлелек һөм җаваплылык үстерү;
  • этик хисләр, мөлаемлылык үстерү;
  •  рухи-әхлакый идеалларына китерү.
  • үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану;
  • олылар белән хезмәттәшлек;
  •  аралашу культурасы күнекмәләре .

Предметлы нәтиҗәләр

  • Россиядә күп милләт  халыкларының төшенчәсен бирү;
  • татар теленең төп  төшенчәләр буенча башлангыч белем ( фонетик, лексик, грамматик);
  • татарча югары сөйләм культурасыформалаштыру;
  • бәйләнешле сөйләм төзү күнекмәләре формалаштыру;

Метапредметлы нәтиҗәләр:

 - аң -белем  үстерү;

 - проблемаларны мөстәкыйль рәвештә таба алу;

 - эзләнү юлларын һөм нәтиҗәләрен ачыклау;

 - логик фикерләү:чагыштыру, синтез, анализ ясый белү;

 - конфликтлы ситуацияләрдән чыгу юлын табу;

 - укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү;

Универсаль уку гамәлләре формалаштыруның көтелгән нәтиҗәләре

Метапредмет

Шәхескә юнәлтелгән  уку гамәлләре:

  • дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;
  • үзуңышларың/уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;
  • үз мөмкинлекләреңне бәяләү;
  • үз эшчәнлегенең нәтиҗәләреня хшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;
  • мәгънә барлыкка китерү («Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» - дигән сорау кую)
  • үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

Танып белү  универсаль уку гамәлләре:

  • үзенә кирәкле информацияне таба белү;
  • анализлый һәм информацияне бәяли белү;
  • логик фикерләү чылбырын төзү;
  • тәкъдим ителгән план ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү;
  • мәгълүмат җиткерүче символларны уку;
  • тормыш тәҗрибәсен кулланып, ситуациянең моделе буенча текст төзү;
  • тәҗрибә кулану аша нәтиҗә чыгару;
  • материаль объектлар (фишкалар) кулланып биремнәр үтәү;
  • анализ, гомумиләштерү нигезендә нәтиҗә чыгару

Регулятив (көйләгеч)  универсальуку гамәлләре:

  • көч һәм энергия туплау,  конфликтларны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү;
  • белгәнне һәм белмәгәнне аерабелү;
  • үз эшчәнлегеңнеконтрольгәалу, рәсемнәр ярдәмендә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;
  • эшләнәчәк эшкә мөстәкыйль максат куя белү;
  • үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү;
  • бәяләү нәтиҗәсен шартлы символик формада чагылдыру;
  • дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау;
  • тормыш тәҗрибәсен куллану;
  • үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү;
  • укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү.

Коммуникативуниверсальукугамәлләре:

  • тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү;
  • күзаллау, фаразлау;  
  • логик фикер йөртү осталыгы;    
  • күршең белән хезмәттәшлек итү;   фикерләү сәләтен үстерү, карарлар кабул итү һәм анны тормышка ашыру;
  • үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, анны яклау;
  • җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү;  иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү.

Укыту-тематик план

Бүлекнең исеме

Сәг саны

 Хайваннар турындагы әкиятләр

6

 Мәсәл жанры.

7

 Мәкаль жанры.

3

 Хикәя жанры турнда күзаллау формалаштыру.

22

 Әкият һәм хикәя жанрының үзгәлеге турында күзаллау формалаштыру.

12

 Шигърият.

16

 Вакыт тасмасы.

2

 Библиографик культура формалаштыру.

Башка бүлекләр кысаларында тормышка ашырыла

 Уку, сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру.

Һәр дәрестә

 Барысы

68

Программа эчтәлеге

Хайваннар турындагы әкиятләр. Халык авыз иҗатының бер төре булган һәм җир йөзендәге барлык милләтләрдә дә яшәп килүче, буыннан буыннарга күчеп йөри торган хайваннар турындагы әкиятләргә карата гомуми күзаллау булдыру. Әкиятләрнең гасырлар  дәвамында үсеше. Гади вакыт тасмасы: 1) бик борынгы әкиятләр, 2) борынгы, 3) бик борынгы булмаган әкияти вакыйгалар турында аңлату.

Бик борынгы әкиятләрдә хайваннар арасындагы мөнәсәбәтләр, аларның тышкы күренешләре төп урынны алып тора. Борынгы әкиятләрдә геройның аңы, хәйләгә осталыгына дан җырлана. Ә әкияти вакыйгалар исә үз эченә геройның изге эшләрен, аның сәләтен, киң күңеллеген күрсәтүне максат итеп куя. Йөремсәк әкиятләр турында күзаллау булдырк.

        Мәсәл жанры. Мәсәлләрнең ике өлештән: хикәяләү (вакыйга) һәм моральдән (нәтиҗә, тәрбияви аңлату) торуын аңлату. Мәсәлдәге хикәяләү өлешенең әкиятләрдән килеп чыгуына басым ясау. Мәсәлләрнең мораль өлешенең мәкальләр белән охшашлыгы. Мәсәл җанрының килеп чыгышы, үсеше. Бөтен дөньяга танылган мәсәлчеләр: Эзоп, Ж. Лафонтен, И. Крылов, татар мәсәлчеләре К. Насыйри, Г. Тукай, М. Гафури, Г. Шамуков, Ә. Исхак һәм башка язучылар әсәрләрен өйрәнү.

        Мәкаль жанры. Мәкальләр – ул борынгылар сүзе, аталар сүзе, картлар сүзе, тәҗрибә һәм хикмәт җимеше, хәтердә сакланырга тиешле хәзинә, халыкның күмәк фикере, тормыш кагыйдәсе, сүзгә дәлил, тормышта киңәш. “Мәкаль” сүзе гарәп теленнән алынган, “урынлы сүз яки тиешле урында әйтелгән сүз” дигән мәгънәне аңлатуын төшендерү. Төрле халык мәкальләре. Мәкальләрне сөйләмдә, мәсәлләрдә урынлы куллану.

        Хикәя жанры турнда күзаллау формалаштыру. Хикәя геройлары аларның портреты һәм характер үзенчәлекләренең башкарган гамәлләре аша чагылышы. Авторның үз героена мөнәсәбәте. Геройларга чагыштырмача характеристика. Герой яшәгән тирәлек, пейзаж.

        Әкият һәм хикәя жанрының үзгәлеге турында күзаллау формалаштыру. Әкият һәм хикәя жанрларының композиция үзенчәлеген (күзәтүләр аша) аңлату. Укучы-тыңлауга табигый көчләрнең серен, әкият геройларының серле тормыш агышын күрсәтү, хикәя геройлары-ның характерларында тормыштан алынган вакыйгаларны чагылдырып сөйләү.

Шигърият. Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөнья матурлыгын шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуын инандыру. Шагыйрьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет.

Автор әсәрләрендә һәм  халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру,контраст,җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре:темп,тавыш көче,тон,сөйләм мелодикасы(тавышны кутәрү ,түбәнәйтү).

Вакыт тасмасы. Фольклор әсәрләреннән әкиятләрне вакыт тасмасында күрсәтү (бик борынгы,борынгы,әкияти вакыйгалар ).

Библиографик культура формалаштыру.

Эчтәлек бите белән танышу, аңа карап, кирәкле әсәрне китаптан таба белү, кече яштәге мәктәп баласының дәреслектән тыш эчтәлген оештыру: өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану. Фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү. Балалар китабы белән эшләү. Китапның төп өч элементын аеру: китап тышлыгы, китап төпсәсе, битләре. Китапны саклап тоту күнекмәләре булдыру. Төрле җыентыклар төзергә өйрәнү.

        Уку, сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру.Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру ( интонация, тон, темп саклап кычкырып уку). Автор бирергә теләгән картинаны күзал-лау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда, үз урыныңны белеп, чират буенча уку. Укылган әсәргә анализ ясау. Уку техникасын үстерү.

                                                КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Дәрес темасы

Укучыларның эшчәнлек төрләре

    Дата

Ис

кәрмә

План

Факт

1.

Иң күңелле чак.Б.Рәхмәт”Иң күңелле чак”,”Музей йортына сәяхәт”,И.Грабарь”Сентябрь кары” Хр.Р.Хисматуллин”Июль аланы”.    

Әңгәмә,

мөстәкыйль эш,эчтәлек битендә ориентлашу

1.09

2.

Җәйне сагыну.М.Галиев”Җиләктән кайтканда”,”Музей йорты”

на сәяхәт.Г.Эйдинов”Мастерской тәрәзәсе”Хр.М.Гафури”Болын”

Музей йортына сәяхәт, яттан сөйләү,

шигырьдән җанландыруны табу

4.09

3.

Күк йөзендә болыт-рәсемнәр.Б.Рәхимова”Шук болытлар,батыр җил,якты кояш”Р.Корбан”Көз нигә моңая?Хр.”Н.Дәүли”Бала болыт”

Эзләнү,

эчтәлек буенча әңгәмә,сәнгатьле уку, шигырьләрдә  сынландыруны табу

8.09

4.

Яңгырның ял көне.Л.Лерон”Яңгырның ял көне”,”Музей йорты”на сәяхәт.Ф.Васильев”Яңгыр алдыннан”Хр.М.Җәлил”Яңгыр”

Музей йортына сәяхәт,шигырьне

сәнгатьле итеп, тиешле тизлектә уку,әсәрләрдә яңгыр яву күренешләрен табу

11.09

5.

Җир өстенә яфрак ява.Р.Мингалим”Август каеннары”,З.Туйфалова”Яфрак ява”

Иҗади эш,күзәтү нәтиҗәләре,укылган әсәрләр һәм картинаны бербөтен итеп күзаллап, телдән хикәя төзү

15.09

6.

Алтын көз.Ф.Хөсни”Яфрак коелганда”,”Музей йорты”на сәяхәт,И.Остроухов”Алтын көз”Хр.Х.Әюп”Әбиләр чуагы”,Р.Әхмәтҗан”Соңгы яфрак”

Дидактик уен, яттан сөйләү,әсәрне чылбыр буенча уку, сүзлек белән эш, эчтәлек буенча әңгәмә, көзге табигать гүзәллеген әдәби һәм сәнгать әсәрләрендә табу

18.09

7.

Кыр казлары китә җылы якка.М.Мазунов”Карап  торам”,Г.Хәсәнов”Кыр казы”,”Музей йорты”на сәяхәт,”Казлар”картинасы

Мөстәкыйль эш, иҗади эшсүзлек өстендә эш,

хикәя төзү, сәнгатьле итеп,тиешле тизлектә уку, әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләү

22.09

8.

Йорт казлары – гаҗәп кызык кошлар.Г.Бәширов”Ана каз белән ата каз һәм аларның унике бәбкәсе”,Хр.Н.Гыйматдинова”Казлар”

Дидактик уен,эчтәлек буенча әңгәмә, күзәтүләрдән чыгып бәйләнешле сөйләм төзү

25.09

9.

Тәрбияче попугай.Г.Остер”Серне ачты”

Дидактик уен,эчтәлек буенча әңгәмә, үз фикереңне әйтә белү,рольләп уку, әсәрнең төп героена характеристика бирү

29.09

10.

Әнәс Шакировның куен  дәфтәре.Н.Сладков”Күзалдавычлар”,Р.Әхмәт”Сыкы”,Музей йорты”на сәяхәт,”Февраль зәңгәрлеге”,”Кышкы зәңгәрлек”картиналары.Хр.Әминәнең куен дәфтәреннән өзекләр.

дидактик уен, мөстәкыйль эш,сүзлек белән эш,сорау –җавап,күзәтүләрне махсус дәфтәргә теркәп кую,эшеңне бәяләү

2.10

11.

Әнәс Шакировның куен  дәфтәре.Н.Сладков”Кем остарак?”,Р.Корбан”Мәктәпкә озату бәйрәме”Хр.Әмирнең куен  дәфтәреннән табышмаклар

 эчтәлек буенча әңгәмә, сүзлек белән эш,  үз күзәтүләреңне махсус дәфтәргә теркәп кую,

кошларны рәсемнәрдән тану

6.10

12.

“Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы. “Матурлыкны бергәләп күреп аңлашабыз”.Г.Паушкин”Кыш”,Г.Рәхим”Безнең тауда”,”Музей йорты”на сәяхәт Р.Шәмсетдинов”Ботинкалар”

Мөстәкыйль эш, эчтәлек буенча әңгәмә,сәнгатьле уку,әсәргә анализ,хикәя төзү, шагыйрьләр иҗат иткән дөнья белән чынбарлык арасындагы охшаш һәм аермалы якларны билгеләү

9.10

13.

Серле чишмә, моңлы чишмә. Н.Әхмәдиев”Чишмәгә суга барам”Хр.К.Кәримов”Кышкы мәтрүшкәләр”

Виртуаль сәяхәт, эчтәлек буенча әңгәмә, укытучы күрсәтмәсе буенча эшләү,эзләнү,нәтиҗә ясау, шигырьдән  әдәби сурәтләү чараларын (чагыштыру, җанландыру) эзләп табу.

13.10

14.

Сарбайның батырлыгы. Н.Гыйматдинова”Сарбай”

Эчтәлек буенча әңгәмә , тестка карата үз фикереңне әйтә белү , диологны дөрес уку, кыскача сөйләү

16.10

15.

Эш – кешене тәрбияли, ә ялкаулык –боза.Әфган халык әкияте”Иң яхшы дару”Уйгур халык әкияте”Тылсымлы китмән” Хр.Йолдыз”Охшашлык”

Эчтәлек буенча әңгәмә, монологик сөйләм, рольгә бүлеп уку , кешелек дөньясы һәм тылсымлы дөнья арасындагы бәйләнешне аеру

20.10

16.

Һәр җәнлекнең үз төсе.Инглиз халык әкияте”Көрән төстәге пингвин баласы”Хр.Нугай халык әкияте”Карт белән Су анасы”

Мөстәкыйль эш, чылбыр буенча уку,эчтәлек буенча әңгәмә, төрле халыкларның әкиятләрен укып, аларда бирелгән төп фикерне ачыклау ,  эзлекле сөйләм

23.10

17.

Эш үткәч, үкенүдән файда юк.Монгол халык әкияте”Әтәч таңда ник кычкыра?”Хр.Эвенк халык әкияте”Әтәч нигә кычкыра?”

Эчтәлек сөйләү,

хикәягә карата үз фикереңне әйтә белү, әкият төзелеше

27.10

18.

И куян, куян ..Манси халык әкияте”Куянның колагы нигә озын?”Хр.Эстон халык әкияте”Куянның ирене нигә ярык?”.

Рольләргә бүлеп уку,эчтәлек буенча әңгәмә, чынбарлык һәм тылсым бәйләнешен аңлату

30.10

19.

Җәнлекләр арасында да патшалар була. Кабардин халык әкият”"Җәнлекләр патшасы”Хр.Казакъ халык әкияте”Юмарт дөя”

Сораулар буенча әңгәмә, рольгә бүлеп  сәнгатьле уку,мөстәкыйль эш, төрле халык әкиятләрендәге уртак һәм аермалы якларны табу

10.11

20.

Комсызлык китергән бәла.Венгр халык әкияте”Комсызлык бәласе”Африка негрлары әкияте”Сырны ничек бүлгәннәр?”Хр.Әфган халык әкияте”Табышны ничек бүләргә?”,”Кабартма”

Коллектив белән сорауларга җавап табу, рольгә бүлеп уку , тест, әкиятләрнең  жанр үзенчәлеген ачыклау

13.11

21.

Хыял дөньясында. Л.Лерон “Хыял”. Йолдыз “Антенналы бәрәңге”. Хр.Л.Лерон “Хыялый Акбай”, Ә.Габиди “Тере антенналар”.

Төркемнәрдә эш, рольгә бүлеп уку, аңлап һәм сән-гатьле уку

17.11

22.

Мәче малае  Шукбай.Л.Лерон”Мәче малае Шукбай”1,2бүлекләр

Чылбыр буенча уку, рольгә бүлеп уку ,сораулар буенча әңгәмә,

хикәягә карата үз фикереңне әйтә белү

20.11

23.

Мәчеләр дә кешечә яши. Л.Лерон”Шукбай балык тота”,”Хат”Хр.Б.Рәхмәт”Ничек өйрәнергә?”

 рольгә бүлеп уку, сораулар буенча әңгәмә, “Хыял” һәм “чынбарлык” турында фикерләү, күзаллау

24.11

24.

“Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы.Р.Фәйзуллин”Тугайда”,А.Әхмәтгалиева”Болытта җиләк үсә”Хр.Ф.Садриев”Юкка көттеләр”

Хат язу, шигырьне

сәнгатьле уку, чиратлап уку.

27.11

25.

Нәниләрнең хыялы.

А.Гыйләҗев”Суык”

Чиратлап уку,чылбыр тәртибендә эчтәлек сөйләү, укылган әсәрне анализлау

1.12

26.

Дүрт аяклы дустым. А.Алланазаров”Дустымны эзлим” Хр.Йолдыз ”Этем югалды”

Шигырьне парлап уку,хор белән уку,рифманысиземләп, табу

4.12

27.

Батырлыкка җирдә урын бар.Р.Гыйззәтуллин”Батырлык”,Г.Рә-хим”Иске самавыр торбасы”

Әңгәмә, сүзлек белән эш,әсәрне мәгънәви кисәкләргә бүлә белү

8.12

28.

Барысын да яратам. Р.Вәлиев”Барысын даяратам”,Ш.Маннур”Яратам”Р.Вәлиев”Чыпчык”Хр.С.Урайский”Туган ил””Музей йорты””Кырлай авылы.Күпер.”

Шигырьне чылбыр буенча уку, сүзлек белән эш ,геройларның характерына чагыштырма анализ

11.12

29.

Авыл хикмәтләре.А.Гыймадиев”Шәмси маҗаралары”Хр.Н.Кәримова”Авылым җыры””Музей йорты””Зөя-татар елгасы”

Бергәләп уку,

әңгәмә,мөстәкыйль эш, әсәрдән  әдәби сурәтләү чараларын (чагыштыру, җанландыру) эзләп табу

15.12

30.

Җәйге кояш астында.В.Нуриев”Кем катырак суга?””Музей йорты”на сәяхәт.Б.Кустодиев”Идел.Салават күпере”Р.Вәлиева”Яңгыр белән Кояш”

Өлешләргә бүлеп уку,эчтәлек буенча анализ, хыяллану, матурлыкны күрү

18.12

31.

Шатлык – тәнгә сихәт.Г.Сабитов”Тәүге шатлык”Хр.Ә.Баянов”Тургай”

Сүзлек эше,

сорауга җавап эзләү, тест,үз фикерен курыкмыйча әйтү, әсәр исеменең төп мәгънә, эчтәлек белән туры килүен билгеләү

22.12

32.

Болын патшасы.Н.Гыйматдинова”Болын патшасы””Музей йор-ты”на сәяхәт.Ф.Халиков”Гаилә портреты”Хр.Н.Гыйматдинова”Болын патшасы”

Бүлекләп уку,сайлап уку, эчтәлек буенча әңгәмә, музей йортына сәяхәт

 хикәяне диалог формасында укый белү

25.12

33.

Чишмә буенда.А.Әхмәтгалиева”Безнең чишмә””Музей йорты”на сәяхәт.Ф.Әминов”Су буе”

 Музей йортына сэяхәт,аңлап һәм сәнгатьле уку,укучыларның “Авылым чишмәләре” исемле иҗади эшләре белән танышу

12.01

34.

Туган як кышы.Г.Бәширов”Беренче кар”Хр.Н.Сладков”Кышкы җәй”

Дидактик уен, сүзлек эше,  сайлап уку, шигырьне сәнгатьле итеп,тиешле тизлектә уку, әсәрләрдәге чагыштыру,сынландыру, җанландыруларны таба белү

15.01

35.

Кар – ул муллык билгесе.М.Мазунов”Яңа карлар ява”И.Солтан”Кар ник шыгырдый?”Хр.Ф.Зыятдинов”Муллык билгесе”М.Мирза”Кышның китәсе килми”

Мөстәкыйль эш, эчтәлек буенча әңгәмә, әсәрләр арасындагы охшаш һәм аермалы якларны табу

19.01

36.

Кыш шатлыгы.Р.Миңнуллин”Кар бәйрәме””Музей йорты”на сәяхәт.”Тылсымлы кыш””Серле ачкыч”мәктәп клубы утырышы.

Музей йортына сәяхәт,

мөстәкыйль эш,

әсәрләрне анализлый белү

22.01

37.

2 кисәк

Мәсәл серләренә төшенәбез.Эзоп”Давыл белән  Кояш”,Г.Тукай”Җил илә Кояш”,Хр.К.Насыйри”Төлке белән Әтәч”

Уку күнегүләре, сүзлек белән эш, мөстәкыйль эш

иң борынгы мәсәлчеләр язган әсәрләрдә  мораль  өлешен табу

26.01

38.

Тапкырлык үлемнән коткара.Н.Исәнбәт”Ябалак белән Чыпчык”,татар халык әкияте”Ябалак белән Чыпчык”,Хр.Г.Тукай”Көзге белән Маймыл”,Г.Шамуков”Көзге белән Маймыл”

Мөстәкыйль эш,сайлап уку,мәсәлләрнең хикәяләү һәм мораль өлешләрен таба белү

29.01

39.

Юк урында мактау – зарарлы эш.Т.Яхин”Карга белән Төлке”,Ф.Яхин”Сыр бәласе”,Г.Шамуков”Карга белән Төлке”,Хр.М.Гафури”Ике каз белән бака”,В.Гаршин”Ил гизүче Бака”,Музей йорты”Ил гизүче Бака”

Музей йортына сәяхәт, мөстәкыйль эш, әсәрләрне чагыштырып уку, охшаш һәм аермалы якларын табу

2.02

40.

Көч җитмәслек эшне акыл белән җиңеп була.В.Радлов”Карганың хәйләсе”,Л.Толстай”Зирәк чәүкә”,К.Насыйри”Комсыз эт”

Әсәрне язмадан тыңлау,мөстәкыйль эш, эчтәлек, мәсәлләрне дөрес интонация белән уку

5.02

41.

Һәр максатка ирешү-нең үз чарасы бар.Ә.Исхак”Карт Имән белән яшь егет”,М.Гафури”Ике чебен”,Хр.Г.Тукай”Яшь агач”,”Музей йорты””Бөкре агач”

 Әсәрне сәнгатьле уку, музей йортына сәяхәт, мәсәл моралендә мәкальләр куллануның тәрбияви ролен билгеләү

9.02

42.

Эшең барып чыкмаса, гаепне үзеңнән эзлә.Г.Тукай”Төлке һәм йөзем җимеше”Ә.Исхак”Төлке һәм виноград”,Хр.Г.Вәлиева”Заман әкияте”

Эчтәлек сөйләү,сүзлек эше,мөстәкыйль эш,

бер үк сюжетка корылган мәсәлләрне чагыштыра белү

12.02

43.

Бердәмлектә көч.Г.Тукай”Аккош,Чуртан һәм Кыскыч”,И.Крылов”Аккош,Чуртан һәм Кысла”,Хр.М.Гафури”Кәҗә белән Төлке”

Яттан сөйләү,музей йортына сәяхәт, тест,хат язу, бер үк сюжетка корылган мәсәлләрне чагыштыра белү

16.02

44.

Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп. Ш.Галиев”Иншаның файдасы”,”Сүзләре һәм үзләре”Хр.Л.Лерон”Иртән уянасың килмәсә...”

Сүзлек эше, сайлап уку, мөстәкыйль эш,

шигырьне сәнгатьле уку,авторның геройга мөнәсәбәтен ачыклау

19.02

45.

Белгән белгәнен эшләр.Р.Вәлиева”Көчле укучы”,К.Тәңрекулиев”Эшчән”Гельды”,Хр.Л.Лерон”Сүз тыңлыйсың килмәсә...”

Әсәрне уку, эчтәлек буенча әңгәмә,башлаган эшне ахырына кадәр җиткерә белү

26.02

46.

Бүләк зур булмас, укыган кеше хур булмас.И.Юзеев”Хатасыз ничек язарга?”,Р.Миңнуллин”Хаталар өстендә эшләү”,Хр.Г.Морат”Үскәч кем булырга?”,Р.Низамова”Табигать күренеше”

Аңлап уку, эчтәлекне анализлау,уртак фикерне таба белү

1.03

47.

Акылның кадере – әдәп белән, куәтнең кадере – сәләт белән.Р.Фәйзуллин”Ничек яхшы булырга?”,Йолдыз”Ике җаваплы табышмак”,Хр.Н.Кәримова”Кое чыпчыгы”

Әңгәмә,сайлап уку, шигырьне сәнгатьле укуИке әсәрне чагыштырып кирәкле мәгълүматларны табу

4.03

48.

Көнең бушка үтмәсен.Г.Морат”Тиргиләр”З.Туфайлова”Трай”,Р.Вәлиев”Минеке”А.Алиш”Утлы йомырка”

Әңгәмә, шигырьне

сәнгатьле уку, көлкеле ягын табу, һәр эш яки күренешкә үз фикереңне әйтә белү

8.03

49.

Беләге юан  берне егар, белеме булган меңне егар.Ф.Яруллин”Тылсымлы ачкыч”.Р.Мингалим”Уйларга кирәк”

Яттан сөйләү,мөстәкыйль эш, ике әсәрне чагыштырып, кирәкле мәгълүматны эзләп табу

11.03

50.

Ф. Яруллинның  “Тылсымлы ачкыч” әкияте.Ф.Яруллин”Тылсымлы ачкыч”,Р.Харис”Берсе калсын иде”

Филворд чишү, сүзлек белән эш, мөстәкыйль эш,әсәрне дөрес интонация белән уку                          

15.03

51.

Белер өчен дөресен, бик күп укырга кирәк.Ф.Яруллин”Тылсымлы ачкыч”,Р.Вәлиева”Кышкы ямь”.”Музей йорты”на сәяхәт.

Сүзлек белән эш, мөстәкыйль эш,

автор әкиятләрендә, халык әкиятләрендәгечә, вакыйгаларның кабатлануы, чылбыр рәвешендә тезелүе

18.03

52.

Гыйлем ачкычы- китап.Ф.Яруллин”Тылсымлы ачкыч”,Йолдыз”Белмәгәнен белми”

Әңгәмә,сүзлек эше,тавыш төсмерләре белән уку,әкиятләрнең  жанр үзенчәлеген ачыклау

22.03

53.

Шыбырдашып тама тамчылар.М.Мирза””Язның тәүге көннәре”,”Музей йорты”на сәяхәт.Хр.Г.Хәсәнов”Гөблә”

Сүзлек белән эш, мөстәкыйль эш, шигырьне пауза белән, көйләп уку күнегүләре,

мөст. фикерли, нәтиҗәләр ясый алу

1.04

54.

Беренче күкрәү. Г.Хәсәнов”Май”,Ә.Рәшит”Яшенле яңгыр”

Музей йортына сәяхәт, дидактик уен,хор белән уку, план төзү, план буенча сөйләү,сурәтләү чараларын табу

5.04

55.

Табигатьнең серле китабы.Г.Хәсәнов”Май”

Әңгәмә, дидактик уен,сүзлек белән эш, чылбыр буенча уку,

табигать серләрен фәнни эзләнүләр аша аңлау

8.04

56.

Шифалы яңгырлар.Г.Хәсәнов”Май”Хр.Х.Халиков”Витвминлы аш”

Рольгә бүлеп уку,

язучы әсәре һәм рәссамнар иҗатында бер үк теманың үзенчәлекле бирелешен аңлата белү

12.04

57

Канатлы дуслар.Г.Хәсәнов”Май”

Тема буенча эңгәмә,сүзлек өстендә эш,

мөстәкыйль эш,

тема уртаклыгын таба белү

15.04

58

Үткәнеңне онытма син!Р.Фәйзуллин”Онытма син!”Хр.Р.Рәкыйпов”Мин яратам сине,Татарстан!”

Тема буенча эңгәмә,сүзлек белән эш, җыр тыңлау,

мөстәкыйль эш,

халыкларның  тарихи үткәне турында материал таба белү

19.04

59.

Бик борынгы манара.Л.Шагыйрҗан”Сөембикә манарасы””Музей йорты”на сәяхәт.Хр.Х.Туфан”Казан”

Яттан сөйләү, музей йортына сәяхәт,

тарихи әсәрләрне аңлап уку,дәлилләп сөйләү

22.04

60.

Сугыш кайтавазы. М.Мирза”Без бабайсыз үстек””Музей йорты”на сәяхәт.Хр.З.Гомәрова”Батырлар хакында”,Р.Харис”Сугыш турында сөйләшә картлар”

Тема буенча әңгәмә,сүзлек өстендә эш,музей йортына сәяхәт, шигырьне сәнгатьле уку, халыкларның  тарихи үткәне турында материал таба белү

26.04

61

Нәсел агачы.”Музей йорты”на сәяхәт.Хр.В.Хәйруллина”Хозурлык hәм горурлык”

Әңгәмә, яттан сөйләү, музей йортына сәяхәт,сүзлек белән эш, шигырьне сәнгатьле уку,әсәргә карата үз фикерләрен әйтә белү

29.04

62

Рәхмәт сезгә, ветераннар! М.Җәлил”Кичер илем!”

Әңгәмә, сүзлек өстендә эш,мөстәкыйль эш,хор белән уку, нәсел – ыру, туганнар,  мөнәсәбәтләренә үз фикерләрен белдерү, нәтиҗә ясау

3.05

63.

Арадаш аттаестация.

Дидактик уен, яттан сөйләү,сүзлек белән эш,шигырьне чылбыр буенчакычкырып уку, мөстәкыйль эш, җыр тыңлау, сугыш чорындагы балалар тормышы турында сөйли белү

6.05

64.

Сугыш чоры  балалары.В.Нуруллин”Бүреләр,үгез hәм без”.”Музей йорты”на сәяхәт

Музей йортына сәяхәт, марш тыңлау, яттан сөйләү,сүзлек белән эш, шигырьләрне укып бирем үтәү, авторның иҗат алымнарын билгеләү-анализ

10.05

65.

Канатлар кая илтә?Г.Ахунов”Канатлар кая илтә?”.Мәкальләр”Музей йорты”на сәяхәт.Хр.Г.Моратов”Корыч шулай чыныкты”

Музей йортына сәяхәт, яттан сөйләү,әңгәмә,сүзлек белән эшгеройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү.

13.05

66.

Матурлыкка бай ул безнең заман.

Музей йортына сәяхәт, яттан сөйләү,әңгәмә,сүзлек белән эш, мөстәкыйль эш,әсәрләр арасында тел уртаклыгын эзләп табу

17.05

67.

“Мин яратам сине, Татарстан!”.

Яттан сөйләү, музей йортына сәяхәт, тасвирлап сөйләү

20.05

68

Казан – спорт каласы. Уку елын йомгаклау.

Музей йортына сәяхәт, шигырьне уку мәгънәви кисәкләргә бүлү, бер үк темага язылган әсәр һәм картинаны чагыштырып, алар арасындагы охшаш һәм аермалы якларын табу

24.05

3 нче сыйныфны тәмамлаган укучыларның белеме, эш осталыгы һәм күнекмәләренә таләпләр

-  әсәрдәге сүзләрне дөрес итеп әйтеп, кычкырып һәм эчтән укый белү;

- әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасында бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирү;

-  төрле авторларның 6-8 шигырен яттан сөйләү;

-  кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү;

-  тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне, мәсәлләрне аера белү;

- әсәрдәге төп геройны характерлау, төрле әсәр геройларына чагыштырма характеристика;

- укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контраст кебек алымнарны таба белү;

- сүзлекләрдән файдалану;

- аерым бер элементы буенча китапта ориентлашырга өйрәтү ( авторы, исеме, “Эчтәлек” бите, иллюстрацияләр )                            

-4-5татар классигының исемен;

-4-5 хәзерге заман язучысы яки шагырьнең исемен,алар язган әсәрләрне һәм әсәрнең эчтәлеген;

-баланың үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен.;

-тиешле интонация белән текстларны аңлап укый һәм укыганны үз сүзләре белән эзлекле итеп сөйли белүе;

-текстлардагы сүзләрнең күп мәгънәле, күчерелмә мәгънәдә булуларын аңлата алу;

-сурәтне (образны) әсәр текстында таба һәм кеше белән бәйләнешен күрә белү;

-“әсәр” төшенчәсен, җанлы сөйләмнән аермасын белү;

-әдәби әсәрнең чәчмә, тезмә,пьеса рәвешендә язылуы үзенчәлекләрен үзләштергән булу;

-әдәбиятның төрләрен, матур әдәбиятны аера белү;

-китаплар дәреслекләр, сүзлекләр, әдәби әсәрләр белән кызыксыну, эшли белү күнекмәләре булу.

Укучы түбәндәгеләрне белергә тиеш:

  • 4-5 татар, рус, чит ил классигынын исемен;
  • 4-5 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен, алар язган әсәрләрне һәм эчтәлеген;
  • Үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен.

Алынган белемнәрне көндәлек тормышта куллану

  • китапның, төрле элементларнына карап, эчтәлеген билгеләү;
  • мөстәкыйль рәвештә уку өчен китап сайлау;
  • укылган әсәр геройларын тасвирлап сөйләү;
  • сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны табу.

Укыту-методик кулланмалар исемлеге.

1. Г. М. Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: 3 нче сыйныф]: Дәреслек. 3 кисәктә. 1 кисәк. — Казан: «Мәгариф — Вакыт* нәшрияты, 2013.

2. Г. М. Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: 3 нче сыйныф: Дәреслек. 3 кисәктә. 2 кисәк. — Казан: «Мәгариф — Вакыт» нәшрияты, 2013.

3. Г. М. Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: 3 нче сыйныф: Дәреслек. 3 кисәктә. 3 кисәк. — Казан: «Мәгариф — Вакыт» нәшрияты, 20Т5Г

4. Г. М, Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: Мөстәкыйль эш дәфтәре. 3 нче сыйныф. — Казан: «Мәгариф — Вакыт» нәшрияты, 2013.

5. Г. М. Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: 3 нче сыйныф: Методик кулланма. — Казан: 2013.

Мәгълүмати-электрон ресурслар

1.  "Әлифба", "АКСУ" ҖЧҖ, 2012. Мультимедияле ярдәмлек.

2.  Татар сайтлары: edu.tatar.ru; belem.ru; org.com

3.  Валиева Л.Ф., Җәлилова Г. И. сайтлары.

4.  tatardeti.blogspot.com/2011/01/blog-post.htm

5. gzalilova.narod.ru/present_tat.htm.

 Кушымта №1

3нче сыйныфта әдәби уку  фәненнән арадаш аттестация өчен тест биремнәренең  үрнәк варианты

Әдәби уку фәненнән 3 нче сыйныфта тест формасындагы эш төре сайланды. Белем һәм күнекмәләрне тикшерү өчен биремнәрне башкаруга 1 сәгать вакыт бирелә. Тәкъдим ителгән эш 3 өлештән тора. Гомуми белем бирү дәүләт стандартына туры килә.

Беренче һәм икенче өлеш 16 биремне үз эченә ала (А1-А10) һәм (В1-В3) ,укучылар алар арасыннан дөрес дип уйлаган җавапны сайлап алырга тиеш. Икенче өлештә В4-В6 биремнәренә җавапны мөстәкыйль рәвештә формалаштыру һәм язып кую рәвешендә башкарыла. Өченче  өлештә укучы хикәя язарга тиеш.

Бу тест биремнәреукучыларның 3 сыйныфта үткән темаларны үзләштереп алган–белем күнекмәләрне тикшерүгә нигезләнә.

А1 “Яңгырның ял көне” шигырен кем язган?

1) Рафис Корбан

2) Ләбиб Лерон

3) Бикә Рәхимова

А2 Григорий Остерның “Серне ачты” хикәясендәнинди кош турындасүз бара?

1) Тутый кош

2) Сыерчык

3) Песнәк

А3 Г. Сабитованың “Тәүгешатлык” хикәясендәмалайкүпмеавырый?

1) 1 ай

2) Кыш буена

3) Гелавырый

А4 Телдән–телләргә, колактан- колакка сөйләнгән әкиятләр ничек дип атала?

1) Күчмә яки ил гизүче әкиятләр

2) Иң борынгы әкиятләр

3) Тылсымлы әкиятләр

А5 Ләбиб Леронныкы булмаган әсәрне тап.

1) “Мәче малае Шукбай”

2) “Хыял”

3) “Безнеңтауда”

А6АгагельдыАлланазаровның “Дустымны эзлим” шигырендә сүз нинди хайван турында сөйләнелә?

1) Песи турында

2) Эт турында

3) Ат турында

А7 Г. Хасановның әсәре ничек дип атала?

1) “Гыйнвар”

2) “Март”

3) “Май”

А8 Йолдызның “Белмәгәненбелми” шигырендәмалайныңиңяраткансүзенинди?

1) Мин белмим

2) Мин беләм

В1 “Су буена” картинасын кем язган?

1) Ф. Әминов

2) И.Э.Грабарь

3) К.Костанди

В2 Ә.Исхакның “Карт имән белән яшь егет” әсәрендә карт агачлар нигә күз яше түгәләр?

1) Алар үзләрен кызганалар

2) Алар җилләрдә сыгылып-сыгылып елаучы  яшь  агачны  кызганалар

3) Алар бүтән агачларны юксыналар

В3 “Замана әкияте”н кем язган?

1) Г.Вәлиева

2) Г.Тукай

3) Ә. Исхак

В4 Халык авыз иҗаты әсәрләренең төрләрен әйт?

В5  Кар турында нинди мәкальләр беләсең?

В6  Нәрсәултабышмак?Нинди табышмаклар беләсең?

С1  “Минем туган ягым” темасына хикәя яз

Бәяләү нормалары

А өлешенең дөрес сайланганҗаваплары 1 балл белән бәяләнә. В өлешенең 1-3 нче биременә 1 балл, В4-В5 биремнәре өчен 3 шәр балл билгеләнелә. С 1 өлешенә 5 балл билгеләнә. Барысы – 27 балл (100%)

80-100 % эшөчен “5” билгесе

60-80% эшөчен “4” билгесе

40-60% - “3” билгесе

0-40% - “2” билгесе куела.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочие программы 1 класс и рабочая программа по ОРКСЭ

Рабочие программы для 1 класса по УМК "начальная школа 21 века".Если кому-то пригодятся, буду рада....

Рабочая программа по физической культура в 4 классе VIII вида, рабочая программа по физической культуре в 4 классе VII вида

Главной  целью моей педагогической деятельности является сохранение и укрепление здоровья детей, воспитание у них потребности в здоровом образе жизни. При проведении уроков учитываю возрастные, п...

Рабочая программа по русскому языку 3 класс ФГОС .Учебник А.В. Полякова.Система Л.В. Занкова. Документ содержит рабочую программу и календарно-тематическое планирование

Рабочая программа по русскому языку 3 класс ФГОС .Учебник А.В. Полякова.Система Л.В. Занкова. Документ содержит рабочую программу и календарно-тематическое планирование Рабочая программа по матем...

Рабочие программы для 3 класса по программе "Школа России"и рабочие программы по внеурочной деятельности.

Материал представлен в виде рабочих программ для 3 класса по программе "Школа России", тематическое планирование по предметам, а также рабочие программы и тематическое планирование по внеурочной деяте...

Рабочая учебная программа по музыке ОС "Школа 2100"Л.В. Школяр, В.О. Усачёва и др. Данная рабочая программа составлена на основе Примерной основной образовательной программы начального общего образования и предназначена для учеников 4 класса.

Программа составлена в соответствии с требованиями Федеального государственного образовательного стандарта начального общего образования, обеспечена УМК для 1- 4 классов, авторов Л.В.Школяр,В.О.Усачёв...

Рабочая программа по технологии для 1 класса разработана на основе авторской программы Е.А.Лутцевой, Т.П.Зуевой по технологии (Сборник рабочих программ. – М.: Просвещение, 2015)

Рабочая программа по технологии для 1 класса разработана на основе авторской программы Е.А.Лутцевой, Т.П.Зуевой по технологии (Сборник рабочих программ. – М.: Просвещение, 2015)  в соответствии с...